Добавил:
Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:

Татар әдәбияты (1920-1930 еллар). Татарская литература (1920-1930 годы). 44.03.05 «Педагогик белем бирү» (ике профиль), «Туган тел һәм әдәбият, рус те

.pdf
Скачиваний:
0
Добавлен:
07.09.2026
Размер:
1 Мб
Скачать
☆
РФ МҼГАРИФ ҺҼМ ФҼН МИНИСТРЛЫГЫ
«ЧАЛЛЫ СОЦИАЛЬ-ПЕДАГОГИКА
ТЕХНОЛОГИЯЛҼР ҺҼМ РЕСУРСЛАР ИНСТИТУТЫ»
ЮГАРЫ ҺҾНҼРИ БЕЛЕМ БИРҮЧЕ БЮДЖЕТ НИГЕЗЕНДҼГЕ
ФЕДЕРАЛЬ ДҼҮЛҼТ МҼГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
ФИЛОЛОГИЯ ФАКУЛЬТЕТЫ
МЕТОДИКАСЫ КАФЕДРАСЫ
1920-1930 ЕЛЛАР ТАТАР ҼДҼБИЯТЫ
Укыту-методик ҽсбабы
Яр Чаллы-2015
1
ББК 81.2Тат
ISBN - нет
УДК 80.1 Г15
Тҿзүчелҽр: филология фҽннҽре кандидаты, Р.Р.Галиуллин (Яр Чаллы)
Фҽнни мҿхҽррире: филология фҽннҽре докторы, профессор
Т.Н.Галиуллин (Казан)
Бҽялҽүчелҽр: филология фҽннҽре докторы, доцент В.Ф. Макарова (Яр Чаллы) филология фҽннҽре кандидаты Х.Х. Сҿлҽйманова (Яр Чаллы)
Г15
Татар ҽдҽбияты (1920-1930 еллар): 44.03.05 «Педагогик белем
бирү» (ике профиль), «Туган тел һҽм ҽдҽбият, рус теле», «Туган тел һҽм ҽдҽбият, чит тел» профильлҽре буенча белем алучы студентлар ҿчен укыту-методик ҽсбабы/ Тҿз. Р.Р. Галиуллин. – Яр Чаллы: 2015. – 84 б.
Татарская литература (1920-1930 годы): Учебно-методическое
пособие для студентов обучающихся направлению подготовки 44.03.05 ―Педагогическое образование‖ (с двумя профилями) профили ―Родной язык и литература, русский язык‖, ―Родной язык и литература, иностранный язык‖/ сост. Р.Р. Галиуллин. – Набережные Челны: 2015. – 84 с.
ФГБОУ ВО НГПУ, 2016
2
Аңлатма язу
Татар сүз сҽнгате тарихында ХХ йҿзнең 20-30 еллар ҽдҽбияты
үзенҽ бер мҿһим урын алып тора. Бу чорда татар ҽдҽбиятының эчтҽлеге яңара, язучыларның күпчелеге идеология талҽплҽренҽ буйсынып иҗат итҽ башларга мҽҗбүр була. Шул ук вакытта ҽдиплҽр гасыр башы сүз сҽнгате традициялҽрен дҽвам итеп, яшертен-астыртын булса да хакыйкатьне белдерү чарасын эзли. Чоры катлаулы булган кебек, бу еллар ҽдҽбияты шактый катмарлы һҽм каршылыклы. Сүз сҽнгате кешене, аның яшҽешен, иҗтимагый тормыштагы урынын тасвирлауның яңа принципларын, алымнарын үзлҽштерҽ башлый, язучылар, шагыйрьлҽр үзгҽ агым-юнҽлешлҽр, стиль-форма тҿрлелеге белҽн мавыгып ала. Утызынчы еллардан исҽ ҽдҽбиятта социалистик реализм методын үзлҽштереп, шуңа буйсынып иҗат итү башлана. Тоталитар режим шартларында күренекле ҽдиплҽребез репрессия корбанына ҽверелҽ, күбесенең исеме Сталин үлгҽннҽн соң гына халкына кире кайта.
Яр Чаллы социаль-педагогик технологиялҽр һҽм ресурслар
институты филология факультетының татар бүлегендҽ 1920-30 еллар татар ҽдҽбиятына укыту тҿп курсларның берсен тҽшкил итҽ. Ҽлеге курсны тҿгҽллҽгҽн студентлар түбҽндҽге компетенциялҽргҽ ия булырга тиеш:
- ҽдҽби процессның барышын, үсеш-үзгҽреш закончалыкларын
язучы иҗаты, ҽсҽрнең иҗтимагый-фҽлсҽфи һҽм ҽдҽби фикер белҽн бҽйлҽнешен аңларга;
- ҽдҽби процесс, ҽдҽби тҿр һҽм жанр, ҽсҽргҽ анализ ясау юллары,
иҗат юнҽлешлҽре, тҿрлҽре, агымнары турындагы теоретик мҽгълүматны үзлҽштерергҽ;
- ҽсҽргҽ мҿстҽкыйль анализ ясарга, ҽдип иҗатына, ҽдҽби барышка
бҽя бирҽ белергҽ.
Шул ук вакытта «1920-1930 еллар ҽдҽбиятын» курсын укыту
гомуми белем бирү мҽктҽплҽренең ҽдҽбият дҽреслҽре ҿчен Федераль белем бирү стандартлары тарафыннан планлаштырылган максатларга ирешү юлларын да студенларга ҿйрҽтергҽ ярдҽм итҽ.
Гомуми тҿп белем бирүче мҽктҽплҽрдҽ татар ҽдҽбияты предметын
үзлҽштерү нҽтиҗҽсендҽ укучыларда ҽдҽби ҽсҽрне аңлау-бҽялҽү күнекмҽсе булдырыла, ҽхлакый позиция һҽм эстетик зҽвык тҽрбиялҽнҽ, иҗади фикерлҽү үстерелҽ, һҽм болар дҿньяга карашны, тормышны бҽялҽү чарасына ҽверелергҽ тиеш.
3
Урта сыйныфларда татар ҽдҽбиятын укытуның гомуми
(метапредмет) нҽтиҗҽлҽре түбҽндҽгелҽр:
- укучыда ҽдҽби ҽсҽрне аңлап укырлык, мҿстҽкыйль үзлҽштерерлек
күнекмҽлҽр булдыру, ҽдҽбиятка мҽхҽббҽт тҽрбиялҽү;
- сүз сҽнгатен халыкның яшҽү рҽвешен, рухи кыйммҽтлҽрен саклап
калган һҽм беркетҽ килгҽн хҽзинҽ буларак кабул итҽргҽ ҿйрҽтү;
- язу һҽм сҿйлҽм осталыгын үстерү, мҽсьҽлҽне аңлый, гипотеза куя,
материалны тҿркемли, үз фикерен дҽлилли, кирҽк икҽн – үзгҽртҽ­тҿгҽллҽштерҽ, нҽтиҗҽлҽр чыгара, материалны гомумилҽштерҽ белергҽ, үз хислҽреңне сүзлҽр ярдҽмендҽ аңлата алырга һҽм бер үк вакытта башкалар белҽн бергҽлҽп эшлҽргҽ күнектерү;
- баланың үз эшчҽнлеген һҽм ҽйлҽнҽ-тирҽдҽге тормышны
мҿстҽкыйль бҽяли белүенҽ, мҿстҽкыйль карарлар кабул итҽ һҽм аларны җиренҽ җиткереп үти алуына ирешү;
- тҿрле чыганаклар белҽн эшлҽргҽ, аларны табарга, мҿстҽкыйль
рҽвештҽ кулланырга, тҿркемлҽргҽ, чагыштырырга, анализларга һҽм бҽялҽргҽ ҿйрҽтү.
Урта сыйныфларда татар ҽдҽбиятын укытуның предмет
нҽтиҗҽлҽре түбҽндҽгелҽр:
Танып-белү ҿлкҽсендҽ:
- аерым тҿр һҽм жанрга караган ҽсҽрлҽрне аңлап укый һҽм кабул
итҽ, эчтҽлеген кабатлап (аерым очракларда текстны яттан) сҿйли, кирҽк чакта тексттан ҿзеклҽр китерҽ алуга ирешү;
- укыган ҽдҽби ҽсҽрнең эчтҽлеген, темасын, проблемасын, идеясен
билгели, геройларын һҽм ҽдҽби дҿньясын бҽяли алуына, аның нинди тҿр һҽм жанрга каравын аеруына ирешү;
- укучының классик ҽдиплҽрнең тормыш һҽм иҗат юлларының тҿп
фактларын белүе;
- ҽдҽби текстның мҽгънҽви ҿлешлҽрен аерып чыгарып, укыган
буенча тезислар һҽм план тҿзү, геройларга характеристика бирү, сюжет, композиция үзенчҽлеклҽрен, махсус сурҽтлҽү чараларының ролен билгелҽү күнекмҽсе булдыру;
- укыган ҽсҽр буенча фикер алышуда катнашырга, оппонентларның
фикерен исҽпкҽ алып, үз карашларын расларга һҽм дҽлиллҽргҽ, ҽдҽбият белеме тҿшенчҽлҽренҽ мҿрҽҗҽгать итҽргҽ ҿйрҽтү.
бҽялҽү ҿлкҽсендҽ:
- милли ҽдҽбияттагы рухи-ҽхлакый кыйммҽтлҽрне күңелдҽн
уздырып кабул итҽргҽ ҿйрҽтү;
- ҽдҽби ҽсҽрлҽргҽ шҽхси мҿнҽсҽбҽт һҽм бҽя булдыру;
4
- ҿйрҽнелгҽн ҽсҽрлҽрне шҽрехли белүенҽ ирешү;
- автор позициясен ачыклый алу һҽм аңа үз мҿнҽсҽбҽтеңне булдыру
күнекмҽсен формалаштыру.
эстетик яктан:
- ҽдҽби ҽсҽрнең образлы табигате хакында гомуми мҽгълүматый
күзаллау булдыру, аның эстетик кыйммҽтен тою хисе тҽрбиялҽү;
- баланың ҽдҽби текстны эстетик бҿтенлекле, шул ук вакытта ҽдҽби
һҽм тел-сурҽтлҽү алымнарының, образлылыкның үзенчҽлеклҽрен һҽм ҽһҽмиятен аңлап бҽяли белүенҽ ирешү;
- рус һҽм татар телендҽге ҽдҽби ҽсҽрлҽрне чагыштырып бҽялҽргҽ,
геройларның, ҽхлакый идеалларның охшаш һҽм аермалы якларын билгелҽргҽ ҿйрҽтү.
Бүгенге яшүсмер укучы алдагы буын укучылардан нык аерыла, телевидение, радио, интернет һ.б. бик күп мҽгълүмат чаралары тирҽлегендҽ үскҽн һҽм тҽрбиялҽнгҽн бала бай мҽгълүматлы була, ҽмма еш кына ҽлеге мҽгълүматлар аның рухи дҿньясына тискҽре йогынты да ясый. Шуңа күрҽ шҽхси нҽтиҗҽлҽр арасында түбҽндҽгелҽре аерым ҽһҽмияткҽ ия:
- укучының җаваплылык хисен активлаштыру;
- укуга һҽм хезмҽткҽ уңай мҿнҽсҽбҽт булдыру;
- баланың үзаңын үстерү, миллҽтне, ватанны яратырга ҿйрҽтү,
горурлык һҽм гражданлык хислҽре тҽрбиялҽү;
- ҽхлак нормаларын, җҽмгыятьтҽ яшҽү кагыйдҽлҽрен тҿшендерү;
- тҿрле чыганаклардан (сүзлеклҽр, энциклопедиялҽр, интернет-
ресурслар һ.б.) танып-белү һҽм коммуникатив ихтыяҗларны канҽгатьлҽндерерлек мҽгълүматлар табарга күнектерү.
Урта сыйныфларда татар ҽдҽбиятын укытуның предметара
нҽтиҗҽлҽре түбҽндҽгелҽр:
- укучыларда ҽдҽбиятны сҽнгатьнең башка тҿрлҽре ярдҽмендҽ
мҿстҽкыйль үзлҽштерерлек күнекмҽлҽр булдыру һҽм ҽдҽбият-сҽнгать белҽн даими кызыксыну формалаштыру;
- татар теленҽ бҽйлҽнештҽ, туган телнең матурлыгына һҽм
байлыгына хҿрмҽт тҽрбиялҽү;
- мҽдҽниятара бҽйлҽнешлҽрне саклау, укучының башка миллҽтлҽр
мҽдҽнияте һҽм ҽдҽбиятыннан мҽгълүматлы, башка халыкларның сүз сҽнгатенҽ хҿрмҽтле мҿнҽсҽбҽттҽ, толерант булуына ирешү.
Мҽктҽп программалары кысаларына караласы мҽсьҽлҽлҽр.
1920-1930 елларда ҽдҽбиятның каршылыклы үсеше. Традициялҽрне дҽвам итүче ҽсҽрлҽр. Яңа тормыш тҿзү хакында
5
сҿйлҽүче ҽсҽрлҽр. Бҿек Ватан сугышы, аның ҽдҽбиятка тҽэсире. Тҿп тема-проблемалар. Ҽдип һҽм җҽмгыять мҿнҽсҽбҽте.
Совет чоры татар ҽдҽбиятының каршылыклы үсеше. Тҿп тема­проблемалар. Ҽдип һҽм җҽмгыять мҿнҽсҽбҽте. Бҿек Ватан сугышы һҽм татар ҽдҽбияты. Илленче еллар ахырыннан башлап ҽдҽбиятта сыйфат үзгҽрешлҽре башлану. Сүз сҽнгатендҽ миллҽт проблемасының алгы планга чыгуы. Ҽдиплҽрнең заман проблемаларына актив мҿрҽҗҽгать итүе. Җҽмгыятьтҽге үзгҽрешлҽрнең ҽдҽбиятта чагылышы.
1920-30 еллар татар ҽдҽбияты тарихы буенча тҿзелгҽн кулланма сүз сҽнгатен шул дҽвернең ҽдҽби-фҽлсҽфи фикере, иҗтимагый вҽзгыяте белҽн бҽйлҽнештҽ бербҿтен процесс буларак ҿйрҽнүне күздҽ тота. Ҽдҽби барыштагы тҿп тарихи чорларны, аларның үсеш-үзгҽреш закончалыкларын, ҽдиплҽр иҗатын, ҽдҽби ҽсҽр, иҗади юнҽлеш, агымнар белҽн бҽйле нҽзари проблемаларны ҿйрҽнҽ. Тҿзелеш ягыннан ул күзҽтү характерындагы һҽм монографик пландагы темаларга бүленде. 1920-30 еллар татар ҽдҽбиятын ҿйрҽнүне, аның эчтҽлеге белҽн танышуны тирҽнҽйтү һҽм тулыландыру максатыннан, мҽҗбүри һҽм мҿстҽкыйль уку ҿчен ҽдҽби текстлар, ҿстҽмҽ фҽнни-тҽнкыйди, нҽзари хезмҽтлҽр исемлеге тҽкъдим ителде. Кулланманың икенче ҿлешендҽ студентларның белемен тикшерү ҿчен кирҽкле якынча зачет-имтихан һҽм тест сораулыклары бирелде.
6
Кереш
1920-30 еллар татар ҽдҽбияты курсының предметы, максат­бурычлары. Башка фҽннҽр, аеруча тарих белҽн бҽйлҽнеше. Татар ҽдҽбиятының үткҽн дҽверлҽренҽ күзҽтү, чорлар арасындагы бҽйлҽнеш, традиция һҽм новаторлык. 1920-30 еллар сүз сҽнгате – хронологик чиклҽре бик кыска булуга карамастан, ҽдҽбият тарихында тирҽн эз калдырган үсеш дҽвере.
Илдҽге тарихи вакыйгалар, иҗтимагый-сҽяси хҽл. Февраль революциясе, аның милли-азатлык хҽрҽкҽте кҿчҽюенҽ китерүе. 1917 елгы Октябрь инкыйлабы, сҽяси үзгҽрешлҽр. Илдҽшлҽр сугышы, ил һҽм халык тормышына китергҽн фаҗигасе. Марксизм-ленинизм тҽгълиматының бердҽнбер идеологиягҽ ҽверелүе. Ҽдҽбият-сҽнгать алдында куелган яңа бурычлар.
Инкыйлаб һҽм татар ҽдҽбияты. Иҗтимагый-сҽяси үзгҽрешлҽр белҽн нисбҽттҽ 1920-30 еллар татар ҽдҽбиятын шартлы рҽвештҽ чорларга бүлү. 1917-1921 еллар – гражданнар сугышы, тҿп тема – кҿрҽш; 1922-1929 еллар – илнең аякка басу чоры, яңа шартларда үзгҽ тема, проблема, стиль эзлҽү; 1930-1937 еллар – соцреализм иҗат методы игълан ителүгҽ бҽйле үзгҽрешлҽр чоры; 1937-1941 еллар – репрессиялҽр чоры, ҽдиплҽрнең кулга алынуы, сугыш куркынычы кҿчҽю.
Татар ҽдҽбиятында барган ҽдҽби-эстетик, рухи эзлҽнүлҽр, тҽҗрибҽлҽр, ҽдҽби ачышлар ясарга омтылу, социалистик реализмның ҽдҽбиятка ясаган тҽэсире. Модернистик агымнар һҽм аларга татар ҽдҽбиятының, тҽнкыйтенең мҿнҽсҽбҽте.
Ҽдҽбият ҿлкҽсендҽ идеология хакимлеге һҽм партия сҽясҽте. «Татар ҽдҽбияты» тҿшенчҽсенең «пролетар ҽдҽбият», «татар совет ҽдҽбияты» атамаларына алмашынуы. Цензура һҽм репрессиялҽр. Совет хакимияте алып барган сҽясҽт, иҗади ирекне кысу белҽн килешмҽү сҽбҽпле илдҽн куылган яки үзлҽре киткҽн ҽдиплҽр язмышы.
1920 - 1930 еллар сүз сҽнгате тарихында үзенчҽлекле чор буларак тарихка кереп кала. Бу чор үз эчендҽ ике этапны берлҽштерҽ -егерменче һҽм утызынчы еллар ҽдҽбияты, ике баскыч татар ҽдҽбиятында бер­берсенең дҽвамы кебек үсҽ-үзгҽрҽ. Аларны берлҽштерүче уртак тенденциялҽр пҽйда була.
1920 еллар ҽдҽбияты (1921 - 1934) чор вакыйгалары белҽн тыгыз бҽйлелектҽ хҽрҽкҽт итҽ. 1920 елда татар халкына «кысылган» автономия бирелҽ, мҽдҽни яктан кайбер адымнар ясала: 1921 елда татар теле дҽүлҽт теле дип игълан ителҽ, вакытлы матбугат активлаша,
7
Дҽүлҽт театры ачыла, Мҽгариф комиссариаты каршында Гыйльми үзҽк тҿзелҽ. Шуның белҽн бергҽ яңалифкҽ күчү гарҽп графикасындагы мирасны юкка чыгаруны тизлҽштерҽ. Бу чорда ҽдҽбият зур югалтулар кичерҽ: Ф. Ҽмирхан, С. Рҽмиев, М. Фҽйзи һ.б. вафат була. Ҿлкҽн буын сүз осталарының иҗтимагый-тарихи үзгҽрешлҽргҽ катлаулы мҿнҽсҽбҽте аларның иҗатында да чагылыштаба. Дэрдемҽнд инкыйлабны шайтаный башлангыч белҽн тиңли («Куанды ил...»), С. Рэмиев, Н. Думавиларның иҗаты сүлпҽнлҽнҽ һ.б.
1920 елларда ҽдҽби тҿркемнҽр барлыкка килү, РАПП һҽм ТАПП оешу. «Җидегҽнчелек», «солтангалиевчелек» кебек советка каршы хҽрҽкҽтлҽрнең уйлап чыгарылуы һҽм нҽтиҗҽлҽре.
1920-30 елларда ҽдҽби тҽнкыйть. Бу ҿлкҽдҽ Г.Ибраһимов, Г.Сҽгъди, Г.Нигъмҽти, Г.Гали, Г.Толымбайский, Һ.Такташ, Х.Туфан, Ф.Сҽйфи-Казанлы һҽм башкаларның эшчҽнлеге. Ҽдҽбиятта «буржуаз тенденциялҽр» белҽн кҿрҽш, вульгар социологизм тҽнкыйте.
Чор ҽдҽбиятының ҿйрҽнелү тарихы, этаплары, һҽр дҽвернең үз табышлары һҽм кимчелеклҽре, теге яки бу күренешне бҽялҽүдҽ берьяклы караш, аларның заман сҽясҽтенҽ бҽйле булуы. Бу юнҽлештҽ үзгҽртеп корудан соң барлыкка килгҽн яңа карашлар һҽм хезмҽтлҽр. Чор ҽдҽбиятын ҿйрҽнүнең бүгенге торышы.
Галимнҽр XX гасыр сҽнгатен мифлаштыру сҽнгате дип тҽ атыйлар, «XX йҿздҽ миф ҽдҽби, фҽлсҽфи, идеологик, хҽтта сҽяси корылмаларның беренчел элементына ҽйлҽнҽ». XX йҿз башы татар ҽдҽбиятында мифлаштыру - милли тарихны, үткҽндҽге батырлар һҽм фидакарьлҽрне мҽдҽни мҽйданга чыгару, ислам диненнҽн мҽгълүм шҽхеслҽрне һҽм детальлҽрне, ҽдҽби мотивларны уйнату, боларны милли аңда ныгыту - миллҽтне үстерү бурычының тҿп юлы итеп карала. 1917 елдан соң күренеш яңа идеологияне популярлаштыру максатында файдаланыла башлый. Татар ҽдҽбиятында да берничҽ миф формалаша:
- бҽхетле, якты килҽчҽк турыңдагы;
- Ленин, алдынгы эшче образларына бҽйле;
- коммунистик җҽмгыять тҿзү хакындагы мифлар.
Гасыр башы татар ҽдҽбиятында мҽйдан яулаган символизм Һ. Такташның романтик шигъриятендҽ яңадан калкып чыга. Символистик ҽсҽрлҽрдҽ мифларга мҿрҽҗҽгать итү, мифологик символлар куллану активлаша (һ. Такташ «Күктҽн сҿрелгҽннҽр» (1918), «Җир уллары трагедиясе» (1923); М. Җҽлил, «Кабил һҽм Һабил» (1923), «Яңа тарихы ҽнбия» (1923); М. Гафури, «Күк җырлары» (1923) һ.б.), алар еш кына
8
яшҽп килүче идеологиягҽ, яңа тҽртиплҽргҽ бҽя бирүгҽ юнҽлтелҽ. Яңа алымнар кулланучылар нигездҽ гыйсъянчылык фҽлсҽфҽсенҽ таяналар (Һ. Такташ, «Гыйсъян», «Нҽлҽт» (1923); А. Шамов, «Лҽгънҽтлҽр ҽйтҽм» (1923); К. Нҽҗми, «Ике ант» (1922) һ.б.), эчтҽлек ягыннан тирҽн, тҿрлечҽ укылу вариантына ия, образлылык ягыннан катлаулы ҽсҽрлҽр ярряа, күпмедер күлҽмдҽ алар гасыр башы фҽлсҽфи ҽдҽбияты традициялҽрен дҽвам итү кебек кабул ителҽ. Бер үк вакытта аларда чор идеологиясенҽ тҽңгҽл фикерлҽрне табу мҿмкинлеге тудырыр.
Гражданнар сугышы чоры ҽдҽбияты
(1917-1921)
1917 ел инкыйлабына һҽм гражданнар сугышына объектив бҽя. Язучыларның Октябрь инкыйлабына каршылыклы мҿнҽсҽбҽте: берҽүлҽрнең үзгҽрешлҽрне берсүзсез яклавы; идеологиягҽ хезмҽткҽ күчүе; икенчелҽренең урталыкта бҽргҽлҽнүе, асыл хакыйкатьне таба алмавы; калганнарның, яңа хакимиятне кабул итҽ алмыйча, ҽдҽбияттан читлҽшүе яки мҿһаҗирлеккҽ китүе.
Инкыйлабтан соң татар ҽдҽбиятының идеологиягҽ буйсындырылуы. Поэзия һҽм драматургиянең беренче планга чыгуы, сҽбҽплҽре. Совет хакимиятенең беренче чоры ҽсҽрлҽрендҽ, бигрҽк тҽ, шигърияттҽ инкыйлаб идеялҽрен гомумкешелек идеаллары рухында кабул итү һҽм сурҽтлҽү, сыйнфый кҿрҽшне идеаллаштыру. Сыйнфый кҿрҽш идеясендҽ вату-җимерү, кҿч куллану, үч алу, кҿчлҽп тигезлҽү, тартып алу кебек мотивларның яңгыравы.
Гражданнар сугышы елларында поэзия. Шигъриятнең яңа эчтҽлек алуы. Аның гамҽли ҽһҽмияте арту сҽбҽпле, яшҽү мҽйданы киңҽюе (газета-журналлар, театрлар, концерт заллары, мҽйданнар митинглар һ.б.). Революцион чынбарлыкны күтҽренке хис-тойгы аша җырлау, лириканың эмоциональ яңгырашында оптимистик, шатлыклы аһҽңнҽрнең ҿстенлек алуы. Революцион аскетлык. Поэзиядҽ яңа тормышны хуплау бҽрабҽренҽ кҿрҽшнең җиңү тантанасын күрсҽтү ҿчен абстракт һҽм космик образ-символларның активлашуы. Таң, кҿн, яз, кояш, кҿрҽш, килҽчҽк символларының үзҽккҽ куелуы. Кичҽге белҽн бүгенгене, искелек белҽн яңалыкны гҽүдҽлҽндерүдҽ антитеза алымының актив кулланылуы. Эчтҽлек алгы нҽүбҽткҽ чыгу нҽтиҗҽсендҽ ҽсҽрлҽрнең сҽнгатьчҽ йомшаклыгы.
9
Жанрлар системасы: публицистик-агитацион, сатирик-комик шигырьлҽрнең тернҽклҽнүе. Электҽн үзҽк мотивларның берсе булган мҽхҽббҽт шигъриятенҽ, идиллик поэзиягҽ үсү мҿмкинлеклҽре чиклҽнү, сҽбҽплҽре.
Тҿрле буын шагыйрьлҽрнең яңа сҽясҽткҽ һҽм революцион үзгҽртеп-коруга, кҿрҽшкҽ каршылыклы мҿнҽсҽбҽте. Иҗатларын Тукай чорында башлаган ҿлкҽн ҽдиплҽрнең катлаулы хҽлдҽ калуы, иҗат куҽслҽренең сүлпҽнҽюе. Алтын базлар хуҗасы Дҽрдемҽнднең (1859-
1921) инкыйлабны ихластан кабул итҽ алмавы, 1917 ел борылышын «шайтан тҿкереге» белҽн чагыштыруы, үзен үткҽн гасыр кешесе итеп тасвирлауы («Куанды ил...»).
Н.Думавиның (1883-1933) үз тормышына, ХХ йҿз башында милли хҽрҽкҽттҽ катнашкан татар зыялыларының күбесе ҿчен уртак язмышына бҽя бирүче «Тҽрҗемҽи хҽл урынында» язмасы. «Мҽхбүс», «Авыл мужигының шҽһҽр баена ҽйткҽне», «Авыл малайларының ягъмур телҽве» шигырьлҽренҽ анализ. Романтик рухлы С.Рҽмиевның (1880-1926) инкыйлабны хуплап каршы алуы, аңа зур ҿметлҽр баглавы. Кҿрҽштҽ узган язмышына һҽм иҗатына гомуми бҽя буларак яңгыраган «Сүзем һҽм үзем» шигыре. Яңа тормышка җайлашып язылган «Азатлык мессиясе», «Саботаж», «Иблис тҽ дерелдҽде» кебек ҽсҽрлҽренең сҽнгати яктан йомшаклыгы, ясалмалылыгы.
С.Сүнчҽлҽйнең (1880-1941) 1919 елда большевиклар партиясе сафларына керүе. Яңа сҽясҽткҽ ышанычын белдергҽн «Ихтилал шигырьлҽре» (1918) һҽм «Революцион шигырьлҽр» (1920) исемле җыентыклары. «Интернационал»ны тҽрҗемҽ итүе. Соңрак, хаксызлыктан күңеле сынып, иҗат дҽрте сүнүе, ахыр чиктҽ, үзе данлаган сҽясҽтнең корбанына ҽверелүе.
Ш.Бабич (1895-1919) иҗаты һҽм шҽхси фаҗигасе. Шигърияте ҿчен үзенчҽлекле «югалткан кояшын» эзлҽү, тормыштагы яктылыкка сусау, дҿрес юл таба алмыйча ҿзгҽлҽнү мотивлары. Революцион үсеш­үзгҽрешкҽ татар кешесенең мҿнҽсҽбҽтен күрсҽткҽн «Шҽмсия кисҽге», «Хҿррият бүлҽге» шигырьлҽре. Мҽсҽллҽр язу осталыгы. Миллҽт язмышын шартлы-символик формада чагылдырган «Утрау» мҽсҽле. Татар һҽм башкорт миллҽтлҽре хакында сүз алып барган бүген дҽ заманча яңгыраган «Ике аккош» мҽсҽле. Сугышларга тискҽре мҿнҽсҽбҽт, кан-коешның барлык фаҗигасен үзенчҽлекле образлар белҽн ачып биргҽн «Сугыш шҽүлҽлҽре», «Сугыш» шигырьлҽре.
10
Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]