Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
bekhet-BGPU.doc айгуль.doc
Скачиваний:
123
Добавлен:
18.03.2015
Размер:
402.94 Кб
Скачать

Башкорт дәүләт педагогия университеты

ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ КАФЕДРАСЫ

Диплом эше

Шәриф Камалның ижатында «Бәхет» темасы

Башкаручы:

Фәнни эшләр җитәкчесе:

УФА 2013

Эчтәлек

Хезмәтне язу барышында, чыганак буларак Шәриф Камалның 2004 елда басылып чыккан «Сайланма әсәрләр» җыентыгы алынды. 4

Төп методологик чыганаклар итеп әдәбият белгечләре А.Г. Әхмәдуллин, И.З.Нуруллин, Д.Ф.Заһидуллина, А.Яхин, Р.Сверигин, һ.б.) һәм күренекле язучыларның (Р.Ишморат, Ә.Фәйзи, Г.Кашшаф) хезмәтләре, тәнкыйть мәкаләләре тора. 4

Шулай ук Ф.И. Урманченың «Татар мифологиясе: Энциклопедик сүзлек», «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге», Ф.Бәширнең «Акчарлаклар иле пәйгамбәре» кебек хезмәтләре алынды. 4

3.3 «Акчарлаклар» повестенда образлар бирелеше 34

Кереш

Заман кануннарына, вазгыять үзгәрешенә, власть алмашуына карамый, мавыктыргыч, сыланчык бер көнлек тема-мотивларның таләбенә буйсынмый, иҗатлары белән еллар-дәверләр дәвамында һәрвакыт татар әдәбиятының йөзен билгеләп килә торган әдипләр бар. Аларны архивка тапшырып булмый, иҗатларына ясин укып булмый. Тәннәре инде туфрак, ә иҗатлары исә, бүгенге чуалчык хәлебезне аңларга ярдәм итә, кыйблалары буталган-саташкан яшәешебезнең бик күп сорауларына җавап бирә. Бу каләм ияләренең әсәрләрен дә бүлгәләп, таркатып булмый. Аларны вакларга, әһәмиятләрен кечерәйтергә теләүчеләр үзләре үк көлке, мыскыл хәлгә төшеп, тарих тузанына күмелеп калдылар. «Ә хакыйкать барыбер өскә чыга!» дигән берәү. Бәлки, ул әнә шундый олы язмышлы һәм олы иҗатлы шәхесләрне уйлап әлеге инанулы нәтиҗәгә килгәндер. «Алтын сазга буялмас», ди халык. «Алтын җирдә ятмас», дип тә өстиләр. Әнә шундый сыйфатка ия иҗат үрнәкләре тудыра алган әдипләр гомергә үз халкының маяклары булып калалар. Якты маяклары... Җанлы маяклары... Андыйларны гади генә итеп классик әдипләр дип атыйлар. Тукай, Әмирхан, Исхакый, Бабич, Такташ, Туфан, Еники. Хәер, күпләр алар. Шушы кодрәтле сафлар арасында Шәриф Камалның да лаеклы үз урыны бар. Иҗат гомерендә байтак катлаулы, каршылыклы, кайвакытта дөньяның астын-өскә китергән вакыйгалар кичергән әдип Октябрь вакыйгаларына кадәр үк хикәя - кыска, әмма тыгыз мәгънәле новелла остасы булып танылган иде. Шәриф Камал, үткен, актуаль, тирән эчтәлекле идеяләрен гүзәл сүз гыйбарәләр белән үреп, иҗтимагый фикергә, иҗат үсешенә нык тәэсир иткән язучы булды

Күренекле тәнкыйть осталары Ш.Камал иҗатына югары бәя бирәләр. А.Әхмәдуллин әдипнең кеше психологиясен оста сурәтләвенә игътибар итә: “Ш.Камал кеше рухының нечкә күчешләрен, психологик кичерешләрне оста сурәтли. Кешенең үкенү, соклану, явызлану, аптырау, шатлану, кайгыру, үрсәләнү, елау моментларын төгәл гәүдәләндерерлек ситуацияләр таба, шуңа кулай җөмләләр һәм сүзләр, сурәтләүләр куллана”

Ә.Нигъмәтуллин моны тагын раслый: “Әдипнең тормыш юлы һәм мирасы чынлап та соклангыч. Ул – заманының актуаль темаларын кызыклы да, үзәнчелекле дә итеп яктыртуы, хикәя, повесть, роман, драма һәм комедия жанрларының кабатланмас үрнәкләрен бирүе, татар демократик һәм совет әдәбиятларын нигезләүдә, үстерүдә зур хезмәт куюы белән җуелмаслык тирән эз калдырды”.

Шулай да әйтергә кирәк, Шәриф Камалның иҗат үзенчәлекләре тиешле дәрәҗәдә өйрәнелеп бетелмәгән. Күп сорауларга җаваплар әле булса алынмаган. Шуңа күрә дә, әлеге диплом эшенең темасы бүгенге көндә дә татар әдәбияты өчен мөһим.

Әлеге хезмәтебезнең максаты итеп, Шәриф Камал иҗатында бәхет темасын өйрәнүне алдык. Әлеге максатка ирешү юлында түбәндәге бурычлар калкып чыкты:

1. Шәриф Камалның тормыш юлын һәм иҗатын карап үтү

2. «Бәхет» төшенчәсе турында терминологик аппарат туплау;

3. Шәриф Камал әсәрләрендә бәхет темасының чагылышын тикшерү;

4. «Акчарлаклар» әсәрендәге бәхет темасын өйрәнгәндә уңышлы метод,алымнарны барлау.

Хезмәтне язу барышында, чыганак буларак Шәриф Камалның 2004 елда басылып чыккан «Сайланма әсәрләр» җыентыгы алынды.

Төп методологик чыганаклар итеп әдәбият белгечләре А.Г. Әхмәдуллин, И.З.Нуруллин, Д.Ф.Заһидуллина, А.Яхин, Р.Сверигин, һ.б.) һәм күренекле язучыларның (Р.Ишморат, Ә.Фәйзи, Г.Кашшаф) хезмәтләре, тәнкыйть мәкаләләре тора.

Шулай ук Ф.И. Урманченың «Татар мифологиясе: Энциклопедик сүзлек», «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге», Ф.Бәширнең «Акчарлаклар иле пәйгамбәре» кебек хезмәтләре алынды.

Эзләнү методлары:

1. Табылган материалларны, матбугат басмаларын, матур әдәбиятны җентекләп тикшерү, өйрәнү.

2. Фәнни-эзләнү эшен язу рәвешендә, мәгълүматларны йомгаклау, анализлау.

Тикшерү объекты: Бәхет концепты

Тикшерү предметы: Шәриф Камал иҗатында бәхет төшенчәсенең бирелеше.

Диплом эше керештән, төп һәм практик өлешләрдән, йомгактан, әдәбият һәм чыганак исемлегеннән гыйбарәт.

Беренче бүлектә, Шәриф Камалның тормыш һәм иҗат юлы, әсәр үзенчәлектәре, татар әдәбиятында тоткан урыны билгеләнә. Икенче бүлектә бәхет төшенчәсенә билгеләмә бирелә. Биредә бәхет һәм аның төрләре, билгеләре турында эзлекле мәгълүмат бирелә, мифологиядә, төрле телләрдә, шулай ук психология фәнендә ничек аңланылуы турында әйтеп узыла. Бу бүлек шулай ук, язучы әсәрләре эчендә бәхет темасын ачып бирүгә корылган. Шулай итеп, әсәрләрне анализлап, аларда бәхет темасының бирелеше тикшерелә. Өченче бүлек «Шәриф Камалның «Акчарлаклар» повестенда бәхет темасы» дип атала. Түбәндәге бүлектә повестьнең образлар системасы; тел үзенчәлекләре, авторның идесы чагылыш тапты.

Практик өлештә диплом темасына карата дәрес планнары бирелде. Беренче дәрес үрнәге Шәриф Камалның “Акчарлаклар” повестенә кереш булып тора.

Икенче дәрес үрнәге “Кешеләрне нәрсә якынайта?” – дип атала. Ул шулай ук “Акчарлаклар” повесте буенча. Дәрес – дискуссия буларак алып барганда уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

Йомгак өлешендә нәтиҗәләр, чыганаклар һәм әдәбият исемлегендә кулланылган хезмәтләр китерелә.

Шәриф Камал иҗаты, анда күтәрелгән проблемалар яисә темалар, бүгенге көндә дә әдәбият галимнәре һәм укучылары өчен менә дигән анализлау мәйданы. Бу, үз чиратында, диплом эшебез темасының актуальлеген билгели дә.

Түбәндәге эш татар теле укытучыларына, Югары һәм Урта белем талипларына, мәктәп укучыларына һәм татар теле белән кызыксынган, телне камилләштерергә, тирәнтен өйрәнергә тырышкан барлык кешеләргә кызыклы булачак.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]