Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Реферат - для слияния.docx
Скачиваний:
25
Добавлен:
18.03.2015
Размер:
69.85 Кб
Скачать

Филологик Белем Бирү Һәм Культура Арадаш Коммуникацияләр Институты

Татар теле һәм әдәбияте кафедрасы

Уен бию Җырлары һәм такмаклары

Фәйзерахманова Гөлшатның

фольклордан рефераты

Уфа 2012

Эчтәлек

Кереш....................................................................................................................3-4

1.Уен-бию җырларының гомуми үзенчәлекләре..........................................5-3

2.Уен-бию җырларының төрләре һәм төзелеше,поэтикасы....................10-12

3.Такмаклар...................................................................................................13-15

Йомгак..................................................................................................................16

Кулланылган әдәбият.........................................................................................17

Кушымта........................................................................................................18-21

Кереш

Бас, кызым Әпипә,

Син басмасаң,мин басам;

Синең баскан эзләреңә

Мин дә китереп басам.

Бас,кызым,эзенә,

Күз тимәсен узеңә;

Асыл гөлләр үсеп тора

Синең баскан эзеңә.

Бер генә булса да җыр белмәгән һәм бер тапкыр да җырлап карамаган кеше бар микән бу дөньяда? Мөгаен, юктыр. Чөнки җыр – сәнгатьнең киң таралган һәм яратып башкарыла торган төре. Ул кешене гөмере буена озата бара: кайгы-хәсрәттә дә, шатлык-куанычта да.

Җыр – ике сәнгать чишмәсе: шигърият һәм музыка кушылудан туа. Элегрәк "җыр” атамасын "җыру” формасында да кулланганнар. Атаманың бу формасын җыр текстларында, мәкаль-әйтемнәрдә, өлкән буын кешеләре сөйләмендә әле бүген дә очратырга була.

Җырларның туу тарихы ерак үткәнгә барып тоташа. Күп гасырлар элек, әле дөньяда беренче китаплар гына түгел, ә беренче язу ысуллары барлыкка килгәнче үк, кешеләр җырны да, шул җыр ритмына башкарыла торган биюләрне дә белгәннәр.

Җырларның гамәли вазифа үтәүгә бәйле булуы һәм башкарылу формасы ягыннан борынгы чорны хәтерләткән төре ул- уен җырлары һәм бию такмаклары. Аларның яңа яшәештә гөрләп чәчәк атуы, халык,бигрәк тә яшьләр арасында киң таралуы шактый соңгы чорга-ХХ гасырның 30нчы һәм 50нче елларына туры килә.Аларның барлыкка килүеһәм аерым жанр төре буларак формалашуы бик борынгы дәверләр белән һәм , һичшиксез ,халык, бигрәк тә яшьләр арасында таралган йола бәйрәмнәре белән бәйләнгән.

Уен-бию җырларын кайчан теләсәң шунда һәм ничек теләсәң шулай башкарып булмый. Алар конкрет бер вакытта гынаһәм билгеле бер коллективта –яшьләр арасында гына башкарыла.

Уеннарны һәм биюләрне оештыруда хәлиткеч роль уйныйлар.Уенсыз һәм җырсыз аларның эчтәлеген төгәл аңлап булмый.Бию такмакларын көйсез укып та булмый кебек, алар хәттә музыка коралын да алыштыра ала. Чөнки аларның рифмалары һәм ритмнары бик тә төгәл , биюнең үзе кебек үк, чатнап тора.

3

Бу җырларның тагын бер узенчәлеге турыдан-туры аларның вазифасы белән бәйләнгән: йола җырларындагы кебек ,аларда бернинди «эчтәлексез», хәтта «мәгънәсез», әмма гаять матур яңгыраган сүзләр һәм сүзтезмәләр билгеле бер урын ала. Бу аерым җырлырның исемнәреннән үк күренеп тора: « Ал итә,итә,итә» , « Айдыр-дугая», «Импаира-тиритур», « Әннәгизә-геннәем» һ.б. Күрәсез,бу сүзләр үзләре үк җыр булып яңгырый!...

4