Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Реферат - для слияния.docx
Скачиваний:
25
Добавлен:
18.03.2015
Размер:
69.85 Кб
Скачать

3.Такмаклар

Инде уен-бию җырлары белән рәвештә аталып һәм каралып йөри торган бию такмакларына тукталырга вакыт җитте. Бу жанр үрнәкләре шактый элгәргә дәверләрдә үк барлыкка килгән булырга тиеш. Һәрхәлдә, Болгар чорына бәйләнешле чыганакларда бабаларыбызның өздереп һәм дәртле итеп биегәнлеге турында мәгълүмат сакланган. Әмма бию такмакларның тамырлары, һичшиксез,шаман камалау такстлары һәм биюләре, шулай ук күмәк культ-танцылар музыка коралыннан бәйсез рәвештә башкарылган заманнарга ук барып тоташа. Әмма көйләп яки ярым такмаклап әйтелә торган мондый текстлар соңыннан да, ягъни схоластик карашлы

динчеләр һәртөрле уен-тамашаларны тыйган һәм эзәрлекләгән чорлар да, яшьләргә биергә, күңел ачып алырга мөмкинлек биргәннәр. Безнең көннәрдә инде бию такмаклары бик еш музыка коралларына кушылып та башкарыла. Ләкин аларның төп функциясе бүген дә ял итүчеләрне биетүгә, күңелләрен күтәрүгә кайтып кала.

Бию такмагы белән уен такмагы арасында уртаклык та, аерымлык та бар. Аларның уртаклыгы икесенең дә биетүгә хезмәт итүләрендә тиз һәм еш кабаталнучы хәрәкәт ритмына корылуларында. Шуңа күрә дә такмак көйләрендә милизмнар, ягъни музыкаль орнамент-бизәкләр юк дәрәҗәсендә. Янә килеп,аерым бию такмакларның да, уен такмаклары кебек үк, махсус көйләре бар, хәлбуки, байтагы иркен рәвештә теләсә нинди көйгә дә башкарыла. Менә үз көе булган,яисә ярым көйләп яки төрле көйләргә кушылып әйтелә-көйләнә торган шундый текстларның исемнәре: «Әпипә», «Әнисә», «Бие-бие, Хәйбулла», «Бас,бас эзенә», « Ай, дугыр-дугая», «Бас,бас,каты бас», « Бие,бие,бие әле» һ.б. Аерымлыклары исә шунда : бию такмагы шактый озын булып, буйдан буйга бию белән кушылып барса, ягъни тоташы белән биетү тексты буларак характерланса, уен такмагы чагыштырмача кыска була һәм әйлән-бәйлән җырларының биетү өлешен генә тәшкил итә. Әмма нәкъ менә строфалар саны шактый булганлыктан, күпчелек бию такмакларның текстларына тотрыклылык хас түгел.

Ошбу такмак төрнең тагын бер сыйфаты- юморга, көйгә-һөҗүгә бай булуы белән дә аерылып тора. Бу,әлбәттә, биюгә дәрт-илһам өстәү һәм шаян, күңелле атмосфера тудыру өчен шулай эшләнә. Мисал итеп төрле бию такмакларыннан юмористик эйтәлекле строфалар китерик.

Бас,бас,катырак бас, Бас,бас,бас әйдә,

Сындыр идән тактасын, Ярма,борчак түгелсен;

Сындырсаң идән тактасын, Чакырганда биемәскә,

Кияү түләр акчасын. Аксак-туксак түгелсең.

Бии белгән кешегә Аягыңдагы итегең

Менә дигән бер бәрән; Африкански икән;

Бии белмәгән кешегә Сикерә-сикерә биюләрең

Кул чабуы да әрәм. 13 Саескански икән.

Әтәчтә дә кикерик, Ике тиен бакыр акча

Тавыкта да кикерик; Семечканың кадагы;

Биючегә сүз әйтмәгез, Бии-бии тетеп бетер

Үзе төште сикереп. Ботинкаңның табанын.

Ә менә түбәндәге строфалар-«Бие, бие, Хәйбулла» дигән такмактан. Аларда кулланылган көлке тудыру алымы кызыклы: башта ниндидер бер фикер әйтелә дә,шуның артыннан ук әлеге фикер кагыла, ягъни шуның киресе раслана. Димәк, үзара ярашмаучы ике хөкемнең чәкештерелүе һәм беренчесенең юкка чыгарылуы нәтиҗәсендә көлкеле хәл барлыкка килә.

Бие,бие, Хәйбулла,

Биегән кеше бай була;

Биегән кеше бай булса да,

Кесә ягы сай була.

Бие,бие,Хәйбулла,

Биегән кеше бай була;

Биегән кеше бай булганчы,

Карт алаша тай була.

Уен такмагы да,бию такмагы да-кабатлауларга,рифмаларга бай булулары һәм текстларының мөмкин кадәр ваграк кисәкләргә бүлгәләнүе белән характерлана торган поэтик-музыкаль берәмлекләр. Күпчелек текстлар дулкын кебек бер-бер артлы тезелеп, бер-берсен куәтләп килүче аһәңдәш һәм кайсыдыр яклары белән тиңдәш тезмәләрдән торалар.Иң мөһиме, алар ритмик яктан бию көенә яраклашып сүз белән көйнең гармоник берлегенә ирешергә мөмкинлек бирәләр.

Итек кимә,читек ки,

Аягыңны сөртеп ки;

Ак перчатка бәйләп бирәм,

Минем төсем итеп ки.

Итек киюләреңә лә,

Читек киюләреңә.

Ятны сөюләреңә;

Ятны сөюләреңә лә,

Борын чөюләреңә,

Ятлар сөеп,борып чөеп,

Мин кем,диюләреңә.

(«Ак перчатка»)

14

Уен-бию җырларының һәм такмакларының шигырь төзелеше силлабик, ягъни үзара тәңгәл тезмәләрдә иҗекләрнең бер үк санда килүенә нигезләнә. Иң таралган үлчәмнәр : 8-7, 7-7, 6-6, 5-5. Такмакларның бер бише, аерым табышмаклар кебек үк,бер үк сүзләрне кат-кат кабатлаудан башланып китә,һәм әлеге сүзләрдән төзелгән тезмәләр башкаларыннан берме яки ике-өчме иҗеккә кыскарак була. Әмма җырлаганда яки көйләп такмаклаганда алар, сузыбрак һәм басымлы-аһәңле итеп башкарылу юллар белән тигезләшәләр, әмма нәкъ менә шул рәвешле көйләү исәбенә үзенчәлекле музыкаль-ритмик башлам барлыкка китерәләр. Мисаллар китерик:

Суда,суда,

Суда йөзеләсеңме;

Аллия-гөллия,

Гөллия тирәккәем;

Талы,талы,

Талы бөгелеп тора;

Такмаклар арасында текстлары тоташ шартлы,аңлаешсыз сүзләрдән торганнары да юк түгел. Могдый такмакларны бию көйләренең халыкта сүзсез генә дә, дөресрәге, «лә-лә, лә-лә, лилә-лилә» яки « ра-ра,ри-ра» кебек аңлаешсыз сүзтезмәләр ярдәмендә башкарылу традициясе белән бәйләргә кирәктер. Шул ук вакытта мондый абстракт текстлар тууына,Фатих Урманчеев фаразлаганча, 20-30-нчы еллардагы төрле модернизм агымнары да таэсир иткән булырга мөмкин. Менә шундый текстларның берсе:

Тирма-там, ритта-итта,

Тирма-тирра, рай-рам;

Тирма-там, ритта-итта,

Тирма-тирра, рай-рам.

(« Тирма-там»)