Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
AMAZONKA.doc
Скачиваний:
18
Добавлен:
18.11.2019
Размер:
319.49 Кб
Скачать

III күренеш

Шәһәр фатиры. Диванда Фәнил йоклап ята. Ишеккә берсе шакый. Фәнил йоклый бирә. Кабат шакыйлар. Фәнилгә бу берничек тә тәэсир итми. Ишеккә инде каты итеп шакыйлар, тибәләр. Коридордан ниндидер әшәке тавышлар белән кычкыралар. Фәнил ничектер уянып китә. Аешалмый утырып тора. Кабат шакыгач ишек ачарга чыгып китә. Сөйләнә-сөйләнә Айдар, аның артыннан әле дә рәтләп уянып җитмәгән Фәнил керә.

Айдар (коридордан ук сөйләп керә). Мин инде сине үлгәнсең дип торам. Ярты сәгать буена ишек төбеңне саклатасың. Оят та юк үзеңдә. Әллә колакларың бер дә ишетмиме, шакый-шакый ишегеңне җимерә яздым бит? (Фәнилнең аны тыңламыйча, янәдән караватка авып йоклап киткәнен күреп.) Эй! Син нәрсә? Тор! Кара син моңа, кунак килде дип тә белми. Тор дим, харек, йокы чүлмәге! (Фәнилне торгызып маташа.) Уян инде!!! Подъем всему личному составу!!! Move! (Торгызып утырта.) Менә шулай! (Үзе белән алып кергән зур сумкаларын бушата башлый.) Менә әниең күчтәнәчләр җибәрде. Улым укый, аңа витаминнар күп кирәк, ди! (Кишер, суган кебек нәрсәләр чыгара.) Менә монысын да бик ярата иде дип җибәрде. (Пиво балоннары чыгарып өстәлгә тезә. Фәнил аларга ташлангач.) Карале, туган, мин синең сөтне шул кадәрлем яратканыңны белмәгән дә идем. Белгән булсам, флягасы белән алып килер идем. (Фәнил башын тотып, караватына ава.) Фәнил! Синең баш авырта мәллә, туган! Әтиең, әниеңә күрсәтмичә генә, ачы бал җибәргән иде, бераз кабасыңмы? (Фәнил аның кулындагы бидонга ташлана. Йотлыгып эчә.) Карале, сине бик тырышып укый, кайтырга да вакыты юк, җитмәсә, спиртзаводка эшкә дә урнашкан, дип сөйлиләр иде. Бик каты укыганыңа никтер ышанып җиталмыйм.

Фәнил (бидоннан аерылгач). Айдар, син мени бу? (Елый.) Туган!

Айдар. Нәрсә булды, тынычлан әле?

Фәнил. Укудан кудылар, спиртзаводтан кудылар, менә бу квартирдан да бүген-иртәгә артка тибәргә торалар. Ничек авылга кайтып күреним? Әтинең өч үгез саткан акчасы җилгә очты бит!

Айдар. Да, туган, эшләрең харап! Җитмәсә авылда колхозны да тараттылар, фермада да эш калмады.

Фәнил. Мине әти капкадан керүгә бәреп үтерә. Инде өченче курсны тәмамлыйм дигәндә кудылар бит!.. Син үзең нишләп йөрисең?

Айдар. Минме? Бизнес эшләре белән килдем!

Фәнил (көлебрәк). Нинди бизнес тагын? Кыяфәтең бер дә бизнесменныкына охшамаган?

Айдар. Шундый бизнес инде, сату-алу өлкәсе!

Фәнил. Нәрсә сатасың?!

Айдар. Менә бәрәңге сатарга килгән идем әле!

Фәнил (көлә). Бәрәңге?!

Айдар. Әйе!

Фәнил (көлә). Күпме саттың инде?

Айдар. Ун ат олавы!

Фәнил (көлә). Әллә ат белән килдеңме?

Айдар. Син бөтенләй тилермә инде. Мин шәһәргә ат белән йөрергә юләр мәллә? Трактор белән килдек!

Фәнил (көлә). Трактор белән? Өч йөз километрмы?

Айдар. Белмим, санамадык шул. Тракторның спидометры эшләми.

Фәнил (тынычланып). Саталдыгызмы соң?

Айдар. Саттык! (Өстәлгә акча чыгарып куя.)

Фәнил. Бетте мени?

Айдар. Оптом ала торган җиргә, теге күп итеп ала торган җир инде, шунда кертеп тапшырдык.

Фәнил. Оптовый склад... Акчасын нишләтәсез?

Айдар. Компьютер алам!

Фәнил. Компьютер? Нәрсәгә ул сиңа авылда?

Айдар. Нишләп, яхшы нәрсә бит ул. Мәктәпкә берне алып кайтканнар иде. Андагы уеннарны күрсәң! Атыш, узыш, әллә нәрсәләр... Авылда хәзер эш юк бит, менә шуны уйнап ятачакмын инде.

Фәнил. Карале, туган, әйдә ул акчаны минем профессорга бирик әле. Сәдәка итеп. Мине кире укырга алырлар иде бәлки!

Айдар. Кит әле, компьютерга дигән акчамны ниндидер профессорга бирәмме соң. Укымыйча да яшәрсең әле!

Фәнил. Шулайдыр, яшәрсең, ди. Әти белсә, бәреп үтерә! Ул тимәсә, армиягә алып китәләр! Әти, укы, бәлки зур кеше булырсың, дигән иде бит.

Айдар. Кайда инде ул безгә, авылныкыларга, зур кеше булу. Шунда авылда маллар карап ятсак кына.

Фәнил. Ялгышасың, укыган кеше күтәрелергә мөмкин. Шәһәрнекеме ул, авылныкымы – анысы мөһим түгел.

Айдар. Безнең авылдан күпме егет-кызлар шәһәргә китте, милиционердан да югарырак күтәрелгәннәре юк әле.

Фәнил. Бар!

Айдар. Кем?

Фәнил. Белмәмешкә салышма!

Айдар. Кем, мин белмим?

Фәнил. Ләйләне оныттыңдамы әллә?

Айдар (паузадан соң). Ләйлә нишләде ул кадәр?

Фәнил. Аның хәзер үзенең ательесы бар.

Айдар. Нәрсәсе?

Фәнил. Затлы киемнәр тегү белән шөгыльләнә ул!

Айдар. Швея мени? Алдан ук шулай диләр аны, ателье, затлы киемнәр тегү дип торасың. Затлы кием дигәннәрең, шул фуфайкы, руковицадыр инде.

Фәнил. Әйе, шулайдыр! Шәһәрнең бөтен зәвыклы хатын-кызлары тиздән аңарда киенә башлаячак.

Айдар. Алдашма! Көнләшермен дисәң, ялгышасың. Минем аны күрәсем дә килми.

Фәнил. Ышанмасаң, үз ихтыярың, миңа шул кадәр генә... (Күчтәнәчләрне урнаштыра башлый.) Әниләр ни хәлдә соң анда?

Айдар. Әкрен генә, эшләп йөриләр инде. Сәлам әйттеләр.

Фәнил. Әнинең телендә гел миндер инде?

Айдар. Шул син, ялганчы, булмыйча, кем булсын инде?

Фәнил. Нишләп ялганчы?

Айдар (кызып). Соң алар бит сине укый, эшли дип уйлыйлар, ә син трай тибеп ятасың. Хәзер менә тагын минем колакка токмач элмәкче идең? Бигрәк алдашырга өйрәнеп беткәнсең...

Фәнил. Сине алдап торудан, миңа ни рәхәт? Ләйлә турында сүз уңаеннан гына әйттем мин...

Айдар. Шулайдыр инде, мине тикшереп карыйсың килгәнне белмиләр ди ату!

Фәнил. Менә бер булган кайгым шул гына иде.

Айдар. Алайса, нигә Ләйләне һаман телеңнән куймыйсың?

Фәнил. Минме? Үзең кабат башлап сөйләдең бит! Үзеңнең минем сүзләр дөрес булганына ышанасың килми, шуңа өзмисең дә куймыйсың. Син куркак булганга мин гаепле мени?

Айдар. Мин куркакмы?

Фәнил. Әлбәттә! Ләйләнең зур кеше булганына ышанудан куркасың син.

Айдар. Курккан ди, әйдә, күрсәт, кайсырак җирдә ул ателье дигәнең.

Фәнил. Әйдә!

Айдар. Барам да!

Фәнил. Әйдә дим бит!

Айдар. Соң мин дә бармыйм димим бит!

Фәнил. Син аны күрсәң, танымыйсың. Ләйлә хәзер патшабикәләр сыман.

Айдар. Шулайдыр инде... (Сөйләнә-сөйләнә чыгып китәләр.)

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]