Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
AMAZONKA.doc
Скачиваний:
18
Добавлен:
18.11.2019
Размер:
319.49 Кб
Скачать

IV күренеш

Ателье “Амазонка”. Беркем юк. Ишекне ачкан тавыш ишетелә. Бүлмәгә Айдар килеп керә.

Айдар (каранып, сокланып йөри). Да-а! Алдашмаган бу малай. Ләйлә таки кеше булган бит, ә! Үз сүзендә торган... (Бүлмә буйлап бөтен нәрсәне карап йөри.) Ательесы шундый зиннәтле булгач, үзе ничек үзгәргән икән ул хәзер!?. Бөтенләй танымаслыктыр инде. Мине күрсә, нишләр, көлер микән? (Манекеннар янәшәсенә бара.) Карале, чын кеше диярсең...

Ишек ягыннан кызларның көлгән тавышлары ишетелә. Айдар, кая барырга белмәгәчтен, манекеннар арасына баса. Таңсылу белән Зилә килеп керәләр.

Таңсылу. О! Берәү дә юк икән әле!

Зилә. Әйе, без беренче!

Таңсылу. Гадәттә Фәридә беренче килеп утыра торган иде. Туңдырмасын тотып! Бүген никтер соңарган.

Зилә. Хәзер килеп җитәр!

Әзерләнеп эш урыннарына утыралар. Эшләрен башлап җибәрәләр. Зилә кинәт көлеп җибәрә.

Таңсылу (кызыгып). Ни булды?!

Зилә (көлеп). Син күз алдыңа китерәсеңме! Кичә өйгә кайтып керсәм, бүлмәмдә бер зур букет тора, гел кызыл розалардан!

Таңсылу. Кит әле?!

Зилә. Әйе! Кухняга кергән идем Радик әни белән чәй эчеп утыра!

Таңсылу. Нәрсә?! Тагын шуның белән саташмакчы буласыңмы?!

Зилә. Юк инде! Тыңлап бетер! Нидер сөйләнә башлаган иде, күз төбенә берне кундырдым да, ишектән чыгарып җибәрдем! Розаларын балконнан ташладым!

Таңсылу. Менә дөрес эшләгәнсең!

Илүзә килеп керә, бик күтәренке күңелле, кычкырып җибәрә.

Зилә. Нишлисең?

Таңсылу. Нәрсә булды?!

Илүзә. Мин кичә ниһаять үземне ирләрдән өстен итеп тойдым!

Зилә. Ничек?!

Илүзә. Хи-хи-хи! Күз алдыгызга китерә аласызмы, минем кичә дискотекада танышмаган егетем калмады!..

Таңсылу. Син нәрсә?...

Илүзә. Әйе! Мин аларның барысына да караш ташлап, елмаеп, башларын әйләндереп бетердем! Берничәсе хәтта өелеп сугыштылар да әле! Валлаһи! Бөтенесе белән дә очрашырга вәгъдәләр бирдем дә, ә үзем рәхәтләнеп ялгызым гына кайтып киттем!

Зилә. Ну булдыргансың!

Илүзә. Күз алдыгызга китерәсезме, алар хәзер ялган номерларга шалтыратып, минем тавышны ишетмәкче булалар, хыялланалар! Ә миңа берсе дә кирәкми!

Кызлар. Безгә дә!

Зәринә килеп керә. Бик катгый гына атлап үз урнына утыра. Эше бармагач:

Зәринә. Кызлар, беркемгә дә бәйле булмагач, шундый рәхәт икән! Яшиселәрем килеп тора!

Зилә. Әлбәттә!

Зәринә. Карагыз әле, миңа гына шулай рәхәтме, әллә сезгәдәме? Әле күптән түгел генә минем белән очрашудан качып йөргән егет, бөтен танышларымнан миңа ни булганын белешә, дусларыннан миңа шалтраттыра, беркөн хәтта артымнан күзәтеп килде!

Фәридә (атылып килеп керә, мышнап чыккан). Кызлар!

Барысы да. Ни булды?! Нәрсәгә кычкырасың?!

Фәридә. Кызлар, беләсезме, мин хәзер автобуста килдем! Беләсезме, автобустагы ирләр барысы да диярлек миңа шундый күзләр белән карадылар! Әйе! Һәрберсе карашы белән бөтен тәнемне капшап чыкты инде менә! Һаман янәшәрәк басырга тырышалар, сыланалар! Шуларның исе бөтен киемемә иярде!

Зәринә. Мескенкәй! (Кызлар көләләр.)

Фәридә. Беләсезме, башта миңа бит берәү дә карамый торган иде! Хәзер мин берсенә дә карамагач, алар миннән күз алмыйлар. Әйе! Транспортта, урамда, бөтен җирдә! (Танго ишетелә. Бии башлый, аңа башкалар да кушыла. Бераз биегәч, Айдар янына килеп, үзе дә сизмәстән, аны биергә алып чыга. Кинәт туктап. ) Хәтта менә бу ир-ат манекены да хәзер миннән күзен алалмый кебек тоям!

Барысы да Айдарга карыйлар. Ни әйтергә белми басып торалар. Барысы бергә аңа якыная башлый.

Айдар Исәнмесез, кызлар! (Кызлар кычкыра башлыйлар.)

Зәринә. Карак! Көпә-көндез!

Илүзә. Ничек кердең?!

Таңсылу. Чыгармагыз! Ләйлә туташ!

Барысы да. Ләйлә туташ!

Ләйлә (ишектән үк сөйләп керә). Нинди базар бу? Нәрсә булды? Нигә шау-шу куптарасыз? Нинди карак тагын? Әллә һаман эшне башламадыгызмы?

Айдар (нишләргә белми). Исәнме, Ләйлә!

Ләйлә (бер мизгел басып тора, онытылып). Айдар? Синме соң бу?! (Кабат кырысланып.) Нишлисең син монда? Нигә килдең?

Айдар. Синең янга килгән идем.

Кызлар. Бу кем?

Ләйлә. Сезгә кирәкми! Барыгыз, бераз йөреп керегез әле.

Кызлар. Әле эшли башладык кына бит.

Ләйлә. Мин әйткәч, барыгыз!

Кызлар Айдарга кырын гына карап чыгып китә. Илүзә өстәл артына качып кала, Айдар күреп ала, Ләйләгә аны төртеп күрсәтә.

Ләйлә. Илүзә!

Илүзә. Сумочкам калган, сумочкам, Ләйлә туташ! (Ишектән чыга, башка кызлар аны каршы алалар.)

Ләйлә. Йә, сөйлә, нигә килдең?

Айдар. Менә шәһәрдә булырга туры килде дә, сине дә күреп чыгыйм дип кердем.

Ләйлә. Сагындың мәллә?

Айдар. Бер килгәч, күрим дидем инде... (Чыгып китмәкче була.)

Ләйлә. Йә, ничек мин сиңа, Айдар?!

Айдар. Гаҗәп!

Ләйлә. Элеккечә үкме?!

Айдар. Юк...

Ләйлә. Картайганмын мени?

Айдар. Киресенчә, тагы да чибәрләнгәнсең... Хыялларыңа да ирешә башлагансың...

Ләйлә. Сөйләп җибәр, үзең ничек яшәп ятасың?

Айдар. Әйбәт! Эшләр гөр килеп бара!

Ләйлә. Шулай мени? Өйләндеңме соң?

Айдар. Юк әле.

Ләйлә. Нишләп алай? Көтүе белән ияртеп кайтам дип кычкырган идең бит?

Айдар. Әле бик яшь бит мин! Туйганчы йөреп калмадым. Менә йөреп туйгач, өйләнәм! Әти әйтә, егет кешегә...

Ләйлә. Ә әниең ни дип әйтә!?

Айдар. Карале, шәһәрдә төрттереп сөйләшергә дә өйрәткәннәр үзеңне! Авылда вакытта бер дә оста телле түгел идең...

Ләйлә. Нишләтәсең бит, биш ел вакыт үзенекен итми калмый!

Айдар. Швейный фабриканың директоры итеп куйганнар икән үзеңне.

Ләйлә. Бу – а-тель-е! Без биредә бары тик кызлар гына эшлибез, ир-атларсыз. Чөнки синең сыманнар аяк кына чала белә.

Айдар. Әйтәм аны бу ательегызга бөтенләй беркем килми. Кызларың да үзең сыман, мескеннәр...

Ләйлә. Син минем хыялларымнан көлгән идең. Мине мыскыл иттең син.

Айдар. Ярый инде, ярый... Теге вакытта да әллә ничек килеп чыкты... Икебез дә уйламыйча кычкырыштык та...

Ләйлә. Казанда нинди эшләрең килеп чыкты инде?!

Айдар. Мин дә хәзер бизнес белән шөгыльләнәм!

Ләйлә. Бизнес, синме? Ничек атала инде бизнесың?

Айдар. Бәрәңге сату бизнесы!

Ләйлә. Көлдермә әле, синнән нинди бәрәңге сатучы чыксын!

Айдар. Син нәрсә, мине монда болай гына йөри дип уйлыйсың мәллә?

Ләйлә. Кайдан алып, кем бәрәңгесен сатасың инде?

Айдар. Җәй буена әти белән карап үстердек тә, менә хәзер алып килеп саттым!

Ләйлә (көлә). Ой, үләм икән! Бизнесмен! Хи-хи-хи!!! (Кычкырып.) Кызлар, керегез әле! (Ишек артында тыңлап торган кызлар атылып керәләр.) Булдыксыз син! Шул яшеңә кадәр әти-әниеңнең итәгенә ябышып ятасың! Алардан аерылып укырга китәргә дә курыктың бит син. Моннан соң да шулай булыр. Әти-әниең исән чакта һаман шулар артына качарсың!

Айдар. Син миңа язмыш юрама әле, ярыймы! Мин үз тормышымны үзем корырмын!

Ләйлә. Тормыш түгел, чебиләр оясы да коралмыйсың бит син! Әтиең ясап бирсә генә! (Кызлар көләләр.)

Айдар. Менә монсын карарбыз әле. Мин моны болай гына калдырырмын дип уйлама!

Ләйлә. Башка күземә күренәсе булма, хәчтрүш! (Үз бүлмәсенә кереп китә.)

Айдар. Мин бу сүзләреңне... (кызлар аңа ташланалар, кайсы кай җиреннән үлчәм алалар.)... онытмам! (Чыгып китә.)

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]