Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Реферат - для слияния.docx
Скачиваний:
25
Добавлен:
18.03.2015
Размер:
69.85 Кб
Скачать

15 Йомгак

Уен-бию җырларында кулланылган образларга килгәндә, салмак көйгә җырлана торган текстлардагы образ-сурәтләр, үзгәрмичә, лирик дүртьюллыклардагыча саклана. Белүебезчә, аларның күпчелеге-табигать образлары, психологик янәшәлек җирлегендә туган традицион символлар (агачлар, үсемлекләр, кош-кортлар, җәнлек-хайваннар, елга-таулар, күк җисемнәре). Һәм шуларга тәңгәл итеп, яки капма-каршы куелып, әлбәттә, лирик герой ролендә чыгыш ясаучы-уенчы яшьләрнең хис-тойгылары бирелә. Әмма бию такмакларында турыдан-туры кешегә бәйләнешле реалийлар өстенлек итә.

Димәк,уен-бию җырларының гомуми һәм поэтик үзенчәлекләре жанрның берничә башлангычка нигезләнгән синкретик табигате белән билгеләнә, бигрәк тә лириклык һәм халык уен-бию сәнгате әлеге төр әсәрләрнең эмоциональ-драматик рухын һәм шигъри-музыкаль ритмын гәүдәләндерүдә аеруча мөһим роль уйныйлар.

16 Кулланылган әдәбият

  1. Татар фольклоры: Югары уку йортары өчен д-лек/ М.Х. Бакиров.- Казан : Мәгариф, 2008

  2. К.М Миңнуллин, Җ.Х.Кәлимуллин, Ф.И.Урманче. Татар халык җырлары. Казан: Мәгариф,2001

  3. Татар халык иҗаты: Хрестоматия.-Казан:Мәгариф,2005

  4. Исхакова-Вамба Р.А. Уен җырлары һәм бию көйләре.-барда,1995

  5. Татар халык иҗаты.Йола һәм уен җырлары.-Казан:Татар.кит.нәшр., 1980

17

Кушымта

Уен-бию җырлары

Әпипә

(Татар халык бию такмагы.)

Бас, кызым, Әпипә,

Син басмасаң, мин басам.

Синең баскан эзләреңә

Мин дә китереп басам.

Бас, кызым, эзенә,

Куз тимәсен үзеңә.

Алсу гөлләр үсеп тора

Синең баскан эзеңә.

Чәбәк-чәбәк Кояшкай

Чәп-чәп, чәбәкәй Кояш көлә,кояш көлә,

Кулларыбыз бәләкәй. Ул югары күтәрелә.

Ә хәзер тизрәк, тизрәк, Кояш көлә, без биибез,

Чәбәклә күңеллерәк. Бик күңелле яшибез.

18

Аерым бию

Айгөл, сиңа киләм мин, Хәзер сезгә киләм мин,

Кулларымны сузам мин. Кулларымны сузам мин,

Икәү бергә биергә Бергәләшеп биергә,

Сине дә чакырам мин. Сезне дә чакырам мин. 

Җырлап бию

(Татар халык җыры «Кәрия - Зәкәрия»

Л.Батыр-Болгари эшкәртүендә)

Бу бик яхшы биюче,

Бу бик яхшы биюче.

Аның биюе яхшы

Аннан үрнәк алыгыз.

Айгөл бии тыпырдап,

Аягы җиргә тими.

– Тагы да матур биермен,

Иртәгә әле мин, – ди.

19

Кайда безнең кулларыбыз?

 Кая безнең кулларыбыз? Кайда минем балалар?

Югалды кулларыбыз. Кайда юкка чыктылар

Менә, менә бит алар, Менә, менә ич алар,

Күңелле бии куллар! Минем нәни балалар.

 

Тәпиләребез күренми,

Кая киттеләр икән?

Менә, менә тәпиләр,

Матур итеп бииләр!