Добавил:
ivanov666
Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз:
Предмет:
Файл:Татар әдәбияты (1920-1930 еллар). Татарская литература (1920-1930 годы). 44.03.05 «Педагогик белем бирү» (ике профиль), «Туган тел һәм әдәбият, рус те
.pdf
мҽдҽниятен, фҽнен һҽм матбугатын үстерүгҽ керткҽн ҿлеше. Гыйльми
үзҽк җитҽкчесе буларак эшчҽнлеге.
Совет чоры иҗатында сыйнфый тигезсезлекне һҽм революцион
кҿрҽшне сурҽтлҽү. «Яңа кешелҽр», «Кызыл чҽчҽклҽр», «Тирҽн
тамырлар» ҽсҽрлҽреендҽ иҗтимагый азатлык кҿрҽшен изгелҽштерү.
«Алмачуар» хикҽясендҽ сурҽтлҽнгҽн Сабантуй күренеше.
Кабатланып килгҽн вакыйгалар аша ҽсҽрнең идеясен табу. Закирга бҽя.
Ҽсҽрнең тҽрбияви ягы. Балыкка бару вакыйгасы.
«Кызыл чҽчҽклҽр» повестенда вакыйга-метафора. Геройлар
язмышының, холык-фигыленең социаль чыгышка бҽйле тасвирлануы.
Дуслыкка тугрылык һҽм хыянҽт. Ярдҽмчҽнлек, шҽфкатьлелек хисенең
сыйнфыйлык сҽясҽтеннҽн ҿстенлеге. Повестьта реализм белҽн
романтизмның синтезы.
«Тирҽн тамырлар» романының исеменҽ салынган берничҽ катлам
эчтҽлек. Нҽгыймҽ һҽм җҽмгыять каршылыгы. Бюрократиянең чҽчҽк
атуына авторның мҿнҽсҽбҽте, партия җитҽкчелҽренең эшчҽнлеген
тасвирлауга зур урын бирелү. Иҗат методы.
Язучының кайбер ҽсҽрлҽрен үзгҽртеп эшлҽве. «Татар хатыны
нилҽр күрми» повестенда вакыйга-метафора; кабатланып килүче
вакыйгалар, фаҗигалелек. Иҗтимагый һҽм психологик катламнар.
Гореф-гадҽт, йолаларның мул бирелеше. «Казак кызы» романында
кеше язмышы һҽм милли кануннарның үзара бҽйлҽнеше. Ҽсҽрнең
проблематикасы. Социаль һҽм психологик анализ тирҽнлеге. Тел-ҿслүб
үзенчҽлеге. Г. Ибраһимов гомумҽн тҿрки халыкларның тормышын
этнографик тҿгҽллек белҽн сурҽтлҽүгҽ зур игътибар бирҽ. «Казак кызы»
(1924) романы мҽхҽббҽт тарихы, романтик геройлар Арысланбай белҽн
Карлыгачсылуның үз бҽхете-мҽхҽббҽте ҿчен кҿрҽше фонында
инкыйлабка кадҽрге казак далаларындагы кҿнкүреш, сҽяси, иҗтимагый
кҿрҽш хакында сҿйли. Язучының бу чор иҗатында аның замана
вакыйгаларын тарихи тҿгҽллектҽ саклап-теркҽп калдыру телҽге
аермачык.
Г.Ибраһимовның гыйльми-тҽнкыйди эшчэнлеге 1917 ел
инкыйлабыннан соң да дҽвам итүе. Ф. Борнаш, Ш. Бабич, һ. Такташ
шигырьлҽренҽ, М. Максуд нҽсерлҽренҽ, М. Фҽйзи драмаларына
бирелгҽн бҽялҽре чор тҽнкыйди фикерен ҽйдҽп баруы. Бу чорда Г.
Ибраһимов татар ҽдҽбияты тарихын ҿйрҽнү, бҽялҽү омтылышлары
ясавы. Г. Рҽхим һҽм Г. Гобҽйдуллиннарның «Татар ҽдҽбияты тарихы»
Г. Ибраһимов фатихасы белҽн дҿнья күрүе. Г. Ибраһимов ҽдҽбият
мҽйданында беренче адымнарын ясаучы яшьлҽр иҗатына игътибарын
21

киметми, гомумҽн татар ҽдҽбиятының килҽчҽк юлы, үсеш
перспективалары хакындагы сҿйлҽшүлҽрнең үзҽгендҽ кайнавы.
Ҽдҽбият
1. Ҽхмҽдуллин А. Г.Ибраһимов һҽм татар драматургиясе //
А.Ҽхмҽдуллин // Сҽхнҽ ҽдҽбияты һҽм тормыш. – Казан: Тат.кит.нҽшр.,
1980. – Б.165-177.
2. Баттал Г. Миражга алданган язучы: Г.Ибраһимов турындагы
хатирҽлҽрдҽн / Г.Баттал // Татарстан. – 1995. - № 7-8.
3. Бҽширов Ф. Ачыла тарих битлҽре / Ф.Бҽширов // Ҽдҽби мирас.
Дүртенче китап. – Казан: Татар.кит.нҽшр., 1997. – Б.128-130.
4. Галимҗан Ибраһимов һҽм XXI гасыр: Тууына 120 ел тулуга
багышланган халыкара фҽнни-гамҽли конференция материаллары. –
Казан, 2007. – 332 б.
5. Мостафин Р. Г.Ибраһимовның соңгы кҿннҽре / Р.Мостафин //
Казан утлары. – 1990 - №7.
6. Хатипов Ф. Мҿлкҽтебезне барлаганда... / Ф.Хатипов. – Казан:
Татар.кит.нҽшр., 2003. – Б.5-27.
7. Хҽсҽнов М. Галимҗан Ибраһимов / М.Хҽсҽнов. – Казан:
Тат.кит.нҽшр., 1964.
8. Яхин А. 10 сыйныфта татар ҽдҽбиятын укыту. Укытучы ҿчен
кулланма / А.Яхин. - Казан: Мҽгариф, 1995.
Мҽҗит Гафури
(1860-1934)
Мҽҗит Гафури 1880 елның 20 июлендҽ (1 августында)
Башкортстанның Җилем - Каран авылында гади бер укытучы
гаилҽсендҽ дҿньяга килҽ, бик яшьли белемгҽ сҽлҽтле булыун күрсҽтҽ.
Унбер яшендҽ бҿтенлҽй ятим калса да, зур тырышлык, түземлек белҽн
кҿн күрҽ башлый. Һичбер тҿрле вак, кара, авыр эшлҽрдҽн тартынмыйча,
тамак туйдырырлык «май табу» ҿчен, тҿрле җирлҽргҽ барып чыга һҽм,
мҽгърифҽт нуры эзлҽп, иске татар мҽдрҽслҽренең караңгы
почмакларына ҽйлҽнеп кайтырга мҽҗбүр була. Ҽмма монда да югалып
калмый, аның күңел күзе һаман да яңалык җиллҽре искҽн якка таба
тҿбҽлҽ, искелеккҽ каршы барган кҿрҽшкҽ тартыла. Беренче тапкыр ул
Троицкида Зҽйнулла ишан мҽдрҽсҽсендҽ укыган чагында, 1902 елның
язында, «Ишан шҽкертлҽренҽ» дигҽн шигырен язып тарата, шуның
22

искелек, дини томаналык тарафдарлары белҽн кофликтка керҽ, аларның
нҽлҽт – каргышларын, янау – ҿркетүлҽрен татый һҽм мҽдҽрҽсҽне
ташлап китҽ.
Шул вакытларда ук языла башлап та, 1904-1906 елларда гына
дҿнья күргҽн беренче дидактик поэмаларына («Вҽ иннҽ мин эшшигъри ли хикмҽтин», «Гыйлем», «Себер тимер блы», «Яшь гомерем»,
«Безнең иске мҽдҽрҽсҽдҽ яткан чаклар») һҽм «Фҽкыйрьлек берлҽ үткҽн
тереклек» хикҽясендҽ Гафуриның башлангыч иҗади омтылышлары
шактый тулы чагыла.
Шагыйрь, прозаик һҽм драматург М. Гафуриның тормыш юлы һҽм
иҗаты. Идея-эстетик карашларындагы үзгҽрешлҽр. Мҽгърифҽтчелектҽн
милли һҽм социаль азатлык ихтыяҗы фикеренҽ килүе. Шигъриятендҽ
революцион чынбарлыкны мактавы, сыйнфый кҿрҽшкҽ чакыруы
(«Кызыл байрак», «Хҿррият иртҽсе», «Курыкмагыз», «Эшче» һ.б.).
Публицистик ҿслүбнең кҿчле булуы. «Үзем һҽм халкым», «Мин
кайда»шигырьлҽре .
Прозада үткҽн тормышка мҿрҽҗҽгать итүе. Тема һҽм жанр
тҿрлелеге. Иҗат методы. «Кара йҿзлҽр» (1927) повестенда усаллык һҽм
шҽфкатьлелек темасының яңача ачылуы. Тҿп геройларны драматик
хҽлгҽ китергҽн сҽбҽплҽр. Ҽсҽрнең психологизмы. Дин ҽһеллҽрен
сурҽтлҽүдҽ чор тҽэсире.
«Шагыйрьнең алтын приискасында» (1930) повестенда
автобиографик җирлек. Ҽсҽрдҽге вакыйгаларның уртак темасы:
игелеклелек. Вакыйгалар катламы. Идеясе. Авторның Дҽрдемҽндкҽ
мҿнҽсҽбҽте. Ҽсҽрлҽрнең сҽнгатьчҽ эшлҽнеше.
М.Гафуриның татар драматургиясе һҽм татар операсы үсешенҽ
керткҽн ҿлеше.
Ҽдҽбият
1. Мҽһдиев М. Ҽдҽбият һҽм чынбарлык / М.Мҽһдиев. – Казан:
Тат.кит.нҽшр., 1987. - Б.3-28.
2. Хатипов Ф. Күңел дҿньясы һҽм иҗтимагый тормыш / Ф.Хатипов //
Татар ҽдҽбияты мҽсьҽлҽлҽре. Җиденче җыентык. – Казан:
Тат.кит.нҽшр., 1976. – Б.17-21.
Шҽриф Камал
(1884-1942)
23

Шҽриф Камал (Шҽриф Камалетдин улы Байгилдиев)1884нче
елның 27нче февралендҽПенза губернасы Инсар ҿязе (хҽзерге Мордва
республикасы) Пешлҽ авылында мулла гаилҽсендҽ дҿньяга килҽ. Ҽтисе
кырыс холыклы булса, ҽнисе исҽ басынкы, йомшак табигатьле, бала
җанлы хатын була. Бу балачак хатирҽлҽре «Тормыш кҿе» дигҽн
хикҽясендҽ дҽ ачык чагыла. Ш.Камал башлангыч белемне үз
авылларында ала, аннары Лҽбҽжҽ мҽдрҽсҽсенҽ килҽ. Мҽгърифҽтчелек
хҽрҽкҽте йогынтысына ияреп, ҽтисе белҽн каршылыкка керҽ.1900нче
елданинде Ш.Камал мҿстҽкыйль тормыш башлый. Мҽскҽү – Казан
тимер юлында эшли. Байларга приказчиклыкка ялланып, Рига, Эчке
Россиягҽ, Одессага китҽ. Тҿрле җирлҽрдҽ йҿри, тҿрле эшлҽрдҽ эшли.
Аннары, белем алу ҿчен, Тҿркиягҽ юл тота. Ике ел башлангыч класс
укытучылары ҽзерли торган мҽктҽптҽ укыгач, Истамбулдагы татар
яшьлҽре белҽн Мисырга (Египетка) килҽ, бер елдан артык Каһирҽдҽ
тора.1903нче елда Россиягҽ кайта. 1903 – 1904нче елларда Украинада
Донбас шахталарында эшли. Күмерче, забойчы булып, тимер юлның
тҿрле эшлҽрендҽ йҿри. Каспий балык промыселында сезонлы эшче
булып эшли.1905нче елгыреволюцияне Петербургта татар
мҽдрҽсҽсендҽ мҿгаллим булып каршылый. Бу вакытта ул «Нур»
газетасында корректор булып эшли. Мҽгърифҽтчелек рухы белҽн
сугарылган беренче ҽсҽрлҽрен иҗат итҽ. 1907 – 1910нчы еллар
аралыгында ҽдип үз авылларында яши, туган авылы мҽдрҽсҽсендҽ
балалар укыта. Аның дҿньяви фҽннҽр укытуын аңламыйлар. (Бу «Авыл
мҿгаллиме» новелласында ачык чагыла.) 1910нчы елда Шҽриф Камал
гаилҽсе белҽн Оренбургка килҽ. Шушы ук елдан башлап «Шура»
газетасында хисапчы, корректор булып эшли. «Вакыт» газетасында да
эшлҽп ала. 1918 – 1919нчы елларда Ш.Камал Оренбургта чыга торган
«Эшчелҽр дҿньясы», «Кызыл йолдыз» газеталарында эшли.1919нчы
елда коммунистлар партиясе съездында катнаша. 1920 – 1921нче
еллараралыгында Оренбург ҿлкҽсендҽге Чебенле авылында коммуна
оештыруда катнаша, балалар йорты мҿдире булып эшли. 1924 –
1925нче еллардаисҽ Шҽриф Камал «Юл» (соңрак «Сабан» исемен ала)
газетасында башта җаваплы сҽркатип, аннары баш мҿхҽррир була.
1925нче елда Шҽриф Камал Казанга җибҽрелҽ. Биредҽ ул «Кызыл
Татарстан» (соңрак «Социалистик Татарстан»га ҽйлҽнҽ) газетасында
эшли. 1929 – 1932 елларда ул главлит була. 1933 – 1935нче
еллараралыгында Академия театрының ҽдҽбият бүлеге мҿдире була. Бу
вакытта Г.Камал исемендҽге ҽлеге театрда тҿп режиссѐр – К.Тинчурин,
ҽ музыка бүлеген С.Сҽйдҽшев җитҽкли. 1928 – 1934нче елларда
24

Ш.Камал драма ҽсҽрлҽре иҗат итҽ: «Ут» (1928), «Козгыннар оясында»
(1929), «Таулар» (1931), «Томан арты» («Габбас Галин», 1934). 1934нче
елданҽдип СССР язучылары берлеге ҽгъзасы булып китҽ.30нчы
елларахырында драма ҽсҽрлҽре язу белҽн бергҽ, «Матур туганда» дигҽн
ҽсҽрен яза. Бу – татар ҽдҽбиятының иң зур казанышларының берсе.
1940нчы елда ҽлеге ҽсҽрнең сҽхнҽлҽштерелгҽн вариантын эшли.
1939нчы елда Ш.Камалны шҽһҽр советына депутат итеп сайлыйлар.
Шушы ук елда «Матур туганда»ның дҽвамы булып торган «Ныклы
адымнар» ҽсҽре басыла, тик ул тҽмамланып бетмҽгҽн. Икенче
Бҿтендҿнья сугышы башланып китҽ. Шулай ук бу елда ҽдип «Март»
хикҽясен бастыра, «Сафура» пьесасын яза башлый. 1940нчы елда
Шҽриф Камал ҽдҽбият ҿлкҽсендҽге хезмҽтлҽре ҿчен Ленин ордены
белҽн бүлҽклҽнҽ, «ТАССРның мактаулы җҽмҽгать эшлеклесе» исеме
бирелҽ. Шҽриф Камал 1942нче елның 22 декабрендҽ вафат була.
Язучының Октябрь инкыйлабына кадҽрге иҗатына кыскача
күзҽтү. Ҽдҽби, иҗтимагый һҽм публицистик эшчҽнлеге.
Ҽсҽрлҽрендҽ сыйнфый кҿрҽшне, заман темаларын яктыртуы. «Таң
атканда» (1927) романында татар крестьяннарының революциягҽ килү
юлын күрсҽтүе. Ҽсҽрнең сҽнгатьчҽ яңалыгы. Реализм белҽн сатираның
табигый синтезы.
Яңа тормыш ҿчен кҿрҽшне сурҽтлҽгҽн «Матур туганда» (1937)
романы. Чор идеологиясенҽ ҿстенлек бирү. Геройларны сыйнфый
күзлектҽн чыгып бҽялҽү. Иҗат методы. Роман исеменҽ салынган
мҽгънҽ. Ҽсҽрдҽге урын һҽм вакыт вазифалары. Матурлык туганда
барлыкка килгҽн яманлык: бюрократия. Композиция һҽм стиль
үзенчҽлеге.
Ш.Камал – драматург. Образлар тудыруда сыйнфыйлык
принцибының ҿстенлек итүе. Конфликтлар кору үзенчҽлеге.
«Козгыннар оясында», «Габбас Галин», «Таулар», «Ут» драмаларында
вакыйгаларны тасвирлауда схемачылык.
Ҽдҽбият
1. Татар ҽдҽбияты тарихы. Алты томда: Т.IV.- Казан:
Татар.кит.нҽшр., 1989. – Б.401-416.
2. Нигматуллина Ю. Типы культур и цивилизаций в историческом
развитии татарской и русской литературы / Ю.Нигматуллина. - Казань:
Фҽн, 1997.
3. Яхин А. 10 сыйныфта татар ҽдҽбиятын укыту: Укытучы ҿчен
кулланма / А.Яхин. – Казан: Мҽгариф, 1995.
25

Шамил Усманов
(1898-1937)
Ул 1898 елның 26 декабрендҽ Саратов губернасының Кузнецк ҿязе
Анненково волосте (хҽзерге Пенза ҿлкҽсенең Кузнецк районы)
Пҽлдҽнге авылында мҿгаллим гаилҽсендҽ туа. 1906 елда аның ҽтисе,
гаилҽсен ияртеп, башта Ҽстерхан шҽһҽренҽ, аннары, берничҽ ел анда
торганнан соң, Оренбургтагы «Хҿсҽения» мҽдрҽсҽсенҽ эшлҽргҽ күчҽ.
Шамил шунда мҽдрҽсҽнең урта сыйныфын, аннары 1914 елда һҿнҽр
училищесын тҽмамлап, Февраль инкыйлабына кадҽр Акчуриннарның
Сембер губернасындагы Гуревка туку фабрикасында слесарь булып
эшли. Ташып торган энергияле, аралашучан унсигез яшьлек егет тиз
арада фабрика эшчелҽре арасында үз кеше булып китҽ. Патша бҽреп
тҿшерелгҽч барлыкка килгҽн хҿррият дулкыннары явы ҿскҽ күтҽрҽ,
бер-бер артлы булып торган митингларда тҿрле партиялҽр
вҽкиллҽренең сугыш, жяр, икмҽк кебек бҿтен кешене да тирҽн
кызыксын дырган мҽсьҽлҽлҽр буенча чыгышларын, аларның бер-берсе
белҽн бҽхҽслҽрен йотлыгып тыңлый Шамил, үзеңҽ кайсы партия
талҽплҽре якынрак икҽнлеген абайларга тырыша. Кҿн кадагына суга
торган лозунглар белҽн чыккан большевикларны ул үзенҽ фикердҽш
итеп таный. 1917 елның 10 мартында алар партиясенҽ языла.
1919 елның мартында республика Хҽрби-революцион советы
Шамил Усмановны яңа тҿзелҽ торган Беренче Идел буе татар
бригадасына комиссар итеп билгели. Бригада тҿзүне уңышлы
башкарып чыккач, шул ук елның октябреннҽн ул Үзҽк мҿселман хҽрби
коллегиясенең политик бүлеге начальнигы итеп раслана һҽм бу
хезмҽтен коллегия яшҽүдҽн туктаганчы дҽвам иттерҽ.
1920—1925 еллар арасында Ш.Усманов Тҿркстан фронты Хҽрби–
революцион советы ҽгъзасы, Татарстан Республика Революцион
комитеты сҽркатибе, Казандагы Уналтынчы мҿселман пехота
курсларында политбүлек начальнигы һҽм Берлҽшкҽн татар-башкорт
хҽрби мҽктҽбе комиссары кебек җаваплы вазифаларны башкара. Шул
чорда аңа дивизия комиссары дигҽн хҽрби исем бирелҽ. 1925—1926
елларда Шамил Усманов Мҽскҽүдҽ Хҽрби академия каршындагы
курсларда укый, аннары, Ташкентка җибҽрелеп, Кҿнчыгышны ҿйрҽнү
институтының хҽрби курсларында политбүлек начальнигы булып
хезмҽт итҽ.
26

1927 елда Шамил Усманов Хҽрби хезмҽттҽн отставкага чыга һҽм
радиостанция тҿзү буенча республика халык Комиссарлары Советының
махсус вҽкиле булып эшлҽгҽннҽн соң, 1930 елдан башлап тулысынча
ҽдҽби иҗат эшенҽ күчҽ.
1937 елның 8 апрелендҽ «халык дошманы» дип кулга алына. Шул
ук елның 3 декабрендҽ Казанның НКВД тҿрмҽсендҽ допрос вакытында
вафат була (җҽзалап үтерелҽ). 1955 елда реабилитациялҽнҽ.
«Канлы кҿннҽрдҽ» (1919) драмасында шҽхес белҽн революциянең
үзара мҿнҽсҽбҽтенҽ корылган конфликт. Пьесаның агитацион рухлы
ҽсҽр булуы.
«Фабрика анасы» хикҽясендҽ шҽфкатьлелекнең усаллыкны җиңүе.
Стиль күренеше буларак урын һҽм вакыт (хронотоп). Кайтаваз
метафоры. «Ил кызы» (1923), «Краском мҽхҽббҽте» (1923)
хикҽялҽрендҽ хатын-кызның җҽмгыятьтҽге урынын, мҽхҽббҽтне кҿрҽш
белҽн бҽйлҽп карау. Ҽсҽрлҽрдҽге кҿрҽш романтикасы. «Ил кызы»
хикҽясендҽ метафора буларак мич образы. Мич образы аша Ҽхмҽткҽ
бирелгҽн бҽя.
«Гает корбаны» (1924) хикҽясендҽ Хҽйрүш агай образы, аның
дҿньяга карашының үзгҽрү сҽбҽбе. Сҽнгать чарасы буларак вакыт.
Гражданнар сугышы чынбарлыгын романтик буяулар аша
тасвирлаган «Легион юлы» (1921-1935) повесте. «Ачылган йозак»
хикҽясен анализлау.
Язучының шҽхси фаҗигасе.
Ҽдҽбият
1. Ҽхмҽдуллин А. Дҿреслеккҽ ирешү юлында / А.Ҽхмҽдуллин. –
Казан: Татар.кит.нҽшр., 1993. – Б. 234-241.
2. Гыйзҽтуллин И. Язучы – каһарман: Ш.Усмановның тууына 100 ел
/ И.Гыйззҽтуллин // Казан утлары. – 1998. – №12.
3. Татар ҽдҽбияты тарихы. Алты томда: Т.IV. – Казан:
Татар.кит.нҽшр., 1989.- Б.225-239.
4. Яхин А. Шамил Усманов / А.Яхин // Казан утлары. – 1988. - №12.
Драматургия
Кҽрим Тинчурин
(1887-1938)
Кҽрим Гали улы Тинчурин 1887 елның 15 сентябрендҽ хҽзерге
Пенза ҿлкҽсенең Бедный Демьян районы Белоозерка (татарча исеме —
27

Аккүл) авылында туа. Күрше авыл мҽдрҽсҽсендҽ башлангыч белем
алганнан соң ул 1900 елда Казанга килҽ һҽм, тҿрле яллы эшлҽрдҽ бераз
акча туплагач, белемен дҽвам итҽр ҿчен, Казанның мҽшһүр
мҽдрҽсҽлҽреннҽн булган «Мҿхҽммҽдия»гҽ укырга керҽ. Мҽдрҽсҽ
еллары (1900 - 1906) яшь егетнең ҽдҽбиятка, сҽнгатькҽ тартылуында
һҽм дҿньяга карашы киңҽюендҽ хҽлиткеч роль уйный: ул, мҽдрҽсҽ
биргҽн гыйлем белҽн генҽ канҽгатьлҽнмичҽ, үзлегеннҽн күп укый, рус
уку йортларында белем алучы студентлар белҽн якыннан аралаша. 1906
елда мҽдрҽсҽгҽ реформа талҽп иткҽн шҽкертлҽр белҽн бергҽ, протест
йҿзеннҽн, К. Тинчурин да «Мҿхҽммҽдия»не ташлап чыга. Шуннан соң
тҿрле эшлҽрдҽ ялланып эшли - урман каравылчысы була, соңга таба
Түбҽн Новгородта мҿгаллимлек итҽ. 1910 елда К. Тинчурин беренче
татар профессиональ театр труппасы «Сҽйяр»гҽ актер булып эшкҽ
урнаша һҽм шул вакыттан алып үзенең бҿтен гомерен, сҽлҽтен татар
театр сҽнгатен һҽм драматургиясен үстерүгҽ багышлый.
Октябрь революциясеннҽн соң К. Тинчурин татар театрын тҿзү
эшенҽ якыннан катнаша. 1918 елның кҿзендҽ ул «Сҽйяр» труппасының
җитҽкчесе итеп билгелҽнҽ. Гражданнар сугышы чорында башта Кызыл
армия сҽяси идарҽсе карамагындагы унҿченче театр труппасының баш
режиссеры һҽм җитҽкчесе, соңыннан, 1920 елда, Идел аръягы хҽрби
округы сҽяси идарҽсе тарафыннан Самара шҽһҽрендҽ ачылган беренче
татар театр студиясенең укытучысы һҽм баш режиссеры вазифаларын
башкара. 1921 елда драматург Оренбургта татар пролетар театр
труппасына җитҽкчелек итҽ, аннары берникадҽр вакыт Ташкент
шҽһҽрендҽ Гыйльми советның театр сҽнгате бүлеге мҿдире булып
эшли. 1922 елда Казанга кайткач, Татарстан хҿкүмҽте К. Тинчуринга,
күренекле татар артистларын җыеп, Дҽүлҽт труппасын оештыру эшен
тапшыра һҽм үзен шул булачак труппаның баш режиссеры итеп
билгели. Шул рҽвешле, К. Тинчурин җитҽкчелегендҽ 1922 елның 8
ноябрендҽ Казанда Татар дҽүлҽт театры (хҽзерге Г. Камал исемендҽге
Татар дҽүлҽт академия театры) эшли башлый.
Кҽрим Тинчурин 1937 елның 17 сентябрендҽ кулга алына. Халык
дошманы буларак гаеплҽнеп, 1938 елның 14 ноябрендҽ атып үтерелҽ.
1955 елның 14 октябрендҽ реабилитациялҽнҽ.
К.Тинчурин – талантлы драматург, артист, режиссер һҽм прозаик.
Иҗатының инкыйлабтан соңгы чоры үзенчҽлеклҽре. Октябрь
борылышыннан соң татар профессиональ театрын оештырудагы һҽм
үстерүдҽге эшчҽнлеге. Сатира һҽм комедия остасы булып җитлегүе.
28

«Американ» (1923), «Җилкҽнсезлҽр» (1926) иҗтимагый–сҽяси
драмаларында сатирик типлар. Ҽсҽрлҽрдҽге конфликтлар. Сҽнгатьчҽ
эшлҽнеше. «Американ»да авторның персонажларга мҿнҽсҽбҽте.
Субъектив эчтҽлеге.
Музыкаль драмалар иҗат итүдҽге активлыгы: «Сүнгҽн
йолдызлар», «Зҽңгҽр шҽл», «Казан сҿлгесе», «Ил», «Кандыр буе».
К.Тинчурин белҽн С.Сҽйдҽшев арасындагы иҗади хезмҽттҽшлек.
«Сүнгҽн йолдызлар» драмасында конфликтларның мҽхҽббҽт
ҿчпочмагында ачылуы. Эчке конфликт. Тҿш күрү вакыйгасы, ҽсҽр
исеменҽ салынган мҽгънҽ. «Зҽңгҽр шҽл» мелодрамасында социаль
тҿркемнҽр. Конфликтлар. Куркаклык проблемасының үзенчҽлекле
ачылуы. Ҽсҽрлҽрнең сҽнгатьчҽ эшлҽнеше.
«Зар» (1922-1923) трагедиясендҽ дини-мифологик образларның
фҽлсҽфи эчтҽлеге. Гүзҽллек категориясе. Романтизм юнҽлеше.
«Конфликтсызлык теория»сенең К.Тинчурин иҗатына тҽэсире:
«Хикмҽтле доклад» (1928), «Кандыр буе» (1931), «Алар ҿчҽү иде»
(1935) пьесаларында шул чорга хас проблемаларның чагылышы.
Вульгар социологизм йогынтысы.
К.Тинчурин – хикҽя остасы. «Хҽкимҗан агай» (1916), «Искҽндҽр»
(1917) хикҽялҽрендҽ фаҗигалелек. «Юбилей» «Ак чирбик» ҽсҽрлҽрендҽ
сатирик алымнар.
«Мҽдрҽсҽдҽ беренче кҿн», «Бүре зҽхмҽте» хикҽялҽре. «Сүнгҽн
йолдызлар», «Зҽңгҽр шҽл» ҽсҽрлҽре. «Сакла, шартламасын» сыйныфтан
тыш уку ҿчен тҽкъдим ителҽ.
Ҽдҽбият
1. Батулла Р. Аның белҽн янҽшҽ… / Р.Батулла // Казан утлары. –
1997. - № 9.
2. Игламов Р. Выдающийся драматург / Р.Игламов. – Казан: Татар.
книжн.изд-во, 1987.
3. Кҽрим Тинчурин һҽм татар сҽнгате: Бҿтенроссия фҽнни-гамҽли
конференциясе материаллары. – Казан, 2007. – 336 б.
4. Нуриев Р. «Зҽңгҽр шҽл» мелодрамасында конфликтлар
тҿенлҽнеше. // Р.Нуриев // Татар классик драматургия поэтикасы. –
Казан: «Мастер Лайн», 1999. – Б.174-179.
5. Ханзафаров Н.Татарская комедия / Н.Ханзафаров. – Казань: Фҽн,
1996.
6. Җҽлҽлиева М. Ҽдҽбиятыбызның җырлы чишмҽлҽре /
М.Җҽлҽлиева. – Казан: Мҽгариф, 2001. – Б.42-47.
29

1930 еллар ҽдҽбияты
1930 елларда илдҽ шҽхес культы тамыр җҽя, репрессиялҽр
башлана. Татарстан язучылар Союзы оешу (1934) да асылда иҗат
кешелҽрен идеологик максатларда туплау ҿчен хезмҽт итҽ. Татар
ҽлифбасын кириллицага күчерү (1939) мирасның югалуына китерҽ.
1930 еллар (1934 - 1941 еллар), иң беренче нҽүбҽттҽ, ҽдҽбиятта
коммунизмның җиңҽчҽгенҽ чиксез ышаныч, оптимизм белҽн
сугарылган ҽдҽби агым - социалистик реализм методы - формалашу
вакыты буларак тарихка кереп кала. Шигърияттҽ яңа тормышны данлау
мотивы, героик-романтик агым ҽйдҽп бара. Шул ук вакытта халык авыз
иҗатына мҿрҽҗҽгать итү активлаша, ул читлҽтеп ҽйтүлҽрнең,
идеологик басымнан качуның бер чарасы кебек аңланыла (X. Туфан,
«Ак каен», 1933; Ҽ. Фҽйзи, «Умырзая», 1933; М. Җҽлил, «Сагыну»,
1936; С. Хҽким, «Юксыну», 1938), ҽсҽрлҽрдҽге лиризмны,
халыкчанлыкны тирҽнҽйтҽ (X. Туфан, «Канатлар», 1933, «Озату», 1934;
Ҽ. Фҽйзи, «Шҽһҽрдҽ яз», 1934, «Яшьлек», 1938). Поэзиягҽ яңа лирик
герой килеп, кешенең кыйммҽте, рухи матурлыгы, җҽмгыятьтҽге урыны
иленҽ һҽм халкына китергҽн файдасы белҽн бҽялҽнҽ башлый. XX гасыр
башындагы милли идеалларны социалистик җҽмгыять тҿзүче бҿеклек,
гаделлек, олылык символы буларак күтҽрелгҽн, хҽтта табыну үзҽгенҽ
ҽверелгҽн Ленин, Сталин образлары алыштыра. Мҽсҽлҽн, М. Җҽлилнең
«В.И. Ленин», «Уналтынчы удар» (1930) һ.б. шигырьлҽрдҽ кҿрҽшне
җитҽклҽүче Ленин образын изгелҽштерү күзҽтелҽ.
Ил күлҽмендҽ барган иҗтимагый-сҽяси үзгҽрешлҽр, масштаблы
тҿзелешлҽр чоры. Бу дҽвернең тискҽре яклары. Үзгҽрешлҽрнең ҽдҽби
барышта чагылышы.
Ҽдҽбиятның идеологиягҽ буйсындырылуы. Татарстан һҽм
Бҿтенсоюз язучыларының I съездлары (1934), аларда кабул ителгҽн
карарлар. Социалистик реализм иҗат методы тантанасы, аның
үзенчҽлеклҽре, ҽдҽби иҗатка тискҽре тэсире. Совет ҽдҽбияты үсешенҽ
административ система алымнарын кулланып ирешергҽ омтылу. Иҗат
ирегенең чиклҽнүе, массакүлҽм репрессиялҽр башлану. Шҽхес культы
чорында татар ҽдиплҽре, язмышы.
Поэзия. Х.Туфан, Ҽ.Фҽйзи, С.Баттал, М.Җҽлил, Ш.Маннур,
Н.Баян, Ф.Кҽрим, Ҽ.Ерикҽй һ.б. актив иҗат итүе. Иҗтимагый идеалны
шигърияткҽ ҽверелдерү юлында эзлҽнүлҽр. Актив жанрлар.
30
Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]
