Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Реферат - для слияния.docx
Скачиваний:
25
Добавлен:
18.03.2015
Размер:
69.85 Кб
Скачать

1.Уен-бию җырларының гомуми үзенчәлекләре

Лириклык сыйфаты жанрның хис-тойгы белән үрелүен-керешүен гәүдәләндерсә ,драматик сыйфат,һичшиксез,аның халык уен-тамашасы белән бәйләнешен белдерә. Драма сәнгате элементлары мондый җырларда төрле формаларда гәүдәләнә. «Уен» сүзе үзе үк инде драма төшенчәсенә якын тора һәм сүзле-хәрәкәтле уенга корылган яки рольгә керүгә исәп ителгән күренеш-тамашаларны эченә ала. Аерым белгечләрнең раславынча ,мондый уеннарның борынгы төрләре хәтта аерым регионнарда яки халыкларда театр яралгыларның башлангыч җирлеге булган. Ачыклап әйткәндә, Европа драма-театр культурасыннан аермалыбуларак, « Көнбатыш Азия илләрендә тамаша сәнгате асылда драма һәм чын театр кысаларында тәрәккый итмәгән, ә халыкның көндәлек тормышына мөнәсәбәтле традицион сәнгатьнең поэтик уен һәм җыр-биюле барлык төрләре белән дә кушылып яшәгән».

Төрки халыкларда да заманында бу шулай булган. Мәсәлән, М. Кашгариның «Диване лөгатет-төрк»(ХI йөз) сүзлеге аша килеп җиткән «Кыш һәм җәй бәхәсе» дигән иң борынгы тамаша үрнәге безгә нәкъ менә бабаларыбызның тормыш-көнкуреше белән үрелгән сүзле-әйтелешле йола уены буларак мәгълүм.Йоланың текстына һәм якутларда сакланып калган үрнәгенә караганда ,әлеге уенда җәйне гәудәләндерүче җирән атлы җайдак сүз көрәшендә һәм үзара алышта кышны гәүдәләндерә торган ак атлы җайдакны җиңәргә тиеш булган һәм шушы календарь йоланы үтәү исәбенә җәйнең иртәрәк килүенә ирешергә тырышылган элек-электән үк сүзле-тамашалы борынгы уен яки драматик күренеш хуҗалык-календарь йола белән керешеп гәүдәләнгән.

Сүз уңаенда өстәп әйтергә кирәк: Себердә һәм Алтайда кыя-ташларга кулга кул тотынышып ясалган түгәрәк әйләнү күренешләрендә дә кояш культына һәм үрчем-уңдырышлылык йоласына бәйләнешле иң борынгы тамаша үрнәкләре теркәлеп калган.Шуңа охшаган йола әйлән-бәйләннәре заманында шулай ук теге яки бу кабилә яки ыру әгъзалары тарафыннан изгеләштерелгән агачны урый-урый һәм келәү-алкышлар әйтә-әйтә дә башкарылган. Соңгы дәверләрдәге безгә асылда әнә шундый мифологик ышанулар,культ-гыйбадәт һәм календарь-хуҗалык йолалары белән үрелгән синкретик сәнгать яралгыларына барып тоташа һәм драма башлангычы аның аерылгысыз бер компонентын тәшкил итә.

Җырлы уеннар яки уен-бию җырлары формалашуга җирлек булган тагын бер чыганак –гаилә-көнкүреш йолалары,бигрәк тә драма һәм поэзия белән үрелгән туй йола иҗаты үрнәкләре. «Җимчәчәк» (вар.Зимчәчәк), «Әйлән би, сәйлән би», «Шали камыш», «Нарынчак», «Җөмбикә» кебек кара-каршы сафларга тезелеп башкарылган элгәрге татар уеннары Нәкый Исәнбәт һәм Илбарис Надиров тарафыннан нәкъ менә туй йола йогынтысына дучар булган мисаллар итеп карала. Диалогка корылган ошбу уен-тамашаларда егет ягы вәкилләре –кодалар яки егетләренең кыз сорарга яки кыз алырга килүчеләр рәвешендә чыгыш ясаулары шуны раслап тора.

5

Кодалар:Ханыбызның улы бар.

Кызлар:Ни сорарга киләсез?

Кодалар:Кыз сорарга киләбез.

Күмәк биеп: Шали,шали,шайкамыш,

Әйләнеп:Шайлатырбыз кызыгызны,

Бергә:Шали,шали,шайкамыш.

(«Шали камыш» уеныннан)

Егетләр ягы:Нарынчак,нарынчак,

Нарынчакка ни кирәк,ни кирәк?

Ярма-ярма бүз күрәк,бүз кирәк.

Бүз эченә кыз кирәк, кыз кирәк,

Кул-аягы төз кирәк,көз кирәк,-

Бир,әбекәй,кызыңны,кызыңны.

Кызлар ягы: Күккә менәр баскыч бар,баскыч бар,

Күк ачарга ачкыч бар,ачкыч бар;

Күк-алата туным бар,туным бар,

Ашка салыр тозым бар,тозым бар,

Иргә бирер кызым бар,кызым бар,

Алыгыз да китегез,китегез.

( «Нарынчак» уеныннан)

Ярым көйләп кара-каршы сөйләшүгә һәм урыны-урыны белән сүз бәйгесе рәвешен ала торган ошбу текстлар әйтеш дип аталучы төрки поэтика алымына бик якын торалар, ягъни такмаклап-скандировкалап җыр-шигырь әйтешүнең бер төре буларак та карала алалар.Моның тагын да борынгырак мисалы без «Хан кызы» дигән лиро-драматик җырда күрәбез. В. Радлов, Н.Катанов, В. Беляев һәм хәзерге чор фольклорчыларыннан Р.Мөхәммәтҗановның раславына караганда,заманында берничә төрки халыкта, шул исәптән төрле төбәкләрдә яшәүче татарларда таралган бу уен җыры туй йоласы белән бәйләнгән булган. Борынгы дәверләрдә өйләнешүче яшьләрнең еш кына туйга кадәр бер-берсен күрмәүләрен, йә булмаса кызны яшерү, аларны ачыктан-ачык яки яшерен рәвештә күрештерү кебек гадәтләр яшәгәнлеген исәпкә алганда бу уртак караш ышандыра да.Әлеге уен-йола җырының шаян рухлы куплетларын егет белән кыз бер-берсенә ябык ишек аркылы әйтелешкәннәр.Авыл егете узенең ярын олылап,җырда аңа «хан кызы» дип дәшкән.

6

-Хан кызы,ач ишегең,бән керәем,

Сәнең буең зифа дирләр,бән күрәем.

-Бәнем буем зифалыгын син нидәрсән?

Сазда үскән талчыбыклыр күрмәймүсән?!

-Хан кызы,ач ишегең,бән керәем,

Сәнең дешең вак дирләр,бән күрәем.

-Бәнем дешем ваклыгын сән нидәрсән?

Базардагы йенҗү-мәрҗән күрмәймүсән?!

(«Хан кызы» җырыннан)

Мифология белән үрелгән « Кыш һәм җәй бәхәсе» дигән календарь йола-текстны исәпкә алмаганда,туй йоласына бәйләнешле әйтешле-җырлы уеннарда йолачылык сыйфатлары, әлбәттә, уен һәм сәнгать таләбенә яраклаштырылып,аеруча зур үзгәрешләргә дучар булган.Аннары инде мондый уеннар акрынлап хуҗалык һәм гаилә-көнкүреш йолаларыннан тәмам аерылып, күңел ачу һәм ял итү чарасына әвәрелгәннәр.Шуңа бәйле рәвештә аларда лирик башлангыч көчәйгән, драматик башлангыч исә,уенга хас сыйфат буларак,сакланып калган һәм бериш уеннарда бию-хореография белән керешеп киткән.

Әмма чын мәгънәсендә моңа ирешү өчен, татарның йола белән үрелгән уен-бию сәнгатенә, уен җырларына башта урта гасыр торгынлыгы дәверен үтәргә һәм милли яңарыш чорын көтәргә туры килә.Хикмәт шунда:һичнинди автономия төсмере бирмичә, Казан ханлыгы биләмәләрен рус дәүләтенә кушканнан соң,патша хөкүмәте татарларга каршы көчләп чукындыру һәм раслаштыру сәясәте алып бара башлый. Нәтиҗәдә «ХVII гасыр гарасатларыннан соң реаль властьтан мәхрүм ителгән татар феодаллары XVII-XVIII гасырларда,рус дворяннарына мәйдан яулаган патша хөкүмәтенең эзлекле сәясәте аркасында, тагын да зәгыйфьләнә,бердәм,оешкан иҗтимагый көч булудан туктый.Аның каруы,руханилар,җәмгыятьтәге дөньяви феодаллардан «бушаган» урынга үрмәләп,иҗтимагый таэсирләрен икелегә арттыралар. Патша хөкүмәте алып барган миссионерлык хәрәкәте дә ахыр чиктә мөселман руханиларының активлыгын үстерүгә китерә».

Руханиларның активлашуы бер үк вакытта аларның теге яки бу дәрәҗәдә консервативлашуы һә хәтта дөньявилыкка каршы торучы карагруһчы булып китүе рәвешендә ала. Чөнки әлеге сословиеның динне, мөселманлыкны саклап калуга юнәлдерелгән көрәше патриархаль йомыклыкка һәм халыкның иҗат иреген, рухи культура үсешен чикләүләргә дә китерә.

7

Мулла-мунтайларга кирәксә дә,кирәкмәсә дә халыкның бөтен тормышына тыгыла башлыйлар, аның тормыш-көнкүрешенә «шщригатьчә» һәм үзләренчә идарә итәргә алыналар. «Җыен» нарны туктатырга тырышу һәм хәтта яшьләрнең, бигрәк тә егетләр һәм кызларның күмәк уеннарын тыю, «шайтан шөгыле» дип җыр-биюләргә ирек бирмәү менә шундый гадәттән тыш, бинахак чикләүләрнең гыйбрәтле чагылышы була. Һәм,табигый инде, урта гасыр язма чыганакларында татар халкының иркенлектә узган бәйрәмнәре, күмәк уен-тамашалар турында мәгълүматларның бөтенләй диярлек теркәлмәве шуның белән аңлатыла да.

Халык тормышында урта гасыр торгынлыгыннан уяну һәм җанлану,илдә капиталистик мөнәсәбәтләренең үсүенә һәм татарларның милләт буларак формалашуы процессында бәйле рәвештә, XIX йөзнең икенче яртысында сизелә башлый һәм бигрәк тә ХХ йөз башында көчәеп китә. Татарлар арасына да мәгърифәтчелек идеяләре үтеп керә һә ислам тәгълиматын яңа заман таләпләренә яраклаштыру,мәдрәсәләрдә дөньяви фәннәр укытуны да кертү, шулай ук башка төрле яңалыклар исәбенә халыкның милли аңын һәм милли культурасын үстерүгә юнәлеш алына.

Яңарыш җилләре авылда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешенә, рухи дөньясына да таэсир ясый. Шул исәптән сабантуй кебек халык бәйрәмнәрендә, үсемлек культыннан башлангыч алучы «Юа атналыгы» яки

« Юа бәйрәме», « Чәчәк бәйрәме», « Җиләк бәйрәме» кебек табигать кочагында үтә торган гамәл-чараларда егетләр һәм кызларның бергәләп күңел ачуы һәм җырлы-биюле уеннар уйнавы, тыюларны җиңә-җиңә, даими гадәткә керә. Мондый үгәрешләр асылда Болгар чорында ук «Кызлар тавы», « Кыз каласы» дип аталган урыннарда яшьләрнең күмәк уеннар башкарып ял итү традициясен кайсыдыр яклары белән кабат торгызу һәм яңа шартларда үстерү-баету рәвешендә дә була.Ә инде совет чорында яңа җәмгыять төзү идеясы белән рухланган яшьләр уен-җыр белән бәйләнешле фольклор хәрәкәтен аеруча киң җәелдереп җибәрәләр. Бөтен ил күләмендә үткәрелгән колхозлар төзү һәм илне индустрияләштерү белән тәңгәл рәвештә, большевиклар җитәкчелеге тарафыннан алып барылган «кызыл террор» яки репрессияләр тоталитар режимның көчәюенә китерсә дә, техника күрмәгән авыл җиренә трактор-комбайнер кайта башлавы һәм максатчан идеологик пропаганда гади халыкта, бигрәк тә яшь буында бәхетле җәмгыять төзеп булачагына өмет-ышаныч тудыра. Һәм нәкъ менә шушы хәл, ягъни фәнни-утопик характердагы социализм идеяләренә чын күңелдән инану рухи күтәренкелек тууына һәм уен-бию җырларының күпләп иҗат ителүенә һәм уйлануына сәбәп була инде. « Комбайн», «Әй,урак машинасы», « Ай ли, триер», « Ударник», «Кооперацигә», « Коммунизмга җитәбез» кебек уен җырлары моңа ачык мисал була ала.

Шунысы характерлы: яңа заман уены җырларың күпчелеге бию елән аерылгысыз рәвештә үрелгән,ягъни алар сүз-поэзияне, көй-музыканы, уен-драманы һәм бию-хореографияне бергә берләштерүче синкретик бербөтен тәшкил итәләр. Шулай ук аларның яшәү рәвеше дә төрлеләнә:

8

ачык һавада яки мәйданнарда башкарылу белән беррәттән, алар клуб залларында,

Культура сарайларында да җырлана-уйнала башлыйлар, янә килеп, узешчән, хәтта профессиональ сәнгать коллективларының репертуарында да урын алалар.

9