Татарский язык. Учебно-методическое пособие
.pdfуңган – способный,. умелый, деловой урлау – воровать, хищение, кража, уртак – общий, совместный урынбасар – заместитель усал – злой утыру – сидеть, садиться
утырыш – заседание утырышчы – заседатель уылдык – икра уяту – будить, пробуждать
уяу – бдительный, бодрствующий
Ү
үгет – наставление үҗәт – упрямый, неуступчивый үз – свой, собственный
үзара – взаимно, обоюдно, между собой үзәк – центр үзәкләштерелгән – централизованный
үзбилгеләнү, үзбилгеләнеш – самоопределение үзгәреш – изменение, преобразование, перевоплощение үзгәрү – меняться, перемениться үзенчәлек – особенность, самобытность үзидарә - самоуправление үзкыйммәт – себестоимость
үзсүзле – упрямый, капризный, строптивый үкенеч – раскаяние, досада үлем – смерть, кончина үлчәм – размер, объем, мера үлчәү – мерить, измерить, весы
үрнәк – образец, модель, пример үсемлек – растение үсеш – рост подъем, развитие үсмер – подросток
үсү – расти, развиваться, повышать үтәлеш – выполнение, исполнение үтенеч – просьба үткән – прошлый, минувший
үткен – острый, хваткий, шустрый
Ф
81
фаҗига –трагедия, несчастье файда – польза
фараз – прогноз, предположение, гипотеза фасыл – время года фатир – квартира фатиха – благословение
фәкыйрь – бедный, убогий, нищий фәлсәфәфилософия фән – наука
фәнни-тикшеренү – научно-исследовательский фидакарь – самоотверженный, преданный фикер – мнение, мысль, идея фикердәш – единомышленник
форсат – благоприятный случай, удобное время
Х
хаким – повелитель, властелин, судья хакимлек –господство хакимият – власть, властный хаклык – правда, справедливость хакыйкать – истина, правда халәт – состояние халык – народ, население
халыкара – международный ханым – госпожа хасит итү – образовать хастаханә - больница хата – ошибка хатирәвоспоминание хатын-кыз – женщина
хәбәр – информация, сообщение, известие хәбәрдарлык – гласность, осведомленность хәбәрче -корреспондент хәерле – добрый, благополучный хәзер – сейчас, теперь, нынче
хәзинәсокровище, достояние, ценность хәйләкәр – хитрый хәл – состояние, положение, происшествие, случай
хәләл – оазрешенный, дозволенный, честный хәлиткеч – решающий
82
хәрәкәт – движение, действие хәрәм – запрещенный, грех, оскверненный хәрби – военный, воинский, боевой хәсрәт – горе, печаль, скорбь хәстә - болезнь, больной хәтәр – опасный, рисковый хәтер – память хезмәт – труд, служба, услуга
хезмәткәр – служащий, сотрудник хезмәттәш – коллега, сослуживец, партнер хезмәтче – слуга хикмәт – мудрость
хисап – счет, число, расчет, учет, отчет хокук – право холык – характер, нрав
хосусый – частный, особый, специальный хосусыйлаштыру - приватизация хөкем – суд, приговор хөкүмәт – правительство хөрмәт – уважение, почет, честь хөррият – свобода хөсет – зависть хуҗа – хозяин хуҗалык – хозяйство хуплау – одобрять
хурлану – оскорбляться, осрамиться, стыдиться хурлау – оскорблять, стыдить хурлык – позор, срам, стыд, унижение хушлашу – прощаться хыял – места, фантазия
хыянәт – измена, предательство
Һ
һава – воздух, небо, погода, климат һәвәскәр – любитель, һәвәскәрлек – охота, страсть, увлечение һәйкәл – памятник
һәлакәт – бедствие, катастрофа, крушение һәм - и һәммә - весь, каждый
83
һәрбер – всякий, каждый һәрвакыт – всегда, постоянно һәркайда – везде һәрьяклы – всесторонний
һичсүзсез – беспрекословно, безусловно һичтуктаусыз – беспрерывно һөҗүм – нападение, покушение һөнәр – профессия, специальность
Ч
чабу – бежать, скакать, ударять чабыш – бега, скачки
чагыштыргысыз – несравненный, неизмеримый чагыштырма – сравнение, сопоставление чакыру – приглашать чакырылыш – созыв чама – мера, размер, расчет
чая – отчаянный, бойкий, разбитной чәчтарашханә - паримахерская чибәр – красивый чикләмә - ограничение, предел чимал – сырье чират – очередь чирек – четверть
чирләү – заболеть, хворать чор – эпоха. период
чуалыш – волнение, смута, мятеж чукрак - глухой чүплек – свалка чыганак – источник чыгарма – исключение
чыгарылыш – выпуск, выпускной чыгым – расход, затрата
чыгыш – выступление, речь, выход, происхождение чыдам – стойкий, выносливый чынбарлык – действительность
Ш
шагыйрь – поэт шаккату – изумляться, удивляться шалтырату – звонить
84
шапшак – грязный, неоприятный шарт – условие, требование
шартлы – условный, обусловленный, относительный шатлык – радость шаукым – влияние, тревога шаулау – шуметь шаһит – свидетель
шаян – шутливый, смешной, шаловливый шаять – наверно, вероятно шәҗәрә - родословная, генеалогия шәрекъ – восток шәригать - шариат
шәфкать – милосердие, сочувствие шәфкать туташы – сестра милосердия, медсестра шәхес – личность
шәхси – индивидуальный, личный, персональный шәһәр – год шәһәрчелек – урбанизм
шелтә - выговор, упрек, укор шигърият – поэзия шик - подозрение шикаять – жалоба
шикләнү – сомневаться, подозревать шифа – исцеление, выздоровление шифаханә - лечебница, санаторий шома – гладкий, ровный шомлы – таинственный, подозрительный шөбһә - подозрение шөгыль – занятие, дело шөгыльләнү – заниматься
шөһрәт – слава, знаменитость шыксыз – уродливый, безобразный шылтырау – звенеть, бренчать
Ы
ыгы-зыгы – суета, хлопоты, переполох ызгыш – ссора, скандал ызгышучан – скандалист
ыспай – аккуратный, оприятный, чистый ысул – способ, метод, стиль
85
ышандыргыч – убедительный, доказательный ышану – верить, доверять ышанулы – убежденный, доверительный ышанычнамә - доверенность
Э
эзләнүче – исследователь, изыскатель эзлекле – последовательно, постепенно эзтабар – следопыт эләгү – цепляться, попадать элек – раньше, до
элемтә - связь, обoение эне – младший брат энҗе – жемчуг эреткеч – растворитель
эссе – горячий, жаркий, знойный этү – толкать эчемлек – напиток эчке – внутренний
эчкерле – злопамятный, неискренний эчкечелек – пьянство, алкоголизм эчтәлек – содержание эш – работа, деятельность, занятие, труд
эшбашкаручы – делопроизводитель эшкәртү – обрабатывать, отделывать, разделывать эшкуар – предприниматель эшләнмә - изделие, продукция эшлекле – деловой, предприимчивый эшмәкәр – предприниматель эшсезлек – безработица, безделье эшханә - предприятие
эшчән – трудолюбивый, деятельный, работоспособный эшчәнлек – деятельность эшче – рабочий, работник
Ю
юан – толстый, полный юаныч – утешение, забава, отрада
юаш – смирный, безропотный, скромный югалту – теряться, пропадать, исчезать югары – высокий
86
югыйсә - иначе юеш – мокрый юк – нет, не имеется
юк-бар – ерунда, мелочь, пустяк юксыну – тосковать, скучать юләр – дурак, глупый, душевнобольной
юлбашчы – вождь, руководитель, предводитель юлдаш – спутник, попутчик юлчы – путник, пассажир юмакай – льстивый юмарт – щедрый юнәлек – направление, курс
юньсез – бестолковый, глупый, неумный юралыш – толкование юрамалый – нарочно, намеренно, умышленно юрау – гадать юри – нарочно, умышленно
Я
ябу – закрывать ябык – закрытый, худой, тощий
явыз – злой, жестокий, лютый явым-төшем – осадки ягулык – топливо
ягымлы – ласковый, любезный ядкарь – памятник, сувенир язма – запись, заметка язмыш – судьба як –сторона яклау – защищать якташ – земляк
яктырткыч – светильник, осветитель якын – близкий ялагай – льстец
ялангач – голый, нагой, раздетый ялвару – умолять, просить, упрашивать ялган – ложь, неправда ялгыз – одинокий ялгыш – ошибка ялкау – ленивый
87
яллану – наниматься ялчы – наемный работник
яман – плохой, худой, скверный яманатлы – опозоренный, обесчищенный ямансу – грустный, тоскливый ямьле – красивый, живописный яңалык – новость яңарыш – обновление, возрождение
яраклы – годный, пригодный, подходящий ярамый – нельзя, воспрещается яраткан – любимый
ярашкан – приспособленный, согласованный ярдәм – помощь, подмога, поддержка ярдәмчел - отзывчивый ярәшелгән – нареченная, помолвенная ярлы – бедный, неимущий ярлыкау – прощать, миловать ярлылык – беднота ярсулы – яростный, разъяренный
ярсучан – вспыльчивый, запальчивый ярты – половина ярыш – соревнование, состязание ясалма – искуственный ятим – сирота ятимханә - приют
яхшы – хороший, приличный яхшылык – добро, доброта яшерен – тайный, секретный яшүсмер – подросток яшьлек – молодость яшьтәш - ровесник
88
Приложение 1
Тексты для дополнительного чтения и перевода из истории Республики Татарстан
Болгар ханлыгы
Болгар дәүләте кораблар йөзәрлек Идел һәм Кама елгалары кушылган, Азия белән Европаны тоташтыручы бик әһәмияте сәүдә юлллары кисешкән урында урнашкан була. Дөньяның күп илләреннән килгән сәүдәгәрләр Болгарда очрашкан, әлеге ханлыкның базарларында бөтендөньядан китерелгән товарлар сатылган. Болгар иле бик күп илләр белән үзара файдалы элемтәдә торган. Ага-Базар урнашкан Идел ярына товар тулы сәүдә кораблары, көньяктан дөя кәрваннары килеп туктаган. Үз чиратына алар Болгар иленнән үз җирләрендә булмаган, аеруча затлы күн, тире, мех, эре балык, бал, балавыз, күн аяк киеме, ашлык, корал, урман чикләвеге, каен агачы төяп киткәннәр. Мондый сәүдә Болгар иленә зур табыш китергән.
ХII гасырда һәм ХIII гасыр башында болгарлар башка дәүләтләр белән сәүдә иткәннәр, акча сукканнар, төрле кораллар, савыт-саба эшләгәннәр. Алтынчылар, көмешчеләр бизәнү әйберләре ясаганнар. Болгарларның үз язулары булган, фән, мәдәният, мәгариф нык үскән.
922 нче елда ислам дине кабул итү Болгар дәүләтенең үсешенә зур йогынты ясый. Болгар иле алга киткән ислам илләре белән тыгыз бәйләнешләр урнаштыра.
1236 нчы елда монгол явы Болгар дәүләтен басып ала. Болгар дәүләте җимерелә һәм Алтын Урда составына кертелә.
Алтын Урда таркалганнан соң яңа дәүләт – Казан ханлыгы төзелә. Биредә яшәүчеләрне казан татарлары дип йөртә башлыйлар. Алар игенчелек, сәүдә, тукучылык белән шөгыльләнәләр, бизәнү әйберләре ясарга оста булалар. Бу чорда бик матур биналар, мәчетләр, мәктәпмәдрәсәләр төзелә.Бирегә төрле илләрдән товар китерелгән, Казан сәүдәгәрләре дә товарларын күп чит илләрнең базарларына чыгарып сатканнар.
89
Казан ханлыгы
Казан ханлыгы Бөек Болгар иленең, халкының дәвамы булган. Чит илләр белән борын-борыннан килгән багланышлар дәвам иткән. Аеруча Урта Азия, Мисыр, Төркия, Кытай белән икътисадый һәм сәүдә элемтәләре көчле булган.
Казан ханлыгында, нигездә, элеккке Болгар дәүләте халкы яшәгән. Биредә башкорт, чуваш, мари, мордва удмуртлар да көн иткән. Һәр вакыйга, һәр бәйрәм бу халыклар өчен уртак булган, татарларның милли бәйрәме Сабан туен да алар бергә үткәргәннәр.
Казан каласы чит дәүләт илчеләрен, кунакларын һәм сәүдәгәрләрен балкып каршы алган. Казан илендә яшәүче халыкның мәдәниятле, аң-белемле булуына чит ил кешеләре дә сокланганнар. Казан татарлары күп телләр белгәннәр, хәтта гарәп, фарсы телләрендә китаплар, дәреслекләр язганнар.
Бу чорда мәгърифәтне дин әһелләре тараткан. Алар арасында зур хөрмәт иясе, илдә ханнан кала икенче кеше – сәед булган. Сәедләр мәдрәсәләр тотканнар. Сәед Кол Шәрифнең сигез манарасы мәчете һәм мәдрәсәсе бөтен тирә-якта данлыклы булган.
Казан губернасы
1708 нче елда Казан шәһәре Казан губернасы үзәгенә әверелә., аның җирләре бик зур булган. Губернаның чикләре төньякта – Костромага, көнчыгышта – Муромга һәм Пензага, ә көньякта Кавказ тауларына диярлек барып җиткән. Казан губернасында төрле милләт халыклары яшәгән. Казан, Зөя, Лаеш, Спас, Чистай һәм кайбер башка өязләрдә, ягъни борынгы Болгар дәүләтенең төп җирләрендә, һәр йөз кешенең кырыгы болгар-татар булган.
Казан губернасы хуҗалык үсеше ягыннан Россиядә алдынгы урында торган. Икътисадый тормышның нигезен авыл хуҗалыгы тәшкил иткән. Шәһәрләрдә һәм авылларда тире эшкәртү, төрле тукымалар, сабын, шәм, бизәнү әйберләре эшләү нык үскән. Һөнәрчеләр ясаган әйберләрен базарга чыгарганнар. Минзәлә, Зәй, Әлмәт, Бөгелмә һәм башка төбәкләрдә бакыр чыгару рудниклары барлыкка килгән.
ХVIII гасыр урталарында Казанда һәм кайбер башка шәһәрләрендә зур һөнәр остаханәләре, завод-фабрикалар үсеп чыккан. Беренче сукно фабрикасы 1714 нче елда төзелгән.
90
