Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Морфология татар тели.doc
Скачиваний:
46
Добавлен:
25.09.2019
Размер:
2.71 Mб
Скачать

§ 56. Алмашлыкларны төркемләү. Алмашлыклар њз эчлђрендђ нинди сњз тљркемен алыштыруларына һәм мђгъ­нђлђренђ карап тљркемлђнђлђр.

1. Н и н д и с њ з т љ р к е м е н а л ы ш т ы р у л а р ы н а к а р а п, алмашлыклар тњбђндђге тљркемчђлђргђ бњленђлђр:

1. И с е м алмашлыклары.

2. С ы й ф а т алмашлыклары.

3. С а н алмашлыклары.

4. Р ђ в е ш алмашлыклары.

«Татар теле грамматикасы»ныћ II томында [2002: 308–310] алмашлык тљркемчђлђренђ «фигыль алмашлыклары», «теркђгеч алмашлыклары», «кисђкчђ алмашлыклары» дигђн тљркемчђлђр љстђп бирелгђн. Безнећ карашыбызча, бу фђнни яктан бик њк тљгђл тњгел.

Беренчедђн, типологиягђ мљрђќђгать итсђк, бер телдђ дђ «фигыль алмашлыклары» џ.б. дигђн тљшенчђ юк. Тљрки теллђр грамматикаларында да андый књренеш теркђлмђгђн. Рус телендђ, мђсђлђн, исемнђрне алыштырып килгђн алмашлыклар гына махсус сњз тљркеме буларак аерып чыгарыла [Русская грамматика, т. 1,1980:783].  Инглиз телендђ сњз тљркемнђрен алыштыру буенча алмашлыклар икегђ бњлеп карала: и с е м алмашлыклары џђм с ы й ф а т алмашлыклары, ягъни с у б с т а н т и в џђм а д ъ е к т и в алмашлыклар1. 

Икенчедђн, фигыль алмашлыклары дип китерелгђн итњ, нитњ џ.б. сњзлђрнећ нигезендђ -и (-ир) тамырлы ярдђмче фигыль ята, џђм ул телдђ берничђ тљрле грамматик формада кулланыла: иде (ир-де), икђн (ир-кђн), исђ (ир-сђ) џ.б.; итњ – бу фигыльнећ йљклђтњ юнђлеше формасы, хђзерге телдђ ул ярдђмче фигыль сыйфатында тезмђ фигыльлђр ясауда актив катнаша: тђэмин итњ, тђэсир итњ, кабул итњ џ.б. Ђ нитњ, фђлђн итњ – болар ђдђби тел љчен тњгел, ђ сљйлђм теленећ дђ тњбђн стиле љчен генђ хас берђмлеклђр.

Шул ук хезмђттђ шунысы, шуны, шуныћ сњзлђре «теркђгеч алмашлыклары» дип китерелгђн. Алар асылда сыйфатны алыштыра торган књрсђтњ алмашлыкларыныћ тљрлђнеш формалары, чљнки сыйфат алмашлыклары, сыйфатлар кебек њк, контекстта исемлђшђ џђм килеш, тартым, сан белђн тљрлђнђ.

1. Исем алмашлыклары – гомуми рђвештђ предмет мђгъ­нђсен белдерђлђр. Аларга књбрђк з а т, с о р а у, ю к л ы к џђм б и л г е с ез л е к алмашлыклары керђ: мин, син, ул, без, сез, алар, кем, нђрсђ, њзе, џичкем, џичнђрсђ, ђллђ кем, нђр­сђдер џ.б. Исем алмашлыклары исемгђ хас морфологик категориялђргђ ия була, ягъни алар килешлђр (сез, сезнећ, сезне, сездђн, сездђ) џђм тартым белђн (кемем, кемећ, кеме, кемебез, кемегез, кемнђре) тљрлђнђлђр, берлек џђм књплек санда ки­лђлђр (кем – кемнђр, нђрсђдер – нђрсђлђрдер). Мђсђлђн:

Без акны-караны књрмђстђн, кая басканны белмђстђн, Зђћгђр Чишмђгђ чаптык (Г.Ибраџимов). Айрылып китсђм дђ синнђн гомремнећ таћында мин, И Казан арты! Сића кайттым сљеп тагын да мин (Г.Тукай). Туып-њскђн шушы ќирнећ ямен Алыштырмый икђн џичнђрсђћ... (С.Хђким).

2. Сыйфат алмашлыкларыбу, шушы, теге, ул, шул, андый, мондый, нинди, кайсы, бары, барлык, бљтен, џђммђ, џђр, кайбер џ.б. Гомуми рђвештђ предмет џђм затларныћ билгелђренђ ишарђ итђлђр; сыйфатлар кебек, исемгђ янђшђлек юлы белђн бђйлђнђлђр: бу эш, џђр бала; чагыштыру дђрђ­ќђсе књрсђткечен алып, тљгђл булмаган, якынчарак билге мђгънђсен дђ белдерђ алалар: андыйрак, ђллђ ниндирђк. Контекстта исемлђшеп килђлђр. Мисал љчен:

Џавалар тын торганда, бигрђк тђ тљнге сђгатьлђрдђ чыгып, игътибар белђн тыћласаћ, авылныћ теге ягыннан да, бу ягыннан да машина гљре ишетелеп тора (Ф.Хљсни). Бер ќирдђ юк андый ак каеннар, Бер ќирдђ юк андый урманнар (Џ.Такташ). Бљтен болын љстенђ књз књреме ќирне чуарлап, ђллђ никадђр печђнче сибелгђн. Ђле тегендђ, ђле монда кояшка каршы яшен яктысыдай чалгы йљзе ялтырап китђ (Г.Бђширов).

Сыйфат алмашлыкларына мђгънђ ягыннан књрсђтњ, билгелђњ, билгесезлек, сорау алмашлыклары керђ.

3. Сан алмашлыкларына ничђ, ничђнче, ничђлђп, ничђ­шђр, ничаклы, никадђр, књпме кебек сорау алмашлыклары керђ. Алар предмет џђм затларныћ микъдарына, тђртип ягыннан санына ишарђ итђлђр, саннар кебек исемнђргђ янђшђлек юлы белђн бђйлђнђлђр џђм, бик эзлекле булмаса да, сан тљркемчђлђренећ кушымчаларын алалар. Ќљмлђдђ бу алмашлыклар саннар њтђгђн функциялђрне башкаралар – аер­гыч, хђл, хђбђр булып килђлђр.

Ничђ мђртђбђлђр Казанныћ китап кибетендђ очраштык (Г.Бђширов). Ничђ ел тормыйлар балалар Иделдђ џђм Дунай ярында... (Р.Ђхмђтќанов). Моннан соћ ул ничаклы тырышса да, артык сикерђ алмаячак (Ф.Хљсни). Књпме яу, сугышлар аркылы Син ќићеп чыккансыћ, Ватаным (Р.Вђ­лиев).

4. Рђвеш алмашлыклары ничек, кайчан, кайда, кая, алай, болай, шулай, тегелђй, ђллђ ничек, ничектер, ник, нигђ, берничек, џичничек, беркайда, беркайчан џ.б. эш-хђл яки билге билгесенђ ишарђ итђләр џђм рђвешлђр кебек, фигыльгђ, сыйфатка, башка бер рђвешкђ, хђбђрлек сњзгђ янђшђлек ярдђмендђ бђйлђнђлђр џђм, бик њк эзлекле булмаса да, чагыштыру дђрђќђсе кушымчасы алып, билгенећ билгесен якынчалык тљсмере љстђп белдерђлђр.

Рђвеш алмашлыкларына нигездђ к њ р с ђ т њ, с о р а у џђм б и л г е с е з л е к алмашлыклары керђ.

Абзый, бу турыда њзенећ ќавабын ђллђ кайчан ђзерлђп куйган тљсле, тиз џђм салмак тавыш белђн ќавап кайтарды (М.Ђмир). Болай эшлђргђ аны Сђлим љйрђткђн иде (Г.Гобђй). Кыз ќырлавыннан кайчан туктады, каршыдагы эшелон кайчан тавыш-тынсыз гына кузгалып китте, егет моны сизмђде (Ђ.Еники). Яћа гына књћелле шаулап утырган агачлар, яфрак та кагарга базмыйча, юаш кына басып торалар... Кошлар ђллђ кая китеп югалды (Г.Бђширов).