Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
bekhet-BGPU.doc айгуль.doc
Скачиваний:
123
Добавлен:
18.03.2015
Размер:
402.94 Кб
Скачать

3.2 Әсәрдә “бәхет” темасы

Повестьта хәтердә уелып кала торган тоташ геройлар галереясе бирелә: Шәрәфи карт, аның кызы Газизә, Гариф, Хөснетдин солдат, Николай, Сафа...Төрле характерлар, төрле типлар... Диңгез буендагы балык промыселына сезонлы эшкә бәхет эзләп килгән бәхетсез җаннар. Сюжетта тасвир чараларының төрле эчтәлектәге төсмерләре (яхшы тормышка, бә- хеткә омтылыш; сезонлы эшчеләрне рәхимсез эксплуатацияләү; җимерелгән хыяллар; җиңелчә моң белән өртелгән лиризм; саф хисләр; авторның изелгәннәргә, гаҗизләргә булган газаплы теләктәшлеге) бергә чолганган хәлдә бирелә. Шул рәвешле, яшәешнең төрле кыйпылчыклары бербөтен булып, тормыш көзгесен хасил итәләр. «Акчарлаклар» повесте «Диңгез көлә» дигән бүлекчә белән башланып китә. Шул сүзләр үк алда булачак вакыйга- ларга тиешле тон бирә. Ямьле җәй башы. Каспий буйларына җан керә — балык тоту сезоны ачыла. Якты өметләр белән промыселга балыкчы эшчеләр җыйнала. Алар диңгезгә өмет белән карыйлар, диңгездән бәхет көтәләр. Шуңа да ул аларга мәрхәмәтле күренә, теләктәшлек белән ягымлы көлгән сыман тоела. Ш.Камал берничә урында эшчеләрне балык эзләп йөрүче акчарлаклар белән чагыштыра. Бу параллельлек әсәрдә мөһим роль уйный. Менә беренче ау (невод) салган көн. һәркемдә дулкынлану катыш шатлык, өмет. Бу көнне акчарлаклар да көлгән сымак «гыйгылдап йөрәкләрне кытыкландыралар». Ә инде сезон ахырында әйбәт акчага тиенү хыяллары җимерелгән эшчеләрне озатканда акчарлаклар «үкереп елаган шикелле» тоелалар. Бу урында автор бәхет эзләп янә каядыр китеп баручыларны «канатсыз акчарлаклар»га охшата. Контраст тасвир эпизод-җөмләләр социаль контрастлыкны көчәйтәләр, иҗтимагый гаделсезлеккә протестның иң югары формаларын әзерлиләр. Әлбәттә, аз гына акчага да иң авыр, газаплы эшкә риза булган балыкчылар шул мескен хезмәт хакына да тиенә алмыйлар. Язучы монда конкрет «нигә?» дигән сорауны куймый, укучы вакыйгалар агышыннан ул сорауны үзе тартып ала. «Кем гаепле?» дигән табигый мәсьәлә дә калка. Димәк, социаль стройны, иҗтимагый тормышны тамырдан үзгәртергә кирәк, дигән фикер әсәрнең сөрешеннән үзеннән-үзе чыга. Ә бу проблема җиңел генә хәл ителмәячәк. Повестьта гади генә бер эпизод бар. Шәрәфи карт кәефе әйбәт чагында кызына бәйрәмгә таба читек алып бирергә вәгъдә итә. «Газизә: - Әнкәй, кайсы бәйрәмгә таба ул? - диде. Карчык аз гына уйлап торды да, күңелсез генә иттереп: — Белмим, кызым...— диде. Бәйрәмнәр ерак иде әле...» Димәк, хыяллар тормышка ашачак бәйрәмнәр ерак икән, аңа барыр юл әлегә анык кына түгел, ул тарафны әлегә томан сарган. Язучы әллә ни әһәмиятле күренмәгән шундый эпизодлар белән укучыны уйланырга этәрә, зур социаль проблемалар чолганышына алып керә. Ни өчен Шәрәфи карт, башкалардан дәрәҗәсе, тәҗрибәсе белән аерылып торса да, ничәмә еллар буе зур хезмәт куеп хуҗаларны баетып яшәсә дә, мохтаҗлыктан арына алмаган, сасы балык базында гомере узган? Ни өчен Гариф, «сигезәр потлы капчыкларны уй- натып ала торган егет», сөйгәне Газизәне авылга алып кайтырлык та акча эшли алмаган? «Монда юллык та булмады ич»,— ди ул гарьләнеп. Ул бит тырыш, уңган, юкка гына иптәшләре аны артельщик итеп сайламаганнар; балык тотканда куркыныч тугач котырынган диңгезгә беренче булып ташланучы да ул бит.

Ш.Камал әнә шулай укучысы белән бергә уйлана, сиздерми генә тормыш дәресләреннән сабак бирә, мондый яшәү үзгәрергә тиеш дигән нәтиҗәгә алып килә. Шуңа аның геройлары да «Козгыннар оясында»гы кебек кара өметсезлеккә чумган адәмнәр түгел. Алар инде үз хакларын хаклап дауга әзерләнеп килүче кешеләр. Әсәрдә бер вакыйга бар: хуҗалар давыл вакытында невод салырга мәҗбүр иткәч, көймәчеләр бик хәтәр хәлгә калалар. Шунда ярдагыларның берсе иптәшләренә карап болай ди: «Әгәр көймә кайтмаса, әнә теге ике господинны буып суга ташламакчы булалар». Бу әлегә стихияле бунтка якын, әмма инде аларда киләчәктә бәхетләрен урлаганнарга каршы аңлы көрәшкә күтәреләчәк кешеләрнең чалымнарын да тоярга мөмкин.

Күрәебезчә, бәхет – бәхетсезлек төшенчәләре тормышта янәшә атлый. Повестьның төп мәгънәсе дә шунда.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]