Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ....docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
28.08.2019
Размер:
23.7 Кб
Скачать

Эчтәлек

I Кереш……………………………………………………………………………

II Төп өлеш………………………………………………………………………..

II .1. З.М. Вәлиуллинаның тормыш юлы һәм эшчәнлеге………………………

II. 2. Телләрне өйрәнүдә төп хезмәтләре………………………………………..

II. 3. Телләрне чагыштырма планда өйрәнү юнәлешендәге төп хезмәтләре…..

II. 4. Уку-укыту шартларында әлеге хезмәтләрнең әһәмияте…………………..

III. Йомгак………………………………………………………………………….

IV. Кулланылган әдәбият исемлеге……………………………………………..

Зөһрә Мәҗит кызы Вәлиуллина тугандаш Башкортстан республикасындагы Әлшәй районы Никифорово авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туып үсә.

1944 нче елда Саратов шәһәренә эвакуацияләнгән Ленинград дәүләт университетына китә. Монда Зөһрә Мәҗитовна көнчыгыш телләр факультетын сайлый һәм керү имтиханнарын уңышлы тапшырып, төрки телләр белгечлеге буенча белем ала.

Аның сабакташлары арасында соңыннан күренекле телче – галимнәр, тюркологлар булып танылган Э.Р.Тенишев, Л.А.Покровская, Л.Т.Мәхмүтова һ.б. була.

Диплом эшен «Татар телен өйрәнү тарихы» дигән темага язып, «бик яхшы» билгесенә яклый

1949 нчы елда ул Ленинград дәүләт университетының көнчыгыш телләр факультетын тәмамлап, “лингвист – тюрколог” белгечлеген алып чыга.

Киң эрудицияле, белемгә омтылучан, фәнни эзләнүгә сәләте аермачык күренеп торган яшь белгечне 1949 елда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалына аспирантурага тәкъдим итәләр. Зөһрә Мәҗит кызы үзен төрки дөньяга бик билгеле булган классик галимнәрдән И.Ю. Крачковский, Н.К.Дмитриев, С.Е.Малов, А.Н.Кононов, И.И.Мещанский һәм башкаларның шәкерте дип саный.

1951 нче елда СССР Фәннәр академиясенең тел белеме институтына аспирантурасын дәвам итәргә җибәрелә

Зөһрә Мәҗит кызының фәнни-педагогик эшчәнлеге хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнде. Ул 1968 елда «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы», 1970 елда «В.И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә., 1975 нче елда «ТАССР мәктәпләренең атказанган укытучысы», 1976 нчы елда «СССРның мәгариф отличнигы» исемнәренә, 1984 елда «Озак еллар буена намуслы хезмәт иткән өчен Хезмәт Ветераны» медаленә лаек була.

З.М.Вәлиуллинаның эшчәнлегендә төп ике юнәлешне билгеләргә мөмкин: хәзерге татар әдәби теле морфологиясе, рус һәм татар телләренең чагыштырма грамматикасына караган проблемалар.

Беренче юнәлештә, ягъни хәзерге татар әдәби теленең морфологиясе проблемаларын өйрәнүдә, аны студентларга укытуда һәм укытучылар арасында пропогандалауда Зөһрә Мәҗит кызы зур көч куя. Шуны да әйтергә кирәк: аның беренче фәнни хезмәтләре татар теленең синтаксисына багышланган:

1) «6Нчы класста синтаксис өйрәнүгә карата» ( «Совет мәктәбе», №2, 1963),

2) «Татар теле грамматикасы. Синтаксис». («Гади җөмлә синтаксисы»). Казан, 1964),

3) «Җөмләдә сүзләр бәйләнешен өйрәнүгә карата» («Совет мәктәбе», №12, 1963)

Зөһрә Мәҗит кызы кырык ел дәвамында КДПИның тарих-филология факультетында «Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе» буенча лекцияләр укый, семинар дәресләр алып бара.

Аның бу өлкәгә караган күп кенә хезмәтләре дөнья күрә:

  1. Татар грамматикасы өйрәнүгә карата” (1975),

  2. 5 нче класста “Рәвеш” темасын өйрәнүгә карата” (1975),

  3. Исем һәм аны мәктәптә укыту турында кайбер методик киңәшләр” (1975) һ.б.

Югары уку йортлары галимнәренең фәнни-гамәли конференцияләрендә 1) «Рус һәм татар телләрендәге сүзләрнең морфемик төзелеше» (1979), 2)«Хәзерге татар әдәби теленең кайбер проблемалары» (1980), 3)«Исемнәрнең морфологик категорияләре турында» (1982), 4)«Морфологик категорияләрне өйрәнү тарихыннан» (1983), 5)«Килеш категориясе проблемасы турында» (1984) һәм башка темаларга докладлар ясый.

Күп еллар буе Зөһрә Мәҗитовна хәзерге татар әдәби теле морфологиясе проблемаларын тирәнтен өйрәнә.

Аның күп санлы мәкаләләре дә дөнья күрә. Әйтик,

  1. Сүз төркемнәрен өйрәнү тарихыннан” (1975),

  2. Сүзләрне төркемләү турында” (1976),

  3. Сүз төркемнәренең классификацион билгеләре турында” (1976),

  4. Именные части речи в современном татарском литературном языке” (1977),

  5. Сүз төркемнәренең үзара бәйләнеше һәм мөнәсәбәте” (1981),

  6. Сүз төркемнәре проблемасына карата” (1981),

  7. Сүз төркемнәренең үзара мөнәсәбәте турында” (1983) һ.б.

Зөһрә Мәҗитовна – 1967 нче һәм 1982 нче елларда югары уку йорты студентлары өчен басылып чыккан “Хәзерге татар әдәби теле” программасы авторларының берсе.

1972 Нче елда з.М.Вәлиуллинаның “Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе” исемле зур күләмле китабы басылып чыга (к.З.Зиннәтуллина, м.Ә.Сәгыйтов белән автордашлыкта).

Филология фәннәре кандидаты, доцент З.М.Вәлиуллинаның фәнни эшчәнлегенең зур юнәлеше – рус һәм татар телләрен чагыштырып өйрәнү.

Бу ике телне чагыштырып тикшерүләр нәтиҗәсе буларак, 1967 нче елда аның «Сопоставительная грамматика русского и татарского языков» исемле монографиясе дөнья күрә.

Автор бу хезмәтендә ике телнең фонетика, морфология һәм синтаксис бүлекләрен чагыштырып, аларның һәр икесе өчен гомуми, охшаш күренешләр белән бергә, үзенчәлекле билгеләрен дә аерып күрсәтә

Филология факультетларында белем алучы студентлар өчен бу китап озак еллар буе дәреслек буларак кулланылып килде

1976 нчы елда автор «Руководство к практическим занятиям по сопоставительный грамматике» исемле методик ярдәмлек төзеп бастыра. Анда аерым темаларны өйрәнү буенча тиешле киңәшләр, тәкъдимнәр бирелә.

Зөһрә Мәҗитовна студентлар өчен “Хәзерге татар әдәби теле морфологиясеннән мөстәкыйль эш төрләре һәм аларны үтәү өчен кайбер методик киңәшләр” дигән фәнни- методик кулланма төзеп бастыра (1977 - 1992 нче елларда). Күрәбез: ул – вуз һәм мәктәп проблемаларын даими өйрәнеп, аларның һәр икесе өчен дә күп хезмәтләр куйган галим.