Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ....docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
28.08.2019
Размер:
23.7 Кб
Скачать

1972 – 1985 Нче елларда 13 тапкыр басылып чыккан “Татар теле. 5нче класс” дәреслеге (д.Г.Тумашева белән автордашлыкта) бу исемлектә аерым урын алып тора.

Бу дәреслек буенча эшләүче укытучылар өчен “5 нче класста татар теле дәресләре” исемле методик кулланма ике тапкыр – 1978- 1982 нче елларда басылып чыга.

Татарстаннан читтә яшәүче милләтәшләребез белән дами аралашып торуы, мәсәлән, Башкортостанның Яңавыл районында 1975 нче елның нояберендә үткәрелгән фәнни конференциядә “Туган телне өйрәнүне яхшыртуның метод һәм алымнары” дигән темага доклады була.

Пермь өлкәсенең Барда районындагы татар теле укытучылары өчен Зөһрә Мәҗитовна тарафыннан лекцияләр циклы тыңлау оештырыла.

1976 нчы елда Казахстанда рус телен милли студентларга өйрәтү проблемаларына багышланган вузара фәнни – методик конференциядә катнашып, “Татар филологиясе факультетының милли группаларында “Рус һәм татар теленең чагыштырма грамматикасын укытуның куелышы” дигән темага сөйләнгән доклады һәм анда әйтелгән фикерләр фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан киң яклау таба.

Филология фәннәре кандидаты, доцент З.М.Вәлиуллинаның фәнни эшчәнлегенең икенче зур юнәлеше – рус һәм татар телләрен чагыштырып өйрәнү.

Бу ике телне чагыштырып тикшкренүләр нәтиҗәсе буларак, 1967 нче елда аның “Сопоставительная грамматика русского и татарского языков” исемле монографиясе дөнья күрә. Автор бу хезмәтендә ике телнең фонетика, морфология һәм синтаксис бүлекләрен чагыштырып, аларның һәр икесе өчен гомуми, охшаш күренешләр белән бергә, үзенчәлекле билгеләрен дә аерып күрсәтә.

1976 Нчы елда автор “Руководство к практическим занятиям по сопоставительной грамматике” исемле методик ярдәмлек төзеп бастыра. Анда аерым темаларны өйрәнү буенча тиешле киңәшләр, тәкъдимнәр бирелә.

Зөһрә Мәҗитовна фәнни эшчәнлек белән бергә җәмәгать тәртибендә үтәлә торган эшләрдә дә актив катнаша. 1954 – 57 нче елларда Держинск (хәзерге Вахитов) районы судына халык утырышчысы итеп сайлана.

1961 нче елда партиянең Татарстан өлкә комитеты тәкъдиме буенча ул Казанда РСФСР Педагогия фәннәре академиясенең милли мәктәпләр фәнни – тикшеренү институтын оештыру эшенә чакырыла һәм ике ел шунда эшли

Анда эшләр җайга салынгач, кадрлар мәсьәләсе дә хәл ителгәч, Зөһрә Мәҗитовна яңадан КДПИ да эшләвен дәвам иттерә.

Үзенең фәнни эзләнүләрен тулыландыра барып, Зөһрә Мәҗитовна 1983 нче елда чагыштырма грамматиканың яңа басмасын чыгара. Анда татар һәм рус телләрендәге сүз ясалышы беренче тапкыр чагыштырып тикшерелә.

Автор бу хезмәтендә морфологик категорияләрне өч группага бүлеп карый.

З.М.Вәлиуллина бу хезмәтендә чагыштырма грамматиканың өйрәнү тарихы турында бик җентекләп сөйли. Ул Гиганов, А.Троянский,М.Иванов, А.Казем-Бек, К.Насыйри, В.Радлов, Е.Поливанов, В.Богородицкий, Н.Дмитриев, М.Корбангалиев, Н.Бакеева, Р.Газизов һәм башкаларның эшчәнлегенә югары бәя бирә.

Беренче тапкыр сүз ясалышын тел белеменең махсус тармагы итеп, рус теле белән чагыштырып тикшерә.

Бу китабында автор сүз төркемнәрен ике телгә хас булган һәм үзенчәлекле билгеләре буенча чагыштырып чыга, һәр күзәтүен диярлек методик нигезләмәләр белән ныгытып бара.

Бүгенге көндә З.М.Вәлиуллинаның әлеге китабы татар телен башка милләт балаларына укыту өлкәсендә кулланыла торган төп хезмәтләрнең берсенә әверелә

З.М.Вәлиуллина Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан нәшер ителгән «Татарская грамматика»ның икенче томын әзерләүдә якыннан катнаша.

Ул – бу китапның башта русча, аннан соң татарча басмасында исем сүз төркеменә караган материаллар авторы.

Зөһрә Мәҗит кызы Вәлиуллина татар теле һәм рус телен чагыштырып өйрәнү буенча үзеннән зур көч куя.

Аның хезмәте бүгенге көн уку-укыту шартларында да әһәмиятле

Методика өлкәсендә дә үзеннән хәйран гына өлеш кертә ул.

Татарстанның атказанган укытучысы З.М.Вәлиуллина бүген дә яшь галимнәр, аспирантлар, студентлар белән үзенең бай тәҗрибәсен бик теләп уртаклаша.