Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
AMAZONKA.doc
Скачиваний:
18
Добавлен:
18.11.2019
Размер:
319.49 Кб
Скачать

VIII күренеш

“Амазонка” ательесы. Кызлар барысы да эш урыннарында, тик берсе дә эш белән мәшгуль түгел.

Зәринә. Амазониябезгә һөҗүм, димәк. Кызлар, нык булыгыз! Бердәм булыйк! Бердәмлектә көч!

Фәридә. Бердәм булырга да бит, Ләйлә туташ үзе дә...

Зилә. Нәрсә булган аңа?

Фәридә. Үзегез сизмисез мени?..

Зәринә. Дөресен әйткәндә, үземне дә шул уй борчый... (Барысы да якынрак җыелышалар.) Исегездәме, ул биредә бер егет белән талашкан иде?

Зилә. Теге бәрәңге сатучы!

Илүзә. Әйе, әйе, бизнесмен! Хи-хи-хи!!!

Фәридә. Ләйлә туташның кеме булды икән ул?

Зәринә. Миңа калса, ул аңа бик якын кеше бугай... Бер-берсен әйбәт беләләр иде шикелле...

Таңсылу. Кеме булсын инде, йә авылдашыдыр...

Зәринә. Шулай гынамы икән?

Таңсылу. Егете булмас бит инде?..

Зәринә. Менә! Ләйлә туташның егетләргә каршы булуы да шуның белән бәйле түгелме икән, дим?..

Зилә. Авылдашы гына түгелдер шул. Аны мин дә сиздем, ул егетне куып чыгаргач, бөтенләй боегып калды бит Ләйлә туташ...

Илүзә. Туктагыз әле... Бизнесмен егет, элеккеге танышыннан заказ, хәзер тагын бу ремонт бригадасы... Ләйлә туташ безнең кагыйдәләргә каршы эш алып бара түгелме соң?!

Таңсылу. Юк инде син нәрсә. (Барысы да таралышып утыралар.)

Илүзә (Журнал күрсәтеп.) Хи-хи-хи! Кызлар, сез менә монда карагыз әле, нәрсә алып килдем мин!

Барысы да. Нәрсә ул? Нәрсә алып килдең тагын? Кая, күрсәт әле! (Илүзә тирәсенә җыелалар.)

Илүзә. Менә нәрсә ул, карагыз! (Журналның битен ачып җибәрә. Барысы да, аһ итеп, күзләрен йомалар.) Шәпме?!

Фәридә. Ир-ат рәсемнәре ич бу?

Илүзә. Соң сезгә хатын-кызныкы нәрсәгә соң?!

Таңсылу (нервылары какшаган). Алып ташла моны! Алып ташла дим! Син безнең араларга рухи тотрыксызлык кертәсең!

Зәринә. Чынлап та, алып куй моны!

Зилә. Карасак та яраган булыр иде инде.

Илүзә. Кызлар, мин сезгә нәрсә әллә моны болай гына күрсәтәм дип белдегезме?

Барысы да. Ни өчен күрсәтәсең?

Илүзә. Борынгылар әйткәннәр...

Фәридә. Нәрсә диеп?

Илүзә. Дошманыңны үзеңне белгән кебек бел дигәннәр!

Зәринә. Дошманыңны янәшәңдә тот, дип тә әйткәннәр әле алар.

Илүзә. Анысы безгә кирәк түгел. Әгәр дә алданасыбыз килми икән, без аларны әйбәт белерә тиешбез!

Барысы да бер-берсеннән яхшысынмыйча гына журналга карыйлар.

Фәридә. Йа Аллам! Шундыйлар да була микәнни!

Зилә. Фү! Беләкләренә кара әле, майлап куйган диярсең!

Таңсылу. Мин дә карыйм әле. Так, йа Ходаем! Кая?!

Фәридә. Томалама әле!

Илүзә. Нәрсә, исегез китәме?

Зәринә. Бигрәк әшәкеләр, фү! Зилә, каршыга кермә әле!

Илүзә. Әле бу нәрсә, алда тагы да куркынычрак!

Фәридә. Кит аннан!?

Илүзә. Чынлап!

Фәридә. Кара әле, каян алдың син моны?

Илүзә. Әйтмим!

Бу арада “Герострат” бригадасы егетләре керәләр. Алар тавышланмыйча гына кызларны күзәтәләр. Барысы да бер төрле киемнәрдән. Рәдиф кызларга якынрак килә.

Рәдиф (кызлар арасына кереп басып диярлек, мескенләнеп). Гафу итегез, нәрсә бар анда?

Фәридә. Бар әле, бар, комачаулама!

Ридван (кызларны аерып, нәрсә караганнарын күргәч). Карагыз әле, кызыкайлар, артыгызда гына мондый егетләр басып торганда, нәрсәгә сезгә ул дешовый журналдагы әсәмилятор үгезләр?

Кызлар башта аңламый торалар. Аннан барысы бергә чинап җибәрәләр, җы йнаулашып журналны яшермәкче булалар. Купкан тавышка Ләйлә чабып керә.

Ләйлә. Нәрсә булды?

Зөлфәт. Карале, апакай, кызыкайларыңны психиатрга күрсәтергә кирәк, нервылары белән нидер булган.

Ләйлә. Килеп тә җитмәдегез, инде конфликтка да кереп маташасызмы?

Айдар. Гафу итегез, Ләйлә туташ, тик без берни дә эшләмәдек.

Ләйлә. Эшләмәгәнсез шул, килеп баскансыз да, вакыт әрәм итеп торасыз.

Фәнил. Җаным, әле килдек кенә бит.

Ләйлә. Мин сезгә бернинди җаныгыз да, тәнегез дә түгел. Килгәнсез икән, эшләгез, бер-беребезнең вакытын әрәм итмик.

Зөлфәт. Курыкмагыз сез, күз ачып йомганчы бар җирегезне сылыйбыз да, ялыйбыз да!

Ләйлә. Кайда нәрсә эшләргә кирәклеген җитәкчегезгә аңлаттым инде, кирәкмәгәнен эшләп азапланмагыз.

Айдар. Әйдәгез, егетләр, инструментларыгызны урнаштырыгыз. (Егетләр эш коралларын чыгара башлыйлар.)

Ләйлә (бер читтә, кызларга). Нигә тавыш куптардыгыз? Ярый, дәшмәгез. Эшегездә булыгыз, аларның провакацияләренә бирешмәгез. (Чыгып китә.)

Егетләр кызларның артында эшләгәндәй тавышлар чыгаралар, үзләре шул вакытта төзелешеп утыралар.

Фәнил (Айдарга). Начальник, перекур ясап алырга кирәк.

Булат. Әйе шул, гел эш булмый инде ул.

Айдар . Сез кайчанда булса эшләргә уйлыйсызмы, юкмы?

Рәдиф. Эштән ләззәт алырга кирәк, хәлдән таеп егылырга түгел.

Айдар. Әйдәгез соң алайса, берәрне көйрәтеп алыйк.

Тезелешеп утырып бишәү тәмәке тарталар. Һәрберсенең йөзе катгый, бернинди елмаю әсәре юк. Кызлар инде төтенгә буыла башлыйлар. Йөткереп тә карыйлар, төчкереп тә карыйлар – файдасыз. Рәдиф алар янына утырмый. Эшләгән урыннарында басып тора. Фәридә аңа игътибар итеп ала. Карашлары очрашкач, үзе сизмәстән елмаеп куя, тик шунда ук кызлар күрмәсен дип карангалый. Рәдиф моны сизеп ала, Фәридәгә бик кызгандыра торган караш белән карый.

Зәринә. Кызлар! Сәгать төп-төгәл унике, әйдәгез төшке ашны ашарга.

Барысы да. Әйдәгез, әйдәгез!

Фәридә. Мин калам әле... Һаман шул күлмәкнең җиңен тегеп бетерәлмим.

Зәринә. Ташла шуны, тегәрсең әле!

Зилә. Чынлап та, эш качмый ул.

Фәридә. Юк инде, кызлар, минем ашыйсым да килми әле.

Зәринә. Ярый, без киттек алай булгач.

Илүзә. Курыкма, без озак булмабыз. Хи-хи-хи!!!

Таңсылу. Сак бул, арада берсенең күзләре бик ялтырый, март мәчесе диярсең.

Фәридә. Ярый ла инде, Ләйлә янәшәдә генә бит.

Барысы да. Киттек! (Чыгып китәләр.)

Егетләр бу арада нидер сөйләшеп алалар. Рәдиф Айдарның колагына нидер әйтә. Айдар аңа “килештек” дигәндәй ымлый. Башкаларга да аңлата.

Булат. Кешеләр әбиткә киттеләр.

Ридван. Минем дә эчтә бүреләр улый башлады.

Фәнил. Капкалап алсак, әйбәт булыр иде ул, әлбәттә.

Айдар. Егетләр, сез кайчан булса да эшләргә уйлыйсызмы соң?

Зөлфәт. Эш качмый ул!

Айдар. Качмый шул, барыбер безгә эшләргә туры киләчәк.

Ридван. Ярый ла инде, эшләрбез, нәрсә кайгырасың? Көне буена да эшләп булмый бит инде, шулаймы?

Булат. Закон буенча да, бер сәгать әбит положено!

Айдар. Әйдәгез инде, әйдәгез! Бер башладыгызмы, хәзер тынычланмыйсыз инде сез.

Барысы да. Ур-ра!

Айдар (Рәдифкә). Син кал! Инструментларны караштырырсың.

Рәдиф (кыланып). Ә ник мин?!

Айдар (Фәридәгә төртеп). Мин әйткәнгә!

Барысы да. Ярый, Рәдиф, без киттек! (Чыгып китәләр.)

Бүлмәдә Рәдиф белән Фәридә икәү генә калалар. Фәридә Рәдифкә карамаска тырышкан булып тегә бирә, Рәдиф йөткереп карый, файдасыз. Аннан янәшәсенә үк килеп утыра.

Рәдиф (мескенләнеп). Сезнең дә нәчәлнигегез безнеке кебекме? (Фәридә дәшми.) Шулайдыр инде. Бер дә юкка гына барысы да әбиткә киткәндә биредә калмас идегез. Безнеке менә гел мине генә шулай җәберли. Беренче көннән үк яратмады. Көчсез якларымны сизеп алды да, хәзер муйныма менеп утырды. Хәер, мин мондый нәрсәгә өйрәнгән инде. Кечкенәдән шулай булды. Әле балалар бакчасыннан ук. Бөтенесе ашарга киткәндә, миннән тузган уенчыкларны җыйдыралар иде. Мәктәптә дә атлаган саен мин дежур булдым. Ходай физик көч бирмәгәч шулай гомер үткәрәсең инде. Элек хет әбием бар иде. Елап кайтып кергәндә менә болай итеп башымны сыйпый торган иде. (Эшеннән туктап аны тыңлап утыручы Фәридәнең кулын алып үз башын сыйпата. Фәридә инде аннан башка да аның чәчәләрен иркәли.) Искиткеч, минем әбием дә нәкъ шулай итә торган иде. Рәхәт мизгелләр! “Мескенкәем”, “кечкенәкәем” дия торган иде әбием.

Фәридә. Шулай мени?!

Рәдиф. Әйе!

Фәридә. “Кечкенәкәем”, “матуркаем” – шулайракмы?

Рәдиф. Нәкъ шулай! Ә син кайдан шундый иркә булдың?!

Фәридә (нишләп утырганын аңлап). Йа Ходаем бер Аллам! Кит, кит моннан! Оятсыз, килеп җитмәдең инде күңелгә кереп маташасың!

Рәдиф. Әнә, әйтәм бит! Һәрвакыт шулай булды инде. Минем кебекне кем ярата алсын...

Фәридә. Оятсыз син!

Рәдиф. Әйе... Менә гомрем буена шулай җәберләделәр...

Фәридә. Дөрес эшләгәннәр!..

Рәдиф эшләгән урыннарына бара. Инструментларны җыештырган була. Тирән-тирән сулап куя. Фәридә, аның мескен кыяфәтен күреп, кызгана.

Фәридә. Карале, син миңа ачуланма инде...

Рәдиф. Кирәкми, аңлатып торма. Мин сиңа ачуланмыйм. Барысы да җәберләгәндә, син генә карап тормассың бит инде...

Фәридә. Юк инде, мин бит кызып китеп кенә...

Рәдиф (кызган булып). Кызып китәсез шул... (Мескенләнеп.) Менә Ходайдан күпме сорыйм да бит, ишетми...

Фәридә. Нәрсә сорыйсың?

Рәдиф. Йа Ходаем, мине берәр кеше яшәми торган утрауга илтеп ташласаң иде, дим. Хет шунда бәхетле булыр идем, дим...

Фәридә нишләргә белми.

Фәридә. Карале, син туңдырма яратасыңмы ул?

Рәдиф. Яратам!

Фәридә (сумкасыннан алып, аңа туңдырма суза). Мә!

Рәдиф. Бу миңамы?!

Фәридә. Әйе!

Рәдиф (алып). Рәхмәт! (Икәүләшеп туңдырма ашыйлар.)

Фәридә. Тәмлеме!

Рәдиф. Әйе! Рәхмәт сиңа! Карале мин сине башкалар кебек дип уйлап ялгышканмын икән!

Фәридә. Ярый ла инде!..

Рәдиф. Син мәрхәмәтле, саф күңелле, сөйкемле, ягымлы...

Фәридә. Булды инде, булды!... Синең исемеңне дә белмим бит әле мин!

Рәдиф. Рәдиф! Ә синеке?!

Фәридә. Фәридә! Әйдә мин сине бер җиргә алып барам. Анда шундый тәмле туңдырмалар!

Рәдиф. Белмим дә инде...

Фәридә. Әйдә, әйдә! Анда минем апам эшли!

Рәдиф. Вот рәхәт!

Фәридә (кинәт). Так, тульке без икәү туңдырма ашарга барганны үзегезнекеләргә дә, безнекеләргә дә әйтә күрмә!

Рәдиф. Әлбәттә!

Фәридә. Киттекме?!

Рәдиф. Киттек! (Чыгып китәләр.)

Зилә килеп керә дә, як-ягына каранып, Илүзәнең сумкасыннан баягы журналны чыгара. Бик гаҗәпләнеп карый. Бүлмәгә Зөлфәт белән Булат килеп керәләр. Зиләне күргәч, аны үзара бүлешәләр, Зөлфәт Булатны этеп-төртеп чыгарып җибәрә

Зөлфәт (мускулларын күрсәтеп позага баса). Йә, журналдагы ирләргә охшаганмы?

Зилә. Хи-хи-хи!!! Качок табылган!

Зөлфәт. Нәрсә көләсең? Минем алардан кай җирем кимрәк? Менә, кара! (Кабат позага баса.) Йә, ничек?

Зилә. Рожденный ползать летать не умеет!

Зөлфәт. Аның каравы бу шәһәрдә репны миннән дә шәбрәк укучы кеше юк.

Әй, кызыкай!

Миңа кара!

Күрәсеңме

Күңелдә учак яна?

Дөрләп-дөрләп,

Сине уйлап,

Күзләреңнән

Шашып, яратып,

Төшләр күреп:

Кулларыңнан тотып,

Битләреңнән үбеп,

Билләреңнән кочып,

Сулышларың тыңлап,

Тавышыңнан саташып,

Карашларың сагынып!

Кара монда –

Синең алдыңда

Шәһәрдәге иң оста

Репер басып тора!

Бары бер тапкыр

Кулын суза

Алыргамы-юкмы –

Үзең уйла,

Мондый очрак

Бары бер була!

Зилә

Тукта-тукта

Алай ашыкма!

Нигә әле

Синең алдыңда

Тиеш ди мин

Биеп торырга?!

Зөлфәт (паузадан соң). Әллә кружокка йөрдеңме?

Зилә. Нишләп? Магнитофон гына тыңлый торган идем.

Зөлфәт. Ярый ла инде, сиптермә! Магнитофоннан гына болай реп укырга өйрәнеп булмый.

Зилә. Димәк, тибигатьтән шундый талантлы булып туганмын инде!

Зөлфәт. Карале, талант иясе, бәлки син реперларның үзара ничек күрешкәннәрен дә беләсеңдер?

Зилә. Юк...

Зөлфәт. Ә-ә! Магнитофоннан анысын өйрәтмиләрме?

Зилә. Өйрәтмиләр шул...

Зөлфәт. Мин сине өйрәтә алыр идем дә, тик син егетләргә кырын карыйсың бит.

Зилә. Карасам соң?

Зөлфәт. Кызганыч, минем үземдә дә сиңа моны өйрәтү теләге зур иде. (Борылып киткән була.)

Зилә. Әйдә, өйрәт!

Зөлфәт. Юк инде...

Зилә. Әйдә, әйдә, нәрсә курыктың мәллә?

Зөлфәт. Минме? Ярый, кара! (Аңа куллар белән ниндидер хәрәкәтләр күрсәтә.) Менә болай, шулай, сугасың, тартасың... Аңладыңмы?

Зилә. Аңламаска!

Зөлфәт. Ату кызларга озак барып җитә торган иде ул...

Зилә. Нәрсә? Әйдә менә, тагын бер кат эшләп карыйбыз. (Эшлиләр.)

Зөлфәт. Анда тагын бер хәрәкәт бар да инде, анысын күрсәтмим.

Зилә. Нигә? Күрсәтә башладың икән, әйдә, барысын да күрсәт!

Зөлфәт. Ярый, үзең сорадың! Әйдә, тегесеннән. (Тагын теге хәрәкәтләрне кабатлыйлар, ахырда Зөлфәт Зиләне үбә.) Йә, ничек?!

Зилә (изрәп). Оятсыз! Ялганчы! Әшәке җан! Ялганлады... Кабәхәт! Оятсыз!

Зөлфәт. Йоу! Әйдә тагын!

Зилә (изрәгән). Йоу! (Күрешү хәрәкәтләрен эшли башлыйлар. Ахырда Зөлфәт аны кабат үбеп ала. Зилә изрәп, Һушыннан яза.)

Зөлфәт. Карале, ни булды сиңа? Уян әле! Йа Ходаем, әллә шатлыгыннан җан тәслим кылды инде. Уян дим! Карале, исемең ничек соң хет! Уян! (Аны үпмәкче була.)

Ләйлә (кереп). Нәрсә бу? (Зөлфәт куркуыннан Зиләнең өстенә үк менеп ята.) Нишләттегез сез аны? (Зөлфәтне төртеп төшерә.)

Зөлфәт. Нишләтим ди инде, апа? Менә егылган җиреннән тотып калдым.

Ләйлә. Тик торганнан кеше егылмый... Зилә! Зилә, дим, ни булды? Зилә! Уян! Нишләтте ул сине?

Зөлфәт. Нишләп миңа ябасыз, үзе Һушын җуйды ул, минем катнашым юк. (Чыгып китмәкче була.)

Ләйлә (юлын бүлеп). Монысын әле төгәл белергә кирәк. Зилә! Матурым, ни булды?

Зөлфәт. Ни булса да, сез гаепле.

Ләйлә. Мин?!

Зөлфәт. Әйе! Сез биредә бу кызларны әллә нишләтеп, психикаларын какшатып бетергәнсез. Әле тикшереп карарга кирәк, биредә чынлап та ателье микән, әллә берәр сектамы?

Ләйлә. Нәрсә?!

Зөлфәт. Әйе, әйе! Сезнең кызларыгыз бигрәк сәер күренәләр. Сез аларны куркытып, миләренә әллә нәрсәләр тукып, нормаль психикаларын җимергәнсез! Бу прикольный чувихадан монашка ясап бетергәнсез бит!

Ләйлә. Минме? (Аның өстенә килә.)

Зөлфәт. Апа, апа! Без реперларча күрешергә генә өйрәндек... Менә болай... (Берничә хәрәкәт ясый, үбә. Ләйлә дә егыла.) Нинди көн булды соң бу? Бөтенесе Һуштан язалар. (Чыгып китмәкче була.)

Егетләр (килеп кереп). Нәрсә бу? (Зөлфәт кызлар янына барып ята. Аннан үрмәләп чыгып китмәкче була, аны тотып калалар.)

Фәнил. Аттакай, нишләттең син боларны?!

Зөлфәт. Нишләттең, нишләттең? Булышыгыз әле. (Кызларны өстәлгә алып салалар.)

Ридван. Син, егет, совсем зверь икәнсең! Ярты сәгать эчендә ике куянны аткан!

Айдар (Ләйләне бик борчылып карый). Нишләттең син аны?!

Зөлфәт. Нишләтим инде? Үзләре кегли кебек авалар.

Фәнил. Ярый, юкка сүз көрәштермәгез әле. Боларны нишләтәбез, шуны уйлагыз. Хәзер башкалары килеп керсә, әллә нәрсә уйлап, милиция чакыртулары мөмкин.

Зөлфәт. Йа Ходаем, нинди көн булды бу?

Ридван. Ярый инде, репер, нәрсә борчыласың? Чын егет икәнлегеңә ышандырдың, шул гына.

Зөлфәт. Егетен егет тә, боларны нишләтәбез?

Булат. Шулай да, син нәрсәдер эшләткән бит кызларны.

Зөлфәт. Егетләр, менә болай гына эшләдем! (Зиләне үбә. Ләйләне үпмәкче була.)

Айдар. Үзем! (Үбә. Кызлар селкенеп куялар.)

Ридван. Миңа калса, уйлап-нитеп торасы юк, тотарга да боларны безнең фатирга илтеп ташларга.

Фәнил. Шәп фикер!

Айдар. Әйе шул, аешканчы ятсыннар шунда. Ридван, барыгыз боларны машинаңа чыгарып салыгыз да, без Зөлфәт белән үзебез итеп килербез.

Айдар. (Егетләр Зилә белән Ләйләне алып чыгып китәләр.) Тәк! Җитәкчеләрен сафтан чыгардык, хәзер вак эш кенә калды инде. Шулай ул, укымасак та тапкырлык җитә! Әле беркем дә мине мыскыл итеп, җавап бирмичә калганы юк иде, Ләйлә дә җиңел генә котылмас!

Егетләр (кереп). Булды, тегеләрне машинага салдык!

Айдар. Бик әйбәт! Сез монда эшне дәвам итегез, без Зөлфәт белән аларны илтеп килик. Фәнил, син җитәкче булып каласың. Әйдә, Зөлфәт! (Чыгып китәләр.)

Булат. Кызларны машинага безгә алып чыгарга, эшне безгә дәвам итәргә... Гафу итегез, тик, миңа калса, безне эксплуатировать итәләр.

Фәнил. Ану ташла ул непартийный сүзләреңне! Сиңа нәрсә эш урның ошамыймы әллә?

Булат. Нишләп ошамасын ди инде?

Фәнил. Шулай булгач, әйдәгез, эшлик.

Булат. Әйдәгез, нәрсә эшлибез инде?

Фәнил. Менә монда нәрсәдер башлап маташкан идек бит.

Ридван. Эһ сез, хәчтрүшләр! Абой ертырга кирәк.

Фәнил. Чынлап та, шуны эшлисе иде бит әле. (Өчәүләшеп эшли башлыйлар.)

Булат. Карагыз әле, егетләр, Зөлфәт белән Айдар кызларны алып киттеләр, без өчәү монда. Ридван, Рәдиф кая югалды ул?

Фәнил. Чынлап та?

Ридван. Аһ шайтан, эштән качып йөриме?! Килгәч күрмәгәнен күрсәтәм мин аңа!

Кызлар (өчәү килеп керәләр). Озак та тордык бугай! Ләйлә сизми калган булса ярый.

Илүзә. Ничава, Зилә белән Фәридә дә юк әле.

Зәринә. Сәер, Фәридә монда калган иде бит. Кая югалды икән?

Таңсылу. Тагын туңдырма ашарга киткәндер әле. Беләм мин аны, бездән качып кына шуны ашарга йөгерә ул.

Зәринә. Ярый, теләсә нишләсеннәр. Иң мөһиме, без үз эш урныбызда. Әйдәгез, озакка сузмыйк, тиздән күлмәкләрне алырга килергә тиешләр.

Ридван. Фу! Тузан!

Булат. Сулап булмый!

Ридван (кызу-кызу эшләгән Фәнилгә карап). Кара син моңа, ошап киткән! Кызу монда, чыдап булмый. (Билгә кадәр чишенә.)

Фәнил аларга карап ала да, күлмәген чалбарына әйбәтәп тыгып куя, кабат эшкә керешә. Кызлар, чишенгән егетләрне күреп, тизрәк тегә башлыйлар, үзләренең игътибары егетләрдә.

Ридван (Фәнилнең бик кызып киткәнен карап). Фәнил, булды арыдым!

Фәнил (туктамый). Мин юк әле!

Ридван. Арыдым дим!

Фәнил (туктап, аңа карый). Ярар соң, тартып алыйк!

Булат. О! Әйбәт фикер! (Өчәү утырып тәмәке тарталар.)

Зәринә (түзми). Нигә болар берсе дә һаман килми?

Илүзә. Ял итәләрдер!

Зәринә. Нинди ял инде?

Таңсылу. Бар, Ләйлә белән сөйләшеп кара. Бәлки ул аларны җибәргәндер.

Зәринә. Сөйләшәм дә! (Ләйләнең бүлмәсенә кереп китә.)

Илүзә (Зәринә тегә торган күлмәкне алып). Карале син моңа, инде тегеп тә бетерә язган! (Күлмәкне алдына куеп, егетләр алдында боргалана.) Матур бит, ә?! Хи-хи-хи!!!

Зәринә (кереп). Күз алдыгызга китерәсезме, Ләйлә үзе дә юк!

Таңсылу. Алар бергә җыелып, берәр кайда күңел ачарга киткәннәрдер. Сизә идем инде мин аны.

Зәринә. Нәрсәне?

Таңсылу. Ләйлә безне яратып бетерми, гел читтә калдыра.

Илүзә. Егетләрдән сорарга, бәлки алар берәр нәрсә беләләрдер? (Егетләр янына борыла.)

Таңсылу. Туктале, үзем сорыйм. (Егетләргә якынлашып.) Эй, сез безнең кызларның кайда киткәннәрен белмисезме?

Фәнил (торып). Беләсезме...

Булат (аны бүлдереп). Миңа калса...

Ридван (торып баса). Алар бүген булмаячаклар.

Зәринә. Ничек инде алай?

Илүзә (Ридванга сокланып). Кайда киттеләр соң алар?

Фәнил. Алар ялга киттеләр.

Таңсылу. Нинди ял? Син нәрсә?

Булат. Гафу итегез, бүген бит шимбә көн, шуңа күрә алар иртәрәк киттеләр.

Таңсылу. Шулай дип уйлаган идем дә инде мин аны!

Илүзә (һаман сокланып). Хәзер нишлибез инде?

Таңсылу. Кайтабыз да китәбез!

Зәринә. Әйбәт булыр иде шул, бераз ял иткән булыр идек!

Фәнил. Без дә китәбез инде алайса.

Таңсылу. Әлбәттә китәсез, сезне үзегезне генә монда калдырам дип кем әйтте соң әле?

Илүзә (һаман сокланып). Кая барабыз?

Ридван. Син миннән сорыйсыңмы?

Илүзә. Әгәр дә шулай да булса, ни? Хи-хи-хи!!!

Таңсылу (кызларны егетләр яныннан сөйрәп диярлек алып китә). Сез нәрсә алар алдында авызларыгызны җәеп торасыз?

Зәринә. Кем?

Таңсылу. Менә бу.

Илүзә. Минме? Алла сакласын диген!

Таңсылу. Кара, башка кабатлана күрмәсен.

Зәринә. Хәзер нишлибез инде?

Таңсылу. Сез барыгыз, ял итегез, ә мин калам.

Кызлар. Ник?

Таңсылу. Күлмәкне бераз тегәрмен.

Кызлар. Ярый, алайса, без киттек. (Егетләргә сизелерлек итеп.) Пока! Пока! (Чыгып китәләр.)

Таңсылу (егетләргә). Барыгыз, сез дә китегез.

Булат белән Ридван чыгып китмәкче була, Фәнил дә аларга иярә.

Булат. Фәнил, син каласың! (Таңсылуга ымлый.)

Фәнил. Моның беләнме? Кит әле моннан, үзең кал!

Булат. Каласың дидем!

Таңсылу. Сезне озак көтәргәме?

Фәнил (Таңсылуга карап ала). Ю-юк! Нишлим мин аның белән? Мин бит синең кебек матур сөйли белмим.

Булат. Соң, анысын да өйрәтеп бирә алмыйм бит инде. Ну, шунда җаен табарсың инде!

Фәнил. Кирәкми... (Чыгып китмәкче була.)

Ридван (аны буып тота). Каласың дидем! (Булатка башларга ымлый.)

Булат. Гафу ит, Фәнил, тик, миңа калса, син бүген бөтенләй эшләмәдең.

Таңсылу. Бернинди калыш юк, бөтенегез китегез.

Ридван (Фәнилне җибәрә, Таңсылуны буып тота). Фәнил кала, аның эшлисе эше бар, аңладыңмы? (Аны этеп җибәрә.)

Булат. Гафу итегез, гафу итегез! (Ридванны этеп җибәрә.) Тик миңа калса, сез үзегез дә дөреслекне яратасыз?

Таңсылу. Ну?

Булат. Менә бу иптәшебез, бүген без эшләгәндә басып торды, шуңа күрә ул төнгегә кала. Килештекме? Килештек! Сау булыгыз! (Ридван белән чыгып сызалар.)

Таңсылу белән Фәнил үзләре генә калалар. Һәр икесе бер-беренә кырын гына карап алалар. Аннан Таңсылу эшен эшләргә утыра. Фәнил эш коралын тотып карый да, ташлап, Кызга карап, нишләргә икәнлекне уйлый. Таңсылу янына килеп утырып, аның эшләгәнен күзәтеп тора.

Таңсылу. Сез биредә миңа карап утырыр өчен калдыгызмы?

Фәнил. Юк!

Таңсылу. Шулай булгач, барыгыз, эшегездә булыгыз.

Фәнил (Рәдиф кебек мескнләнеп). Хәлем юк минем.

Таңсылу. Барыгыз, кайтып йоклагыз, хәл җыегыз.

Фәнил (Булат кебек матур сөйләргә тырышып.) Карале, һаман сез дә сез, гыз да гыз. Син генә дип эндәш әле. Ни дисәң дә, тулы төнне бергә үткәрәсебез бар.

Таңсылу. Нәрсәгә төрттерәсең әле син?

Фәнил. Нәрсәгә төрттерим инде? Бергә куначакбыз бит монда, шуны гына әйтүем.

Таңсылу. Менә хәзер мин сине куып чыгарам да, үзем генә кунам.

Фәнил. Булды, булды... Башка дәшмим... (Нишләргә белмичә аптырап карап утыра.)

Таңсылу (аның карашыннан туеп). Син миңа озак карап утырмакчы буласыңмы?

Фәнил (мыгырдап). Китәм инде, китәм... Карарга да ярамый...

Эш урнына барып, ниндидер инструмент ала. Шуның белән бик мавыгып, осталарча эшләргә тырыша. Тик инструмент әле кулыннан төшеп китә, әле тагын әллә нәрсәләр. Таңсылу башта аның кыланышларын аңламый тора. Аннан елмая. Инде көлә башлый, тик моны яшерергә тырыша. Фәнил үзеннән көлгәнне сизеп.

Фәнил. Нәрсә көләсең?

Таңсылу (көлеп). Сезнең бригадада профессионаллар дигәннәр иде!

Фәнил. Әлбәттә!

Таңсылу. Нигәдер синнән бер дә күренми!

Фәнил. Карый белмисең...

Таңсылу. Бу эштә син дә профессионал булсаң, мин бөтенләй алтын куллы!

Фәнил (үчекләп). Хе-хе-хе! Алтын куллы табылган... (Борылып эшен дәвам иткән була. Аның карашына чыдый алмый). Нәрсә миңа шулай карыйсың?

Таңсылу. Болай гына...

Фәнил. Бар, кысылып йөрмә әле монда. Нишләргә кирәклеген үзем белермен. Мин бит синең тегүеңә тыгылмыйм.

Таңсылу (үзенең онытылып киткәненә уңайсызланып). Соң, изаланасың бит... Әйдә мин сиңа ничек эшләргә кирәклеген күрсәтәм. Менә болай гына итәсе бит инде аны! (Инструментын алып, эшләп күрсәтә.)

Фәнил. Үзем дә бик әйбәт беләм дидем бит инде. Бир әле монда!.. (Инструментны алмакчы була, кабат бер-берсенең кулларын тоталар, карашлары очраша.) Карама әле шулай!.. (Инструментны тартып ала.) Син күрсәткәнчә әллә кайчан эшләмиләр инде, хәзер яңа технологияләр. Бабайлар ысулы өйрәнеп маташасың!..

Таңсылу (ачуланып). Эшлә алайса, изалан!

Таңсылу барып эш урнына утыра. Тегә башлый. Фәнил инструменты белән бераз маташкач, туеп ял итәргә утыра. Карашы Таңсылуга төшә. Аның тегүен карап торгач, янәшәсенә бара. Өстәлдә яткан эскизны карый.

Фәнил (борчылып). Тукта инде, тукта!

Таңсылу. Нәрсә булды тагын?

Фәнил. Соң шундый кыйммәтле материалны шулай әрәм итәргә ярыймы? Әллә син бөтенләй тегә белмисеңме?

Таңсылу. Күрмисең мени, тегәм бит!

Фәнил. Бу тегү түгел! Бу материалны әрәм итү! Кара инде, эскиз буенча да бара алмыйсың мени? Менә бит, монда бөтенләй башкача!

Таңсылу. Аңламыйм мин ул сызымнарны...

Фәнил. Аңламасаң, нишләп утырасың монда?! Болай тексәң синең бер җиңең бил турысында килеп чыга бит хәзер! Булдыксыз!

Таңсылу. Минме?!

Фәнил. Син инде, мин булмам бит...

Таңсылу. Мәле үзең тегеп кара, шундый бик оста булгач!

Фәнил. Тегәм дә! (Аның урнына утыра, мыгырданып Таңсылу теккәнне сүтә, янәдән тегә башлый.)

Таңсылу (аның бик оста теккәнен күреп). Карале, син кайда шулай оста тегәргә өйрәндең ул?

Фәнил (эшен туктатмый). Өйрәндем инде! Бу минем яраткан шөгылем. Дөресен әйткәндә, мин ярты киемемне үзем тегәм! Хобби!

Таңсылу. Чынлапмы?!

Фәнил. Әлбәттә! Тик син егетләргә әйтә күрмә!

Таңсылу (кинәт). Карале, әйдә син минем күлмәкне тегеп бетер, ә мин синең урында эшлим!

Фәнил (кызыксынып). Булдыраласыңмы соң?

Таңсылу. Булдырам! Мин аңа укыган идем!

Фәнил. Әйдә соң! Тик берәүгә дә әйтмә!

Таңсылу. Әлбәттә! Бу бит икебезгә дә кагыла!

Фәнил. Алайса башладык!

Таңсылу. Башладык!

Фәнил тегә башлый. Таңсылу аның инструментын алып, дивар кырыенда нидер майтара. Икесе дә бик оста эшлиләр. Ут сүнә.

Берничә сәгать вакыт үткән. Бер почмакта, материаллар арасында Таңсылу белән Фәнил кочаклашып бик тәмләп йоклап яталар. Ридван килеп керә. Караңгыда “Егетләр!” дип, бәрелә-сугыла йөри. Илүзә килеп кереп, аны арттан кочаклый.

Ридван. Вай-вай-вай! Йә, кайда инде алар?

Илүзә. Белмим шул. Хи-хи-хи!!! Әллә утларны сүндереп, күңел ачарга киттеләр микән?

Ридван. Ишекләрне бикләмичәме? Син бит үзең әйттең, безне икебезне шалтыратып чакырдылар дидең.

Илүзә. Әйтсәм соң!

Ридван. Әллә алдаштыңмы?

Илүзә. Алдашмадым, шаярттым гына! (Аны диварга терәп үк куя.)

Ридван (качып). Бала-чага күрдең мәллә шаяртып уйнарга?

Илүзә (аңа якынаеп). Юк, киресенчә!

Ридван (ачуланган булып). Кит әле, кит! Директорыгыз күрсә, йә эштән куып чыгарыр.

Илүзә. Ул биредә юк, без икәү генә, куркагым!

Ридван. Карале, директорыгыз безне кат-кат кисәткән иде...

Илүзә. Нәрсә диеп?!

Ридван. Минем кызларым бик тәртипле, тыйнак, бер бармагыгызның тырнагы белән генә тисәгез дә, күрмәгәнегезне күрсәтәм, дигән иде.

Илүзә. Ул ни әйтмәс! (Бер күлмәкне алып.) Карале, бу күлмәк миңа килешәме?

Ридван. Белмим, киттем мин!

Илүзә. Кая барасың?

Ридван. Киредән, дискотекага! (Ишеккә бара, ул бикле.) Карале, син минем анда икәнлегемне каян белдең?

Илүзә. Моннан чыккач та, артыңнан ияргән идем!

Ридван. Нигә?

Илүзә. Чөнки мин сине бер күрүдә үк ошаттым, ә үземә ошаган егетләрне мин...

Ридванга таба бара, егет артка таба атлый. Алар икәүләшеп Таңсылу белән Фәнил өстенә авалар. Дүртесе бергә кычкырышып, Ридван белән Илүзә бер якка, Таңсылу белән Фәнил икенче якка качалар

Ридван. Фәнил түгелме соң бу?! Фәнил, нәчәлник килә!

Фәнил (сикереп торып). Кайда?!

Таңсылу тиз-тиз буи, Фәнил тегә башлый. Ридван белән Илүзә көләләр. Башта Таңсылу нишләгәнен аңлый, Фәнил янына бара. Фәнил: “Кит әле моннан!” дип әйткәч кенә, аеша.

Илүзә. Ну, Таңсылу, мин синнән моны көтмәгән идем! Хи-хи-хи!!!

Таңсылу. Шым, мин үзем дә көтмәгән идем, үзеннән-үзе килеп чыкты.

Илүзә. Егетләр, хәзер нишлибез инде?

Ридван. Мин белмим.

Фәнил. Мин дә.

Илүзә. Соң кем генә белергә тиеш соң?

Таңсылу. Карале боларга, үзләре башны әйләндерделәр дә, хәзер нишләргә белмибез дигән булалар.

Илүзә. Беләсегез килсә, безнең “Амазонка” ательесында эшләүче кызлар егетләргә карата тискәре мөгамәләдә генә булырга тиешләр.

Фәнил. Нишләп алай?

Таңсылу. Менә шулай!

Илүзә. Әгәр дә без сезнең белән буласыбыз килә икән, эшебездән колак кагарга туры киләчәк.

Ридван. Бигрәк кырыс кагыйдәләр!

Фәнил. Сезгә барыгызга бергә бунт күтәрергә кирәк, шул очракта директорыгыз бернишли алмаячак!

Ридван. О! Акыллы баш!

Таңсылу. Белмим шул, Зәринә, Фәридә, Зилә егетләр мәсьәләсенә килгәндә каты торырлар.

Фәнил. Торганнар ди, сезнең Зиләгез әллә кайчан Зөлфәтнең сихеренә биреште!

Ридван. Фәридә иртән үк Рәдиф белән.

Кызлар. Кит аннан?!

Ридван. Чын әгәр!

Илүзә. Димәк, Зәринә генә калган?

Фәнил. Безгә анысы да кыенлык түгел!

Таңсылу. Нишләмәкче буласыз?

Ридван. Безнең тагы бер егетебез буш бит!

Илүзә. Аларны очраштырасы бар әле...

Фәнил. Иң мөһиме, ул иртәгә эшкә килсен, калганын без үзебез кайгыртырбыз!

Илүзә. Димәк килештек?!

Барысы да. Килештек!!! Иртәгәдән яңа тормыш башлыйбыз!!!

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]