Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Сборник работ конкурса Лобачевского.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
24.49 Mб
Скачать

Направление «Филология»

Аглиуллин М.М.

«Казанский (Приволжский) федеральный университет»

Елабужский филиал

ВКОНТАКТЕ” СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЕНДӘГЕ ЯШЬЛӘР ЛЕКСИКАСЫН ЛИНГВОКУЛЬТУРОЛОГИК АСПЕКТТА ӨЙРӘНҮ

Узган гасырның икенче яртысыннан телнең иҗтимагый аспекты буларак төрле милләтләрнең тарихи-мәдәни үзенчәлекләре игътибар үзәгенә алына башлый. Хәзерге заман лингвистикасы тел процессын тикшерүдә кеше эшчәнлеге факторын алгы планга куя. Шулай итеп, кешенең танып белү эшчәнлегенең нәтиҗәләрен өйрәнү базасы – дөнья картинасы хасил була. Соңгы елларда күп кенә галимнәр дөнья картинасын гомумтеоретик планда өйрәнә башлыйлар.

Үзенең тарихи-мәдәни үсешендә кеше үзен чолгап алган дөньяны аңларга, үзләштерергә омтыла: аның төзелешен, компонентларын, аларның бер-берсе белән бәйләнешен һәм мөнәсәбәтен, үзенең урынын ачыкларга омтыла. Шулар нәтиҗәсендә кеше аңында “дөнья картинасы” хасил була. Фәнни әдәбиятта аны “дөнья моделе” дип атау очраклары да бар. Кайбер галимнәр аларны синоним итеп таныйлар, шулай да сүзләр арасында мәгънә ягыннан аермалык сизелеп тора: модель – шартлы схема буларак кабул ителә, картина – чолгап алган чынбарлыкны тулаем күзаллау икелле кабул ителә. “Дөнья картинасы” термины XIX йөз ахыры – XX йөз башында физика фәнендә кулланыла башлый. Аннары бу төшенчә белән фәлсәфә, логика фәннәре белгечләре эш итә башлыйлар. Әмма соңгы бер-ике дистә ел эчендә әлеге фәлсәфи төшенчәне өйрәнү башка юнәлеш ала башлый. Хәзерге вакытта аны тарихчы, этнограф, социолог, психолог, әдәбият галимнәре һәм, әлбәттә, лингвистика өлкәсендә хезмәт куючылар арасында да киң тарала. Дөнья тел картинасы исә кешенең тирәлекне аңлаудагы иң тирән катламдыр, мөгаен. Дөнья тел картинасын галимнәр төрле тел чаралары ярдәмендә билгеләнгән, системалашкан, социаль мөһим булган, чолгап алган тирәлек турында информация биргән билге моделе буларак таныйлар. Дөнья тел картинасы төшенчәсенә, галимнәр тануынча, төгәл бер билгеләмә бирү мөмкин түгел, чөнки ул “объектив чынбарлыктагы реаль әйбер түгел, ә бәлки нинди дә булса теоретик яки практик мәсьәләләрне чишү өчен кулланыла торган, коры фикерләүгә нигезләнгән төзелмә”[1 с. 4]. Галим фикеренчә, “матур метафора буларак барлыкка килеп, алга таба дөнья тел картинасына төрле белгечләр төрле аңлатма биреп карадылар, аларның һәрберсендә теге яки бу аспектка басым ясала, әмма аларның берсе буенча да дөнья тел картинасы фәнни терминлыкка дәгъва итә алмый”[1 с. 76]. Дөнья тел картинасын сүз концептларының семантик кырлары тәшкил итә. Һәр милләтнең дөнья тел картинасын формалаштыруда зур роль уйнаган факторлар бар. Аларга түбәндәгеләр керә:

-милләтнең яшәү рәвеше үсешенең тарихи-мәдәни тәҗрибәсе;

- хуҗалык тармаклары;

- дөньяны аңлаудагы психологик үзенчәлекләр, менталитет;

- борынгыдан килгән ышанулар, гореф-гадәтләр;

- тел, тел системасының төзелеш үзенчәлекләре.

Чыгарылыш квалификация эшендә анализланган татар сайтлары иң элек үзләрен башкалардан аралашуны татар телендә алып баручы татар кешеләре оештырулары белән аерылып торалар, бу үзенчәлек аларның статусларында, аралашу дәвамында ачык чагылыш таба. Шуңа күрә сайтларда иң элек татар егете / татар кызы концептының чагылышын тикшерү зарур дип уйлыйбыз. Эш дәвамында, әлеге концептның үзәген татар яшьләре, без, татарлар, татар кызы, татар егете кебек лексемалар тәшкил итүе ачыкланды. Мәсәлән:

-Без – татар яшьлэре! Башкалардан аерылып торуыбыз белэн горурланабыз. Безнен телефоннар шалтраганда гына Салават жырлый. Без генэ татарча СМСлар язышабыз. Контакта безнен страница тугел, э сэхифэ. Без не влюбляемся, э гашыйк булабыз. Э ин мохиме, без шундый булуыбыз белэн ГОРУРЛАНАБЫЗ!:-)[2].

- Без, татарча креативның иң зур фанатлары буларак, аларның иҗат җимешләрен һәрбер татар яшьләре форумына килгән кешегә тараткан идек[3].

- Кара эле, нинди матур татар кызы[4].

Тикшеренүебез күрсәткәнчә, татар егете / татар кызы концептының төш зонасына кергән лексик берәмлекләр еш кына бер-берсе белән парадигматик бәйләнешләргә керәләр. Мондый бәйләнешләр арасында аеруча антонимик мөнәсәбәтләр күзгә ташлана. Татар – рус, татар – мишәр лексемалары антонимнар буларак кулланалар, ә кайбер коммуникантлар, татар – мишәр каршылыгына кабул итмичә, киресенчә, бер милләт эчендәге этник төркемнәрне бербөтен буларак карарга чакыралар, ягъни бу очракта синонимик парадигматик өнәсәбәтләр хасил була дип тә әйтергә мөмкин. Шундый очраклар аеруча калку чагылган текст фрагментларын карап китик:

- Мишэрлэр, татарнын, каймагы:))))[5].

- Ярый нәрсә дисәгез дә миңа барыбыр, һәр беребез үз фикерендә калачак!!! Но бер милләтне икенче милләтән әйбәтерәк дию һәм моны пропагандылау-фашизм дип атала!!димәк мишәрләр фашистларга охшаган!!! [5].

- Урысларнын “Любовь” дигэн бер генэ суз, э татарларга берэу генэ житми! Ярату, мэхэббэт, сою. Датава любвеобильный халык! [6].

Татар егете / татар кызы концептының якындагы периферия зонасын, безнең фикеребезчә, татар рухына, менталитетына якын төшенчәләр керәләр. Болар арасында дини бәйрәмнәр, гореф-гадәтләребез, татар кешесенә хас кыйммәтләр системасы, Татарстан Республикасындагы иҗтимагый-мәдәни чараларны чагылдырган лексемалар тәшкил итә, шул ук вакытта татар яшьләре сөйләмендә таралыш алган лексемалар аларның көндәлек тормыштагы вакыйгаларга да игътибарлы булуын күрсәтә. Алар социаль челтәрнең татар телендә эшчәнлек алып барган төрле татар сайтларында да еш очрыйлар. Һәрберсенә аерым тукталып китик:

1. Дини бәйрәмнәр, гореф-гадәтләребез белән бәйле лексемалар түбәндәге текст фрагментларында киң таралыш алган:

- Корбан Бәйрәме белэн барыгызны да!! Күңел тынычлыгы, муллык, исәнлек-саулык, йортларыгызга иминлек һәм дә бәрәкәт, гаиләләрегезгә бәхет телим... Дөньяларыбыз тыныч булсын, дөньядагы барлык тереклек иясе бәхетле булсын... Эшләгән эшләр хәерле теләгән теләкләр кабул булсын... Чалган корбаннар, кылган догаларыбыз, биргән сәдакаларыбыз кабул булсын...  Амин !!! [7].

- Аллага тапшырдык, пластиклар доньясында яшибез, агуланабыз инде барыбыз берга! [8].

- Раббем Аллам, сакла ялгышлардан, аралый күр ачы сагышлардан! Яман күздән, усал сүздэн сакла, рәнжешләрдән, кара каргышлардан![5].

- Сезгә зур рәхмәт! Безгә дә бер надан мулла улыбызның исемен үзгәртергә кушып күңелебезгә шом керткән иде.(Улыбыз Илнар исемле) [6].

- Гузель, урысынны Ислам диненэ кучерэсен))) кароч ни:татарларга урыс диненэ кучу гонах, урыслар Исламга кучсэ аларга гонах тугел))китапта укыдым))) [5].

Күренгәнчә, дини лексемалар дини йолалар (исем кушу) үткәрү ихтыяҗы туган очракта, дини бәйрәмнәр якынлашканда еш кулланылалар, шулай ук татар телдән сөйләмендә киң таралган кайбер кереш җөмләләрдә (Аллага шөкер, Алла бирсә, Аллага тапшырдык) очрыйлар.

  1. Татар кешесенә хас кыйммәтләр системасының нигезендә гомумкешелек кыйммәтләре ята, шулай да нәкъ менә татар менталитеты өчен ата-ана кадерен белү, игелек, изгелек кылу, тырышып хезмәт кую кебек төшенчәләр аеруча якын. Әлеге күренеш электрон коммуникация вакытында да чагылыш таба:

-Һәрвакыттада игелекле булыгыз, мөмкин булганда. Ә ул һәрвакыттада мөмкин! [5].

- Ат - акыллы, хезмәт сөючән хайван. Шуңа күрә уңышларга ирешү өчен җиде кат тир чыгарырга кирәк булачак әле [8].

- Әти белән әни йөрәге мәңге типсен [7].

3. Татарстан Республикасындагы иҗтимагый-мәдәни чараларны чагылдырган лексемалар түбәндәге текст фрагментларында урын алалар:

- ВКонтакте” социаль челтәрендә “Универсиада Казань – 2013 “Подарки” дип аталган төркем, Универсиада символикасы төшерелгән бүләкләр вәгъдә итеп, катнашучыларның банк картасы, электрон кошелек номерларын, аларның парольләрен, адресларын, телефон номерларын җыйган. Төркемне оештыручылар челтәргә Универсиада символикасы төшерелгән туп, сумка, уенчыкларның фотоларын урнаштырганнар. Бүләккә ия булырга теләүчеләр фотоларны үз сәхифәләренә урнаштырырга һәм “миңа ошый” тамгалары җыярга тиеш булган [4].

- Яңа авторский җырыбызны рәхим итеп тыңлагыз кадерле дусларым [4].

- БЕЗНЕН ЖЫРЧЫ шоу проектынын 2 туры старт алды [9].

4. Көндәлек тормыш белән бәйле булган лексемаларга без мәхәббәт, мәктәп тормышы, дуслар белән мөнәсәбәт, һава торышы, ризык атамалары, гомумән тормыш-көнкүреш белән бәйле берәмлекләрне кертеп тикшердек. Аларның сайтларда киң таралган булуы ачыкланды. Мәсәлән:

- Тагын килер ачлык көннәре. Холодильник бушар, акча бик тиз очар, Сагындырыр бәлеш төпләре [9]

- Акча иң пычрак әйбер, аны вируслы-микроблы мең кул тота, ашка салу юләрлек. Шулай да мондый гадәт кешеләрдә бар. Борычын да салалар, анысы эләксә, син ачы телле икәнсең, диләр. Ягъни, әйберенә карап юрау бара Яңа ел кичендә[9].

- “Күңел” радиосы алып баручысы Лениза эш бүлмәләрен яңа елга бизәүдә үз куллары белән эшләгән материаллар кулланды. Менә шушы матурлыкы тудыруга аның өч көн вакыты киткән. Бүлмәләр бизәү буенча Лениза жиңүчеләр рәтендә булырмы, тиздән билгеле булачак. Шәп бит бу, дуслар! Ә сезнең өйдә чыршы тирәсендә кулдан эшләнгән уенчыклар бармы? [9]

- Соймэгэн мине котэ, сойгэн тормозить итэ [9].

- Мэхэббэт....Канатландырган, акылдан яздырган, куклэргэ кутэргэн, яшэу яме табарга булышкан, газаплар китергэн,сагыш утында койдергэн... Мэхэббэт... [9]

- Ооо,тонлэ такуй торасын, добер шатыр килеп, бер ике тапкыр ишек янагына килеп бэрелэсен, кухняга чыгып житкэнче ике оч егыласын сортенеп, ачасын холодильникны, чыгарасын колбаса, сыр, кетчуп, майонез, кыяр-помидор, ипи кисэсен, кетчуп бн майонездан ясыйсын кетчунез, сылыйсын смачно ипигэ, остенэ хрясь колбаса, ике оч кисэк, аннан сыр, шулай ук, кыяр, помидор,ясыйсын 0.5 л кружкага шикэрле чэй, чэчэ тугэ кабасын, гылт итеп эчеп жибэрэсен чээй....менэ кая ул донья рэхэте... [9].

Татар егете / татар кызы концептының ерактагы периферия зонасына әлеге концептлар белән бәйле булган фразеологик берәмлекләрне, канатлы гыйбарәләрне, гомумән, тотрыклы сүзтезмәләрне кертеп карадык. Мәсәлән:

- Мишэрлэр, татарнын, каймагы:)))) [9].

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: “Вконтакте” социаль челтәрендәге татар сайтлары нигездә рус телле сайтлар юнәлешендә эшчәнлек алып баралар, шулай да алар үзләренең нәкъ менә татар юнәлешле икәнен кат-кат ассызыклыйлар. Аларның татар менталитетына басым ясап эш итүләре чыгарылыш квалификация эшебездә сайт текстлары материалын татар егете / татар кызы концептының объективлашу үзенчәлекләреннән чыгып тикшерүгә алшарт булып торды. Шул рәвешле татар егете / татар кызы концептының төш зонасына татар яшьләре, татар егете, татар кызы, без кебек лексемалар керүе; якындагы периферия зонасына иң элек татар менталитетына хас булган төшенчәләрне аңлаткан лексемалар (ислам дине, гореф-гадәтләр, татарларның кыйммәтләр системасы, Татарстанда уздырылган иҗтимагый-мәдәни чаралар), шулай ук татар кешесенең көндәлек эш-гамәлләре, борчу-кичерешләрен (ашау-эчү, мәктәп яисә гаилә тормышы, мәхәббәт шатлыгы яисә газаплары һ.б.) чагылдырган лексик берәмлекләр керүе; ерактагы периферия зонасына милли, этник үзенчәлекләрне чагылдырган тотрыклы гыйбарәләр керүе ачыкланды.

Батрханова А.А.

«Казанский (Приволжский) федеральный университет»