Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
54_102_soch.doc
Скачиваний:
221
Добавлен:
08.11.2018
Размер:
732.67 Кб
Скачать

М. Җәлилнең тоткынлыктагы кичерешләре (Эссе)

Муса Җәлил. Еш уйланам мин бу шәхес турыңда. Сугышка кадәрге тормышы хакында шактый беләм кебек: автобиографик язмасы да, истәлекләре дә, эзләнүләр дә, хатлары да бар. Ә менә тоткынлыктагы тормышын (әгәр «тормыш» дип әйтеп булса) ачык итеп күз алдына китерү кыенрак. Шигырьләре бу турыда сөйли, әлбәттә. Күз алдына да ул шулар аркылы килә. «Моабит дәфтәрләре» − шагыйрь тормышының елъязмасы («көньязмасы» дип әйтәсе килә). Шигырьләрен укыйм.

Тик булса иде ирек...

Әйе, кеше өчен иң кирәкле нәрсәгә мохтаҗ шагыйрь. Ул − «чәнечкеле тимерчыбык белән уратылган» төрмә ишекләрен ватып чыгарга омтыла: гасабилана, бәргәләнә, ашкына. Ләкин «таш капчык»тан чыгу юллары ябык диярлек. Бер юл бар барын... Әмма:

Алдый алмас мине түбән ләззәт,

Вак тормышның чуар пәрдәсе...

(«Җырларым»)

Богаулы шагыйрь берүзе генә түгел. Монда аңардан юату, дәртләндерү сүзен көтеп торучы милләттәшләре, дуслары, иҗатташлары. Аларның күз карашлары Шагыйрьгә төбәлгән. Шагыйрьнең дусларының иңбашларына кулын салып сүз әйтәсе бар.

Кайгырма, дус, яшьли үләбез дип...

(«Дуска»)

Киләчәк буыннар да үрнәк алырлык итеп яши дә, үлә дә белергә кирәк бит әле.

Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп,

Шулай үлсәң иде дөньяда!

(«Дуска»)

Кичерешләр... Шагыйрь биектә, иркендә очкан кошка карап моңая. Эх, аның да канатлары булса иде. Очар иде шагыйрь. Туган иленә, газиз сөйгәне, кадерле Чулпаны − йөрәк парәсе янына очар иде. Әкрен генә кызчыгының бишеген тирбәтер иде.

Шаян кызым син минем,

Таң йолдызым син минем...

(«Кызыма»)

Аннары сөйгәне янына килер иде. Килер иде дә, берничә сүз әйтер иде: «Үлгән дисәләр дә, алмаштырган илен дисәләр дә, арып егылган дисәләр дә − ышанма!» − дияр иде.

Синең сөю, серле тылсым булып,

Саклап килде йөргән юлымда.

(«Сөеклемә»)

Вакыт-вакыт шагыйрь үз-үзенә урын таба алмый: аның күңеле 9 баллы дулкынны хәтерләтә. Төрмәнең иң биек манарасына менеп, бөтен дөньяга кычкырасы килә.

Борыгыз муйнын комсыз карчыганың,

Кояш чыксын Алман җиренә.

(«Алман илендә»)

Шагыйрь дошманнарын «кеше» сүзе белән атый алмый. Алар − «хаин», «комсыз карчыга», «бурзай», «катыйль», «палач» исемнәренә генә лаек.

Кинәт батыр тынып кала. Чәнечкеле тимер рәшәткә аша төшкән саран гына кояш нурына карап уйлана ул.

Ах, ләкин онтылмый

Гомергә, гомергә

Электә татыган

Шатлыклар, рәхәтләр.

(«Үткәндә кичергән»)

Әмма бу − минутлык мизгел генә. Күңел әрни. Иреннәр «Кичер, илем!» сүзләрен кабатлый. Чөнки:

Данлы үлем белән күмәлмәдем

Бу тәнемне соңгы сулышта.

Шагыйрь оеп киткәндәй була. Нәрсә бу? Өнме, төшме?

Төштә миңа нәни кызым килде,

Чәчләремне сыйпап тарады.

− Ай-һай, әти, озак йөрдең,− диеп,

Күзләремә сөеп карады.

(«Төрмәдә төш»)

Төш икән шул. Төшнең дә әле ниндие! Яшәүнең, сөюнең, җир йөзенең, якын кешеңнең кадерен белергә өйрәтә торганы.

Әнә аның дуслары. Ә бусы − бельгияле дусты Андре Тиммерманс. Аңа бер бүләк ясыйсы иде. Тик тоткынның нинди бүләге булсын? Бар аның бүләге, бар. Ул бит шагыйрь.

Йөрәгемнең язгы гөлләр төсле

Җыры булсын сиңа бүләгем.

(«Бүләгем»)

Кичерешләр, кичерешләр... Үлем балтасын көтеп яткандагы кичерешләр. Тетрәндергеч, шул ук вакытта сокландыргыч кичерешләр. Ниләр генә үтми шагыйрьнең күз алдыннан?!

Оренбург. Мостафа авылы. Олы җанлы, шигъри күңелле әнисе.

− Өч баламны очар кош итеп

Мин очырдым иркен далага...

(«Ана бәйрәме»)

Ана күңеле бары тик яхшы әйберләрне генә ишетергә тели. Аның улы да биргән антына тап төшермәс. Әнә бит ничек юата ул якыннарын.

Син үзең үк рәхмәт әйтмәссең бит,

Илгә җиңү алып кайтмасам.

(«Сөеклемә»)

Уйлар, уйлар... Коридорда аяк тавышлары. Бәлки, соңгы минутлар якынлашадыр. Яшәүдән инде өмете өзелгән шагыйрь тән яшәвенә түгел («Нәрсә ул тән?!»), рух яшәвенә ышана. Бу яшәүне аңа шигырьләре китерәчәк. «Көч» һәм «ялкын»ны аңа һәрвакыт шигырьләре бирде бит.

Җырым белән дусны иркәләдем,

Җырым белән җиңдем дошманны.

(«Җырларым»)

Шигырьләре шагыйрьне өметсезлектән, төшенкелектән коткарды, фашист тоткынлыгында көрәшергә ярдәм итте. Дуслары күңеленә көч, рух өстәде, исемнәрен мәңгеләштерде.

Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңрар җыр булып.

(«Җырларым»)

Шундый кичерешләр белән гәүдәләнә шагыйрь Муса Җәлил минем алда.