Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Реферат - для слияния.docx
Скачиваний:
25
Добавлен:
18.03.2015
Размер:
69.85 Кб
Скачать

2.Уен-бию җырларының төрләре һәм төзелеше,поэтикасы

Уенның характерына, башкару үзенчәлегенә карап, уен-бию җырлары ике ике төргә бүленә:

1)кара-каршы сафларга тезелеп яки парлашып башкарыла торган җырлар;

2)әйлән-бәйлән яки түгәрәк җырлары.

Бию-хореография белән бәйләнгәнлектән, бию такмакларын да уен-бию җырлары белән тәңгәл рәвештә анализлау яки шуларга мөнәсәбәттә карау һәм өйрәнү кабул ителгән.Ләкин соңгысы,һичшиксез, белгечләр тарафыннан аерым жанр булып исәпләнә.

Кара-каршы сафларга тезелеп яки парлашып башкарыла торган уен җырлары (һәм өлешчә әйтешләр) күп түгел. Чөнки бу төр җырларының туй йоласы белән бәйләнгәннәренә( «Нарынчак», «Җөмбикә», «Кабыр-кабыр камчылы») уен саен бер үк сүзләрне җырлау яки бер үк такмаза текстын ярым көйләп, ярым такмаклап кат-кат башкару хас. Бу уенга монотонлык бирә һәм туктаусыз кабатлануларга китерә,тиз ялыктыра. Ә менә « Челтәр элдем читәнгә», «Куш кулым» кебек соңрак чор җырлары җәенке һәм катлаулырак булулары, үзгәреп торучы дүртьюллык җырлар белән даими кушымтаның аралашуына корылулары белән аерылып торалар. Арада шулай ук уен-бию җырлараның күңел ачу функциясен киңәйтеп,яңа сыйфат белән тулыландырып җибәрә торган җырлар да юк түгел.Сүз бериш текстларда яшьләрнең бер-берсе белән якыннанрак танышырга ниятләвен,ягъни үзләренә дус-иптәш яки яр сайларга омтылуын чагылдыра торган функциянең калкып чыгуы турында бара. Дөрес, бу вазифа-ихтыяҗ, кыз алучы һәм кыз бирүче якларның дилогик әйтеш-җырларында электән үк азмы-күпме сиземләнгән. Әмма соңрак туган аерым уеннарның башкарылу-уйналу тәртибе һәм поэтик текстларның эчтәлеге моңа үзләре үк булыша,теләктәшлек итә башлаган. Мәсәлән, « Чума үрдәк,чума каз» җыры башкарылганда , егет яки кыз,парлылар рәте арасыннан үтеп, үзенә ошаган кешене сайлап алырга тиеш. Уенда катнашучылар шуларның,ягъни үзенә пар сайлаучының да,шулай ук сайланган кешенең дә исемнәрен җырга кушып җырлыйлар.

Чума үрдәк,чума каз,

Тирән күлне ярата шул, ярата,

Тирән күлне ярата шул, ярата.

Зифа үзенә иптәш сайлый,

Белмим, кемне ярата шул, ярата.

Ул Вахитны ярата шул,ярата.

Өзлеп тә ярата шул,ярата.

10

Чума үрдәк,чума каз,

Тирән күлне ярата шул, ярата.

Тирән күлне ярата шул, ярата.

Наил үзенә иптән сайлый,

Белмим кемне ярата шул, ярата

Рәшидәне ярата шул, ярата.

Өзелеп тә ярата шул, ярата.

Кара-каршы тезелешеп башкарыла торган «Кайсыгызны сайлап алыйм?» дигән уен җырында да без шуңыф охшаган хәлне күрәбез. Сөйләгәннәрдән нәтиҗә шул: димәк, мондый тип җырлы уеннарда катнаша торган яшь кеше ачучы гына түгел, ә сайлаучы һәм сайланучы ролендә чыгыш ясаучы да икән. Бу, һичшиксез, җырлы-биюле уен сәнгатендә демократик башлангычның үсүе-көчәүе белән бәйле.

Әйлән-бәйлән җырларында килгәндә исә, алар әлеге төр халык иҗатында төп урынны алып торалар һәм төзелешләре-композицияләре, башкару үзенчәлекләре ягыннан да аерылалар: кулган-кул тотышып түгәрәк әйләнгәндә салмак ритмга һәм озын көйгә җырланучы лирик строфадан һәм уртада калган кеше(алар икәү да булырга мөмкин), түгәрәктән сайлап алган пары белән кылтыклашып, бии-бии әйлзнгәндә башкарылучы такмактан тора. Башкортларда һәм татарда җырның кушымта өлештән тәшкил итүче бу төр такмакны уен такмагы дип йөртәләр.

Җырның салмак көйле өлешеннән аермалы буларак, уен такмагының көе йөгерек һәм тиз ритмлы, сүзләре дә тотрыклы яки вариант рәвешендә кайбер юллары гына үзгәрә. Менә шуңа күрә дә түгәрәк җыры,кагыйдә буларак,такмактан алынган сүзләр белән исемләнеп йөртелә дә: «Кәрия-Зәкәрия», « Уфа-Чиләбе», «Аллария-ләрия», «Төймә-төймә», « Иелми-бөгелми», « Ай,Йолдызым», «Их,су алулары», «Көймә генә, килә генә» һ.б.

Түгәрәк әйләнгәндә җырлана торган җыр текстлары исә тотрыклы түгел. Алар уен барышында туктаусыз алышынып торалар.Мондый җырлар һәрчак дүрт юллык строфалы булалар һәм күпчелек очракта лирик җырларның кеч кенә күләмле төр (дүртьюллыклар) репертуарыннан алыналар, яисә вакыт-вакыт экспромт (лат. «тиз», «шундук» ) рәвештә дә чыгарылалар. Димәк, әйлән-бәйлән җырлаганда үзенчәлекле үрелү-контаминация барлыкка килә: уен такмагы белән лирик җырлар хәзинәсеннән алынган текст бергә кушылып китә. Ләкин яшьләр башкару өчен теләсә нинди җыр текстын алмыйлар, ә такмакның рухына һәм күңелләренә якын, хуш килә торган дүртьюллыкларны сайлыйлар.Әлбәттә инде, аларның күпчелеген яшьлек,үзара дуслык, танышу-кавышу,сөешү-мәхәббәткә бәйләнешле хис-тойгылар юелән сугарылган җырлар тәшкил итә. «Гөлгенә» җыры, мәсәлән, түбәндәге текстлар белән язып алынган:

11

Алма бакчасына кереп

Алма ашыйсың килә;

Син алмасы,мин чәчәге

Булып яшисе килә.

Кушымта:

Алай җаный,Гөлгенә,

Бакчаларда бер генә

Теләгәнем, яратканым

Дөньяларда син генә

Бакчаларга керү белән

Гөлчәчәкләргә кара,

Зәңгәр чәчәк мин булырмын,

Ал да, түшеңә када.

Сатин күлмәк киң кирәк,

Сөйгән ярың тиң кирәк;

Сөйгән ярларың тиң булса,

Бу дөньядани кирәк.

Уен-бию җырлары –шактый хәрәкәтчән һәм чор үзгәрешләренә сизгер жанр. Илдә туып торган зур үзгәрешләр ул социаль яңгырашлы җырлар белән җавап биргән һәм үзенчә бәяләгән. Билгеле, мондый җырларның бер өлешендә совет чорында өстенлек итүче идеология һәм шул дәвердә хөкем сөргән эйфория, хыялый өмет-ышыныч атмосферасының тәэсире дә ярыйсы ук сиземләнә. Моңа ышану өчен «Ленинизмны өйрәник, иске тормыш җиңелсен» , « Кулак, мулла калдыкларын себереп түктек барысын», « Колхоз үсә, алга бара,нык корылган нигез ул», « Таза тормыш, матур тормыш бары колхозда гына», « Көн дә алга барабыз коммунизм юлыннан», «Җиңүләрдән җиңүләргә алып бара партия», « Колхозлаша, совхозлаша коммунага җитәбез», кебек юларга игътибаритү дә җитә. Ләкин шул ук вакытта уен җыралары арасында Гитлер Германиясен җиңүгә багышланган « Ай-ли, Кызыл Армия», илдәге зур төзелешләргә җавап рәвешендә чыгарылган «Эх, метро юллары», «Волга-Дон аша», чирәм җирләрне үзләштерү шатлыгын гәүдәләндергән «Китәм дисең, китәм дисең» һәм галәмне яулау горурлыгын чагылдырган «Сөйгәнем ракетада» кебек реалистик характердагы патриотик җырлар булуын да истән чыгрмаска кирәк. Алар күпмедер дәрәҗәдә совет чоры казанышларының елъязмасын күзалларга мөмкинлек бирәләр.

12