Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
bekhet-BGPU.doc айгуль.doc
Скачиваний:
123
Добавлен:
18.03.2015
Размер:
402.94 Кб
Скачать

IV. Йомгаклау.

Ә хәзер сүз төркем җитәкчеләренә бирелә. Алар һәрберсе чыгыш ясый. Күпме көч чыгуга, тырышлыкларына карап, төркемдәге укучыларга билге куела.

V. Өй эше (Сайлап алу хокукы бирелә )

1. Түбәндәге җөмләне үз сүзләрегез белән, үзегез аңлаганча сөйләп бирегез: “Мин сине көтәрмен” дигән җөмлә аның колак янында әллә нинди югары һәм эч өзгеч ноталардан җырланып бара, аның җанын ләззәт белән катыш юксыну ачыта, сызлата иде...”

2. “Акчарлаклар” повестенда хезмәт кешесенең уңай сыйфатлары” дигән темага инша языгыз.

3. Анкета тутырырга.

Анкета

  1. Нәрсә ул бәхет? Син бу төшенчәне ничек аңлыйсың?

  2. Ул син тормышта сайлаячак һөнәр белән бәйлеме?

  3. Кем булырга хыялланасың?

  4. Ни өчен бу һөнәрне сайлыйсың?

  5. Бүгенге дәрес сиңа тормышта үз кыйблаңны табарга ярдәм иттеме?

Йомгак

Шәриф Камал – Ленин ордены белән бүләкләнгән, Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек булган күренекле прозаик, драматург. Ул әдәбият мәйданына тормышның, заманның аеруча хәтәр һәм кискен борылышлы елларда килә. Бу дәвер милли-тарихи борылышларның, социаль-иҗтимагый каршылыкларның җиһан киңлекләренә җәелгән дулкынлы көрәшләре белән характерлы. Шул куәтле хәрәкәтләр эчендә Шәриф Камал үзенчәлекле карашы белән күренекле сүз остасы булып җитешә.

Ш.Камал иҗатының үзәгендә хезмәт кешесенең бәхете төп тема булып тора. “Акчарлаклар” повестенда да шушы тема яктыртыла, әмма хезмәт кешеләренең күңел дөньяларындагы матурлыкны күрсәтү белән бергә, аларның очны-очка ялгарлык та матди нигез таба алмауларының сәбәбен дә ачып сала.

Бу художество әсәрендә төп проблема капиталистларның эксплуатациясе һәм хезмәт ияләренең начар хәлдә яшәүләре ышанырлык төстә, онтылмас­лык күренешләр аша гәүдәләнә. Повестьнең сю­жеты, новеллалар кебек үк, үзенчәлек белән аерыла. Барлык вакыйгалар бер урында, бер се­зон эчендә бара. Үзенең төзелеше, корылышы (архитектоникасы) белән “Акчарлаклар” артык катлаулы әсәр түгел. Анда әллә ни искитәрлек кискен вакыйгалар да юк дәрәҗәсендә (давылда неводны коткарып калуны искә алмаганда). Сюжет сызыгы да тармакланып-тармакланып яисә борылмалы-борылмалы булып үсми. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне дә бик киеренке яки хәлиткеч дип әйтеп булмый.

Язучы иң үзәккә кешеләр язмышын, аларның рухи дөньясын куйган. Әсәрдә Гариф, Сафа, Шәрәфи, солдат Николай һәм башка образлар, вакыйгалар бик тормышчан, табигый һәм ышандырырлык итеп сурәтләнгән. “Акчарлаклар”дагы геройлар барысыда гади, үзләренә генә хас булган нык фикер йөртүче һәм кыюлыклары белән аерылып торалар. Төп герой булып Газизә һәм Гариф тора. Яңа революцион күтәрелеш елларындагы татар әдәбиятында гармоник герой проблемасына игътибар артты. Чөнки гармоник герой билгеле күләмдә идеаллаштырудан башка була алмый.

Повестьның сәнгатьчә эшләнешендәге төп үзенчәлекләреннән берсе –каһарманнарның эчке дөньясын тулы ачып бирү. Рухи кичерешләрне автор тәэсирле итеп, төгәл сүзләр һәм образлар ярдәмендә чагылдыра. Укучы күңеленә ныграк, сәнгатьлерәк тәэсир итү өчен автор әсәр барышында акчарлаклар белән кешеләр арасында гел янәшәлек (параллельлек) уздырып бара, вакыйгалар агышында акчарлаклар образына кат-кат мөрәҗәгать итә. Кешеләрнең рухи хәлләре, хыял-өметләре, ышанычлары һәм эш-гамәлләре шулар ярдәмендә төгәл чагылдырыла.

Ш. Камал сүз буяулары контрастларын бик чамалап куллана. Геройлар мөнәсәбәтендәге һәм кичерешләрендәге эчке нечкәлекләргә игътибар итүне күрсәткән детальләр кыскалык, җыйнаклык, әмма сурәткә бай булу белән аерылалар. Бигрәк тә табигать тасвирында, пейзаж поэтикасында һәм геройлар кичерешендә кабатланмас нечкәлекләргә игътибар итү Ш. Камал стилендәге импрессионистик сыйфатларның тотрыклырак булуын күрсәтә.

Ш.Камалның “Акчарлаклар” повесте татар әдәбиятында эшчеләр тормышын тулы итеп яктырткан әсәрләрнең берсе булып санала.

Йомгаклап шуны әйтергә кирәк, Шәриф Камалны һич тә арттырмыйча бәхет җырчысы, дип атарга мөмкин. Аның элекке «сукбайлары», эш эзләүче «ала   канатлары», газап-җәфа эчендә кешелеклелек  сыйфатын,   матурлык,   мәхәббәт хисләрен саф саклый белгән якты романтика белән тулы «акчарлаклары» да чынында бәхет эзләүчеләр, киләчәк яктыга ышанучы, өмет белән яшәүчеләр бит. Аларда халкыбызның иң нечкә күңелләре, бөтен милли үзенчәлекләре белән, психологик  яктан гаять тирән мәгънәле итеп чагылып калган.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]