Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Морфология татар тели.doc
Скачиваний:
46
Добавлен:
25.09.2019
Размер:
2.71 Mб
Скачать

Морфемика

§ 5. Морфемика џђм аныћ тел белемендђ тоткан урыны. М о р ф е м и к а– ул тел белеменећ с њ з т љ з е л е ш е н љйрђнђ торган бњлеге. Соћгы вакытта татар тел белемендђ сњз тљзелеше (морфемика), морфология бњлегеннђн аерылып, сњз ясалышына бђйле рђвештђ генђ љйрђнелђ башлады. Хђлбуки, морфемиканыћ морфологиягђ турыдан-туры мљнђсђбђте бар, џђм ул морфологиянећ дђ состав љлешен тђшкил итђ. Лингвистик хезмђтлђрдђ књрсђтелгђнчђ, морфологиянећ љйрђнњ предметы – телнећ ић кечкенђ мђгъ­нђле кисђклђре – м о р ф е м а л а р, шулай ук с њ з л ђ р џђм с њ з ф о р м а л а р ы (с њ з ф о р м а л а р).

И с к ә р м ә: Гомуми морфология буенча ић соћгы елларда чыккан хезмђтлщрнеж берсендә, мђсђлђн, морфологиянећ љйрђнњ объекты тњбђн­дђгечђ билгелђнђ: «Объектом морфологии являются минимальные двусторонние (или «знаковые») единицы языка (чаще всего называемые морфемами) и жесткие комплексы этих единиц, обладающие особыми свойствами (такие комплексы называются словоформами или просто словами)» [Плунгян, 2000: 13].

Димђк, морфологиянећ љйрђнњ предметы булган тел бе­рђмлеклђре катлаулылык буенча тљрле дђрђќђдђ булалар. Морфема – ић кечкенђ (минималь) берђмлек, ђ морфология љйрђнђ торган, зурлыгы буенча ић чик берђмлек ул – сњзформа. Ђ ике арада морфемадан зуррак, ђмма сњзформадан кечерђк берђмлек – сүзнең ясалма нигезе булырга мљмкин. Мђсђлђн, эш-че сњзе ике морфемадан тора, биредђ эш џђм -че морфемалары минималь морфологик берђмлеклђр, эшче сњзе - нигез лексема; эш-че-лђр-ебез-гђ – сњзформа, морфология љйрђнђ торган ић зур чик берђмлек.

Ђгђр тел берђмлеге бер сњз кысасыннан чыгып, икенче сњз белђн бђйлђнешкђ керђ, ягъни ике сњз арасында ачыклаулы мљнђсђбђт барлыкка килә икән, ул инде морфологик књренеш булудан туктый, синтаксик берђмлеккђ – сњз­тезмђгђ ђверелђ: китап укыдык, тиз укыдык џ.б. Кайбер очракта морфологик берђмлек булган аналитик с њ з ­ф о р м а џђм синтаксик берђмлек – с њ з т е з м ђ тышкы тљзелешләре ягыннан охшаш булырга да мљмкин. Мђсђлђн, ул кайтып килђ џђм ул ашыгып килђ дигђн ќљмлђлђрдђ кайтып килђ – сњзформа, ягъни бер сњз. Килђ бу очракта яр­дђмче фигыль, ул грамматик мђгънђ – эшнећ юнђлгђнлеген белдерђ; ашыгып килђ – сњзтезмђ (синтаксик берђмлек). Биредђ ике сњз бер-берсен ачыклаган, ягъни алар арасында синтаксик бђйлђнеш барлыкка килгђн.

Шул рђвешле, сњзнећ морфологик тљзелешен љйрђнњ ић беренче чиратта морфология џђм сњз ясалышы белђн, џђм књпмедер дђрђќђдђ грамматиканыћ икенче тармагы – синтаксис белђн дђ турыдан-туры бђйлђнештђ тора.

Шућа књрђ, морфемика тел белеменећ тљрле тармакларына чиктђш дип ђйтњ фђнни дљреслеккђ якын булыр.

§ 6. Морфема һәм аның төрләре. Сњзлђр њзлђренећ тљзелешләре буенча морфемалардан торалар.

М о р ф е м а – сњзнећ ић кечкенђ мђгънђле кисђге. Мђ­сђлђн, бакча-чы-лык-та сњзендђ дњрт мђгънђле кисђк – морфема бар. Сњз кисђклђре – морфемалар белдергђн мђгънђлђре белђн бердђй булмыйлар. Сњз эчендђге бер морфема, гадђттђ, лексик мђгънђ белдерђ һәм т а м ы р дип атала; калган морфемалар исђ, лексик-грамматик яки саф грамматик мђгънђлђрне белдерђлђр џђм к у ш ы м ч а л а р яки а ф ф и к с л а р дип аталалар.

Агглютинатив теллђргђ хас булганча, татар телендђ сњз, яки сњзформалар тамырдан џђм аћа бер-бер артлы ялганып (тезелеп) килгђн кушымчалардан тора. Морфемалар саны џђм составы буенча сњзформалар тљрле булырга мљмкин. Тикшеренњчелђр исђплђгђнчђ, татар теле љчен сњз­лђрнећ ике, љч, дњрт, хђтта биш морфемадан торуы гадђти књренеш. Мђсђлђн:

китап-ка (2 морфема)

китаб-ыћ-а (3 морфема)

китап-лар-ыћ-а (4 морфема)

эш-че-лђр-ебез-гђ (5 морфема)

Сљйлђм эчендђ (ќљмлђдђ) сњзлђр џђрчак грамматик яктан формалашкан була. Шућа књрђ исем яки фигыль сњз тљркемнәре кебек књптљрлђнешле, ягъни књп тљрле грамматик категориялђргђ ия булган сњзлђр бары бер морфема – тамырдан гына тора алмый. Дљрес, сыйфат яки рђвеш кебек тљрлђнми торган сњз тљркемнђре генђ бер морфемалы булырга мљмкин: зђћгђр чђчђк, књп эшли џ.б. Кушымчаныћ булмавы њзе нинди дђ булса грамматик мђгънђ белдерергђ мљмкин. Мђсђлђн, Бала уйный дигђн ќљмлђдђ бала – тамыр морфема, ђмма аныћ љстђмђ грамматик мђгънђсе дђ бар – ул баш килештђ, берлек санда килгђн, эш аћа караган затны белдерђ. Мондый очракта грамматикада н у л ь м о р ф е м а дигђн термин кулланыла, ягъни кушымчаныћ булмавы нинди дђ булса грамматик мђгънђ (яки мђгънђлђрне белдерђ). Нуль морфема белдергђн грамматик мђгънђ га­дђттђ бер тљрлђнеш парадигмасына кергђн сњзформаларныћ мђгънђлђрен бер-берсенђ капма-каршы кую юлы белђн ачыклана. Баш килеш њзенећ формасы џђм мђгънђсе белђн калган килешлђргђ каршы куела; фигыльнећ III зат берлек сан формасы, мђсђлђн, шулай ук нуль морфема белђн белдерелђ, џђм ул I, II зат формаларына каршы куела: бара-м, бара-сыћ, бара-.

Морфология буенча соћгы елларда чыккан кайбер хез­мђтлђрдђ нуль морфема мђсьђлђсендђ башка тљрле карашлар да бар. Галимнђр морфеманыћ ике яклы берђмлек (мђгъ­нђ+форма) булуын истђ тотып, сњзлђр тљрлђнешенђ нульне кертњ аныћ фђнни билгелђмђсенђ каршы килђ дип саныйлар. Шућа бђйле рђвештђ тљрлђнеш парадигмалары рђтенђ кертелђ торган баш килеш, яки исемнећ берлек сан формасы парадигмадан тыш каралырга тиеш дигђн фикерлђр ђйтелђ [Гузев, 1987: 69]. Галимнећ фђнни логикасы буенча, баш килеш килешнећ юклыгын књрсђтђ, исемдђ берлек сан формасы юк, бары тик књплек категориясе генђ бар дип санасак та, фигыльдђге нуль морфема - III зат берлек сан формасы турында болай дип ђйтњ мљмкин тњгел. III затта кушымчаның юклыгы I, II зат белђн бертигез дђрђќђдђ грамматик мђгънђ белдерђ (бара-м, бара-сыћ, бара-), шућа књрђ бу очракта нуль морфеманы морфемалар рђтенђ кертмичђ мљмкин тњгел. Типологик планда да тљрле теллђрдђ нуль морфема тулысынча га­дђти џђм закончалыклы књренеш булып санала. Галимнђр, мђсђлђн, кушымчасыз килгән џђр сњздђ нуль морфема булмый, бары тик грамматик мђгънђне белдерђ торган чара мђќбњри рђвештђ кљтел­гђндђ генђ нуль морфема турында сњз алып барырга мљмкин дип саныйлар. Безнећ фикеребезчђ, алда китерелгђн баш килеш яки исемнең берлек формасы һәм фигыльнећ III зат формалары нђкъ шул очракка карый.