Добавил:
ivanov666
Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз:
Предмет:
Файл:Татар әдәбияты (1920-1930 еллар). Татарская литература (1920-1930 годы). 44.03.05 «Педагогик белем бирү» (ике профиль), «Туган тел һәм әдәбият, рус те
.pdf
Ш.Бабичның мҽктҽп программасына кергҽн «Дҿньяга», «Бҽхетсез
мин», «Хҽсрҽт сагызы», «Кышкы юл», «Язгы җыр», «Халкым ҿчен»
шигырьлҽрен анализлау.
М.Гафури, Ф.Бурнаш, С.Кудаш, Ҽ.Сҽгыйдилҽр шигъриятендҽ
якты килҽчҽккҽ ышану, кан коюга, кҿрҽшкҽ чакыру идеясенең беренче
планга чыгуы. М.Гафуриның «Кызыл байрак», «Хҿррият иртҽсе»,
«Азатлык хҿрмҽтенҽ», «Курыкмагыз» шигырьлҽрендҽ шатлык, кҿрҽшче
каһарман белҽн горурлану һҽм дошманнан үч алу хислҽренең
гҽүдҽлҽнүе. Мҽхҽббҽт хисен сурҽтлҽүгҽ багышланган «Мин»,
«Барчасыннан син матур», «Яңа танышым», «Кҿлде», «Бүлҽк», «Сулган
чҽчҽк» һ.б. шигырьлҽрендҽ романтик уйланулар, традицион алымнарга
яңа эчтҽлек салу.
Ф.Бурнашның гражданнар сугышы елларында яңа хакимият яклы
газета-журналлар оештыруы, революцион эшлҽр башкаруы. Иҗатына
хас романтизм. «Чҽчҽктҽн һҽйкҽл», «Ак каен», «Ҽҗҽл» поэмаларына
салынган яңа эчтҽлек, инкыйлаби идеялҽрне чагылдырган шартлы
сурҽтлелек, символлар. Революцион юлга басса да, иҗатында дини
мотивларның дҽвам иттерелүе.
Шамун Фидаиның «Тукай», «Җырла ҽле», «Мҿкатдҽс хҽнҗҽрем
тҿшмҽс кулымнан...» ҽсҽрлҽрен анализлау
Мҽхмүт Максуд «Изге кҿрҽшкҽ», «Каравылда» ҽсҽрлҽреннең идея
эстетик үзенчҽлеклҽрен билгелҽү.
Г.Камал «Кызыл алма китабы», «Бҽдҽвам» китабы», «Яңа
«башмак» кҿе», «Татарга» ҽсҽрлҽрне анализлау.
ХХ гасыр башы ҽдҽбияты һҽм 1917 елгы инкыйлабтан соңгы сүз
сҽнгате арасында уртаклыклар һҽм аерма, сҽнгатьле фикерлҽүдҽ
үзгҽрешлҽр.
Гражданнар сугышы чорында драматургия. Драма ҽсҽрлҽренҽ
ихтыяҗ үсүнең сҽбҽплҽре. Тарихи-революцион һҽм героик
драмаларның алга чыгуы. Конфликт һҽм образлар бирелешендҽ
бертҿрлелек, сюжет корылышында схемачалык.
1920 елларда драматургиядҽ ике: 1) тарихи-инкыйлаби (М. Галҽү,
«Пугач явы», 1926; Г. Кутуй, «Казан», 1927); 2) романтик (М. Фҽйзи,
«Асылъяр», 1928; К. Тинчурин, «Ил», 1928) юнҽлешлҽре формалаша.
Г.Ибраһимовның «Яңа кешелҽр» (1920) пьесасында инкыйлаб
нҽтиҗҽсендҽ туган яңа кеше образларының бирелеше, аларга хас
сыйфатлар. Драмадагы тҿп һҽм ярдҽмче конфликтлар. Шҽфкатьлелек
хисенең нҽфрҽт, үч алу хисеннҽн ҿстен чыгуы. Гражданнар сугышына
11

ҽхлак кагыйдҽлҽреннҽн чыгып бҽя бирергҽ омтылу, Шҽйбҽк картның
киная белҽн ҽйтелгҽн сүзлҽренең мҽгънҽсе.
Ш.Усмановның «Канлы кҿннҽрдҽ» (1919) драмасында кешенең
рухи үсеше проблемаларын революцион вакыйгалар яссылыгында
тасвирлау. Драма конфликтында идеялҽр бҽрелеше. Ҽсҽрнең сҽнгатьчҽ
эшлҽнешендҽге җитешсезлеклҽр. Большевиклар идеологиясен
шҽфкатьлелек, миһербанлык, туганлык эчтҽлеге белҽн баету.
Мҽхҽббҽт темасына багышланган драма ҽсҽрлҽрендҽ элеккеге
традициялҽрнең дҽвам иттерелүе. М.Фҽйзинең «Урал суы буенда»
(1917), «Асылъяр» (1918-20) романтик мелодрамаларында илаһи
мҽхҽббҽт матурлыгын сугыш дҽһшҽтенҽ каршы кую. «Ак калфак»
(1922) драмасындагы мҽхҽббҽт тарихының куе романтик буяуларга
тҿренүе. Конфликт чишелешендҽ үзгҽреш. Ф.Бурнашның «ТаһирЗҿһрҽ» (1917) трагедиясендҽ Таһир образына салынган яңа эчтҽлек.
Комедия жанрының активлашуы, иске тормышны сатира аша
сурҽтлҽгҽндҽ тҿсмерлҽргҽ байлыгы. Ф.Бурнашның «Яшь йҿрҽклҽр»
(1917). К.Тинчуринның «Йосыф-Зҿлҽйха» (1917) һҽм «Сакла,
шартламасын» (1918) пьесалары.
Гражданнар сугышы чоры драматургиясендҽ элеккеге
традициялҽрнең дҽвам итүе, яңа җҽмгыять тҿзү шартларында үзгҽ
эчтҽлек белҽн баетылуы.
Ҽдҽбият
1. Ҽдҽби мирас: Беренче китап. – Казан: Татар.кит.нҽшр., 1991. –
Б.74-101.
2. Галиуллин Т. Татар поэзиясе тарихын яңача ҿйрҽнү мҽсьҽлҽлҽре /
Т.Галиуллин // Шигърият баскычлары. – Казан: Мҽгариф, 2002. – Б.9-
20.
3. Гайнетдин М. Татарская литература зыбких времен (1917-1929 гг.)
/ М.Гайнетдин. - Казань: Татар.кн.изд-во, 2001. – 135 с.
4. Госман Х. Бҿек Октябрь революциясе һҽм гражданнар сугышы
чорында татар поэзиясе / Х.Госман. – Казан: КДУ нҽшр., 1960.
5. Думави Н. Тормыш сҽхифҽлҽре / Н.Думави. – Казан:
Тат.кит.нҽшр., 1985.
6. Мусабекова Р. Сагит Сунчелей: судьба и творчество /
Р.Мусабекова. – Казань: ООО изд-во «Уңыш», 2001.
7. Татар ҽдҽбияты тарихы. Алты томда. Т.4. – Казан:
Татар.кит.нҽшр., 1989.
12

8. Ханзафаров Н.Татарская комедия / Н.Ханзафаров. – Казань: Фҽн,
1996.
9. Яхин А. 10 сыйныфта татар ҽдҽбиятын укыту: Укытучылар ҿчен
кулланма / А.Яхин. – Казан, Мҽгариф, 1995.
1920 еллар ҽдҽбияты
1920 елда татар халкына автономия рҽвешендҽ бҽйсезлек бирелү,
1921 елда татар теленең дҽүлҽт теле дип игълан ителүе. Яңа икътисади
сҽясҽт. Дҽүлҽт театры ачыла, Мҽгариф комиссариаты каршында
Гыйльми үзҽк тҿзелҽ. Шуның белҽн бергҽ яңалифкҽ күчү гарҽп
графикасындагы мирасны юкка чыгаруны тизлҽштерҽ. Бу чорда
ҽдҽбият зур югалтулар кичерҽ: Ф. Ҽмирхан, С. Рҽмиев, М.Фҽйзи һ.б.
вафат була. Ҿлкҽн буын сүз осталарының иҗтимагый-тарихи
үзгҽрешлҽргҽ катлаулы мҿнҽсҽбҽте аларның иҗатында да чагылыштаба.
Дҽрдемҽнд инкыйлабны шайтаный башлангыч белҽн тиңли («Куанды
ил...»), С. Рҽмиев, Н. Думавиларның иҗаты сүлпҽнлҽнҽ һ.б.
1921 елгы ачлык һҽм аның татар ҽдҽбиятына йогынтысы.
Г.Ибраһимовның «Адҽмнҽр» повестенда, М.Гафуриның «Кеше
ашаучылар», Һ.Такташның «Күлҽгҽлҽр» поэмаларында, Ф.Ҽмирханның
«Тҽгъзия» нҽсерендҽ ачлыкның дҽһшҽтле чынбарлыгын тасвирлау.
20 еллар уртасына вакытлы матбугат эшенең җанлануы. Яңалифкҽ
күчүнең мҽдҽни һҽм ҽдҽби тормышка тҽэсире, татар ҽдиплҽренең ҽлеге
үзгҽрешлҽргҽ мҿнҽсҽбҽте. Дҽүлҽт театры ачылу. Тҿрле ҽдҽби
түгҽрҽклҽр, күмҽклеклҽр оешу («Завод», «Часовой», «Октябрь»,
«Сулф»). Имажинизм, символизм, футуризм кебек ҽдҽби күренешлҽр
барлыкка килү, аларның күренекле вҽкиллҽре. 1928 елда ТАПП оешу,
аның эшчҽнлеге, максат-бурычлары. Пролетариат мҽдҽнияте
(«пролеткульт») тҿзү хыялы, яңа тема, эчтҽлекне сурҽтлҽү ҿчен үзгҽ
формалар эзлҽү белҽн мавыгу. Ҽдҽбиятта иске мирасны кире кагу,
ҽдҽби кануннарга каршы чыгу. Үткҽнне сүгеп, бүгенгене мактау
тенденциясе. Сүз сҽнгатенең иҗтимагый заказ үти башлавы. Шҽхес
омтылышларын сыйнфый кҿрҽшкҽ буйсындырып аңлату.
Ҽдҽби тҽнкыйть һҽм ҽдҽбият фҽне. Иҗат методы, ҿслүб
мҽсьҽлҽлҽрен аңлатуда берьяклы карашлар. Татар ҽдҽбиятының рус
ҽдҽбиятына, мҽдҽниятенҽ йҿз тота баруы.
13

Татар ҽдҽбиятының зур югалтулар кичерүе (Ф.Ҽмирхан, С.Рҽмиев,
Ф.Ҽсгать, М.Фҽйзи), мҽйданга килгҽн яңа кҿчлҽр (Х.Туфан, М.Җҽлил,
Ҽ.Фҽйзи, Г.Кутуй, К.Нҽҗми һ.б.).
Ҽдҽбият
1. Галимуллин Ф. Ҽле без туганчы... / Ф.Галимуллин. – Казан:
Татар.кит.нҽшр., 2001.
2. Галиуллин Т. Шигърият баскычлары / Т.Галиуллин. – Казан:
Мҽгариф, 2002.
3. Голубков М.М. Русская литература ХХ в.: После раскола: Уч.
пособие для вузов. – М.: Аспект Пресс, 2001.
4. Татар ҽдҽбияты тарихы. Алты томда. Т.4. – Казан:
Татар.кит.нҽшр., 1989.
Поэзия
Илдҽ башланган үзгҽрешлҽр, икътисади сҽясҽт нҽтиҗҽсендҽ
шигърияттҽ хезмҽт темасының үсеше. Эш һҽм эшче образының
эчтҽлеге үзгҽрү. Игенче образын тудыруда традицион сурҽтлҽр, эшче
хезмҽтенҽ мҽдхия укылу (Н.Исҽнбҽт, Г.Камал, К.Нҽҗми, М.Гафури
һ.б.). 20 еллар шигърияте һҽм сҽясҽт мҿнҽсҽбҽте.
Х.Туфанның татар ҽдҽбиятына алып килгҽн яңалыгы, иҗатында
завод эшчелҽре темасының күтҽрелүе: «Урал эскизлары», «Ике чор
арасында», «Башлана башлады», «Иске Рҽсҽй үлде», «Бибиевлар»
поэмалары.
Гыйсъянчылык күренеше, тамырлары белҽн классик кҿнчыгыш
ҽдҽбиятына барып тоташуы. Егерменче еллар гыйсъянчы героена хас
сыйфатлар: Һ.Такташ «Гыйсъян», «Нҽлҽт», «Мҽңгелек ҽкият», «Такташ
үлде», А.Шамов «Лҽгънҽтлҽр ҽйтҽм..!», К.Нҽҗми «Ике ант» һ.б.
Сурҽтлҽүдҽ романтик шартлылык, гипербола, ясалмалылык.
Романтик сурҽтлелек чарасы буларак мифологик символизм, аның
яңа эчтҽлек белҽн баетылуы. Дини-мифологик сюжет һҽм мотивлар
тирҽсендҽге бҽхҽслҽр, «яңа шигырь» тарафдарларының тискҽре
мҿнҽсҽбҽте. Һ.Такташ «Газраиллҽр», «Күктҽн сҿрелгҽннҽр», «Җир
уллары трагедиясе», М.Җҽлил «Кабил һҽм Һабил», «Яңа тарихы
ҽнбия», М.Гафури «Күк җырлары», К.Тинчурин «Зар» һ.б.
1921 елдагы ачлыкның поэзиядҽ чагылышы. Ачлык күренешен
сурҽтлҽүдҽ шартлылык, символлар, натурализм: М.Гафури «Кеше
14

ашаучылар», «Ачлык», Һ.Такташ «Күлҽгҽлҽр», «Җир уллары
трагедиясе», Ҽ.Сҽгыйди «Ачлык кҿннҽрендҽ».
Ҽхлак, гаилҽ, мҽхҽббҽт проблемалары турында уйланулар,
поэзиядҽ барган бҽхҽслҽр. Т.Ченҽкҽй («Алимент»), Г.Телҽш («Кҿн
тҽртибендҽ семья турында») шигырьлҽрендҽ мҽхҽббҽткҽ тупас караш.
Х.Туфан һҽм Һ.Такташ арасындагы шигъри бҽхҽс. Такташның хатынкызны ана буларак данлавы.
Лиро-эпик поэзиянең үсеш алуы, поэма, балладаларда яңа сыйфат
үзгҽреше барлыкка килү. М.Гафури, Һ.Такташ, Ҽ.Фҽйзи,
Х.Туфаннарның поэма жанрын үстерүгҽ керткҽн ҿлеше.
Егерменче еллар шигъриятендҽ урын алган иҗат методлары,
алымнар. Реализм, романтизм, модернизм, натурализмның аралашып,
бер-берсен тулыландырып яшҽве.
Егерменче елларның икенче яртысында шигърият мҽйданына
М.Җҽлил, Ҽ.Фҽйзи, Ш.Маннур, Ҽ.Исхак, С.Баттал, Ҽ.Ерикҽй һ.б.
шагыйрьлҽрнең килүе, алар иҗатында ҿслүб һҽм образ тҿрлелеге.
Ҽдҽбият
1. Галиуллин Т. Егерменче еллар татар шигърияте / Т.Галиуллин //
Шигърият баскычлары. – Казан: Мҽгариф, 2002. – Б.47-91.
2. Госман Х. Егерменче елларда татар поэзиясе / Х.Госман. – Казан:
КДУ нҽшр., 1964.
3. Татар ҽдҽбияты тарихы. Алты томда. Т.4. – Казан:
Татар.кит.нҽшр., 1989.
4. Халит Г. Шагыйрь. Чор. Герой / Г.Халит. – Казан: Тат.кит.нҽшр.,
1971.
5. Халит Г. Тормыш һҽм ирек җырчысы / Г.Халит. – Казан:
Тат.кит.нҽшр., 1980.
Һади Такташ
(1901-1931)
Татар совет ҽдҽбиятының классик язучысы Һади Такташ
(Мҿхҽммҽтһади Хҽйрулла улы Такташев) 1901 елның 1 гыйнварында
Тамбов губернасы Спас ҿязе (хҽзерге Мордва Республикасының
Торбеево районы) Сыркыды авылында туа. Кечкенҽдҽн укырга,
җырлар-такмаклар чыгарырга һҽвҽс булып үсҽ. Башта ул үз
15

авылларындагы мҽктҽпкҽ йҿри, аннары аны Сыркыдыдан утыз чакрым
ераклыктагы Пешлҽ мҽдрҽсҽсенҽ бирҽлҽр. Шунда Һади 1911 елдан 1913
елның ахырына кадҽр укый.
Беренче бҿтендҿнья сугышы башланып, алты балалы зур гаилҽнең
матди хҽле бермҽ-бер кыенлашкач, Хҽйрулла абзый үзенең улларын
читкҽ эшкҽ җибҽрергҽ карар кыла. Унҿч яшьлек Һадины да, үзлҽренҽ
кардҽш тиешле бер сҽүдҽгҽргҽ ияртеп, Бохара шҽһҽренҽ озата. Һади
ҽүвҽл ҽлеге сҽүдҽгҽрнең ҿендҽ хезмҽтче малай хҽлендҽ яши, аннары
шҽһҽр байларыннан берсенең мануфактура кибетендҽ приказчик
ҿйрҽнчеге булып эшли. Хезмҽттҽн буш вакытларында шҽһҽр
яшьлҽренең тҿрле мҽдҽни эшлҽренҽ, һҽвҽскҽрлҽр оештырган спектакль,
концертларга актив катнаша һҽм, бала чактан ук башланган ҽдҽби иҗат
тҽҗрибҽлҽрен дҽвам иттереп, «Газраиллҽр», «Караңгы тҿннҽрдҽ»,
«Тҿркестан Сҽхраларында» исемле шигырьлҽрен яза.
1918 елның кҿзендҽ Такташ туган авылы Сыркыдыга кайта,
китапханҽ мҿдире һҽм башлангыч мҽктҽп укытучысы булып эшли. 1919
елның кҿзендҽ Оренбургка китҽ, монда ул «Юксыллар сүзе» газетасына
җаваплы секретарь булып урнаша, сҽяси курсларда укый, шҽһҽрнең
мҽдҽни тормышында кайнап, Ш. Камал, А. Таһиров кебек күренекле
язучылар белҽн таныша, үзе хезмҽт иткҽн газета битлҽрендҽ кҿндҽлек
вакыйгаларга багышланган хҽбҽрлҽрен һҽм шигырьлҽрен («Караңгы
тҿннҽрдҽ», «Ачлык патша», «Антым», «Айның нурлары арасында» һ.б.)
бастыра.
1920 елда иген уңмау сҽбҽпле Идел-Җаек буйларында яшҽү
шартлары кыенлашкач, Такташ 1921 елның язында Ташкент шҽһҽренҽ
күчҽ һҽм «Белем йорты» исемле журнал редакциясендҽ жаваплы
секретарь булып эшли башлый. Бер ук вакытта Тҿркестан эшче-диһкан
коммунистлар университетында тел-ҽдҽбият укыта. Ташкент чорында
(1921 - 1922) Такташ романтик иҗатының иң гүзҽл үрнҽклҽре языла.
1922 елның җҽендҽ берничҽ ай Мҽскҽүдҽ яшҽгҽннҽн соң, Һ.
Такташ Казанга килүе һҽм гомеренең соңгы кҿннҽренҽ кадҽр шунда
тҿплҽнеп калуы. Берникадҽр вакыт татар театрында суфлер булып
эшли, аннары «Чаян» (1923 - 1924), «Октябрь яшьлҽре» (1925), «Авыл
яшьлҽре» (1926) журналларында һҽм 1926 елның октябреннҽн 1929
елның мартына кадҽр «Азат хатын» журналы редакциясендҽ җаваплы
секретарь вазифаларын башкаруы. 1929 елда ул яңадан «Чаян»
журналы редакциясенҽ кайта. Һ. Такташ 1931 елның 8 декабрендҽ
Казанда каты авырудан вафат булуы.
16

Башлангыч чор иҗаты (1916-1922), шагыйрьнең эзлҽнүлҽрүе, иҗат
юнҽлешендҽге үзгҽрешлҽр. Ҽсҽрлҽрендҽ романтизм, символизм.
Авторның дини-мифологик, космик образларга мҿрҽҗҽгать итүе,
җирдҽге хаксызлыкка рҽнҗегҽн, күк рҽхимсезлегенҽ каршы чыккан
бунтарь лирик герой («Газраиллҽр», «Күктҽн сҿрелгҽннҽр», «Үтерелгҽн
пҽйгамбҽр»). Башлангыч чор иҗатында матурлык, мҽхҽббҽт хислҽрен
чагылдыруда романтик шартлылык, символлар («Таң кызы», «Урман
кызы», «Зҽңгҽр күзлҽр», «Кояш күктҽ шулай мҽңге йҿзҽр»).
Дини сюжетка корылган «Җир уллары трагедиясе»ндҽ (1921) чор
проблемаларын күтҽрү, модернистик ҽдҽбият йогынтысы. Трагедиянең
субъектив эчтҽлеге. Кабил, Алла, Идея, хҽнҗҽр образларына салынган
эчтҽлек. Байронның «Мистерия» («Каин») ҽсҽре белҽн чагыштырма
анализ.
Тормыш гаделсезлеге белҽн килешмҽүче гыйсьянчы герой
(«Гыйсьян», «Такташ үлде», «Нҽлҽт» һ.б.).
Иҗатының икенче чоры (1923-1931) ҿчен хас үзенчҽлеклҽр.
«Сыркыды авылы», «Ҽйдҽ, энем!», «Ай кебек без озак яшҽмҽбез», «Ак
чҽчҽклҽр», «Сукин сын», «А, партия» шигырьлҽрендҽ тормыш
авырлыгын сурҽтлҽгҽн образлар: кыш, тҿн, буран, салкынлык.
Такташның чынбарлыкка гадел бҽясе. Авторның ҿмете: яз, шомырт
чҽчҽклҽре. Объектив һҽм субъектив эчтҽлек. Чорны сурҽтлҽгҽндҽ автор
кулланган символлар һҽм алымнар.
Дҽвер сҽясҽтен хуплау нҽтиҗҽсендҽ туган ҽсҽрлҽре: «Провокатор»,
«Пионерлар маршы», «Байрак тегҽбез», «Син дошманым минем»
(«Партияле» һҽм партиясез солтангалиевчелҽргҽ һ.б.)
Һ.Такташның поэма жанрындагы эшчҽнлеге. «Алсу», «Мҽхҽббҽт
тҽүбҽсе» ҽсҽрлҽрендҽге матурлык белҽн башлангыч чор иҗатындагы
матурлык арасындагы аерма. Ирекле мҽхҽббҽтне инкарь итүе.
«Килҽчҽккҽ хатлар» поэмасының үзенчҽлекле формасы, пролетариат
идеологиясе белҽн кешелҽр аңында туган каршылыкның чагылышы,
заман тудырган гаделсез күренешлҽрне фаш итүе. Поэма исеменең
метафорик яңгыраш алуы. «Мокамай» поэмасында яңгыраган дуслыкка
тугрылык идеясе. Ҽсҽрдҽ күтҽрелгҽн шҽфкатьлелек темасы.
Такташның шҽхси фаҗигасе. Вульгар социологизм тҽнкыйте.
Такташ иҗатына бүгенге кҿн бҽялҽмҽсе. Шагыйрьнең поэзиягҽ алып
килгҽн яңачалыгы. Яңа образлар, фикерлҽү, сурҽтлҽү чаралары,
аларның татар ҽдҽбияты ҿчен ҽһҽмияте.
17

Һ.Такташның романтик шигырьлҽре. «Газраиллҽр», «Тҿркстан
сахраларында», «Антым». Җир белҽн күк арасына менеп тормыш
гаделсезлегенҽ каршы кҿрҽшүче лирик герой.
Һ.Такташның реалистик шигырьлҽре. «Үтеп барышлый». Табигать
матурлыгы эченҽ илдҽге тормыш ямьсезлеген яшерү.
«Ай кебек без озак яшҽмҽбез». Үткҽн һҽм хҽзерге заманнарга,
килҽчҽккҽ Такташ бҽясе.
«Болай... гади җыр гына». Тормышны мактаган булып ямьсезлеген
күрсҽтү.
«Эшлилҽр», «Мҽңгелек ҽкият», «Сагыну», «Карт артист»,
«Давылдан соң», «Син дҽ үл инде», «Җырланачак җырлар турында»,
«Бүгенге матурлык», «Җырым сиңа булсын» шигырьлҽрен анлизлау.
Һ.Такташ драматургиясе. «Камил», «Югалган матурлык»,
«Күмелгҽн кораллар» драмаларындагы конфликт бирелеше. Һ. Такташ
барыннан да элек шагыйрь буларак таныла, лҽкин аның бай мирасында
башка тҿр ҽсҽрлҽр дҽ зур урын били. «Күмелгҽн кораллар» (1927),
«Югалган матурлык» (1928) һҽм «Камил» (1930) исемле драма ҽсҽрлҽре
үз вакытында татар сҽхнҽсендҽ куелалар һҽм уңыш казаналар. Ҽйтик,
«Күмелгҽн кораллар» авылда барган сыйнфый каршылыкларны 1920 1921 елларда Тамбов ҿлкҽсендҽ Антонов җитҽкчелегендҽ җҽелгҽн
фетнҽ материалында ача. Инкыйлаби кҿрҽшкҽ бҿтен күңеллҽре белҽн
бирелгҽн Мансур, Сҽгыйдҽ кебек кҿрҽшчелҽр, Мокамай, Габдулла
кебек ярлылар аклар отрядын җитҽклҽгҽн Солтаннарга каршы куела.
«Камил» исҽ иҗтимагый драма тҿренҽ карый, сыйнфый
каршылыкларның гаилҽдҽге чагылышын сурҽтли.
Газета-журнал редакциялҽрендҽ озак эшлҽгҽн ҽдип заманның күп
тҿрле актуаль темаларына багышлап дистҽлҽрчҽ публицистик мҽкалҽ,
очерк һҽм фельетоннар язып бастыра. Хикҽя жанрында, ҽдҽби тҽнкыйть
ҿлкҽсендҽ дҽ кҿчен сынап карый.
Һ. Такташ татар шигъриятенең гасырлардан килгҽн
традициялҽрен, идеологик тыюлар шартларында да югалтмыйча,
килҽчҽк буыннарга тапшыручы булып калуы. Мифологик образлылык,
символлар белҽн уйнау, шҽркый шигърият ҿчен үз булган катлаулы
имажинистик сурҽт тудыру Такташ шигъриятен XX йҿз башы татар
ҽдҽбиятының иң күренекле казанышлары дҽвамчысына ҽйлҽндерүе.
Ҽдҽбият
1. Ҽхмҽдуллин А. Яңалык алып килгҽн драмалар / А.Ҽхмҽдуллин //
Офыклар киңҽйгҽндҽ. – Казан: Татар.кит.нҽшр., 2002. – Б.54-59.
18

2. Бҽйрҽмова Ф. Үтерелгҽн пҽйгамбҽр / Ф.Бҽйрҽмова // Аргамак. –
1995. - №10-11. – Б.66-84.
3. Гайнетдин М. Хакыйкать юлыннан / М.Гайнетдин. – Казан:
Татар.кит.нҽшр., 2001. – Б.267-306.
4. Галиуллин Т. Шҽхесне гасырлар тудыра / Т.Галиуллин. – Казан:
Татар.кит.нҽшр., 2003. – Б.9-17.
5. Госман Х. Егерменче еллар татар поэзиясе / Х.Госман. – Казан:
КДУ нҽшр., 1964.
6. Кудрецкая Э. Такташ мҽхҽббҽте: Гҿлчирҽ белҽн Гҿлчҽһрҽ /
Э.Кудрецкая // Сҿембикҽ. – 2001. – №1. – Б.12-15.
7. Рҽхим Г. Нҽлҽтлҽр шагыйре / Г.Рҽхим // Мирас. – 1996. - №1-2.
8. Татар ҽдҽбияты тарихы. Алты томда. Т.4. – Казан:
Татар.кит.нҽшр., 1989. – Б.138–156.
9. Халит Г. Шагыйрь. Чор. Герой / Г.Халит. – Казан: Тат.кит.нҽшр.,
1974.
10. Яхин А. 10 сыйныфта татар ҽдҽбиятын укыту: Укытучы ҿчен
кулланма / А.Яхин. – Казан: Мҽгариф, 1995.
1920 еллар прозасы
Егерменче еллар – татар прозасы ҿчен мҽгънҽви борылыш чоры,
реализм ҿстенлек алуы ҿчен кискен кҿрҽш еллары булуы. Бу кҿрҽш
нҽтиҗҽсендҽ татар ҽдҽбиятында социалистик реализм методының
барлыкка килүе һҽм формалашуы. Чор сүз сҽнгатендҽ чагылыш тапкан
проблемаларның сыйнфый кҿрҽш белҽн аерылгысыз бҽйлҽнештҽ
баруы.
Инкыйлаб һҽм гражданнар сугышы темасы, яңа шҽхес һҽм чор
концепциясе. Ш.Усмановның «Краском мҽхҽббҽте», «Ил кызы»,
«Митинг» хикҽялҽрендҽ кҿрҽш һҽм мҽхҽббҽт романтикасы, революцион
аскетлык чагылышы.
Авылларда күмҽк хуҗалыклар барлыкка килҽ башлау белҽн бҽйле
коллективлаштыру темасы, ҽдҽбиятта яңа тема һҽм геройлар
(Г.Ибраһимов «Тирҽн тамырлар»).
Инкыйлабка кадҽрге татар тормышын тасвирлаган ҽсҽрлҽр.
Г.Ибраһимовның «Татар хатыны нилҽр күрми» романы, М.Гафуриның
«Кара йҿзлҽр» һҽм «Шагыйрьнең алтын приискасында» повестьлары.
Социалистик реализм методына буйсынмаган ҽсҽрлҽр. 1921 елгы
ачлыкның татар прозасында чагылышы. Г.Ибраһимов «Адҽмнҽр»
19

повесте, К.Нҽҗми «Тукран даласы» хикҽясе, Ф.Ҽмирхан «Тҽгъзия»
нҽсере.
К.Нҽҗми «Шобага», «Яр буенда учаклар». Яңа җҽмгыять ҿчен
кҿрҽшне һҽм батырлыкны романтик бизҽклҽрдҽ сурҽтлҽү.
Ф.Ҽмирханның идеологиянең яшҽп килүче гореф-гадҽтлҽргҽ,
шҽхескҽ тискҽре тҽэсирен сурҽтлҽгҽн «Шҽфигулла агай» хикҽясе һҽм
яңа системаны фаш иткҽн публицистикасы. Ҽсҽрнең язылу һҽм саклану
тарихы. Ирония һҽм гипербола алымнары аша ҽсҽрдҽ күтҽрелгҽн
проблемалар, яшь аралаш кҿлү. Ҽсҽрнең совет тҽртиплҽренҽ һҽм
вульгар социологизмга үткен сатира булуы.
Г.Рҽхимнең «Идел» повестенда авторның үз халкын «канаты
сынган акчарлак»ка тиңлҽве. Ҽсҽрдҽ хронотоп, психологик, фҽлсҽфи
һҽм иҗтимагый катламнар, символлар. Иҗат методы.
Бу елларда юмор һҽм сатира ҿлкҽсендҽге эзлҽнүлҽр. Сатирик
тҽнкыйть объектлары. Г.Газиз «Форточкалы кҽлҽпүш», «Ул
мактанмыйдыр иде», «Бу миллҽт ничек тҽрҽккый итсен?», «Скрипкачы
Хҿсҽен». Г.Толымбайның «Фамилия ясаучылар», «Саматов», «Ослан
манаралары», «Ҽтҽчлҽр сугышы» хикҽялҽре.
Ҽдҽбият
1. Ҽхмҽдуллин А. Ф.Ҽмирханның «Шҽфигулла агай» повесте /
А.Ҽхмҽдуллин // Офыклар киңҽйгҽндҽ. – Казан: Татар.кит.нҽшр., 2002.
– Б.161-170.
2. Заһидуллина Д. Кереш сүз / Д.Заһидуллина // Рҽхим Г. Сайланма
ҽсҽрлҽр. – Казан: Татар.кит.нҽшр., 2004. – Б.7-35.
3. Рахман Р. Җитмеш елдан соң очрашу / Р.Рахман // Толымбай Г.
Сайланма ҽсҽрлҽр. – Казан: Татар. кит. Нҽшр., 2000. – Б.5-23.
4. Татар ҽдҽбияты тарихы. Алты томда. Т.4. – Казан:
Татар.кит.нҽшр., 1989. – Б.156-181.
5. Хатипов Ф. Мҿлкҽтебезне барлаганда / Ф.Хатипов. – Казан:
Татар.кит.нҽшр., 2003. – Б.5-23.
Галимҗан Ибраһимов
(1887-1938)
Г.Ибраһимовның Октябрь инкыйлабына кадҽрге иҗатына хас
үзенчҽлеклҽр. Революциядҽн соңгы чорда идея-эстетик
карашларындагы үзгҽрешлҽр. Г.Ибраһимовның татар ҽдҽбиятын,
20
Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]
