Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Сборник работ конкурса Лобачевского.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
24.49 Mб
Скачать

Удмурт һәм татар халкының календарь йолаларындагы уртаклыклар

Без – күпмилләтле Татарстанда яшибез. Янәшәбездә үз гореф – гадәтләре, йола – бәйрәмнәре белән, шау – гөр килеп, удмурт халкы яши. Удмуртлар – фин-угор халкы. “Уд” + “мурт” – кеше, ир-ат дигәнне аңлата.

Безнең борынгы бабаларыбыз төрки халыклар төркеменә, удмурт халкы фин – угор төркеменә керә. Диннәребез төрле, йола бәйрәмнәрнең үткәрелү вакыты, эчтәлеге дә туры килеп бетми, әмма гореф – гадәтләрнең нечкә генә үзенчәлекләре безне берләштерә. Мәсәлән, удмуртларның Гырон быдтон бәйрәмен татарларның Сабантуй, мариларның – Семык, мордваларның – Балтай яки Петров көне белән чагыштырырга мөмкин. Бу фольклористикада типологик уртаклыкларның берсе булып санала.

Кыр эшләре 3 сезонга бүленә: язгы – җәйге, көзге, кышкы. [3, c. 56] Кыр эшләренең кабатланып килүе удмуртларның календарь айларының исемнәре белән дә бәйле. Мәсәлән, июль – турнан толэзь, ягъни печән чабу ае; август – зег кизён – арыш, бодай утырту ае; сентябрь – ю пыртон, уңыш җыю ае;

Язгы – җәйге йолалар җир әзерләү, утырту эшләренә әзерлек белән бәйле. Бу вакытта алар Алладан сабырлык, мул уңыш бирүен сорыйлар. Көзге чорда уңышның мул булуына рәхмәт әйтеп дога кылалар. Кышкы бәйрәмнәр гаилә тормышы белән бәйле. Гаиләгә иминлек, саулык сорау, үлгәннәрне искә алу – поминки белән билгеләнә.

Толсур ( Вожодыр) – кыш бәйрәме, 7нче гыйнвар тирәсенә туры килә. Бу көннәрдә авыр эшләр башкарырга ярамаган, бигрәк тә кер юу. Төнгә урамда кер элеп калдырырга кушылмый. Вожо килеп, керне пычратып китә, баудан салдыра. Иртән чишмәгә суга барырга ярамый, имеш, Вожо соңгы көндә су астына китә. (Вожо ву улэ кошке) диелә. [1, c. 96] Һәрбер өйдә өстәлгә ак җәймә җәелгән, өстәл уртасына икмәк, тоз куелган – бу киләчәк елның муллык билгесе. Татар халкында да “теге дөнья” кешеләре белән элемтәгә элемтәгә керү тыелган. Күренекле диалектолог Ф.С.Баязитованың “Нократ сөйләше. Рухи мирас: гаилә-көнкүреш һәм йола терминологиясе, фольклор” дип аталган хезмәтендә (2006) әлеге йоланың удмуртлар белән янәшә яки бергә яшәгән кайбер татар авылларында да уздырылуы турында: “бужу йөрүчеләр, бужулар- яңа ел көннәрендә өйдән-өйгә кереп маскарад ясап йөрүчеләр”- дип әйтелә.

Багу йоласы – гыйнвар аенда, бигрәк тә 13еннән 14енче гыйнвар көнне багу уңышлы санала. Багуны начар көчләр оялаган, ташландык мунча, сарай яки өч юл кисешкән җирдә башкарганнар. Зур саклык белән эш итү каралган. Түбәндәге багу эшләре алып барылган: үз тирәли тимер предмет белән түгәрәк сызалар (пычак, балта, кайчы) һәм җиргә ятып, төрле тавышлар тыңлыйлар. Әгәр кыңгырау тавышы ишетелсә – туй, тонык тавыш – үлемгә дип юрыйлар. [1, c. 79]; йоклар алдыннан коены биклиләр һәм шуның ачкычын мендәр астына куеп йоклыйлар. Төшеңдә ачкыч сорап килүченең чәч төсе нинди булса, булачак иреңнең дә чәче шундый ук булачак. [3] Кайберләрен төрки халыклардагы Нардуган йоласы компонентлары белән чагыштырырга мөмкин. Мәсәлән, танымаслык итеп киенеп, йорттан-йортка кереп кешеләрне бәйрәм белән котлап йөрү, яки Нардуган көннәрендәге багучылык эшләре һ.б.

Шайтан уллян – авылдан шайтан куу ритуалы. Өязләрнең күбесендә “Вербное воскресенье” белән туры килгән. Пасхага бер атна калгач үткәрелә. Тал песие ботаклары ярдәмендә өй стеналарына, капкага сугып йөргәннәр. Араларында староста, аның ярдәмчесе билгеләнгән. Шайтанны куу йоласы уеннар, җырлар белән алып барылган.

Шорт миськон – эрләгән җепләрне юу. Февраль ахырында җеп эрләү тәмамлана һәм шорт миськон, ягъни җеп юу, җепләрне кышка әзерләү башлана. Җепне алдан әзерләнгән көлле суда чылатканнар, аннары мичтә киптергәннәр. [1, c. 125]

Быдзым нунал ( акашка ) – Пасха, язгы кыр эшләренә әзерләнү. Гадәттә, апрель аена туры килә. Күрше – тирә, туган – тумача буялган йомырка белән алмаша. Авыл халкы йомырка тәгәрәтү уенына җыела. Яшьләр уйнаган вакытта, авыл картлары бер-берсенә кунакка йөрешкән. Пасха шыд, великтэм шыд, ягъни Пасха ашы ашарга җыелган.

Һәр өйдә хуҗа башта дога кылган, шуннан соң гына ашарга утырышканнар. Пасханың икенче көне Акашка дип йөртелә. [1, c. 317-319]

Шулай итеп, удмуртларда бу бәйрәм йомырка җыю, төрле уеннар уйнау белән бәйле. Татарлар да элек, Нәүрүз бәйрәмен үткәргән. Көн белән төннең тигезләшкән вакыты. Пасха бәйрәмендәге кебек йорт – җир, каралты – кура җыештырылган Бүгенге көндә Нәүрүз табигый рәвештә үткәрелми, гадәттә, мәдәният йорты хезмәткәрләре инициативасы белән үткәрелә.

Гырыны-потон – аерым билгеләнгән көннәре юк. Хуҗалар үз гаиләләренә бәхет, тазалык сорап, дога укыйлар. Авылда җыелыш үткәрелгән һәм басуга кайчан чыгачаклары турында сөйләшкәннәр. Авылның иң олы кешесен билгеләгәннәр, авыл басуга чыккан көнне, беренче буразнаны ул эшкәртергә тиеш булган. Татар халкы белән чагыштырсак, язгы йола һәм бәйрәмнәр циклы чәчү башлануга багышланган йолалар белән төгәлләнгән. Теге яки бу формада алар татарларының барысына да хас булган. Казан татарларының күпчелегенә алар орлык чыгару йоласы рәвешендә үткән.

Гырон быдтон – чәчү төгәлләнгәч үткәрелә торган бәйрәм. Милли ризык – куарнянь пешерәләр. Халык мәйданга җыела, чучка тоту, ат чабышы, чибәрләр бәйгесе, һ.б. үткәрелә. Ботка, кесәл, көмешкә һәрбер кеше авыз итеп карага тиешле бәйрәм күчтәнәче. Бәйрәм болында, табигатьнең чәчәк ату вакытында үткәрелә. Удмурт халкының ышанулары буенча, аларның Алласы – “Вось” 1нче июнь көнне “Куюлы” дигән гыйбадәтханәдән очып китә һәм, 12нче июль, Петров көнендә яңадан әйләнеп кайта. Шуңа күрә бу вакытта догалар кылуны гыйбадәтханәдә түгел, ә табигатьтә уздыралар. Удмуртлар өчен тагын бер мөһим әйбер – “Вось” Алласын үпкәләтмәү ниятеннән, болында үскән төрле үсемлекләрне өзмәскә кушалар. Бәйрәм башланып китәр алдыннан капкадан атка атланган егет белән кыз керәләр. Алар Кояш белән Яз символлары. Мәйданда берсеннән-берсе кызыклы уеннар, бәйгеләр гөрли. Сабантуйдан аермалы буларак, әлеге чарада удмурт халкына гына хас ярышлар да урын алган. Әтәч һәм дуңгыз баласы куу, удмуртларча әйтсәк, чучка тоту, җирдән йомырка тәгәрәтү , яр буенда балык тоту уены, чаңгыда йөгерү.

Виль – Ильин көне дип йөртелә. Яңа уңыш алуны символлап, халык тары, бодай боткасы пешерә. Бу көннәрдә каз, үрдәк суялар. Эш коралларына сөртә торган майларны хуҗа дога кылып әзерләгән, аннары майлаган. Иң олы апалар җирне язгы чәчүгә әзерли башлаган, чөнки аларның кулы җиңелдән булган. Инмардан (Алладан) эшләргә көч һәм дәрт бирүен сораганнар

Сизьыл юон – ел әйләнәсе бәйрәмнәрен тәмамлаучысы. Декабрь башында үткәрелә. Ипи пешерәләр, яшьләр, олылар куалага чыккан, ягъни урамда учак якканнар. Ипи кисәкләрен, сыра, көмешкәне учакка сипкәннәр.

Һәрбер халкының гореф-гадәтләрне, йолалары тирән мәгънәгә ия. Алар кешегә төрле яклап тәрбия бирергә ярдәм итә. Без, толерант халык буларак, янәшәдә яшәүче халыкларның йолалары белән танышырга, кызыксынырга, белемнәребезне тирәнәйтергә һәм киләчәк буынга тапшырырга тиешбез. Алар – халыкның көзгесе!

Зарипова З.Р., Кабирова Г.Р., Якупова Л.Т.

«Казанский (Приволжский) федеральный университет»