Татарский язык. Учебно-методическое пособие
.pdfКазанда ХVIII йөздә Россиянең иң эре сәүдә үзәкләренең берсе булып киткән. Бай сәүдәгәрләр Россиянең төрле өлкәләренә генә түгел, чит илләргә дә, бигрәк тә Урта Азия, Һиндстан, Кытай кебек илләргә сәүдә эшләре белән барып чыкканнар.
Казан тирәсендә бик яхшы имән һәм нарат урманнары үскән. Падишаһ Петр әмере буенча Казан янында Идел елгасында адмиралтейство корыла һәм Россиянең хәрби флоты өчен зур-зур кораблар, баржалар төзелә башлый.
ХIХ гасырның икенче яртысында Казан губернасы Россиянең эре сәүдә һәм мәдәният үзәгенә әверелә. Шәһәр бик тиз үсә башлый. Саннарга игътибар итегез: 1863 нче елда Казанда 63 мең кеше яшәгән булса, егерме елдан соң аның халкы 140 меңгә җитә.
Казан Россиянең иң алдынгы мәдәниятле шәһәрләреннән саналган. Университет, ветеринария институты, укытучылар институты, хатын-кызлар өчен югары курслар, гимназияләр, театрлар аны фән һәм мәдәният үзәге итеп танытканнар.
ХХ гасыр башында Казан губернасында һәм татарлар яши торган башка төбәкләрдә завод-фабрикаларның бер өлеше татар байлары кулында була. Татар сәүдәгәрләре үзләренең эшчәнлекләрен Идел буе, Урал, Себер, Ерак Көнчыгыш һәм Урта Азиянең күп кенә төбәкләренә җәелдерәләр.
Татарстан Автономияле Республикасы
1920 нче елда Татарстан Автономияле Республикасы төзелә. Ул нык үскән сәнәгать һәм мәдәният үзәгенә әверелә. Татарстан халкы, бөтен ил белән бергә, гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы афәтләрен дә күрә. Йөзләрчә мең татар кешесе сугыш кырында ятып кала. 200 дән артыгына Советлар Союзы Герое исеме бирелә: Муса Җәлил, Газинур Гафиятуллин, Мәбуга Сыртланова, Гани Сафиуллин һәм тагын бик күпләрне санарга мөмкин. Хәзер күп кенә урамнар, мәйданнар каһарманнар исемен йөртә.
Сугыштан соңгы елларда Татарстанда төрле заводлар, фабрикалар, комбинатлар сафка баса. 1957 нче елдан республикабызда җитештерелгән югары сыйфатлы промышленность товарлары дөньяның 35 иленә чыгарыла. Брюссельдә үткәрелгән Бөтендөнья күргәзмәсендә Чистайның “Восток” сәгате, “Теплоконтроль” заводында һәм мехкомбинатында эшләнгән әйберләр зур кызыксыну уятты.
91
1950 нче елда “Татнефть” берләшмәсе төзелә. Республикабыз икътисадында өр-яңа тармак – нефть промышленносте барлыкка килә. Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Баулы районнарының басулары нефть вышкалары белән тула. 1956 нчы елда Татарстан нефть чыгару буенча Советлар Союзында беренче урынга чыга.
Нефть борынгы болгарларга да билгеле булган. Җир астыннан чыккан куе кара майны сугыш вакытында кулланганнар (шартлаткычлар ясаганнар), язу өчен файдаланганнар.
Татарстан Республикасы
1990 нчы елдан Республикабызның рәсми исеме – Татарстан Республикасы. Конституция нигезендә Татарстанда ике тел – татар һәм рус телләре – дәүләт теле булып санала. Татарстанның иң югары органы – Дәүләт Советы. Ул биш елга сайлана. Татарстанның башлыгы – президент, ул да биш елга сайлана. Беренче Президент Минтимер Шәймиев 1991 нче елда сайланды. Республикабызның икенче Президенты – Рөстәм Миннеханов, ул 2010 нче елда сайланды.
Татарстан Республикасының мәйданы 68 мең квадрат километр. Халык саны – 3 миллион 700 мең кеше. 2010 нчы елда халык санын алу үткәрелде. Аның нәтиҗәләре күрсәткәнчә, республикада 107 милләт вәкиле яши. Татарстан Ресбликасы составында 43 административ район, 19 шәһәр, шәһәр төрендәге 22 бистә һәм 829 авыл исәпләнә.
Татарстан Республикасында авыр сәнәгать алга киткән. Республикадан Идел буе шәһәрләренә, Балтыйк буе дәүләтләренә, Чувашстанга, Башкортстанга һәм башка чит илләргә йөк автомобильләре, сәгатьләр, суыткычлар, автомобиль шиннары, медицина җебе (кетгут), мех әйберләре, дарулар, җылылык үлчәү приборлары чыгарыла.
Республикабызга Көнчыгыш Себердән һәм Оренбург өлкәсеннән
– табигый газ, Украинадан – металл, Идел буе өлкәләреннән – авыл хуҗалыгы машиналары, минераль ашламалар, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләреннән агач материаллары, тәрәзә пыяласы, төзелеш һәм юл техникасы, медицина җиһазлары кертелә.
Бүгенге көндә Татарстан Россия Федерациясе, Украина, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан һәм Россиянең күп кенә өлкәләре белән икътисад өлкәсендә икеяклы килешүләр төзеде. Аның Төркиядә, америкада, Австралиядә, Малайзиядә, Чехиядә илчелекләре бар.
92
Татарстан символлары
Дөньяда 200 гә якын мөстәкыйль дәүләт исәпләнә. Һәр дәүләтнең үз символлары бар: флаг, герб һәм гимн.
Татарстанның дәүләт флаг өч төстән: яшел, кызыл һәм ак тасмалардан тора. Кызыл төс – кояш, ут төсе. Яшел төс – туган җиребезнең һәм тәбигатебезнең матурлыгы, яшәү билгесе. Ак төс – намус, тынычлык-иминлек билгесе. Татарстан дәүләт флагы 1991 елда кабул ителде. Аның авторы – халык рәссамы Тавил Хаҗиәхмәтов.
Татарстанның дәүләт гербында канатлы ак барс сүрәтләтләнгән. Барс халыкның көчен белдерә. Аның тырнаклары һәм тешләре үткен, ә уң аягы бераз күтәрелгән. Димәк, ул һәркемне яклый ала. Барсның янягында түгәрәк калканы бар. Калканда кашкарый чәчәге. Калкан иминлекне белдерә, ә чәчәк – озын гомер билгесе. Татарстанның дәүләт гербы 1992 елда кабул ителде. Аның авторлары – рәссам Риф Фәхретдинов һәм галим Назыйм Ханзафаров.
Татарстанның дәүләт гербы 1992 нче елда кабул ителде.Ул күренекле татар композиторы Рөстәм Яхин музыкасына язылган Тексты 2013 елда кабул ителде.
Казан – фән һәм студентлар шәһәре
Казан – фән патшалыгы. Биредә Россия Фәннәр академиясенең Казан филиалы, Татарстан фәннәр академиясе, күп санлы югары уку йортлары, фәнни-тикшеренү институтлары урнашкан.
Казандагы югары уку йортларының саны егермедән артып китә. Алар университетлар, академияләр һәм институтлар: Казан федераль, медицина, технология, техник, энергетика, аграр, архитектура һәм төзелеш, мәдәният һәм сәнгать, ветеринария университетлары һәм башка уку йортлары. Болардан тыш театр, музыка, хореография училищелары Идел буе һәм илебезнең башка төбәкләре өчен белгечләр әзерлиләр.
Казанда, 1945 нче елда, Идел буенда беренче консерватория ачыла, хәзер ул вузның беренче ректоры Нәҗип Җиһанов исемен йөртә.
Югары уку йортларында гадәттә өч төрле уку формасы бар: көндезге бүлек, читтән торып уку бүлеге һәм кичке уку формасы. Аларда бюджет хисабына (түләүсез) һәм түләүле уку формалары яшәп килә.
93
Татарстанның башка шәһәрләрендә дә югары уку йортлары халык арасында популяр: Түбән Кама химия технологиясе институты, Әлмәт нефть институты, Яр Чаллы политехника институты һәм башкалар.
Мәдәни Казан
Казан – танылган мәдәни үзәк. Татарстан башкаласында унга якын театр эшли: Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театры, В.И.Качалов исемендәге зур рус драма һәм комедия театры, Кәрим Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театры, Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры, курчак театры, Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе, “Казан” милли-мәдәни үзәге, мәдәният сарайлары, китапханәләре шәһәрнең рухи дөньясын билгеләүчк мәдәни үзәк булып торалар.
Казанда күп еллардан бирле Халыкара фестивальләр уздырылып килә. Алар Татарстан халыкларына иҗади көч, рух өсти, сәнгатькә үсәргә, яңарырга ярдәм итә. Федор Шаляпин исемендәге опера, Рудольф Нуриев исемендәге балет бөтендөнья фестивальләре республикабызны яңа мәдәни баскычка күтәрде.
Казанның мәдәни тормышы бик бай һәм үзенчәлекле. Шәһәргә гастрольләргә Рәсәйдән һәм чит илләрдән төрле театр коллективлары, ансамбльләр һәм аерым башкаручылар килә.
Казансу елгасы буенда милли-мәдәни үзәк урнашкан. Казанда күп санлы музейлар эшли. Аларның саны уннан артык: берләштерелгән дәүләт музее Кремль янында урнашкан. Тукай урамында тарихи Шамил йортында Габдулла Тукай музее эшли, Карл Маркс урамында кабатланмас архитектура үрнәге булган, губарнатор йортында Сынлы сәнгать музее эшләп килә.
Данлыклы татар исемнәре
Әдәбият һәм фән өлкәсендә, сәнгатьтә ирешкән уңышлары белән дөньякүләм танылган татарлар аз түгел.Алар арасында Йосыф Акчура, Садри Максуди, Муса Җәлил, Рудольф Нуриев, Роальд Сәгъдиев, Ринат Акчурин, Рәшит Сюняев, Ирек Мөхәммәдев, София Гобәйдуллина кебек талантлы шәхесләр бар.
Йосыф Акчура Төркиянең Бөек Милли Мәҗлесе депутаты, Төркия президенты Мостафа Кемаль Ататөрекнең мәдәният һәм сәяси мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Истамбул университеты профессоры,
94
биология фәннәре докторы, Бөтенкытай халык вәкилләре мәҗлесе депутаты. Рәшит Сюняев – Россия фәннәр академиясе академигы, атаклы атрофизик, Хәзерге вакытта Германиянең Гархинг шәһәрендә Макс План исемендәге Астрофизика институты белән җитәкчелек итә.
Казан егете Ирек Мөхәммәдиев – Бөекбританиянең Король балеты солисты, “Дөньяның иң оста биючесе” дигән мактаулы исем йөртә. София Гобәйдуллина – атааклы композитор, Гермниядә яшәп иҗаит итә. Сергей Шәкүров, Чулпан Хаматова, Марат Бәшәров – танылган театр 1әм кино артистлары. Ринат Дасаев, Зинәтулла Билалетдинов, Марат Сафин, Алинә Кабаева – дөньякүләм танылган спортчылар, Альбина Шаһиморатова, Алсу Сафина – җырчылар...
Татар халкы дөнья мәдәниятенә зур өлеш керткән бөек шәхесләре белән горурлана. Әдипләр – Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин, Хәсән Туфан, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Гомәр Бәширов, рәссамнар Бакый Урманче, Харис Якупов, композиторлар Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Рөстәм Яхин, Нәҗип Җиһанов, Сара Садыйкова, җырчылар Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова. Бу исемлекне әле тагын дәвам итәргә булыр иде.
Татар поэзиясе үрнәкләре
Габдулла Тукай
Туган тел
Итуган тел, и матур тел - әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Итуган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
Итуган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам: Ярлыкагым, дип, үзем һәм әткшм-әнкәмне, ходам!
Родной язык Родной язык – святой язык, отца и матери язык,
Как ты прекрасен! Целый мир в твоем богатстве я постиг! Качая колыбель, тебя мне в посне открывала мать, А сказки бабушки потом я научился понимать.
95
Родной язык, родной язык, с тобою смело шел я вдаль, Ты радость, возвышал мою, ты просветлял мою печаль. Родной язык, с тобой вдвоем я в первый раз молил творца: “О боже, мать мою прости, прости меня, прости отца”.
Муса Җәлил
Катыйльгә
Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда, Кол иткәң дә, тоткын итсәң дә. Кирәк икән, үләм аякүрә, Балта белән башым киссәң дә. Меңен түгел, бары йөзен генә Юк итәлдем синең сыңарың.
Һәм халкымнан, кайткач, шуның өчен Мин тезләнеп гафу сорармын.
Палачу
Нет, врешь, палач, не встану на колени, Хоть брось в застенки, хоть продай в рабы! Умру я стоя, не прося прощенья, Хоть голову мне топором руби!
Мне жаль,что я тех, кто с тобою сроден, Не тысячулишь сотню истребил.
За это бы у своего народа Прощенья на коленях я просил.
Нури Арсланов
Бәхет турында
Әгәр бәхет булса татлы ширбәт, Чәчәкләрдән җыеп алынган, Бал кортыдай зур көч куем, тирләп Табыла ул хезмәт багыннан.
Ачы яшьләр йотыла тамагына Эчкәнгәчә бәхет ширбәтен...
Таула-ташлы юллар узгач кына Аңлый кеше тормыш кыйммәтен.
96
Рәзил Вәлеев
Сабантуй
Байрак булып күккә күтәрелгән Сабантуйның чуар сөлгесе. Ат уйнатып йөри чабышчылар, Мәзәк сөйли шаян теллесе. Аксакаллар әнә горур талап Узып бара мәйдан түренә.
Ә малайлар, иң беренче тапкыр Көчне сынап, билгә үрелә. Авызларга кашык кабып кына Су ташыйлар авыл кызлары, Берәүләре күзе юл башында – “Алмачуар быел узармы?!” Яулык белән күзне бәйләсәң дә, Челперәмә килә чүлмәкләр. Көрәшченең биле кысылганда, Кысылалар бергә йөрәкләр. Кызлар гына түгел, табигать тә Аллы-гөлле яңа киемнән...
Якты күзен олы итеп ачып, Хәтта кояш җиргә иелгән. Яшел чирәм яшел ястык кебек, Хозурланым, җирдә ятарлык. Тәүге шатлык килә Сабантуйда Һәм кылына тәүге батырлык.
97
Рекомендуемая литература
1.Вьюгина, С.В. Татарский язык и культура речи: учебнометодическое пособие. /С.В.Вьюгина. – Казань: Изд-во Казан. гос.
технол. ун-та, 2007. - 84 с.
2.Сабиров, Р.А. Самоучитель татарского языка. /Р.А.Сабиров – Казань: Изд. дом «Меддок», 2006. – 384 с.
3.Сафиуллина, Ф.С. Татарский язык (самоучитель). /Ф.С.Сафиуллина
– Казань, 1992. – 288 с.
4.Татар теле – күңелем теле. Уку-укыту комплекты /К.С.Фәтхуллова, Ә.Ш.Юсупова, Э.Н.Денмөхәммәтова. тәрҗемәче-редактор Д.Р.Шәрифуллина. – Казан: Слово, 2011. – 296 б.
Справочная литература
1.Агишев Х.Г. Русско-татарский словарь словочетаний. Для изучающих государственные языки. /Х.Г.Агишев. - В 2-х т. – Казань,
Изд-во «Дом печати», 1997. Т.1 - 512 с.; 1998, Т.2 – 528 с.
2.Вьюгина С.В. Англо-русско-татарский словарь деловой лексики. /С.В.Вьюгина, Г.Р.Тимрбаева – Казань: Изд-во Казан. гос. технол. ун-
та, 2007. – 52 с.
3.Вьюгина, С.В. Русско-татарский словарь деловой лексики./С.В.Вьюгина. – Казань: Изд-во Казан. гос. технол. ун-та, 2009. – 92 с.
4.Сабиров, Р.А. Татарско-русский полный учебный словарь. / Сост. и ред. Р.А.Сабиров. - М.:Толмач СТ; Казань: Татарнамэ, 2008 . - 336 с.
5.Сафиуллина Ф.С. Карманный татарско-русский и русско-татарский словарь./Ф.С.Сафиуллина – Казань: Тат. респуб.изд-во «Хэтер»,2005. –
568с.
Список использованной литературы
1.Биктимирова А.Р. Татарский язык: Учебное пособие. – Казань: Издво Казан.гос.техн. ун-та, 2007. - 136 с.
2.Вьюгина С.В. Татарский язык и культура речи: учебнометодическое пособие./С.В.Вьюгина – Казань: Изд-во Казан. гос.
технол.ун-та, 2007. – 84 с.
3.Татар әдәбияты - Татарская литература: Учебник-хрестоматия для студентов средних спец. учебных заведений / авт.сост.: А.Г.Махмудов, Н.Г.Гараева, Л.Ю.Мухаметзянова. – Казань: Магариф, 2010. – 631 с.
98
СОДЕРЖАНИЕ |
|
Введение................................................................................................ |
3 |
Раздел I. Фонетическая система татарского языка.......................... |
5 |
Алфавит .................................................................................................. |
5 |
Ударение................................................................................................. |
9 |
Орфография.......................................................................................... |
11 |
Общие правила употребления заглавных букв.................................... |
12 |
Раздел II. Грамматическая система татарского языка................. |
13 |
Имя существительное........................................................................... |
13 |
Местоимение ........................................................................................ |
22 |
Глагол.................................................................................................... |
29 |
Имена прилагательные......................................................................... |
43 |
Имя числительное................................................................................. |
47 |
Наречие................................................................................................. |
49 |
Союзы ................................................................................................... |
51 |
Послелоги ............................................................................................. |
52 |
Частицы................................................................................................. |
56 |
Вводные слова...................................................................................... |
57 |
Раздел III. Краткий татарско-русский словарь.............................. |
58 |
Приложение......................................................................................... |
89 |
Рекомендуемая литература................................................................... |
98 |
Справочная литература ....................................................................... |
98 |
Список использованной литературы.................................................... |
98 |
99
УЧЕБНОЕ ИЗДАНИЕ
С.В.Вьюгина
ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК
Ответственный за выпуск Л.М.Шакирова
Технический редактор А.Р.Нигматзянова
Подписано в печать 3.09.2014 |
|
Формат 60 84 |
1/16 |
|
Бумага офсетная |
Печать Riso |
5,81 усл. печ. л. |
||
6,25 уч.-изд. л. |
Тираж 100 экз. |
Заказ |
«С» |
111 |
Издательство Казанского национального исследовательского технологического университета
Офсетная лаборатория Казанского национального исследовательского технологического университета
420015, Казань, К. Маркса, 68
100
