Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Сборник работ конкурса Лобачевского.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
24.49 Mб
Скачать

Миңнуллин шигырьләрендә кабатлаулар

Кабатлаулар төрле галимнәрнең игътибарын шактый күптән җәлеп итеп килә. Аларның үзенчәлекләре, классификацияләре Х. Курбатов, Ф. Хатипов, В. Хаков, Ф. Галләмов һәм башкалар тарафыннан өйрәнелгән. В. Хаков фикеренчә, кабатлауларның төп функциясе – эчтәлек белән форма арасындагы мөнәсәбәтне ачыклау, вакыйгаларны конкрет күз алдына китерү һәм сөйләмдәге эмоциональлек, поэтик җанлылык тудыру [Хаков 1999: 144].

Әдәбият һәм тел белемендә кабатлаулар шактый тәфсилле өйрәнелгән һәм “телнең билгеле бер сүзләрен логик яктан аерып күрсәтү һәм сөйләмгә эмоциональлек һәм тәэсирлелек бирү өчен язучы, сөйләүче тарафыннан махсус кулланыла торган стилистик алым” дип күрсәтелә [Юсупов 2008: 189].

Матур әдәбиятта кабатлауның берничә төре кулланылына.

Автор бер үк сүзне яки фразаны бер үк җөмләдә яисә текстның төрле урыннарында берничә мәртәбә кабатлый икән, бу очрак – гади кабатлау алымын куллану буларак билгеләп үтелә.

Бер үк сүзнең, сүз тезмәсенең яки авазның һәр җөмлә, шигырь юлы, строфа яисә абзац башы саен кабатланып килүне анафора (гр. аnaphora - алга чыгару) дип атыйлар. Анафора куллану Роберт Миңнуллинга үзенең әйтәсе килгән фикерен, ягъни хис-тойгыны укучыга аеруча басым ясап җиткерергә мөмкинлек бирә. Мәсәлән:

Йолдызлар – төрле бизәкле,

Йолдызлар - төрле төстә.

Зәңгәрлеккә әверелеп,

Йолдызлар эри өстә.

Йолдыз булып шытар алар,

Йолдыз ябар тавын да.

Йолдыз шараблары тагын

Ташып торыр табында. (“Иртәнге пейзаж”)

Шигъри әсәрдә кабатланып килгән йолдызлар, йолдыз сүзләре шигырьгә үзенә бер нәзакатьлек, композицион төзеклек рухы бөркиләр.

Шагыйрь үз әсәрләрендә, аеруча, композицион анафораны яратып куллана, ягъни билгеле бер башлам шигырь текстының буеннан-буена кабатлана. Мондый алым авторга әсәрне, бер фикер яки хис тирәсенә тупларга мөмкинлек бирә. Әсәрнең үзенчәлекле эчке аһәңен, эчке яңгырашын барлыкка китерә, аңа композицион матурлык, төзеклек өсти. Роберт Миңнуллинның “Яратыгыз” шигырендә бу төр кабатлау бик үзенчәлекле файдаланылган. Менә әсәрнең беренче строфасы:

Яратырга килдек без бу җиргә,

Яратмаган йөрәк яналмый;

Яратмаган йөрәк – йөрәк түгел,

Яратмаган йөрәк кирәк түгел, –

Яратмыйча безгә ярамый!

Әлеге шигырь бары бер сүзгә нигезләнеп язылган. Шагыйрь ярату күренешен анафорик кабатлаулар ярдәмендә сурәтли. Әмма ярату сүзе биредә стилистик фигура булып кына калмый, ә әсәрдәге төп фикерне уздыручы, аның бөтенлеген тәэмин итүче композиция, сюжет элементы ролен дә үти. Әсәрдәге өч строфа һәм үзгәрә барган өч кушымтаның унҗиде тезмәсе ярату сүзе белән башланып китә.

Югарыда аталган күренешнең киресе әдәбият белемендә эпифора (гр. epifora – ахырга калдыру, өстәү) исеме астында билгеле. Аңлашылганча, бу очракта берничә җөмлә, абзац яисә строфа бер үк сүзгә яки сүзләргә тәмамлана. Анафора һәр төр сөйләмдә дә очраса, эпифора, башлыча, язма тел өчен хас. Эпифораларны, башлыча, ике төргә бүлеп карарга мөмкин. Беренче төркем аерым строфалар эчендә кабатланып килгән сүзләр һәм сүзтезмәләрдән гыйбарәт. Алар строфаның ике я өч тезмәсенең ахырында киләләр. Мисал итеп, шагыйрьнең “Кунакчыллык” шигыренең икенче строфасын китерик:

Хуҗа һәрчак сыйлар сине

Ташып торган балы белән,

Катык-сөте, мае белән,

Хәзинәдә бары белән!

Икенче төркемне исә композицион эпифоралар алып тора, ягъни эпифора, барлык строфаларда да кабатланып, текст ахырына кадәр дәвам итә. Аларның бер өлеше – һәр строфаны тәмамлап килүче сүз һәм сүзтезмәләр. Pоберт Миңнуллинның “Хөррият” шигыре шушы формада төзелгән.

Йөрәкләрдә – дүрт гасырлык максат,

Күкрәкләрдә безнең бер ният!

Халкым сине гомер буе көтте –

Өметләрне акла, хөррият!

Без хөрлеккә әле өйрәнмәгән,

Хөр яшәргә безне дә өйрәт!

Сине безгә бүләк итмәделәр,

Яулап алдык сине хөррият!

Әсәрнең калган һәр строфасы да хөррият сүзенә тәмамлана: “сакларга да кирәк, хөррият”, “канатларыңны җәй, хөррият”, “очып китә күрмә, хөррият”.

Шигырьләрнең янә бер төркемендә эпифора формасы тагын да катлаулана. “Без дә яшәгән булабыз” шигырендә автор эпифора куллану мөмкинлегенең югары ноктасына ирешә. Әлеге әсәрнең барлык тезмәләре дә булабыз сүзе белән тәмамлана:

Без дә яшәгән булабыз,

Гомер иткән булабыз:

Алай иткән булабыз,

Болай иткән булабыз,

Иген иккән булабыз,

И интеккән булабыз,

Тир дә түккән булабыз,

Җәфа чиккән булабыз,

Ат та җиккән булабыз...

Эпифора күренеше проза әсәрләрендә дә, шигърияттә дә таралган. Шигырь эпифорасы үз чиратында рәдиф (гар. җайдак артында торучы, ияреп баручы) һәм рефрен (фр. refrain – кушымта) төрләренә аерыла. Җырның һәр куплеттан соң (һәр строфадан яки строфалар төркеменнән соң) кабатланып килә торган өлеше рефрен яисә кушымта дип атала. Рефрен, халыкның шаян, моңлы җырларында, шулай ук шагыйрь белән композитор иҗат иткән җырларда ешрак кулланыла. Кайчак, бигрәк тә җырларда, рефрен булып килгән тезмә үлчәү ягыннан төп тексттан аерыла. Рефрен әйтелгән төп фикергә кат-кат басым ясый, аны тойгылылык ягыннан көчәйтә.

Кабатлауның чираттагы төре – эпистрофа (гр. еpistrophe – кире борылу, әйләнү мәгънәсендә). Строфаның бер үк сүз яки сүз тезмәсе белән башлануы һәм бетүен эпистрофа яки анэпифора (баштагыны азакта кабатлау) терминнары белән аталалар. “Каян синең моңнарың” шигырендә Р. Миңнуллин шигырьнең һәр икенче юлын соңгы юлда кабатлап бара. Менә дүртенче строфадан бер мисал:

Син ерак Болгардандыр.

Сулкылдый, үкси җырларың,

Болгардан булгангадыр.

Син – ерак Болгардандыр...

Китерелгән мисалдан күренгәнчә, Роберт Миңнуллин строфаның беренче юлында лирик геройның күзәтүен “урнаштыра”, кабатлана торган юлның беренчесендә фараз итүен бирсә, икенче тапкыр кабатлаганда нәтиҗә ясарга омтыла.

Шагыйрьнең “Көнбагышым” шигыре дә анэпифоралы эпистрофа юлы белән язылган.

Көнбагышым,

Син – көн кошым,

Сары кошым.

Ник очмыйсың,

Сабыр кошым?

Көнбагышым.

Әлеге шигырьнең һәр строфасында беренче һәм алтынчы юллар бертөрле кабатлана. Бу, дөрестән дә, чын анэпифоралы эпистрофага нигезләнгән шигырь..

Белгечләр кабатлауның тагын бер төрен аерып чыгаралар. Ул да булса, акромонограмма (гр. akros кырый, югары, бер үк, язу) яки ялгау – шигърияттә - тезмәнең, прозада җөмләнең ахыргы сүзе яки гыйбарәсе алдагысын башлап җибәрү күренеше. Ялгаулы кабатлаулар шигырьләрдә еш кулланыла. Мәсәлән:

Без булырга тиеш азат халык,

Без булырга тиеш хөр милләт!

Тик хөр милләт булып яшәр өчен

Кирәк безгә ирек, хөррият (“Хөррият”)

Бу ялгаулы кабатлауны үзенең “Кылганнар” шигъри әсәрендә дә Роберт Миңнуллин бик оста файдаланган:

Дулкынлана кылганнар.

Кылганнар ниләр кылганнар...

Поэтик синтаксисның шактый киң таралган төрен синтаксик параллелизм (параллелизм, гр. parallelos – янәшә баручы) тәшкил итә. Синтаксик параллелизм төшенчәсе бер үк төрле грамматик төзелештәге ике яки аннан да күбрәк җөмләнең нинди дә булса мәгънә бәйләнеше буенча үзара янәшә килүен күзаллый. Роберт Миңнуллинның туган җир, туган нигез темасын үзәккә алган шигыренә игътибар юнәлтик. Фикерне укучы йөрәгенә үтеп керерлек итеп җиткерү өчен, башка алымнар белән беррәттән шагыйрь синтаксик параллелизм алымыннан да уңышлы файдалана. Шигырьнең башында ук әлеге синтаксик фигура кулланылынган:

Анда бар да авылдашлар,

Анда бар да бертигез:

Барыбызга бер үк тарих,

Барыбызга бер нигез (“Туган илдә кем пәйгамбәр?).

Әсәрдә бу алым тагын ике мәртәбә урын алган:

Барыбызга бер үк бишек,

Барыбызга бер зират...

Мин дә шул ук авылныкы,

Мин дә шул ук ырудан...

Бала туганда ук бик зур байлык белән туа – аның туган җире, туган иле була. Бу – табигый канун. Әмма үсеп җиткәч, төрле сәбәпләр аркылы һәрберебез төрле якларга таралабыз. Ничек кенә булмасын, нинди генә язмыш сынавы адәм башларыннан үтмәсен, гомеренең соңгы көннәрендә ул туган җиренә кайта. Нәкъ әнә шуны истә тотып, Роберт Миңнуллин авылдашларына кат-кат мөрәҗәгать итә. Һәм моны белдерүдә шагыйрьгә, күргәнебезчә, синтаксик параллелизм алымы ярдәмгә килә.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: поэтик текстта кабатлаулар гаҗәеп күп вазифалар башкаралар. Шигырьләргә анализ вакытында аларның экспрессияне арттыру, теге яки бу сүзне аерып күрсәтү кебек вазифалары искәртелү белән беррәттән, ритм тудыру чарасы буларак та бик зур потенциалга ия булып торулары ачыкланды.

Гильмуллина Г.И.

«Казанский (Приволжский) федеральный университет»