Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
54_102_soch.doc
Скачиваний:
221
Добавлен:
08.11.2018
Размер:
732.67 Кб
Скачать

V сыйныф Әкиятләр

Бирем. Үз хыялыгызга нигезләнеп әкият уйлагыз.

Чәчәкләр (Әкият)

Борын-борын заманда бер матур авылда бик акыллы, зирәк, гүзәл кыз яшәгән. Ул хайваннарны, үсемлекләрне, гомумән, табигатьне бик тә яраткан. Кыз агачларның, чәчәкләрнең телләрен аңлый торган булган. Ул җәен көн саен, болынга чәчәкләр янына барып, аларның хәлен белә, алар белән сөйләшеп, күңел ачып кайта икән.

Шундый көннәрнең берсендә чәчәкләр аны нигәдер боегып, ыңгырашып каршылыйлар. Кыз алардан ни булганын сорый. Ә чәчәкләр барысын да сөйләп бирәләр.

− Безне бер кеше дә санламый, яратмый. Алар безне аяклары белән дә, машина, тракторлар белән дә таптап китәләр. Күбебез шунда имгәнә, корый. Шуңа күрә без бик моңсу, безнең бөтен гәүдәбез авырта, − диләр алар.

Кыз моңа бик кайгыра. Ул үзенең кайгысын әтисе белән әнисенә сөйли. Ә алар кызларын кайгылы итеп күрәселәре килми һәм аңа ярдәм итәргә телиләр. Авыл халкына хәлнең ничек икәнлеген анлатьш бирәләр. Шул көннән башлап, алар болынны таптап йөрми башлыйлар һәм чәчәкләр тагын тереләләр, тирә-якны гүзәллеккә күмәләр. Ә кыз моңа бик шатлана.

Мәзәкләр

Бирем. Ни өчен мәзәкләр озак яшәүчән? Сез ничек уйлыйсыз?

Мәзәкләр − халык авыз иҗатының киң таралган бер төре. Алар бик озак яшиләр. Моның төп сәбәбе тормышның төрле якларын күрсәтүдә дип уйлыйм. Безнең халкыбыз юмор ярата. Ә мәзәкләрне тыңлагач, рәхәтләнеп көләсең. Мәзәкләр кешеләрдәге кимчелекләрне бетерергә дә ярдәм итәләр. Аларда олылар да, кечкенәләр дә тәнкыйтьләнә. Бу жанрның күләм ягыннан кечкенә булуы да аларның озак яшәвенә сәбәп буладыр. Кеше кыска сюжетлы әсәрләрне исендә калдыра, аларны башкаларга сөйли. Шулай итеп, ул мәзәкләр бер кешенеке генә булып калмыйча, дөньяга таралалар. Дөньяга, күп кешеләргә таралган мәзәкләр озак яшәүчән булалар.

А. Алиш иҗаты

Бирем. Ватан сугышына багышланган берәр фильм карап яки берәр китап укып алган тәэсирләрегезне языгыз.

Ш. Рәкыйпов. «Чәчәкләр сөйли белә»

Бөек Ватан сугышы турында безнең татар әдәбиятында бик күп әдәби әсәрләр язылган. Шуларнын байтагы − Бөек Ватан сугышында катнашып, зур каһарманлыклар күрсәтеп, исемнәрен мәнгеләштергән шәхесләр турында.

Безнең якташыбыз, үлемне җиңгән батырларның берсе Барый Шәвәлиев турында язучы Ш. Рәкыйпов «Чәчәкләр сөйли белә» исемле документаль повесть язган. Әсәрдә Барый Шәвәлиев һәм взвод командиры И.А. Ильченколарның сугышчан юлы турында сөйләнә.

...Барый Шәвәлиев 1943 елның 7 гыйнварында сугышка китә. Хәрби өйрәнүләрдән сон, ул Белоруссиянең Орша шәһәре тирәсенә эләгә. Кече сержант Б. Шәвәлиев хезмәт иткән 31 нче гвардия укчы дивизиясе подразделениеләрендә немецларга каршы митинглар, җыелышлар була. Анда сугышчылар дошманга каршы аяусыз сугышырга, кирәк икән, тормышларын да кызганмаска ант итәләр.

«Багратион» исемендәге гвардиячеләр Оршаны немецлардан азат итәргә тиеш булалар. Дошман гаять көчле. Тимер-бетон белән ныгытылган дзотлар, пулемет оялары... Шул вакыт 95 нче полкның взвод командиры Ильченко сүзләре барысын да җиңүгә рухландыра:

− Без аналарыбызның һәм бабаларыбызның түгелгән каны, күз яшьләре өчен дошманнан рәхимсез үч алырбыз!

1944 елның 23 июлендә төнлә сугышчы-гвардиячеләр Юрьев атавы тирәсендә позициягә урнашалар. Иртәнге сәгать алтыда артиллерия көчле ут ача, сигездә самолетлар һавага күтәрелә. Алардан соң безнең сугышчылар бердәм һөҗүмгә кузгалалар. Ләкин дошман да «исенә килеп өлгерә»: пулеметлардан ут чәчә башлый. Гвардиячеләр күпләп сафтан чыгалар. Сазлыкта ятарга туры килә.

− Дошманны тылдан әйләнеп узарга кирәк! − ди Ильченко. Барый командирның әйткәнен дә көтеп бетерми, сазлык өстендәге чирәмнәргә ябыша-ябыша, ут кургашы сибүче дзотка таба шуыша башлый... Аның артыннан командиры да калмый.

Ут ноктасына граната да атып карыйлар, пулемет аз гына туктап тора да, тагы телгә килә.

Татар егете Барый һәм рус егете Ильченко һәр секунд саен иптәшләренең гомере өзелүен күреп яталар. Шулчак Ильченко гәүдәсе белән амбразураны каплый. Сугышчылар «Ура!» кычкырып алга ыргылалар. Тик, озакка түгел, пулемет яңадан ут чәчә башлый.

Шушы мизгелдә кече сержант Барый Шәвәлиев тә күтәрелә. Аның уенда бары бер фикер − пуля аяктан екканчы, тизрәк амбразурага барып җитәргә, иптәшләрен коткарырга... Барыйның, командирын кочаклап, дошман амбразурасын каплавын, иптәшләренең яңадан «Ура!» кычкырып, бу сугышта хәлиткеч һөжүмгә күчүләрен сөйли әсәрдә Ш. Рәкыйпов. Барый Шәвәлиевнең батыр исемен халыкка кайтаручы да Шамил Рәкыйпов булды.

«Чәчәкләр сөйли белә» әсәрен укыгач, миңа «батырлык» сүзенең мәгънәсе киңрәк ачыкланып киткәндәй булды. Кешене бизи, шәхес буларак дәрәҗәсен билгели торган асыл сыйфат икән ул. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, туган илгә бирелгәнлек, үз-үзеңне аямауны таләп итә.

Үлемне җиңгән батыр якташыбыз (ул Балык Бистәсе районы Түбән Тегермәнлек авылыннан) мәңгегә, 19 яшьлек егет булып, безнең хәтерләрдә яши. Ул көчле рухы, кыюлыгы белән үлемне җиңде.

«Сугыш» дигән афәт башка кабатланмасын, меңнәрчә гомерләр вакытсыз өзелмәсен иде.