Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
AMAZONKA.doc
Скачиваний:
18
Добавлен:
18.11.2019
Размер:
319.49 Кб
Скачать

IX күренеш

“Герострат” ремонт бригадасының штаб-квартирасы. Ләйлә йоклап ята. Айдар аларның уянганын көтә. Ләйләне үпмәкче була, кыз башын бора.

Айдар Сабый кебек йоклый бит, ә! (Кулын тотмакчы була, никтер тукталып кала. Зиләгә карап тора.) Әй, йокласын! Арыгандыр, бер туктаганы юк бит. Йокысы туйгач, үзе уяныр әле. (Нишләргә белми, Ләйләнең уяна башлавын күреп, гәзит тотып утыра.)

Ләйлә (уянып). Ой! (Үзенең кайда икәнлеген аңламый.) Туктале, кайда соң мин? (Гәзит артына яшеренгән Айдарга.) Эй, сез кем? Кайда мин?

Айдар (гәзит артыннан чыгып). О-о! Уяндыгыз да мени?! Әйдә, торыгыз, чәйләр эчәбез!

Ләйлә. Сез? Мин бирегә ничек килеп эләктем?

Айдар. Сез һушыгыздан яздыгыз.

Ләйлә. Шуннан? Бу нинди квартира?

Айдар. Курыкмагыз, барысы да тәртиптә! Бу минем квартирам. Сезне кая илтергә белмәгәч, бирегә алып килдем.

Ләйлә. Йа Ходаем! Озак йокладыммы мин?

Айдар. Юк! Ун сәгать микән шунда!

Ләйлә. Ун сәгать? Минем кызларым нишләп беткән инде анда?

Айдар. Курыкмагыз, барысы да тәртиптә! Алар янәшәсендә минем егетләрем! Шулай булгач, җил-буран аларга куркыныч түгел!

Ләйлә. Шунардан куркам да инде. Әллә нәрсә булып бетмәс...

Айдар. Сез мине үпкәләтәсез. Үзегез биредә ун сәгать буена йокладыгыз, тырнак белән дә тиюче булмады. Нигә кызларыгызга ни булса да булыр дип уйлыйсыз?

Ләйлә. Ничек алып килдегез, шулай илтеп куегыз мине.

Айдар. Әлегә берничек тә булдыра алмыйм, чөнки машинада егетләр китте.

Ләйлә. Алайса, юлны күрсәтегез.

Айдар. Ашыкмагыз, минем бер генә соравыма җавап бирегез, аннан карарбыз.

Ләйлә. Нинди сорау инде ул?

Айдар. Ничек инде сез хатын-кыз була торып, мәхәббәт юк дип авыз тутырып әйтә аласыз?

Ләйлә. Нәрсә соң ул мәхәббәт?

Айдар. “Таһир, Зөһрә”, “Ләйлә, Мәҗнүн”нәрне укыганыгыз юк мени? Йосыф турындагы әсәрне?

Ләйлә. Болар барысы да ялган. Бу әкиятләрдә егет белән кыз бер-берсе өчен үлеп торалар. Күпме әдәби әсәрләрдә каһарманнар сөеклеләре белән аерылудан үлемне артыграк күрәләр.

Айдар. Менә, менә!

Ләйлә. Ә бит чынлыкта исә ул юк.

Айдар. Нишләп булмасын ди инде?

Ләйлә. Юк! Мин бер егет белән күпме очрашып йөрдем. Бер-беребезне яратабыз диешә торган идек.

Айдар. Шуннан?

Ләйлә. Мәктәпне бетерүгә өйләнешергә дә җыенган идек.

Айдар. Нәрсә булды соң?

Ләйлә. Минем укырга китәсем, белем аласым, бөек үрләргә сузылып булса да карыйсым килгән иде, ә ул, минем хыялларымнан көлде, канатларымны сындырырга тырышты. Нинди үз-үзен корбан итү? Аның турында сөйләп тә торасы юк.

Айдар. Бәлки ул хәзер үзенең хатасын аңлагандыр? Янәдән синең белән буласы киләдер?

Ләйлә. Юк.

Айдар. Нишләп алай? (Ләйләнең боегып калганын күреп.) Гафу итегез, күңелегезне төшердем бугай...

Ләйлә. ...Сез әйткәнчә булса, ул минем янәшәмдә булыр иде. Күргәнегезчә, биредә сезнең белән миннән башка берәү дә юк. Димәк, сезнең мәхәббәт дигәнегез дә ялган, буш куык очырту гына. (Кабат ишеккә таба борыла.) Ачыгыз ишекне...

Айдар (гримын салып). Ләйлә, мәхәббәт бар ул! Гафу ит мине, җаным! Мин синең алда гаепле...

Ләйлә. Айдар? Син?.. Нәрсә аңлата бу?

Айдар. Син миннән көлгәч, мин үч алмакчы идем. Имеш, үземнең булдыклы икәнлегемне күрсәтәм, синең эшеңә киртә булам...

Ләйлә. Ничек?

Айдар. Мин булдыралмыйм... Мин сиңа башка комачаулый алмыйм, чөнки яратам!

Ләйлә. Айдар, димәк бу ремонт, барысы да...

Айдар. Әйе, минем синең алда үземнең нигә булса да сәләтле икәнлегемне күрсәтәсем килгән иде...

Ләйлә. Бары тик мин синең турыда үз фикеремне үзгәртүем өченме?

Айдар. Гафу ит мине! Мин сине әле дә яратам! Башка үз-үземне алдап йөри алмыйм! Чөнки мин сине яратам! (Җырлый.)

Йолдызлар янып өлгерми

Биектә сүнә

Табынам, җаным, бәхетем,

Тик сиңа гына!

Ерактан елмаеп кына

Күрендең миңа

Җилдән җитез очып килдем

Киртәләрне җиңеп килдем

Тормышыңа!

Мин ялгыштым, син ялгыштың...

Күпме вакыт тиккә үтте

Мин ялгыштым, син ялгыштың...

Сөюебез барсын җиңде!

Ләйлә (җырлый)

Кем генә каршы чыкмасын

Мәхәббәтемә

Табынам, җаным, бәхетем,

Тик сиңа гына.

Бер көнлек бәхет өчен дә

Бу гомеремдә

Яныңа очармын, җаным,

Сагышларыма түзәлми

Сиңа гына!

Айдар (җырлый).

Мин ялгыштым, син ялгыштың...

Күпме вакыт тиккә үтте

Мин ялгыштым, син ялгыштың...

Сөюебез барсын җиңде!

Икәү бергә.

Мин ялгыштым, син ялгыштың...

Күпме вакыт тиккә үтте

Мин ялгыштым, син ялгыштың...

Сөюебез барсын җиңде!

Фәнил, Ридван, Рәдиф, Илүзә, Фәридә, Таңсылу, Зөлфәт, Зилә килеп керәләр. Барысы бер төркемгә җыелалар. Булат килеп керә. “Колак!”- диеп, егетләр аны күтәреп алалар. Ишектән кемнеңдер керүен көтәләр. Зәринә килеп керә.

Булат (салмак кына). Миннән һәрвакыт сорыйлар иде: Булат, нигә син әле дә парсыз, үзең генә, диеп. Ул вакытта мин ни әйтергә белми торган идем. Менә хәзер мин моңа җавап бирә алам! Мин шул гомер сине эзләгәнмен икән, Зәринә! Урам чатларында, трамвай-тролейбус, концерт-дискотекаларда синең карашыңны тоясым килеп изаланганмын, Зәринә! Җылы җилләр искәндә, ул җилләр синең чәчләреңнең хуш исләрен алып килмәдеме диеп, күкрәк тутырып сулаганмын, Зәринә! Җәйге Айлы төннәрдә тулган Айга каравымның сәбәбе дә кайдандыр син дә аңа үзеңнең Аккош күледәй мелдрәп торган күзләрең белән карыйсыңдыр дигән уй булган, Зәринә. Хыялымда мине кайнар итеп үбә торган затлы шәрәптәй кызыл иреннәр дә синеке булган, Зәринә. Төшләремдәге илаһи зат – син икән ул, Зәринәм! Мин беләм, Ромео белән Джульетта, Таһир белән Зөһрә бер-берсен ничек яратканнар, безнең мәхәббәтебез дә шундый ук бөек, ләкин бәхетле булыр, Зәринәм!

Бөтен кызлар изрәп төшә.

Фәнил. Нет повести прекраснее на свете,

Чем повесть о Зарине и Булете!

Кабат шау-шу куба. Фәнилне сүгәләр. Барысы да тынычланалар. Ләйлә белән Айдарның бер-беренә якынлашып, үбешүләрен тын алмыйча карап торалар. Аннан “Мәхәббәт!” – диешеп, барысы да парлашалар.

Ләйлә (Айдарга карап). Син дә мин уйлаганны уйлыйсыңмы ул?!

Айдар. Миңа калса, безнең икебезнең башта бер фикер!

Ләйлә. Җәмәгать, болай ничәмә кешене бәхетле итә алганбыз икән, димәк, безнең моңа сәләтебез бар!

Айдар. Егетләр-кызлар, без парлашу агенствосы ачып җибәрәчәкбез!

Барысы да. Менә сиңа мә! (Шатлык тавышлары.)

Ләйлә. Күлмәкләрен дә үзебез тегәрбез!

Айдар. Туйларын да оештырырбыз!

Барысы да. Димәк без дә эшсез калмыйбыз!

Айдар. Әлбәттә!

Ләйлә. Без хәзер бер команда!

Айдар. Агенствоның исеме – “Асылъяр” булачак!

Барысы да. Әйе! Риза! Шәп! “Асылъяр”! Тапкыр! (Җырлыйлар.)

Зәңгәр күктә алтын кояш

Карый безгә көлеп кенә

Яшикче без бу дөньяның

Кадерләрен белеп кенә.

Яшьлек ул – алтын баскычта

Үрләргә менү

Мәхәббәттән канатланып,

Утларда көю.

Татлы ла, газаплы ла ул

Яшьлек һәм сөю!

Яшьлекнең гомере кыска

Үтә җилләп очып кына

Яшикче саф яшьлекнең

Кадерләрен белеп кенә!

Мәхәббәтнең утлы суын

Учлап эч, иелеп кенә!

Яшикче изге җирдә

Сөеп һәм сөелеп кенә!

Шау-шу, шатлыклы кочкырулар. Туй маршы яңгырый, аннан ул бераз заманчалаштырылган рәвештә ишетелә, һәр парга бер жанрдарак. Парлар берәм-берәм чыгып бииләр. Соңыннан күмәк бию.

Пәрдә.

1 Май 2005 ел.

Казан.

* Бу тамга белән билгеләнгән җыр сүзләренең авторы – Айгөл Үтәгәнова.

оморм

гнаг

ыфвпфы

иплоиои

МЧ М М

55

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]