Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
AMAZONKA.doc
Скачиваний:
18
Добавлен:
18.11.2019
Размер:
319.49 Кб
Скачать

II күренеш

Биш ел вакыт үткән. Казан шәһәрендә озакламый ателье булачак бүлмә. Төрле кием-салымнар, материал, манекеннар, көзгеләр, тегү кораллары сыман әйберләр күренгәли.

Бүлмәгә Фәридә килеп керә. Озак кына көзгегә карана. Аннан, авыр сулап, урындыкка барып утыра. Бераз көткәч, сумкасыннан туңдырма чыгарып, саклык белән генә ашый башлый.

Фәридә. Берәү дә юк... Әллә бик иртә килдем инде?.. Ярый, көтеп торырмын. Иң мөһиме - шалтыраттылар. Нәрсә булып бетәр икән?.. Мондый зәвыклы җирдә бер үзең утырырга да куркыныч. Берәр нәрсә булыр да, гаепләп калдырырлар...

Ишектән бик ашыгып Илүзә килеп керә. Фәридә туңдырмасын тиз генә яшереп куя. Илүзә үзенең соңга калмаганын белгәч, көзге янына басып өс-башын рәтли һәм масаеп урындыкка барып утыра. Сумочкасыннан бизәнү әйберләре чыгарып, макияжын рәтли. Фәридә үзен Илүзә белән чагыштырып карый, аңа охшарга тырыша. Илүзә Фәридәнең ул кыланышларын сизеп, аңа текәлеп карый.

Фәридә (карашлары очрашкач). Исәнмесез!

Илүзә. Исәнмесез!.. (Үз эшен дәвам итә, күз кырые белән генә Фәридә артыннан күзәтә.)

Зәринә (коридордан ук тавышланып килеп керә.) Йа Ходаем! Йа Ходаем! Соңга калдым инде ахырсы!.. Исәнмесез! Гафу итегез, маршруткам җимерелде. Кирәк бит менә, ашыкканда гына шулай була бит ул! (Үзенә текәлеп карап торган Илүзә белән Фәридәне күреп.) Ләйлә туташ юк мени? Алланың рәхмәте! Әллә кереп чыктымы?

Илүзә. Хи-хи-хи! Мин үзем дә килдем генә әле! (Икәү сораулы караш белән Фәридәгә карыйлар. Фәридә “юк” дигәндәй баш селки.)

Зәринә (Илүзәнең янәшәсенә утыра). Уф-ф!.. Ничә кеше сайладылар икән, белмисезме?

Илүзә. Белмим шул!

Зәринә. Монда иң-иң осталар гына эләгә инде. Документлар биргәндә күпме халык җыелган иде!

Илүзә. Күп иде дә, бүген никтер тыныч бит әле.

Зәринә. Минем анысы куркасым юк! Мине барыбер алалар инде!

Фәридә. Ник?!

Илүзә. Әллә хуҗабикә танышыгызмы?

Зәринә. Юк, аңардан түгел! Бернәрсәне дә яшермичә сөйләгәндә, мин бит югары квалификацияле профессионал! Безнең шәһәрдә минем кебекләр бармак бөгеп санарлык кына!

Илүзә. Чынлапмы? Мин сезнең турыда ишеткәнем булмады! Мин үзем дә, ничек дип әйтим, югары дәрәҗәле профессионал! Ә сез кайда укыдыгыз?

Зәринә. Беләсеңме, матурым, эш бит кайда укудан тормый. Табигый талант – иң мөһиме! Син үзең кайда укыган идең соң?..

Илүзә (бүлдереп, “син”гә басым ясап). Табигый талантның мөһимрәк икәнлегендә мин синең белән килешәм!.. Хи-хи-хи!

Зәринә. Барлыгы ничә урын икән соң? Гади тегүче мескенкәйләр нишләрләр инде? (Икесе дә Фәридәгә карап куялар. Фәридә, аларның карашын тоеп, борыла.)

Фәридә (карашларыннан араланырга тырышып). Озак көттерерләр микән?

Илүзә. Кем белсен инде аны. Хи-хи-хи! Шулай көттерерләр-көттерерләр дә, “рәхмәт, сау булыгыз” дип озатып җибәрерләр әле.

Таңсылу Зиләне сөйрәп диярлек алып керә. Зилә елап беткән.

Зилә. Кирәкми, Таңсылу дим!

Таңсылу. Юк, мин сиңа болай үз-үзеңне әрәм итәргә рөхсәт бирмәм.

Зилә. Таңсылу, җаным, кирәкми! Аерма мине аңардан!

Таңсылу. Җитте үз-үзеңнән көлдереп йөрергә! Мыскыл итә бит ул сине.

Зилә. Мин аны яратам! (Ишектән чабып чыгып китмәкче була.)

Таңсылу. Кызлар, нәрсә карап каттыгыз? Тотышыгыз инде, кача бит!

Кызлар башта югалып калалар, аннан кайсы кайдан Зиләне тоталар. Диванга утырталар.

Зәринә. Нәрсә булды моңа? Әллә саташамы?

Таңсылу. Менә киләсем килми ди. Үз бәхетенә үзе киртә булмакчы, тиле. Көч-хәлгә сөйрәп килдем.

Илүзә. Нишләп алай?! Монда бит һәркемне чакырмыйлар. Сине сайлаганнар икән, бу зур шатлык!

Таңсылу. Мин дә аңа шуны тукыйм да, аңламый бит. Менә мин үзем бик теләп килер идем дә, миңа шалтратмадылар, димәк кирәгем чыкмаган.

Илүзә. Менә кызык!.. Хи-хи-хи!!!

Зәринә (кинәт). Карагыз әле кызлар, сез кайсыгыз булса да Ләйлә туташ белән якыннан танышмы?

Кызлар. Юк. Сиңа нәрсәгә ул?

Зәринә (урнына утырып). Аның турыда әллә нинди сүзләр йөри, дөрес микән дим...

Кызлар (якынаебрак). Нинди сүзләр?

Зәринә (үзенең игътибар үзәгендә булуын тоеп). Әллә нинди сәер ди бит ул!..

Фәридә. Кит аннан?!

Зәринә. Дөрес булса, егетләрне бөтенләй күрә алмый ди...

Таңсылу. Ник алай?

Зәринә. Анысын белмим. Тик ул ир затына каршы икән...

Илүзә. Менә кызык! Хи-хи-хи!!!

Таңсылу. Нәрсәдән икән, кызлар? Әллә берәр төрле авыруы бар микән?

Фәридә. Нинди авыру? (Барысы да аңа карап куялар). Бәлки бардыр да...

Зәринә. Анысын төгәл белмим. Барысы да кеше сүзе генә, тик шулай да утсыз төтен булмый диләр!

Бу арада Ләйлә керә. Кулында биш папка.

Ләйлә. Исәнмесез!

Барысы да (куркып куялар, кабаланалар.) Исәнмесез!

Ләйлә. Барыгыз да җыелгансыз – бик әйбәт!

Зәринә. Башка берәү дә булмый мени?

Илүзә. Без генәме?! Хи-хи-хи!

Ләйлә. Башка берәү дә булмый. Миңа кирәкле кешеләр – менә сез! Сез барыгыз да профессиональ тегүчеләр. Ул гына да түгел, тегү һөнәрен иҗат итеп санаучылар - сезне сайлап алуымның төп сәбәпләренең берсе шул. Әгәр дә сез минем белән булырга риза икән, безгә ательебызны данлыклы итү өчен бик нык эшләргә туры киләчәк.

Кызлар. Әлбәттә!

Ләйлә. Алдан ук кисәтеп куясым килә, эшне башлап җибәргәндә безгә бер дә җиңел булмаячак. Дәрәҗәле ателье булу өчен, безге җиде кат тир түгәргә туры килер.

Кызлар. Без риза! Бик әйбәт!

Ләйлә. Ризалашырга ашыкмагыз. Минем сезгә тагын бер мөһим таләбем бар.

Таңсылу. Нинди?

Ләйлә. Мин сездән ир-атлар белән аралашуыгызны чикләүне таләп итәсем килә!

Илүзә. Ничек инде?

Зәринә. Мин сезне аңлап бетерә алмыйм...

Зилә. Бу таләпнең нигә кирәге бар?

Зәринә. Бөтенләй аралашмаскамы?

Ләйлә. Бөтенләй! Биредә аларның эзе дә булырга тиеш түгел.

Фәридә. Хәтта әтиләрнең дәме?!

Ләйлә. Хәтта аларның да. Безнең ательебыз профессиональ рәвештә эшли алсын өчен моңа берни дә комачауларга тиеш түгел.

Зәринә. Ирләрнең монда нинди катнашлары бар?

Ләйлә. Ирләр моңа турыдан-туры бәйле. Хатын-кызның профессиональ үсеш юлында иң зур киртә ул – ирләр!

Таңсылу. Дөрес!

Илүзә. Гафу итегез, тик, миңа калса, сез бөтенләй юк нәрсә белән башыгызны катырасыз!

Ләйлә. Бу, киресенчә, иң мөһим нәрсәләрнең берсе! Сез минем таләпләремне ишетмисез бугай. Минем белән эшләргә исәплисез икән, сезгә ир-атлардан ваз кичәргә туры киләчәк.

Илүзә. Бөтенләй егетләрсез ничек яшисең ди инде?

Зәринә. Егетләр турында әллә ниләр сөйләрлек нишләделәр алар сезгә? Әллә берәрсенә үчегез бармы?

Ләйлә. Моны сезгә белү кирәк диеп уйламыйм...

Илүзә. Шулай да, сез ялгышасыз!..

Ләйлә. Ярый! (Кулындагы папкаларның берсен ача.) Сезнең исемегез Илүзә, шулаймы?

Илүзә. Әйе!

Ләйлә. Илүзә, сез безгә әйтеп үталмассыз микән, бер атна элек егетегез сезне ни өчен ташлап китте?

Илүзә (шаккатып). Минеме? Каян алып әйтәсез сез моны?

Ләйлә. Яисә Фәридә! Нишләп сезнең беркайчан да егетләр белән очрашканыгыз юк?

Фәридә. Мин...

Ләйлә. Зәринә, сез әле дә шул малай-шалаегыз артыннан йөгереп йөрисезме? Һаман шуны аңлый алмыйсыз мени, ул бер урында озак торучы кош түгел!

Зәринә. Сез боларны каян беләсез?

Ләйлә. Мин сезнең барыгыз турында да җентекләп мәгълүматлар тупладым. Әллә сезне бирегә юкка гына чакырдым дип уйлысызмы?! Фәридә, ничек уйлыйсың, мин хаклымы?

Фәридә (яшь аркылы). Сез хаклы! Мин чынлап та беркайчан да егетләр белән йөргәнем юк! Чөнки алар миңа карамыйлар. Күпме яшим, берсе-бер “син чибәр” дип әйткәне юк. Сигезенче мартка, Изге Валентин бәйрәменә иптәш кызларыма меңләгән матур сүзләр, бүләкләр ява торган иде, ә мин һәрвакыт кырыйда калдым. Күңел өчен генә дә “бәйрәм белән” дип әйтүче булмады...

Зилә. Юк, ялган! Мин Радиксыз яши алмыйм! Без бер-беребезне яратабыз!

Таңсылу. Ул сине яратмый. Радик инде әллә кайчан башка кыз белән җылы якта кызынып ята.

Зилә. Юк!

Таңсылу. Болар барысы да ялган! Мин сиңа әйтмәм дигән идем дә, инде башка чарам калмады. Радик бер итәкне дә калдырмый!

Зилә. Юк!

Таңсылу. Ул, син булмаганда, хәтта миңа да бәйләнеп маташты!

Зилә. Ялган! Ул миннән башка берәүгә дә карамый, ул мине ярата. Радик миңа багышлап җырлар чыгара...

Таңсылу. Әйе! Исеңдәме, бер вакыт күз төбе кара янып йөрде?

Зилә. Юк!

Таңсылу. Ул сиңа суыткыч ишегенә бәрелдем дип алдады, ә дөрестә аның күзенә мин берне кундырдым. Әйе, сиңа багышлаган җырга минем исемне кушып җырлагач, түзмәдем!

Зилә (кычкырып). Юк!.. (Урындыкка капланып елый.)

Таңсылу. Ләйлә туташ, сез хаклы. Ирләр безне рәнҗетәләр генә.

Илүзә (түзә алмый). Ләйлә туташ, сез хаклы! Моңарчы мин бик күп егетләр белән очраштым, яшермим. Берсе белән араларны өзеп кайтканда, башкасы белән танышып, очраша башлый торган идек. Тик алар, нигәдер, барысы да мине беренче булып ташлап качалар иде. Кичә ташлаганыннан моның сәбәбен сорадым. Беләсезме ул миңа нәрсә диеп җавап бирде? Ха-ха-ха!!! Ышанмассыз! Ул миңа: “Син әллә нинди сәер”,- ди. Хи-хи-хи! Миңа сәер ди! Хи-хи-хи!!!

Зәринә (шулай ук). Кызлар, бүгенгедәй хәтеремдә, караңгы төн иде. Мин йокымны йокламыйча аңа өр яңа пиджак тектем. Кулымдагы инә белән җәрәхәтләнмәгән бармагым калмады. Шулай да мин бирешмәдем, таң атты дигәндә, пиджак әзер иде. Ул – җырчы иде. Иртән шул пиджакны киеп, сәхнәгә җырларга чыкты. Шул чыгышыннан соң аңа төрле яклап тәгъдимнәр ява башлады. Соңгы чиктә ул, мине урам әнчегедәй ташлап, озын аяклы Венера янына китте! Мин аны үтерергә әзер идем, әни генә туктатып калды.

Ләйлә. Димәк, сез шартларыма риза?!

Таңсылу. Мин биш куллап риза! Ләйлә туташ, минем дә сезнең канат астында эшлисем килә.

Ләйлә. Димәк, син килеп ялгышмагансың!

Зилә. Ә мин ул егетләргә башка беркайчан да карамам! Безнең ательебыз данлыклы булгачтын алар барысы да артыбыздан чабырлар, Радик та чабыр, без игътибар да итмәбез! Ирләр аяк астыбызда туфрак булырлар, ә без аларны таптап кына китәрбез!

Ләйлә. Димәк, мин сезне сайлап ялгышмаганмын! Кызлар, безнең ательебыз “Амазонка” дип аталачак!

Кызлар. Амазонка? Нәрсә? Амазонка!

Ләйлә. Без бары тик хатын-кызлар өчен генә эшлиячәкбез!

Кызлар. Кешелекнең асыл заты өчен! Ирләрне катнаштырмыйча!

Ләйлә. Кызлар, ателье “Амазонка” шушы минуттан үзенең эшен башлап җибәрә!!! (Шатлану, елмаю..)

Фәридә:

Маңгай күзе күрә белми,

Күңел күзе күрмәсә,

Ир-егеткә бирми Ходай

Йөрәк дигән зур нәрсә...

Илүзә:

Барбыз бер төрле тумадык

Ирләргә шаблон кирәк,

Хатын-кызларның күңелен

Аңлаучы ахмак сирәк...

Зәринә:

Таш бәгырьле, рәхимсез җан,

Ир-ат дигән төшенчә,

Аларны телгә алуы

Кирәкми дә, минемчә.

Зилә:

Хыянәтче җегет, сине,

Җир күтәрәдер ничек?

Кызларны перчатка кебек

Алыштырасың, oh, Sheet!

Ходайдан сорыйм, яшә син,

Хатынсыз гомер буе,

Күп көлгән кеше – белгән, ди,

Үзең виноват, oh, year!

Таңсылу:

Акылының озынлыгы

Пропорциональ чәченә,

Көчле зат дигән алтын сүз

Тап килми җисеменә!

Ләйлә:

Нечкә затлар – ир-атлар,

Булдыксыз, мескен җаннар,

Бер нәрсәгә яраксызлар

Ник тудырган аналар?

Барысы бергә:

Терәк түгел – көрәк алар,

Күкрәк суга “ир”, диеп,

Ир икәнен белмәс идек

Йөрмәсә чалбар киеп.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]