Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
bekhet-BGPU.doc айгуль.doc
Скачиваний:
123
Добавлен:
18.03.2015
Размер:
402.94 Кб
Скачать

2.2 Шәриф Камал хикәяләрендә бәхет темасы

Шәриф Камал әсәрләрендәге геройлар, башлыча, бер теләк, бер омтылыш белән яшиләр: алар бәхетле булырга телиләр. Бу - бик зур, әйтергә кирәк, хәтта бөтен кешелек проблемасы. Кеше, гомумән, бу дөньяга бәхетле яшәр өчен килә. Әлбәттә, бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Бу гаять киң мәгънәле төшенчәне ил, халык бәхете дип тә яисә гаилә, якыннарыңның бәхете, бүгенге, киләчәктәге бәхет, хәтта үткәндәге рәхәт, бәхетле мизгелләрне искә төшерү рәвешендә дип тә күз алдына китерергә ярый торгандыр. Кыскасы, Бәхет категориясе кешенең ошбу җиһандагы яшәеше, тормышы белән тыгыз бәйләнешле әйбер булып чыга.

Бу зур төшенчәне һәркем үзенчә аңлый алган кебек, аңа ирешү юллары да төрлечә икән. Хыялдагысы башка беркемнең дә биләмәләренә кагылмаса (үзеңчә бәхет турында хыялланып тик яши бир!), чынбарлыкта аңа ирешү юлларың башкаларныкы белән кисешүчән була, кайчагында каршылыкларга да керәсең - кыскасы, үзеңне дә, башкаларны да, җәмгыять мәнфәгатьләрен дә искә алырга тиеш буласың.

Шәриф Камал үзенең геройларын әнә шундый юл чатларына алып килә һәм шушы урында ул аларның кешелек сыйфатларын сыный яисә үлчи башлый: һәм бу үлчәүләр, бу критерийлар шактый ук катгый булып чыга. Аның карашынча, башкаларны санламыйча, гел үзеңне генә кайгыртудан килгән бәхет - хурлык һәм гаепләнергә, тәнкыйтьләнергә тиеш.

Шәриф Камалның революциягә кадәрге иҗатының үзәгендә бәхет темасы торды, дигән фикер безнең әдәбият белемендә күп мәртәбә кабатланды инде. Чыннан да, аның хикәяләрендәге геройлар бәхет эзлиләр, бәхеткә ирешә алмыйлар, чөнки һәр җирдә аларны ниндидер явызлык сагалап тора. [40 1986: 315]

Аның хикәяләрендә гомер буе изелеп, каһәрләнеп яшәүдән гаҗизләнгән, барыр кыйбласын тапмый гасабиланган, еш кына кешелеген югалту дәрәҗәсенә җиткән типлар үзәккә алына, шыксыз тормыш тудырган ямьсез инстинктлар алгы планга чыга. Язучының «Муса ачуланган иде. Ачуыннан күзләре акайган, йөзе ут шикелле яна, дулкынлануыннан сүзен әйтә алмый иде...» сүзләре белән башланган «Уяну» (1909) дигән беренче хикәясе кешедәге шул ерткычлык сыйфатларын калку итеп тасвирлауга һәм явызлыкның авыр фаҗигасен өшеткеч картиналарда сурәтләүгә багышланган. Тегермәндә эшләүче Муса исереп кайтып, хатыны Гафифәне вәхшиләрчә кыйный һәм аның үлеменә сәбәпче була. Авыр тормыштан изелгән ир (ә язучы аның кайчандыр бай баласы булуын әйтеп уза) каһәрләнгән тормышына үч йөзеннән үзе кебек бичара хатынын җәберли. Үзе кебек үк бәхетсез булган җанның елавыннан, инәлүеннән ләззәтләнә, «вәхши хиссиятеннән вәхши шигырь» эзләп кәефләнә. Әмма аның бу соңгы кыйнавы үтә ерткычларча булып, анда ирексездән бераз кешелек сыйфатлары да җанланып куя. Хикәядә Мусаны тетрәткән һәм кыланышларының үтә вәхшилеген ассызыклаган бер эпизод бар. Ирнең күзе кинәт ишек төбенә төшә һәм аның тәне чымырдап, чәчләре үрә тора: «Ишек төбендә ...бер күз!...яшьле күз...туп-туры Мусаның күзенә карый...Гафифәнең күзе...». Караса, ул хатынының күлмәгеннән өзелеп калган төймә икән... Ләкин бу күренеш Мусаның аңына фаҗигане бөтен тулылыгына җиткерә һәм укучыны шәхес трагедиясенә әзерли. Гафифә һәлак булгач, Муса акылдан шаша. Әнә шул рәвешле, кыргыйлык, вәхшилек белән кешелек сыйфатларының кискен бәрелеше тирән кичерешләр, тетрәнүләр белән үрелеп фаҗиганең психологик аспектын тәшкил итә. Бәхетнең якында гына булып, челпәрәмә килүен исбатлый.

«Буранда» (1909) хикәясенең дә үзәгендә шул психологик конфликт ята. Солдат Мостафа кышкы буранның котыруына карамастан өенә кайтып җитәргә һәм әнкәсе белән күрешергә ашкына. Аның әнисеннән аерылуына егерме ел икән. Ике дистә ел элек атасы әнисен куып җибәреп улын аңа каршы тәрбияләгән булган һәм хәзер ул «анасыннан бөтенләй бизгәнлеген уйлап газап чигә», аягына егылып гафу үтенергә тели. Мостафа кайчандыр әнисенә карата кылган начарлыклары, салкын мөгамәләсе өчен вөҗдан газабы кичерә, шул хис аны салкын буранда юлга чыгарга мәҗбүр итә. Ләкин аның изге ниятләре тормышка аша алмый: ул кайтып кергәндә анасының гомере инде өзелгән була. Бу очракта да бәхетнең якында гына булуын – солдат Мостафаның әнисе белән күрешү мизгелен бәхет итеп күзалласак, бу бәхетнең дә чынбарлыкта була алмавына ышанабыз.

Язучының «Козгыннар оясында» (1910) хикәясенә күз салсак та авыр көндәлектән туган бәхетсезлекне, фаҗигане күрәбез. Шахтерлар тормышыннан алып язылган бу әсәр шәхес драматизмына китергән сәбәпләрне бөтен тулылыгы белән аңларга ярдәм итә. Татар шахтерлары яши торган казарма башкаларыннан иң читтә булып, ниндидер бер каһәрләнгән нигез кебек кабул ителә. Анда берәү дә керергә теләми, урын булмаганда да башка җирдә тору әмәлен кайгырталар. Әнә шул иң авыр, түбән эштә эшләүчеләр тарафыннан да читкә тибәрелеп, халык арасында «козгыннар оя- сы» дип аталган бу казармада унбиш-егерме татар яши... Күмер чыгарудан тыш гомерләрен аракы сөремендә үткәреп, башкалар арасында «ташландыклар» дип хисаплана торган шул кешеләр, кара, өметсез тормышларында юаныч табу ниятеннән, бер «кызык шөгыль» уйлап табалар. Араларында илле биш — алтмыш яшьләр тирәсендәге Госман картның хатыны Мәрьям бар. Болар, ике бәхетсез җан, гомер буе азрак акча туплап авылга кайтып төпләнү хыялы белән көн итәләр. Инде максатларының беркайчан да тормышка ашмаячагын сизгән хәлдә «бу ике, кыршылып искергән, изелеп арган мәхлуклар» соңгы өмет очкынын сүндерүдән ку- рыккандай, шул уйлары белән бер-берсен юатып яшиләр. Җәфа яшәүдән, исереклектән тормыш төбенә тәгәрәгән адәмнәр дөньяның иң юаш, иң оялчан бәндәсе булган Мәрьямне мыскыл итүдән тәм табарга ниятлиләр. Иң аянычы да шунда, үтә изелгән җан үзеннән дә гаҗиз, үзеннән дә чарасыз булганын каһәрләп рәхәт тапмакчы була! Госман картны көнләштереп һәм аның кыланышын күреп көлүдән гыйбарәт булган бу «кызык» гаять фаҗигале төгәлләнә: Мәрьям суга ташлана. Хатынның үлеме бер төркем шахтерларны сискәндерә, уйланырга мәҗбүр итә, ләкин бу инде соңарган «уяну». Шунысы да бар, бу уянуның дәвамы булмаячак, ул вакытлы гына. Мәрьям үлеме дә, билгесез тарафка китеп югалган Госман карт та «тормыш төбендөгеләрне» азга гына уйландыра, каһәрле язмышның хайвани яшәү кануннары аларны кабат үз мохитенә бөтереп ала. Хикәянең ахырында автор бу хәлне ачык күрсәтә: «Мондагы тормыш шулай ук үз юлында дәвам итә иде: ничек сәгать алты, гудок янә гадәтенчә акыра, янә кайнашу, янә җитдилек, ничек числоның башы яки унбише, янә палучка, янә «кызык». Димәк, тагын җимерелгән язмышлар, фаҗига, кан, дәһшәт...

Бәхет – бәхетсезлек темасын автор шулай чагылдыра, алар янәшә атлый, хәтта ки вакыты – вакыты белән бер сулыш та була. Әмма, күп вакыт төп геройның бәхетлеме яисә бәхетсезме булуы үзеннән тора. Шәриф Камал үзенең әсәрләре белән безгә нәкъ шуны әйтмәкче дә.

Язучының «Әүвәл-әүвәл заманда» (1910) дип аталган бер хикәясе бар. Анда көймәче карт авызыннан бик катгый рәвештә: «Хәзер инде, энем, ул бәхет дигән нәрсәне эзләп маташырга да ярамый: ул инде юк», [7 2004: 44] — дигән сүзләр әйтелә, һәм шул хакыйкатьне исбатлау өчен, көймәче карт кашсыз йөзек турындагы әкиятне сөйли. Тылсымлы кашы булган йөзекне җеннәр кулыннан алып булмаган кебек, бәхетне дә чынбарлыктан табу мөмкин түгел икән.

«Сукбай» (1910) хикәясендә бәхет эзләп читкә чыгып киткән Гали, эш таба алмый аптырап йөргәннән соң, үзенең авылына, семьясы янына дип кайта. Ләкин аның семьясы да, хуҗалыгы да юкка чыккан. Аңа монда да сыенырлык почмак, туенырлык икмәк калмаган. Ул кабат бәхет эзләп, билгесез якка чыгып китәргә мәҗбүр. [40 1986: 315] «Гали кояш чыгышына таба китеп бара... Тик кояш чыгар алдыннан күренергә тиешле матур манзараны буран каплаган иде...» [7 2004: 56] дигән символик пейзаж белән тәмамлана әсәр. Димәк, Галинең язмышын билгесезлек пәрдәсе каплаган. Ул — шулай ук бәхетсезлек корбаны. Аны да бәхет табу юлында, явыз чынбарлык туктаусыз эзәрлекли. [40 1986: 315]

Шәриф Камал иҗатының үзенчәлеге шунда, ул башка язучылардан аермалы буларак, бәхет эзләүчеләрне гел кара буяулар белән генә тасвирламый. Авыр тормышта изелгәннәрдә дә ул якты якны күрә ала. Чөнки хыял, бәхет өмет итү ул шундый нәрсә, нинди газаплы, җәфалы вакытларда да аның бер чырасы сүнми кала, кешелек сыйфатлары югалмый. [16 2004: 14]

Язучының иҗатында чагылган “бәхет” консепты кайвакыт әсәрнең исеме үк булып китә. Мәсәлән «Бәхет эзләгәндә» (1911). Димәк, бәхетне эзләргә кирәк? Бу соравына җавапны автор шунда ук үзе бирә - бәхет янәшәдә генә ул, бары тик игътибарлы гына булырга кирәк.

«Чит илдә» (1912) хикәясендә шундый ук мотив. Үзләре дә бик авырлык белән яшәүләренә карамастан, эшкә яраксыз авыру шәкертне үз яннарына сыендырган сезонлы эшчеләр моның ачык мисалы. Әсәрдә нинди авыр шартлар да сыгып, кысып чыгара алмаган өмет хисе бөтен тулылыгына тасвирлана.

Ш.Камал хикәяләрендә бәхет - бәхетсезлек, өмет - өметсезлек һәрвакыт янәшә йөриләр һәм бу каршылыклы бергәлек психологик киеренкелекне үстерә, әсәрнең тәэсир итү көчен арттыра. Әйтергә кирәк, эшчеләр темасына язылган хикәяләр язучыга күләмле әсәр иҗат итәр өчен әзерлек этабы булдылар. Аларда күтәрелгән тасвир-фикерләр, сурәтләнгән образлар «Акчарлаклар» (1914) повестенда яңа сыйфатлар, яңа чалымнар белән баетылган хәлдә тәкъдим ителәләр. Тормышның үзгәрергә тиешлегенә, кешенең бәхеткә омтылу идеалына ышаныч, чарасызларны, мохтаҗларны яклау идеясе бу әсәрдә киң планда һәм оптимистик пафоста раслана. Ге- ройлар дөньясы киңәя, чынбарлыктагы иҗтимагый контрастлык тирәнәя.

Без әсәрләрдә, бәхет табу өмете белән рухланып, үзләренең туган җирләрен ташлап, әллә кайларда эш эзләп, каңгырып йөргән һәм хәтта шунда үлеп калган гади кешеләрнең гаять тормышчан язмышларын күрербез. Алар бәхетнең җир өстендә булуына һәм аны үз көчләре белән табарга тиешлекләренә ышаналар. [40 1986: 316]

Бәхет эзләп тимер юлына килеп чыккан адәмнәргә тик бер нәрсә - көрәк тоткан кара эшче булу мөмкинлеге генә калган. [16 2004: 14] Газаплы эш, бик тә очсыз эш... Әмма, эшлибез! Өмет эшләтә... Шатланып эшлибез. Гүя җәй башына акчабыз да була, илдә дә бик сагынган булалар, көннәр дә искиткеч шәп вә күңелле була. Хәтта инде ул вакытта бер дә җитешмәгән җир булмый, бар сәгадәт безне каршы алырга гына көтә...

Көрәкне комга батырган саен, үзеңне әллә нинди шатлыкларга таба бер баскыч күтәрелгән, казыма белән ташлы балчыкны каерган саен киләчәктәге бәхетләргә бер адым елышкан хис кыласың". [7 2004: 123]

Гомумән, әлеге хикәяләрдә, нинди авыр шартларда да сыгып, кысып чыгара алмаган бәхет хисе бөтен тулылыгы белән тасвирлана. [ 2004: 14]

«Ата» (1910) хикәясендә, ашлык абзарында эшләүче Корбангали хатынының ир бала табу вакыйгасын үз тормышында күптән көтелгән бәхет тантанасы дип күз алдына китерә. Бу инде гади кеше рухи дөньясындагы матурлыкның да, вөҗданының да тантанасы итеп каралырга лаек күренеш: [40 1986: 316] «Хәзер яткач та ул тиз генә йоклый алмады. Әллә нинди җан иркенлеге, шатлыкка якын бер нәрсә аның йокысын качырган иде. Хәзер ул үзендә бер көч, бер гайрәт сизә иде». [7 2004: 59] Тормыш төбендә томаланып яткан иң «кечкенә» кешенең бер караганда бик гади булып тоелган бу кичерешләрендә үзен бәхеткә хаклы санаган олы җанлы герой дөньясының якты бер чите, тәрәзәчеге ачылып киткән кебек. Мондый тәрәзәчекләрдә бәхет яктылыгы җемелдәүләрен Шәриф Камал нәкъ хезмәт иясе кешеләренең, җәберләнгән кечкенә геройларның күңел түрләрендә күрә, таба белде. [40 1986: 316]

Шәриф Камалны һич тә арттырмыйча бәхет һәм матурлык җырчысы, дип атарга мөмкин. Аның элекке «сукбайлары», эш эзләүче «ала канатлары», газап-җәфа эчендә кешелеклелек сыйфатын, матурлык, мәхәббәт хисләрен саф саклый белгән якты романтика белән тулы «акчарлаклары» да чынында бәхет эзләүчеләр, киләчәк яктыга ышанучы, өмет белән яшәүчеләр бит. Аларда халкыбызның иң нечкә күңелләре, бөтен милли үзенчәлекләре белән, психологик яктан гаять тирән мәгънәле итеп чагылып калган. Бигрәк тә элекке татар хатын-кызларының фаҗигале язмышы, рухи байлыгы, эчке матурлыгы (Камәр, Гарифә, Мәрьям, Газизә образлары), революция давылларында аларның (Мәдинә һ. б.) ирләр белән бергә-бергә алгы сафка, көрәшчеләр сафына басулары зур осталык белән күрсәтелде.

1911 елда ук Ш. Камалның бер әсәрендә: «Янам! Ялкынланып янам! Яшәсен тормыш, фәгалият! Яшәсен хәят, мәхәббәт!» — дип язылган иде. Ш. Камалның әсәрләреннән тормышка гашыйк булу, кешенең кешелеклелек сыйфатларын олылау, халык бәхете өчен яну, изүчеләргә, кара көчләргә каршы нәфрәт хисләре бөркелеп тора. Аның реалистик иҗаты, халыкчан таланты халык тормышыннан, халык идеалларыннан көч алды. Шәриф Камал өчен рус классикларыннан бигрәк тә А. М. Горький белән А. П. Чехов иҗатлары якын, аваздаш, аларның осталыгыннан өйрәнгәнлеге шөбһәсез.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]