Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Морфология татар тели.doc
Скачиваний:
46
Добавлен:
25.09.2019
Размер:
2.71 Mб
Скачать

§ 97. Йөкләтү юнәлеше. Йөкләтү юнәлеше башка юнәлешләр арасында шактый катлаулы форма булып санала. Беренчедән, ул күп төрле кушымчалар белән ясала:

а) сузык авазга һәм –р тартыгына тәмамланган фигыль нигезләренә кушымчасы ялгана: эшлә~эшләт, укы~укыт, ела~елат, сөйлә~сөйләт, кайгыр~кайгырт, утыр~утырт һ.б.;

ә) башка очракларда исә күбрәк –дыр/-дер, -гыр/-гер, (-кыр/-кер), -ыр/-ер (-ар/-әр) кушымчалары ялгана: кип~киптер, сын~сындыр, көл~көлдер, туй~туйдыр, яз~яздыр, мен~менгер, җит~җиткер, ят~яткыр, пеш~пешер, кач~качыр, кайт~кайтар, чык~чыгар һ.б.;

б) кайбер очракларда бу кушымчалар архаик вариантта килә: -гыз/-гез: кигер~кигез, менгер~менгез, тигер~тигез, яткыр~яткыз, үткәр~ үткәз һ.б.;

Искәрмә: и, у, ү авазларына тәмамланган фигыльләрдә, гәрчә алар сузык аваз булса да, -дыр/-дер, гыр/-гер (-гыз, -гез) кушымчалары ялгана, чөнки сүз азагынлда бу очракта борынгы тартыклардан үзгәргән в (w) й авазлары ишетелә: киг~кий~ки; тиг~тий~ти; ти~тигер (тигез), ки~кигер (кигез) – ку (в) ~ку~кудыр һ.б.

Фигыль йөкләтү юнәлешендә булганда, эш-хәлне башкаруда шулай ук и к е яки б е р н и ч ә с у б ъ е к т катнаша, һәм беренче субъект (гадәттә ул грамматик ия була) эшне эшләргә к у ш у ч ы, й ө к л ә ү ч е, м ө м к и н л е к б и р ү ч е мәгънәсен белдерә, ә икенче субъект - эшне башкаручы, яки эш-хәл турыдан-туры аңа карый.

Кайберәүләр үзе көлми, ә көлдерә белә (Р.Гаташ). Богау салды дошман кулларыма һәм хурлыклы юлдан атлатты (М.Җәлил). Тау тарта мине, тау тарта, туган якларыма кайтарта. (С.Сөләйманова).

Алда искәртелгәнчә, йөкләтү юнәлеше кушымчаларының фигыльләргә ялгану мөмкинлеге башка юнәлешләр белән чагыштырганда киңрәк, шуңа күрә дә бу кушымчалар белдергән мәгънәләр дә сөйләмдә төрлечәрәк чагылыш таба. Бу очракларны татар теле мисалында шәрехләп үтик:

а) йөкләтү юнәлеше формасында килгән грамматик ия эшкә кушучы гына түгел, ә эшне а к т и в б а ш к а р у ч ы да, эш-хәл бу очракта туры объектка юнәлтелә, аның өстендә башкарыла:

Кайтуына әнисе самовар кайнатып, бәрәңге пешереп куйган иде (Ф.Хөсни). Саргылт чирәмнәргә палас җәеп әби-карчык бодай киптерәЧолан җиләсендә бала-чага Ялт иттерә салкын катыкны…. Төш юрата авыл хатыннары, әби карчык тыңлый тын гына... (Ш.Галиев). Солдат та, башка иптәшләре дә яңа килгән егетләрне мондагы эшкә кызыктыра һәм үзләре белән калырга димлиләр иде (Ш.Камал).

Китерелгән җөмләләрдә эшне актив башкаручы сыйфатында чыннан да грамматик ия килә (әнисе, әби, карчык һ.б.), бу мәгънәдә йөкләтү юнәлеше беркадәр төп юнәлешкә якыная, әмма фигыль төп юнәлештә булган очракта, актив эш-хәл шул җөмләләрдәге объектны белдергән сүзләргә нисбәтләнер иде: самовар кайнады, бәрәңге теште, бодай кипте, катык ялт итте, (кемдер) төш юрый һ.б.

ә) сөйләмдә катнашкан ике субъекттан грамматик ия - э ш к ә к у ш у ч ы, р ө х с ә т б и р ү ч е, ю л к у ю ч ы, ә эшнең актив башкаручысы - икенче субъект, ягъни җөмләдә туры яки кыек объектны белдергән сүзләр. Бу икенче субъект җөмләдә турыдан-туры күрсәтелмәскә дә мөмкин:

Җиктереп пар ат Казанга туп-туры киттем карап. Чаптыра атларны кучер суккалап та тарткалап.. (Г.Тукай). Күңелгә көз моңын иңдереп, Каңгылдый һавада торналар (Р.Вәлиев). Башкалардан да тидермәм, ул минем дустым диеп, Аңа урманда йөрергә мин үзем куштым, диеп (Г.Тукай). Һәм бер эшне әнкәемнең исенә төшер Дисен аңар бер фәрештәң: “Коймак пешер”! (Г.Тукай). Сөйдергән дә тел, көйдергән дә тел (мәкаль).

Туры үз мәгънәсеннән тыш йөкләтү юнәлеше кушымчалары кайбер өстәмә мәгънәләрне дә белдерәләр:

а) күчемсез фигыльләрне күчемлегә әйләндерәләр: пеште~пешерде, төште~төшерде, киде~кидерде (кигерде, кигезде), очты~очырды, менде~менгерде, үсте~үстерде һ.б. Мондый кайбер сүзләр фонетик үзгәреш тә кичергәннәр: килү~ки(л)терү, үлү~ү(л)терү, тулу~ту(л)тыру һ.б.

ә) йөкләтү юнәлеше формасындагы кайбер фигыльләр затка мөнәсәбәтсез эш-хәлләрне белдерәләр: туңдыра, калтырата, салкынайтты, өшетә һ.б.

б) яңа мәгънәле фигыльләр ясыйлар: ярау~ярату, кичү~кичерү, булу~булдыру, бушау~бушату, аеру~аерту (сөт аерту) һ.б.

в) кайбер юнәлеш формалары хәзерге телдә тамырлашканнар, аларның төп юнәлеш формасы телдә сакланмаган: уяну~уяту, суыну~суыту, юану~юату, имгәнү~имгәтү, өйрәнү~өйрәтү, тирбәлү~тирбәнү, тирбәтү һ.б.

Сөйләмдә юнәлеш кушымчалары фигыль нигезенә бер-бер артлы да ялганып килергә мөмкин: киенде~киендерде~киендертте~киендерттерде, таныды~танышты~таныштырды.