Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Сборник работ конкурса Лобачевского.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
24.49 Mб
Скачать

Татар фольклорында һәм әдәбиятында күке образы

Представление человека о том или ином животном, птице складывался веками. Природа давала ему необходимые знания, восхищала и ужасала своим могуществом и величием. Человек наблюдал за жизнью и характерами животного мира и создавал для себя некие образы, которые закреплялись за определенным животным. Таким образом, складывался определенный стереотип, который, в дальнейшем, стал неким символом со свойственным только ему набором положительных и отрицательных качеств (коннотаций). Среди наиболее интересных зооморфизмов является кукушка. Кукушка – популярный образ многих сказок, мифов, народных песен, басен многих народов мира. Кукушка занимает довольно большое место и в татарском фольклоре. В основном она символизирует одиночество, разлуку, горесть и является самой загадочной птицей. В старину она представлялась даже мифическим существом. Ее образ поражал воображение людей, о ней слагались легенды и предания, передававшиеся из поколения в поколение. Одиночество и несчастная судьба кукушки связывались в народных представлениях с отсутствием у нее детей. Согласно мифологическо-религиозной легенде, кукушка в святой день «гает» свила гнездо, за это была наказана Аллахом. В народе кукушку воспринимали как небесную посланницу, сообщающую о наступлении лета, о начале гроз и дождей. Есть и такое поверье: «Если первое кукование услышишь справа, будет сопутствовать удача, если слева – удача покинет тебя». Или: «Когда услышишь весной кукушку в первый раз, надо быть веселым и иметь деньги в кармане: тогда, если позвенишь монетками, весь год будешь счастливым и не будешь испытывать нужду». Недоброй приметой считался прилет кукушки в деревню, а особенно к дому, и кукование возле дома было предвестием смерти или пожара. Она была основана на поверье о том, что кукушка – птица вещая, знающая, кому сколько лет осталось жить. В народе говорили: «Если на крыше дома закукует кукушка, хозяин умрет». В таких случаях обливали молоком дерево или постройку, на которой сидела птица. Широко распространено гадание по кукованию о продолжительности жизни. Для этого к птице обращались с вопросом: «Кукушка, кукушка, долго ли мне жить?». Сколько раз прокукует – столько и жить. Кукушка издает характерный только для этого вида птиц звук ку-ку. Этот звук настолько яркий и комбинация звуков настолько проста, что все народы слышат и воспроизводят его одинаково. Образ кукушки в игре в прятки связан с ее криком и междометиями, которые произносят дети, прячась от водящего. Звук ее голоса мы слышим, но саму ее не видим. Это связано со скрытностью этой птицы. Данная игра имеет древнюю традицию у народов Европы, когда считалось, увидеть кукушку в лесу к счастью.

Поэты и писатели любой эпохи включали и будут включать в свои произведения образы-символы, с помощью которых они передают свои мысли и чувства, свою точку зрения на ту или иную проблему. В качестве образов-символов нередко выбирают птицу. Образ кукушки активно используется в современной литературе. Во многих произведениях она является олицетворением незаботливой матери, старой девы, просватанной девушки, вдовы, а также кукование воспринимается как знак сакральной активности кукушки, и однозначно связывается с функциями предсказательства и вестничества. Вместе с тем в произведениях татарских писателей можно обнаружить отступления от установившихся «канонов» представления о символике данного орнитонима. Например, в дилогии К. Каримова «Сакау күке» кукушка стала олицетворением супружеской неверности, в пьесе З. Хакима «Телсез күке» она обозначает снайпера и народ, который не может высказать своё мнение, в поэме И. Юзеева «Өчәү чыктык ерак юлга» является советником, а через произведение Н. Гиматдиновой «Күке төкереге» мы узнаём, что из слюны кукушки можно навести порчу на человека.

Халыкның нинди дә булса җәнлек, хайван, кош-кортлар турындагы күзаллаулары гасырлар буена тупланып килә. Күзәтүләр нәтиҗәсендә конкрет бер җәнлек, кош-корт турында уңай һәм тискәре сыйфатлар тупланган күзаллаулар барлыкка килгән. Шулай итеп, җәнлекләр һәм кошлар дөньясы, үзенчәлекле мәдәни коннотацияләр барлыкка китереп, төрле халыкларның мәдәниятларына үтеп керә. Иң кызыклы зооморфизмнарның берсе булып күке образы тора. Күке – дөньядагы күп кенә халыкларның әкиятләрендә, җырларында, мәсәлләрендә, мәкаль-әйтемнәрендә еш кулланылучы популяр образ.

Татар халкында яшәп килгән ышанулар буенча, күке алдан күрә белүче изге кош дип фаразлана. Күке күп кенә татар халык сынамышларында, юрамышларында кайгы китерүче тискәре образ буларак тасвирлана: Күке яз көне агачлар яфрак яргач та кычкырса, ачлык булыр [ТХИ: мәкальләр һәм әйтемнәр 1987: 511]. Йорт тирәсендә күке күренсә, моны якын кешенең үлеменә, чиргә, янгынга, бәхетсезлеккә юрыйлар.

Күп кенә халыкларда күке яз хәбәрчесе буларак күзаллана. Күке кычкырмый майның яме булмый, ди халык [ТХИ: мәкальләр һәм әйтемнәр 1987: 324].

Күкенең ничә мәртәбә кычкыруына карап, фал әйтәләр: шулкадәр яшь яшим, шулкадәр елдан соң кияүгә чыгам (өйләнәм), шулкадәр елдан соң бәхетле булам, шулкадәр елдан соң (айдан соң, көннән соң) тереләм һ. б.

Белгәнебезчә, күке оя коручы, гаилә булдыручы кошлар рәтенә керми, ул ялгыз яши. Күкенең кошчыкларын ташлап китүен дәлилләүче мисалларны табышмакларда очратырга мөмкин: Канаты бар, оясы юк, ят ояда баласы тук [ТХИ: табышмаклар 1977: 196]. Күкенең әлеге сыйфатлары татар халык мәкальләрендә дә ачык чагыла: Күке гыйшык тота, баласын карга карый. [ТХИ: Мәкальләр һәм әйтемнәр 1987: 324].

Татар халык җырларында да кәккүк образы еш очрый һәм төрле мәгънә төсмерләре белдерә. Йола поэзиясендә ул кыз елату җырларында кулланыла, кияүгә китәсе кыз баланың хәсрәтен, кайгысын белдерә торган янәшәлекне тәшкил итә. Бу образ борынгы җырларда туган илне сагыну, моңаю хисләрен белдерү өчен кулланылган: Кычкырыр ла күке, сайрар былбыл, шул чагында ничек лә түзәрбез? Моң, кайгы-хәсрәт аеруча кыз балаларның йөрәген телгәли, бу мотив төрле төркем җырларда күзәтелә.

Автор җырларында сурәтләнгән кәккүк образы кешедәге сагыш-моң белән янәшә куела. Моны Ә. Ерикәйнең “Кәккүк” (С. Габәши көе), “Эзләдем бәгърем, сине” (С. Хәбибуллин көе), Р. Закировның “Кәккүк моңнарын тыңларга” (Р. Еникеев көе) әсәрләрендә күрергә була. Р. Корбановның “Кайларда йөрисең, сөйгән яр” (И. Закиров көе) җырында исә кәккүк нәкъ менә гомер агышын санаучы, дөньяның фанилыгын искә төшерүче образ буларак сурәтләнә [Миңнуллин, 2003: 160].

Балалар әдәбиятында күке образы шактый киң кулланыла. М. Җәлилнең “Күке” шигырендә дә моңлы тавышлы кәккүк тасвирлана. Күкегә нигә ямансу соң? Ул бала чыгарса да, гомере буе ялгыз яши, чөнки йомыркаларын төрле ояларга сала. М. Җәлил үзенең әлеге шигырендә ялгызлыкның никадәр ачы хәсрәт икәнен әйтергә тели. Бәлки күке үзенең күкелдәве белән кешеләрне ялгыш адым ясаудан кисәтәдер. Әлеге шигырь Г. Тукайның “Күке илә күгәрчен” әкияте белән аваздаш. Ф. Яруллинның “Хәтерсез күке” әкиятендә малай күкенең нигә моңлануын ачыкларга тели. Малай күкедән мондый җавап ала: «Хәтерсезлектән бу, хәтеребез бик начар безнең. Үз оябызны таба алмыйбыз... Безнең дә үз балаларыбыз турында кайгыртасыбыз, аларның үскәннәрен, канат ныгытканнарын күреп сөенәсебез килә. Үз балаң турында кайгыртудан да ләззәтлерәк мәшәкать бармыни дөньяда!» [Яруллин 2008: 78]. “Күк-кү! Күк-кү!” – дип, көннәр буе үзләренең балаларын чакыралар икән! Малайның күңеленә әллә нинди сагыш, моң тула, аңа күкеләр турында начар уйлавы өчен оят була.

Н. Гыйматдинованың “Күке төкереге” әсәреннән күренгәнчә, күке төкереге белән сихер, бозымнар да эшләп була икән. Башкалары белән чагыштырганда, ул күпкә куәтлерәк, өстәвенә күке төкереге белән эшләнгән бозымны аны башкаручы гына кайтара ала. Галия үч алу өчен нигә нәкъ менә күке төкереген сайлый соң дигән сорау туа. Үзенең шәхси тормышын җимергәннән соң, ул Шәрәфкә дә шундый ук бәхетсезлек – күке язмышы тели. Күке образы әлеге әсәрдә ялгызлык һәм явызлык символы булып тора.

Зөлфәт Хәкимнең “Телсез күке” пьесасында күке образы төрлечә ачыла. Беренчедән, телсез күке – ул әсәрнең үзәк герое Зариф үзе. Аларның нәселләренә Күке дигән кушамат тагылган, ә кайвакыт сүзен әйталмыйча тотлыкканга күрә, Телсез дип тә өстәгәннәр. Икенчедән, күке ул, башкача, снайпер – төз атучы дигәнне дә аңлата икән: Зариф. Без сезне “күке” дип атыйбыз. Урысча “кукушка”. Менә, ике “күке” очраштык. (Елмаерга тырыша.) Фин. Әйе, ишеткәнем дә, укыганым да бар. Әйе, безне советлар шулай атыйлар, агач башларыннан атканга күрә. Әмма арттырып сөйлиләр: имеш, фин снайперлары, ягъни “күке”ләр, гел агач башында утырып шарт-шорт аталар... Әмма без агач башында гына утырмыйбыз, кайдан җайлы, шуннан атабыз [Хәким 2007: 49]. Зарифны башкача күке җан дип тә әйтергә мөмкин. Күке җан – моңы-җыры белән кешене әсир итүче кеше. Моңлылыгын күкегә тиңләп сурәтләп әйтем [Исәнбәт 1989: 146]. Пьесада “Татар халык иҗаты: мәкальләр һәм әйтемнәр” җыентыгында очрамаган мәкаль-әйтемнәргә, сынамышларга юлыктык: “Күке күзеңә карап кычкырса – ел буе күз яше түгәчәксең”, “Язын күкенең беренче кычкыруын уң яктан ишетсәң, ел буе уңыш елмаячак”, “Күке тавышы уң яктан ишетелсә – теләк телә, теләгең чынга ашар”, “Иртә кычкырган күке бурларга уңышсызлык китерә” һ.б.

Камил Кәримовның “Сакау күке” әсәрендә күке образы әсәрнең төп герое Фазыл образын ачарга ярдәм итә. Күке образы гадәттә балаларын ташлап китүче аналарга карата кулланылса, бу очракта ул, гаиләсен ташлап хатыннан хатынга йөрүче, үз бәхетенең нидә икәнен аңламаучы, тугры булмаган ир-атка карата кулланыла.

Күке сүзе белән бәйле кеше исемнәре һәм фамилияләре дә очрый. Күке – Күки – Күкүй – “күке кошы” атамасыннан алынган борынгы исем. Бу исем күбесенчә гаиләнең бердәнбер баласына бирелгән. Күке исеме Татарстанның Яшел Үзән районы Мулла иле авылында Күке нәселе шәҗәрәсендә сакланган [ТИС 1981: 93]. “Идел кызы” романында Кәлимәт авылы кешеләренә нефть табу серләренә төшендерү өчен Украинадан гаиләсен ташлап күчеп килгән ир кешегә автор Зозуля дигән фамилия биргән, һәм бу юкка гына түгел: “Сез мине контор директоры Митрофан Зозуля дип дәшерсез. Хәтерли алмасагыз, мәгънәсен дә әйтеп бирәм: Зозуля – украинча кәккүк дигән сүз. Ягъни кеше гомерен санаучы яз кошы”.

Камил Кәримовның “Сакау күке” романында Кукушкин дигән герой бар. Исеме җисеменә туры килеп тора аның: Фазылга бары ике атна яшисе калганлыгын әйтә. Фазыл исә, төшенкелеккә бирелеп, балачак хатирәләрен исенә төшерә-төшерә, өенә таба юнәлә. Алдан кычкырган күкенең башы ярыла дигән мәкаль нәкъ менә шул Кукушкинга туры килеп тора да инде, чөнки ул куйган диагноз дөрес булып чыкмый.

Гомумән алганда, тикшеренү барышында күке образы турында бик күп кызыклы мәгълүматларга тап булдык, күке образын яңа яктан ачтык. Хезмәтебез татар әдәбияты өчен билгеле бер әһәмияткә ия булыр дип ышанабыз.

Гатина А.А.

«Казанский (Приволжский) федеральный университет»

Елабужский филиал