- •М орфология
- •§ 3. Грамматик категория турында тљшенчђ. Грамматик форма џђм грамматик мђгънђ. Г р а м м а т и к к а т е г о р и я – сњз тљркемнђрен џђм гомумђн морфологияне љйрђнњдђ тљп тљшенчђлђрнећ берсе.
- •Морфемика
- •§ 6. Морфема һәм аның төрләре. Сњзлђр њзлђренећ тљзелешләре буенча морфемалардан торалар.
- •§ 7. Сњз тамыры џђм аныћ њзенчђлеклђре. Т а м ы р дип сњзнећ лексик мђгънђ белдерђ торган џђм шул мђгънђне саклаган хђлдђ ваграк кисђклђргђ таркала алмый торган кисђгенђ ђйтђлђр.
- •§ 9. Кушымчаларныћ тљзелеше џђм вариантлары. Татар телендђ кушымчалар аваз тљзелеше буенча бик тљрле:
- •§ 14. Сњз нигезе џђм аныћ тљрлђре. Сњзнећ лексик мђгънђ белдерђ торган џђм форма ясагыч кушымчалардан азат булган кисђге нигез дип атала.
- •§ 16. Сњз ясалыш структурасы. Сњз ясалышы љч бњлектђн тора:
- •Сүз ясалыш ысуллары.
- •§ 21. Татар телендђ сњз тљркемнђре. Хђзерге татар телендђ 12 сњз тљркеме бар1.
- •§ 25. Сан категориясе. Сан – исемгђ хас грамматик категория, џђм ул телдђ бер-берсенђ капма-каршы куелган ике форма – б е р л е к џђм к њ п л е к сан формалары белђн белдерелђ.
- •Килешнећ грамматик мђгънђлђре.
- •Тартым категориясе.
- •Исемнђрнећ ясалышы..
- •2. Фигыльдђн исем ясагыч кушымчалар.
- •§ 41. Сњз кушу ысулы белђн исем ясалышы (синтаксик ысул). Сњзлђр кушу ысулы белђн татар телендђ к у ш м а, т е з м ђ џђм п а р л ы исемнђр ясала.
- •§ 42. Морфологик-синтаксик ысул белђн исем ясалышы (конверсия). Бу ысул белђн исемнђр књбрђк с ы й ф а т л а р д а н, с ы й ф а т һәм и с е м ф и г ы л ь л ђ р д ђ н ясала:
- •§ 43. Гомуми тљшенчђ. Лексик-семантик мђгънђсе буенча сыйфат п р е д м е т б и л г е с е н белдерђ. Яћа кием, кояшлы кљн, зђћгђр чђчђк, озын юл, текђ тау џ.Б.
- •Сыйфатларныћ ясалышы.
- •1, Исемнђн сыйфат ясагыч кушымчалар.
- •2. Фигыльдђн сыйфат ясагыч кушымчалар.
- •§ 49. Сњз кушу ысулы белђн сыйфат ясалышы. Сњз кушу, ягъни синтаксик ысул белђн п а р л ы, к у ш м а, т е з м ђ сыйфатлар ясала.
- •§ 56. Алмашлыкларны төркемләү. Алмашлыклар њз эчлђрендђ нинди сњз тљркемен алыштыруларына һәм мђгънђлђренђ карап тљркемлђнђлђр.
- •§ 57. Алмашлыкларныћ мђгънђ буенча тљркемчђлђре. Мђгънђлђре буенча алмашлыклар ќиде тљркемчђгђ бњленђлђр:
- •§ 58. Зат алмашлыклары. Зат алмашлыкларыныћ лексик составы зур тњгел, алар барысы алты сњздђн тора џђм ябык система тђшкил итђ: мин, син, ул, без, сез, алар.
- •§ 70. Фигыльнећ барлык-юклык формасы. Фигыльдђ эш-хђлнећ њ т ђ л њ –њ т ђ л м ђ в е татар телендђ, џђм гомумђн тљрки теллђрдђ, махсус -ма/-мђ кушымчасы ярдђмендђ белдерелђ.
- •§ 75. Хђзерге заман хикђя фигыль. Хђзерге заман хикђя фигыль фигыльнећ башлангыч формасына (нигезенђ) -а/-ђ, -ый/-и кушымчасы ялганып ясала, џђм ул тулы, I төр зат-сан кушымчаларын алып тљрлђнђ:
- •Киләчәк заман хикәя фигыльләр.
- •§ 81. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль. Бу заман фигыль нигезенә -ыр/-ер, -ар/-әр, -р кушымчалары ялганып ясала, һәм тулы, I төр зат-сан кушымчаларын алып төрләнә:
- •Боеру наклонениесе (боерык фигыль).
- •§ 85. Боерык фигыльнең кулланылыш үзенчәлекләре. Боерык фигыльнең махсус грамматик күрсәткече юк, ул нуль формада килә, һәм тышкы яктан фигыль нигезе белән охшаш була: (син) бар, эшлә, укы, яз..
- •Шарт наклонениесе (шарт фигыль).
- •§ 87. Шарт фигыльнең кулланылыш үзенчәлекләре. Шарт фигыльнең махсус наклонение күрсәткече бар. Ул фигыль нигезенә -са/-сә кушымчасы ялганып ясала һәм кыска, II төр зат-сан кушымчаларын алып төрләнә.
- •Юнәлеш категориясе.
- •§ 95. Кайтым юнәлеше. Кайтым юнәлеше фигыль нигезенә -ын/-ен, -н кушымчалары ялганып ясала: юыну, киенү, җыену, яшеренү һ.Б.
- •§ 97. Йөкләтү юнәлеше. Йөкләтү юнәлеше башка юнәлешләр арасында шактый катлаулы форма булып санала. Беренчедән, ул күп төрле кушымчалар белән ясала:
- •Дђрђќђ категориясе. (Аспектуальлек)
- •Затланышсыз фигыльләр Сыйфат фигыль.
- •§ 102. Гомуми төшенчә. С ы й ф а т ф и г ы л ь њзендђ фигыль џђм сыйфат сњз тљркемнђренећ њзенчђлеклђрен берлђштергђн затланышсыз фигыль формасы.
- •Килђчђк заман сыйфат фигыльләр.
- •§ 107. –Ыр/-ер (-ар/әр) –р формасы. Ясалышы һәм мәгънәләре. –ыр/-ер кушымчалы сыйфат фигыль ясалганда кушымчалар түбәндәгечә вариантлашалар:
- •§ 109. –Ыр/-ер кушымчалы киләчәк заман сыйфат фигыльдә эш башкаручы субъектның белдерелүе.
- •§ 111. -Р кушымчалы сыйфат фигыльдђн ясалган икенчел формалар.
- •§ 113. -Асы кушымчалы сыйфат фигыльнећ исемлђшње џђм исем фигыль мђгънђсендђ кулланылышы. -асы формасы исемлђшђ џђм контекста тљрле килеш кушымчалары белђн кулланыла:
- •§ 115. -Асы формасы нигезендђ ясалган модаль ђйлђнмђлђр, -асы формасы нигезендђ тљрле ярдђмче фигыльлђр џђм модаль сњзлђр белђн ясалган ђйлђнмђлђр књбрђк хђбђр позицияседђ киләләр:
- •Хђзерге заман сыйфат фигылләр.
- •§ 123. -А торган формасында эш башкаручы субъектныћ белдерелње.
- •Хәл фигыль.
- •Фигыль билгеләре:
- •§ 125. -Ып/-еп кушымчалы хәл фигыль -ып/-еп кушымчалы хәл фигыль контекстта үзе ачыклаган икенче фигыль белән вакыт ягыннан ике төрле мөнәсәбәттә була:
- •§ 128. -Ганчы/-гәнче кушымчалы хәл фигыль. Грамматик хезмәтләрдә бу хәл фигыльнең өч төрле кулланылышы күрсәтелә:
- •Исем фигыль
- •Исем фигыль Исем
- •Инфинитив.
- •Фигыльләрнең ясалышы1.
- •Рәвешләрнең ясалышы.
- •§ 139. Морфологик юл белән рәвеш ясалышы.
- •§140. Синтаксик юл белән рәвеш ясалышы. Синтаксик, ягъни сүз кушу ысулы белән п а р л ы, к у ш м а һәм т е з м ә р ә в е ш л ә р ясала.
- •Аваз ияртемнәре. (Ияртемнәр)
- •§ 143. Аваз ияртемнәре һәм аларның лексик-семантик (тематик) төркемнәре. Тематик яктан телдәге аваз ияртемнәрен берничә төркемгә бүлеп карарга мөмкин:
- •§ 145. Иятемнәрнең структур төзелеше. Аваз һәм образ ияртемнәре төзелеше буенча берничә төргә бүленә:
- •Ярдәмлек сүз төркемнәре. Бәйлек.
- •Теркәгечләр.
- •§152. Теркәгечләрне төркемләү. Нинди синтаксик бәйләнешне барлыкка китерүләренә карап, иң башта теркәгечләр ике төркемгә бүленәләр: а) т е з ү ч е теркәгечләр, б) и я р т ү ч е теркәгечләр.
- •Модаль сүз төркемнәре
- •§ 155. Гомуми төшенчә. Ымлыклар - кешеләрнең хис-тойгыларын, эчке кичерешләрен, ихтыярын белдерә торган үзенчәлекле сүз төркеме.
- •Эмоциональ ымлыклар һәм аларның семантик төркемчәләре.
- •Модаль сњзлђр.
- •Библиография.
- •Затланышлы фигыльләр.
- •Затланышсыз фигыльләр.
§ 14. Сњз нигезе џђм аныћ тљрлђре. Сњзнећ лексик мђгънђ белдерђ торган џђм форма ясагыч кушымчалардан азат булган кисђге нигез дип атала.
Нигез составында тамыр џђм сњзьясагыч кушымчалар гына була ала.
Соћгы вакытта мђктђп дђреслеклђрендђ сњз нигезе башкачарак аћлатыла башлады, ягъни нигез составына тљр ясагыч (модаль) кушымчаларны да кертеп, сњзнећ тљрлђндергеч (бђйлђгеч) кушымчаларны алып ташлаганнан калган љлеше сњз нигезе була дип аћлатыла. Бу караш белђн килешеп булмый. Ђгђр фигыльдђ заман, наклонение џ.б. кушымчаларныћ тљр ясагыч (модаль) кушымчалар икђнлеген искђ алсак, ђйтик, бар- фигыленећ унга якын нигезе бар булып чыга (бар-а, бар-ды, бар-са, бар-ый-к, бар-ыр џ.б.). Кайбер флектив теллђрдђ, мђсђлђн рус телендђ с њ з н и г е з е н (основа слова) џђм с њ з ф о р м а л а р ы н и г е з е н (основа словоформы) аерып карау бар1. Тамыр морфеманыћ мљстђкыйльлеге бик чикле булган џђм суффикслар, префикслар, инфикслар џђм флексия бер-берсеннђн шактый нык аерылган флектив теллђр љчен сњз формасы нигезен аерып кую чыннан да мљџим роль уйный. Ђ татар телендђ (гомумђн тљрки теллђрдђ), безнећ фикеребезчђ, бу алым отышлы тњгел. Чљнки безнећ телебездђ тамыр морфема џђрвакыт аерылып тора, шулай ук тљр ясагыч џђм тљрлђндергеч кушымчалар да, сњзгђ ялгану рђвеше буенча нигездђ бер типта, аларны без мђгънђлђре џђм вазифалары буенча гына аерабыз. Шућа књрђ сњз нигезен гадђти (традицион) рђвештђ билгелђњ фђнни яктан дљресрђк булыр.
Татар телендђ сњз нигезенећ тњбђндђге тљрлђре бар: а) тамыр нигезле сњзлђр – составында ясагыч кушымчалар булмаган сњзформалар тамыр нигезле була: эш, эш-кђ, эш-ебез-гђ; ясалма нигез – составында сњз ясагыч кушымчалар булган сњзформалар: эшлђ-де-к, эшлђ-сђ-ћ; кушма нигез – ике тамыр кушылып ясалган сњзформалар – тљнбоек-лар, аккош-ны; парлы нигез – тирђ-як-ка, бала-чага-лар; тезмђ нигез – эш ит-њче-лђр, каен ќилђг-ен-ђ џ.б.
МОРФОЛОГИК АНАЛИЗ ҮРНӘКЛӘРЕ.
Сүз составы буенча анализ җөмләдәге сүзне морфемаларга бүлү, һәр морфемага грамматик яктан аңлатма бирүне күздә тота. Мәсәлән:
авылдашларыбызга – авыл-даш-лар-ыбыз-га; сүз 5 морфемадан тора.
авыл – тамыр морфема;
-даш – сүз ясагыч кушымча;
-лар – форма ясагыч – исемдә күплек сан кушымчасы; төр ясагыч (модаль) кушымча;
-ыбыз – форма ясагыч – тартым кушымчасы; төрләндергеч кушымча;
-га – форма ясагыч – килеш кушымчасы; төрләндергеч кушымча.
Без бит алга таба барабыз, сугышның ахырына, соңгы җиңүгә таба! (Ә.Еники)
без – тамыр сүз, алмашлык;
дә - тамыр сүз, кисәкчә;
бит – тамыр сүз, кисәкчә;
алга – ал-га;
ал – тамыр, ярдәмче исем;
- га – форма ясагыч - килеш кушымчасы, төрләндергеч кушымча;
таба – тамыр сүз, бәйлек;
барабыз – бар-а-быз;
бар – тамыр, тамыр нигезле фигыль;
-а – форма ясагыч – заман кушымчасы; төр ясагыч (модаль) кушымча;
- быз – форма ясагыч – зат-сан кушымчасы; төрләндергеч кушымча;
сугышның – суг(-ыш)-ның;
сугыш – тамырлашкан сүз;
-ның – форма ясагыч – килеш кушымчасы, төрләндергеч кушымча;
ахырына - ахыр-ы(н)-а;
ахыр – тамыр;
-ы – форма ясагыч – тартым кушымчасы, төрләндергеч;
-н - өстәлмә (эпентетик) аваз;
-а - форма ясагыч – килеш кушымчасы, төрләндергеч кушымча.
Белемегезне тикшерегез
1. Тел белеменећ морфемика бњлеге нђрсђне љйрђнђ? Морфемиканыћ сњз ясалышы џђм морфология бњлеклђре белђн њзара мљнђсђбђтен аћлатыгыз.
2. Нђрсђ ул морфема? Татар телендђ (џђм гомумђн агглютинатив теллђрдђ) сњз тљзелешенећ њзенчђлеген аћлатыгыз. Тљрки тел белемендђ нуль морфемага нинди карашлар бар?
3. Тамыр морфема џђм кушымчалар (аффикслар) белдергђн мђгънђлђре буенча ничек аерылалар?
4. Сњз тамырына билгелђмђ бирегез. Тљрки теллђрдђ сњз тамырыныћ њзенчђлеге нђрсђдђ?
5. Тљрки теллђрдђ кушымчаларныћ њзенчђлеген аћлатыгыз. Кушымчаларны тљркемлђњгђ карата татар тел белемендђ нинди карашлар бар?
6. Тљрки теллђрдђ сњзлђр тљрлђнешен яћача аћлатырга омтылуныћ асылы нђрсђдђ? «Форма ясалышы», «Форма тљрлђнеше» тљшенчђлђрен сез нинчек аћлыйсыз? Кушымчаларныћ ялгану тђртибе нинди?
7. Ни љчен татар телендђ кушымчаларныћ фонетик вариантлары гына бар? Морфема, морфонема тљшенчђлђрен аћлатыгыз.
8. «Продуктив», «продуктивлыгын югалткан», «њле» кушымчалар дип нинди кушымчаларны атыйлар? Омоним кушымчаларга мисаллар китерегез.
9. Тамыр нигезле, ясалма, кушма, парлы џђм тезмђ нигезле сњзлђргђ мисаллар китерегез. Нигезгђ билгелђмђ бирегез.
Сњз ясалышы
§ 15. Сњз ясалышы џђм аныћ тел белемендђге урыны. Озак вакытлар сњз ясалышы морфологиянећ бер бњлеге буларак љйрђнелеп килде1. Хђзерге вакытта исђ сњз ясалышыныћ аерым тел белеме тармагы булуы џђм аны мљстђкыйль љйрђнњ кирђклеге дђлиллђнђ2. Бу фикерлђрне кире какмастан, татар телендђ сњз ясалышыныћ морфология белђн бик књп уртак яклары булуын истђ тотарга кирђк дип саныйбыз.
Татар телендђ сњз ясалышыныћ књп тљрле ысуллары бар, џђм алар џђркайсы тел белеменећ аерым тармагы белђн бђйлђнештђ тора.
Ф о н е т и к ы с у л – сњздђге тљрле аваз њзгђрешлђре нђтиќђсендђ яћа мђгънђле сњзлђр ясалу: хђзер-ђзер, хаќђт-ђќђт, балакай-бђлђкђй, тау-дђњ.
Л е к с и к-с е м а н т и к ысул турыдан-туры лексикология белђн бђйлђнгђн. Бу очракта сњзнећ мђгънђсе кићђю (полисемия) нђтиќђсендђ яћа сњзлђр ясала: књз (глаз), књз (петля); йомгак (клубок), йомгак (итог); тњгђрђк (круглый, круг), тњгђрђк (кружок).
Ђмма татар телендђ сњз ясалышы аеруча г р а м м а т и к а (морфология џђм синтаксис) белђн тыгыз мљнђсђбђттђ тора, џђм телнећ сњзлек составында тљрле юллар белђн ясалган сњзлђрнећ ић зур књпчелеген дђ грамматик юл, ягъни м о р ф о л о г и к, с и н т а к с и к џђм м о р ф о л о г и к-с и н т а к с и к ысуллар белђн ясалган сњзлђр тђшкил итђ. Морфологиядђ дђ шушы ысуллар белђн сњз ясалышын љйрђнү күздә тотыла.
Грамматик юл белђн сњз ясалышыныћ морфология, шулай ук синтаксис белђн тыгыз мљнђсђбђттђ булуы џђм аларны њзара бђйлђнештђ љйрђнњ зарурлыгы тњбђндђгелђр белђн аћлатыла:
а) сњз тљзелеше – морфемика соћгы вакытларда морфологиядђн аерылып, сњз ясалышына бђйле рђвештђ генђ љйрђнелђ башлады. Хђлбуки, сњзнећ морфологик тљзелешен (тамыр, нигез, кушымчаларны) белми торып, морфологияне, ягъни форма ясалышын аћлау џђм аћлату мљмкин тњгел. Морфемика ул морфологиянећ дђ аерылгысыз бер љлешен тђшкил итђ, шул ук вакытта сњз ясалышына да карый;
б) тагылмалы теллђрдђн булган татар телендђ сњз ясалышы да, форма ясалышы да бер њк чара – кушымчалар (аффикслар) ярдђмендђ башкарыла. Шућа књрђ сњз ясалышы да, форма ясалышы да структур яктан бер њк типта була: итек-че, урак-чы – сњз ясалышы; итек-не, урак-ны – форма ясалышы. Сњзлђр кушу ысулы белђн ясалган кушма, тезмђ џђм парлы сњзлђр дђ асылда синтаксик берђмлек булган сњзтезмђ калыплары нигезендђ яки њзара тезњле бђйлђнештђ булган сњзлђр ќыелмасыннан ясала (синтаксис белђн уртаклык);
в) морфологик яки кушымчалау ысулы белђн сњз ясалышы џђм сњзлђр тљрлђнеше арасындагы уртаклык тышкы охшашлык белђн генђ дђ чиклђнми. Сњз ясагыч кушымчаларныћ да грамматик књренешлђргђ хас гомумилђштерњ њзенчђлеге бар. Мљнђсђбђт белдерњче (тљр ясагыч џђм тљрлђндергеч) кушымчалар уртак г р а м м а т и к м ђ г ъ н ђ нигезендђ ф о р м а л а р р ђ т е н (парадигмаларны) тљзегђн кебек, сњз ясагыч кушымчалар да еш кына уртак с њ з я с а л ы ш м ђ г ъ н ђ с е нигезендђ с њ з я с а л ы ш р ђ т е н, с њ з я с а л ы ш т и п л а р ы н барлыкка китерђлђр. Мђсђлђн, -к, -ык/-ек, -ак/-ђк кушымчалары белђн фигыльдђн исем ясалганда, гомумилђштерелгђн к о р а л, н ђ т и ќ ђ, о б ъ е к т, у р ы н џ.б. мђгънђлђргђ (сњз ясалыш мђгънђлђренђ) ия булган сњз ясалыш типлары барлыкка килђ [Тумашева, 1964: 68-76 б.]:
тара-к бизђ-к
кљрђ-к корал кис-ђк эшнећ
илђ-к мђгънђсе сыз-ык нђтиќђсе
ура-к бњл-ек
терђ-к тора-к
када-к эшнећ ят-ак эшнећ
тњшђ-к объекты кышла-к урыны
Сњз ясалыш типларыныћ грамматикадагыча парадигмалар рђвешендђ тљзелњ мљмкинлеге гомуми морфология буенча хезмђтлђрдђ дђ искђртелђ.
г) морфологиядђ сњз тљркемнђре џђм аларныћ грамматик табигатен љйрђнњгђ бђйле рђвештђ џђр сњз тљркеменећ ясалыш њзенчђлеклђрен ачыклау, сњз ясалыш типларын џђм калыпларын билгелђњ сњз тљркемнђренећ њзенчђлеклђре турында тулырак књзаллау булдыруга ярдђм итђ.
Шул рђвешле, татар телендђ џђм гомумђн тагылмалы теллђрдђ сњз ясалышы грамматика, аеруча аныћ морфология бњлеге белђн тыгыз бђйлђнгђн. Ђмма ђле бу тел белемендђ сњз ясалышын аерым тармак буларак љйрђнмђскђ дигђн сњз тњгел. Морфология нигездђ сњз ясалышыныћ грамматика белђн уртаклыгын књрсђтђ торган гомумтеоретик ягына џђм тљп сњз ясалыш ысулларын аћлатуга игътибар бирә. Шул ук вакытта телнећ сњзлек составын баетучы тљп чара буларак, барлык сњз ясалыш ысулларын бер системада џђм тел материалы ќирлегендђ ќентеклђп љйрђнњ телнећ байлыгын џђм њсеш мљмкинлеклђрен ачыклауда мљџим юнђлеш булып тора. Бу љлкђдђ књренекле галим Ф.Ђ.Ганиевнећ соћгы елларда чыккан хезмђтлђре аеруча зур ђџђмияткђ ия (библиографияне карагыз).