Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
AMAZONKA.doc
Скачиваний:
18
Добавлен:
18.11.2019
Размер:
319.49 Кб
Скачать

Илгиз Зәйниев Туйга ничә көн кала...

явив

Ууөуаөуйө

илтилтлтд

Туйга ничә көн кала...

Музыкаль комедия, ике пәрдәдә.

КАТНАШАЛАР:

АЙДАР – авыл егете, беренче күренештә 17 яшь.

ЛӘЙЛӘ – авыл кызы, беренче күренештә 17 яшь.

ЗӘРИНӘ – 20 яшьләр тирәсендәге кыз.

ТАҢСЫЛУ – 20 яшьләр тирәсендәге кыз.

ЗИЛӘ – 20 яшьләр тирәсендәге кыз.

ИЛҮЗӘ - 20 яшьләр тирәсендәге кыз.

ФӘРИДӘ - 20 яшьләр тирәсендәге кыз.

ФӘНИЛ – 20 яшьләр тирәсендәге егет, Айдарның авылдашы.

РИДВАН – 20 яшьтәге егет.

ЗӨЛФӘТ – 20 яшендәге егет.

БУЛАТ – 20 яшендәге егет.

РӘДИФ – 20 яшендәге егет.

Беренче пәрдә

I күренеш

Авыл. Төн. Ләйләләрнең капка төпләре. Капка төбендәге эскәмиядә Ләйлә утыра. Ул бер дә егет янына чыккан кебек киенмәгән – эш киемнәреннән. Айдар килеп керә

Ләйлә. Килдеңме!..

Айдар. Килдем!..

Тагын тавышсыз утыралар.

Ләйлә. Теге ала-кола сыерыгыз кайттымы?

Айдар. Кайтты.

Ләйлә. Ярый, яхшы булган. Әниең бик борчылып эзләп йөри иде шул.

Сөйләшми утыралар.

Ләйлә. Имтиханга әзерләнәсеңме? (Айдар “юк” дигәндәй баш чайкый.) Ничек бер дә укымыйсың син, Айдар? Соңгы имтиханга күпме генә вакыт калды бит инде...

Айдар. Бер атна калды.

Ләйлә. Менә - бер атна!

Айдар. Унбер ел укымаганны, хәзер укып кына берәр нәрсә аңлармын дисеңме?

Ләйлә. Ник укымадың соң?

Айдар. Укыйсым килмәде, миңа болай да рәхәт!

Ләйлә (төнгә соклана). Төне бигрәк матур, Айдар!

Айдар. Бәлки матур дадыр, караңгы бит, күренми... Сезнекеләр туйга әзерләнәләрме соң әле?

Ләйлә. Әзерләнмәгән кайда ул.

Айдар. Минекеләр дә шулай. Әти әйтте, кодалар туегызга суыткыч бүләк итәләр икән, бездән – телевизор диде, ЖК – SAMSUNG!

Ләйлә. Телевизор? Әйбәт булган. (Бераз уйлангач.) Айдар, әйдә үбешик әле!

Айдар. Ник, нәрсә булды соң?

Ләйлә. Соң безгә үбешер өчен берәр нәрсә булу кирәк мени?

Айдар. Кирәкми дә...

Ләйлә. Шулай булгач?

Айдар. Әйдә соң, үбешик. (Үбешәләр.)

Ләйлә. Айдар, син мине яратасыңмы?

Айдар. Нәрсә?

Ләйлә. Мине элеккеге кебек үк яратасыңмы?

Айдар. Әллә нинди син бүген. Безнең туйга күпме калды соң әле? (Бармак бөгеп саный.)

Ләйлә. Ун көн калды, шуны да белмисеңме?

Айдар. Нәрсәсен белеп торасы инде аның, барыбер онытылмас. Әни булса да иртән: “Улым, тор! Бүген бит туең!”- диеп уятачак.

Ләйлә. Без ЗАГСка нинди машиналарда барырбыз?

Айдар. Бездән биш машина була. Сездән алтау булырга тиеш.

Ләйлә. Кайдан беләсең?

Айдар. Санадым! Менә кара: җизнәңдә “девятка” – бер, әтиеңнең апасының ирендә “ока” – ике, әниеңнең абыйсында “шестерка” - өч, аның малаенда “семерка” – дүрт, әтиеңнең ике буын туганы Әсхәт абыйда “Волга” – биш, үзегезнең копейка – “алты”. Әле колхоз председателен чакырсак, тагын бер “Волга” булачак, сельсовет председателен дә дәшсәк, “Буханка” да булачак. Так что, аның өчен син кайгырма, машиналар җитәрлек.

Ләйлә. Бик күп җыела икән шул әле.

Айдар. Карале, мин уйладым-уйладым да, мәйтәм тиздән выпускной, аның артыннан ук туебыз. Тегендә дә монда да костюм-чалбар кирәк. Әллә берне алсак, икесенә дә җитәр иде микән? Икесе дә барыбер бер тапкыр гына була бит.

Ләйлә. Бер тапкыр гына шул! Шул бер тапкыр гына булган бәйрәмдә инде кайдадыр кигән костюмнан булыр идеңме?

Айдар. Әлбәттә, бер тапкыр кияр өчен нәрсә акча әрәм итеп торырга. Әти әйтә, туй болай гына ул, ди, формальность, ди. Менә аннан соң әле яшәп карарга кирәк.

Ләйлә. Айдар, ә без ничегрәк яшәрбез?

Айдар. Башкалар ничек яши?

Ләйлә. Ничек яшиләр соң?

Айдар. Өйләнешкәч белербез әле. Белмәгәнен әтидән сорарбыз.

Ләйлә. Мәктәпне бетергәч, нишләрбез?

Айдар. Өйләнешәбез бит инде!

Ләйлә. Аннан соң?

Айдар. Бергә яши башларбыз!

Ләйлә. Кайда эшләрбез?

Айдар. Урын беткән мени? Мин тракторга утырам. Әти әйтте, председатель белән сөйләштем, быел яңа трактор кайтырга тиеш, үзем аңа утырам, искесе сиңа була, улым, диде.

Ләйлә. Ә мин?

Айдар. Нәрсә син?

Ләйлә. Мин нишләрмен?

Айдар. Белмим, эшләргә вакытың булыр микән соң?

Ләйлә. Ничек инде?

Айдар. Соң балаларны карарга кирәктер бит?

Ләйлә. Ничәү булыр инде алар безнең?

Айдар. Ансы өчен кайгырма, эшсез калмассың.

Сүзсез утыралар.

Ләйлә. Айдар, синең шәһәргә китәсең килмиме?

Айдар. Кемгә кирәгем бар минем анда?

Ләйлә. Монда кемгә кирәгең бар?

Айдар. Монда әти, әни, син, председатель эшче куллар кирәк дип тора.

Ләйлә. Айдар, синең бик өйләнәсең киләме?

Айдар. Килә дип, өйләнергәдер инде. Әти әйтә, егет кешегә вакытында өйләнеп калырга кирәк, ди.

Ләйлә. Без бит әле мәктәпне дә тәмамлыйбыз гына, рәтләп егет белән кыз да булып җитмәдек.

Айдар. Кем генә булдык соң без?

Ләйлә. Белмим. (Пауза.) Айдар, бәлки безгә өйләнү белән ашыкмаскадыр?

Айдар. Без хәзер балалар бакчасыннан бирле егет белән кыз булып йөрибез. Бөтен авыл безнең өйләнешүне көтә. Күрше Таһир абый инде ике ел буена: “Малай, синең туйда дуңгыз булып егылганчы эчәм, Аллаһы боерса!”- дип аптырата.

Ләйлә. Соң, укымасам, авылда калсам... Син әнә инде салгалый да башладың.

Айдар. Но, но, но! Әти әйтә, егет кеше өчен аракы эчү гадәти нәрсә, ди, чамасын белсәң.

Ләйлә. Айдар, минем укыйсым килә!

Айдар. Кемлеккә укымакчы буласың инде син?

Ләйлә. Минем модельер булсым килә!

Айдар. Хыялый! (Пауза.)

Ләйлә. Айдар, бәлки әлегә өйләнешми торыйктыр, ә?

Айдар. Нәрсә җитми сиңа? Нидән куркасың?

Ләйлә. Белмим, миңа калса, безгә өйләнешергә иртәрәктер.

Айдар. Гомер буе очрашып йөреп, менә хәзер иртәрәк, имеш. Кайчан иртә булмас соң?

Ләйлә. Белмим. Тик хәзер иртәрәк. Безгә бит әле унҗидешәр яшь кенә.

Айдар. Унҗиде яшь аз мени?

Ләйлә. Аз.

Айдар. Ничә аз булмый инде алайса?

Ләйлә. Белмим.

Айдар. Ничек инде белмисең? Егерме, егерме биш? Ничә?

Ләйлә. Бәлки менә шул егерме бишләр җитәрлектер дә.

Айдар. Егерме биш яшьлек кызны кем кияүгә алсын ди?

Ләйлә (паузадан соң). Нишләп алай дисең?

Айдар. Егет кеше бит мин, үзем беләм.

Ләйлә. Мине дә алмаслар дисеңме?

Айдар. Син нәрсә алтын мәллә, башкалардан ни аермаң?

Ләйлә. Алайса, нигә мине сайладың соң?

Айдар. Сайладым инде. Син бала чактан минем янәшәмдә бит. Башка кызларны күрсәткәнең дә юк...

Ләйлә. Әллә мин сиңа тагылмакчы булам дисеңме?

Айдар. Соң, янымнан беркайда киткәнең дә юк бит.

Ләйлә. Бәлки син минем янда бөтереләсеңдер ул, уйлап карамадыңмы?

Айдар. Мин? Синең янда? Нәрсә миңа кызлар беткән ди мәллә? Бер сызгырсам, көтүе белән җыелып киләләр!

Ләйлә. Әйдә сызгыр әле! Нигә сызгырмыйсың? Егет имеш, сызгыра да белмисең бит әле син.

Айдар. Минме? Белмәсәм соң! Мин сиңа нәрсә урам малае мәллә, сызгырып йөрергә? Аның каравы мин үбешә беләм!

Ләйлә. Әллә мине үбешә белмим диясең киләме?

Айдар. Белмисең шул.

Ләйлә. Нәрсә сөйлисең син миңа? Бергәләшеп китаптан карап өйрәндек бит.

Айдар. Синең китабың белән генә ерак китәрсең инде, практика булмаса.

Ләйлә. Әллә син берәр кайда практика үттеңме?

Айдар. Үттем шул! Минем белән йөрергә теләүче кызлар аз иде дисеңме? Менә Регина үбешергә өйрәтте дә инде.

Ләйлә. Подружка...

Айдар. Аптыраганнан шулай эшләдем, китаптан карап бернәрсә дә килеп чыкмый иде бит.

Ләйлә. Минем белән дә очрашырга теләп йөрүче егетләр булмады түгел. Аның каравы мин алар белән почмак саен практиковаться итеп йөрмәдем бит.

Айдар. Кешең булса иткән булыр идең әле.

Ләйлә. Кешем булсамы? Ярый алайса, матурым, моннан соң да теләсә кем белән практиковаться итеп йөр, ярыймы. Ә мине оныт.

Айдар. Куркыттың!

Ләйлә. Онытма, минем каршыга бер килерсең әле. Менә шунда бүгенге сүзләрең исеңә төшәр.

Айдар. Төшкән ди, иртәгә үк башканы алып кайтып утыртам.

Ләйлә. Карарбыз әле. (Капка артына кергәч, кычкыра.) Әти, туй булмый! Мин Казанга китәм!

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]