Добавил:
Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:

Татар әдәбияты (1920-1930 еллар). Татарская литература (1920-1930 годы). 44.03.05 «Педагогик белем бирү» (ике профиль), «Туган тел һәм әдәбият, рус те

.pdf
Скачиваний:
0
Добавлен:
07.09.2026
Размер:
1 Мб
Скачать
☆
Идеология кысаларыннан читлҽшү омтылышы. Шул юлда халык иҗаты казанышларын үзлҽштерү. Х.Туфанның «Луиза», «Ак каен», «Озату», Ҽ.Фҽйзинең «Умырзая», «Яшьлек», М.Җҽлилнең «Сагыну», С.Хҽкимнең «Юксыну» кебек лирик шигырьлҽре.
30 елларда поэма һҽм баллада жанрларының актвилашуы, яңа сыйфатлар белҽн баюы. Ҽ.Фҽйзи «Флейталар», «Дала һҽм кеше» М.Җҽлил «Хат ташучы», Ф.Кҽрим «Тавышлы таң», «Җиденче мич», Х.Туфан «Ант», «Тукайның туганы», «Тимер турында баллада», С.Хҽким «Пар ат» ҽсҽрлҽрендҽ тема тҿрлелеге, жанр үзенчҽлеклҽре.
30 еллар поэзиясендҽ үткҽн тарих: М.Җҽлил «Алтынчҽч», «Илдар» либреттолары, Н.Исҽнбҽт «Түлҽк батыр», «Спартак» ҽсҽрлҽре.
Проза тҿренең үсеше. Ҽсҽрлҽрдҽ заман темаларын чагылдыру үзенчҽлеклҽре, идея һҽм сҽнгатьлелек принципларында вульгар социологизмның ҿстенлек алуы. Кабатланучы сюжет һҽм конфликтлар, вакыйгаларны тасвирлауда схемачалык. Яңа кеше образын эзлҽү, аны партиялелек, сыйнфый кҿрҽш ноктасыннан торып тасвирлау.
Гражданнар сугышына багышланган вакыйгаларны «яңарту»: Г.Бҽширов «Сиваш», М.Ҽмир «Хикмҽтуллинның маневрда күргҽннҽре», А.Шамов «Госпитальдҽ», «Бер мҽхҽббҽт тарихы» һ.б..
Диннең җҽмгыятьтҽге урынын бозып күрсҽтү. Яңа ҽхлак нормалары, гаилҽ, мҽхҽббҽт мҽсьҽлҽлҽре. Күмҽк хезмҽткҽ уңай мҿнҽсҽбҽт тҽрбиялҽргҽ тырышу, хезмҽт кешесен югары күтҽрергҽ омтылу. Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестеның популярлыгы, сере.
Прозада тарихи тема. М.Галҽү «Болганчык еллар» һҽм «Мҿһаҗирлҽр» романы, К.Тинчурин «Мҽрҗҽннҽр» циклы.
Драматургиядҽ конфликт ясалмалылыгы: Ш.Камал «Таулар», Г.Кутуй «Җавап», Т.Гыйззҽт «Мактаулы заман» һ.б.
Ватанны саклау темасы: Т.Гыйззҽт «Таймасовлар», Р.Ишморат «Идегҽй». Фольклорга корылган ҽсҽрлҽр: Н.Исҽнбҽт «Хуҗа Насретдин», Т.Гыйззҽт «Кыю кызлар». Драматургиядҽ тарихи шҽхеслҽр: Ҽ Фҽйзи «Тукай», Н.Исҽнбҽт «Спартак», «Идегҽй», «Зифа» комедиясе сыйныфтан тыш уку ҿчен бирелҽ һ.б. Ҽсҽрлҽрнең сҽнгатьчҽ эшлҽнеше, идеология талҽплҽренҽ буйсынып язылулары.
Р.Ишморат «Гҿлзадҽ». Күмҽк хезмҽткҽ мҿнҽсҽбҽт тҽрбиялҽргҽ тырышу, хезмҽт кешесен югары күтҽрергҽ омтылу.
Ҽдҽбият
31
1. Галимуллин Ф. Ҽле без туганчы... / Ф.Галимуллин. – Казан:
Татар.кит.нҽшр., 2001.
2. Галиуллин Т. Утызынчы еллар татар шигърияте / Т.Галиуллин //
Шигърият баскычлары. – Казан: Мҽгариф, 2002. – Б.91-125.
3. Голубков М.М. Русская литература ХХ в.: После раскола: Уч.
пособие для вузов. – М.: Аспект Пресс, 2001.
4. Татар ҽдҽбияты тарихы. Алты томда. Т.4. – Казан:
Татар.кит.нҽшр., 1989.
Хҽсҽн Туфан
(1900-1981)
Хҽсҽн Туфан 1900 елның 27 ноябрендҽ (яңа стиль белҽн 9 декабрьдҽ) Казан губернасы Чистай ҿязе Иске Кармҽтавылында крестьян гаилҽсендҽ унынчы бала булып туа. 1905 ел инкыйлабыннан соң Иске Кармҽттҽ мҽктҽп ачыла. Хҽсҽн, шушы мҽктҽпкҽ йҿрү белҽн бергҽ, күрше чуаш авылындагы мҽктҽптҽ бер ел русча да укый.
1914 елның язында Хҽсҽн Тобол губернасының Ахман авылында яңа җир алган абыйлары янына китҽ һҽм алар белҽн бергҽ җир астында бакыр колчеданы чыгару эшенҽ керешҽ. Шул ук елны абыйлары анны Уфадагы «Галия» мҽдрҽсҽсенҽукырга җибҽрҽлҽр.
Анда ике ел укыганнан соң, укуын дҽвам итү ҿчен акча табарга дип, Уралдагы Лысьва заводына эшкҽ керҽ.
1918-1923 елларда Урал һҽм Себер мҽктҽплҽрендҽ укыта, үзлегеннҽн белемен тирҽнҽйтҽ.
1924 елда Туфан Казанга килҽ һҽм шунда тҿплҽнеп кала. Башта Бишбалта бистҽсендҽ балалар укыта, аннары «Совет ҽдҽбияты» журналы редакциясендҽ, радиокомитетта эшли.
Шагыйрь биредҽ Һади Такташ, Гадел Кутуй, Муса Җҽлил, Галимҗан Нигъмҽти кебек якын дуслар таба, үзенең олы мҽхҽббҽтен – актриса Луиза (Гайникамал) Салиҽсгарованы очрата һҽм аның белҽн тормыш корып җибҽрҽ.
Ил күлҽмендҽ барган репрессия афҽте Х. Туфанны да читлҽтеп үтми: 1940 елда аны гаепсезгҽ кулга алалар һҽм Казан тҿрмҽсенҽ ябалар. Аны, «халык дошманы» дип гаеплҽп, атарга хҿкем итҽлҽр, лҽкин тиздҽн бу карарны ун ел тҿрмҽ белҽн алыштыралар. Соңрак аны Себергҽ сҿргенгҽ җибҽрҽлҽр. Аңа Казанга кайтырга 1956 елда
32
СССРның Генераль прокуратурасы тарафыннан тулысынча акланганнан соң гына рҿхсҽт итҽлҽр.
1981 ел елның 10 июнендҽ шагыйрь вафат була.
Иҗатының башлангыч елларында тормыш ямен мактау, матур килҽчҽккҽ ышану («Барабыз», «Бездҽ туа яңа кешелек»), искедҽн калган хис дип, мҽхҽббҽтне кире кагу («Ташла, кызый», «Тегелҽрнең кызы» һ.б.).
Поэма жанрында актив эшлҽве. Егерменче елларда язылган «Зҽңгҽр бүре», «Урал эскизлары», «Ике чор арасында», «Башлана башлады», «Бибиевлар» һ.б. поэмаларының яңалыгы. Метафоралар, тел-сурҽтлҽү үзенчҽлеге, конструктивизм принцибы. Лирик герой һҽм чынбарлык бердҽмлеге.
1928-1930 еллар сҽяхҽте нҽтиҗҽсендҽ фикер сҿрешендҽге үзгҽрешлҽр. Ҽсҽрлҽрендҽ лирик агымның һҽм халыкчанлыкның кҿчҽюе: «Лу-и-за-а» (1929), «Ак каен» (1933), «Озату» (1933). Хис­кичереш, халыкчан образлар. Табигать һҽм кеше, тарих һҽм шҽхес турында фҽлсҽфи уйлануларга бирелүе: «Узып барышлый» (1939), «Ташкент багларында» (1940), «Күмелгҽн эзлҽр истҽлеге» (1939), «Очрашырбыз ҽле» (1940) һ.б. Кҿнчыгыш ҽдҽбияты традициялҽренең яңартылуы.
«Ант» (1935) поэмасаның тҿзелеше. Символ-метафоралар аша идеологиягҽ бҽясе. Катламнар буенча анализ. Автор язмышына тҽэсире.
Шҽхес һҽм шул чор җҽмгыяте мҿнҽсҽбҽтен чагылдырган шигырьлҽре: «Ҽ йолдызлар дҽшми», «Сүзсез генҽ», «Сҽлам ҽйтегез» һ.б. ҽсҽрлҽрдҽ символлар, яшерен эчтҽлек. Х.Туфанның чынбарлык хакыйкатен рҽсми идеология хакыйкатеннҽн аеруы.
«Су астында бер егет бар», «Ҽ йолдызлар дҽшми» , «Узып барышлый» шигырьлҽре.
Ҽдҽбият
1. Гайнетдинов М. Давылларда, җиллҽрдҽ... / М.Гайнетдинов. –
Казан: Татар.кит.нҽшр., 1989.
2. Гайнетдин М. Хакыйкать юлыннан / М.Гайнетдин. – Казан:
Татар.кит.нҽшр., 2001. – Б. 267-305.
3. Галиуллин Т. Акыл һҽм җан бергҽлеге/ Т.Галиуллин // Шҽхесне
гасырлар тудыра. – Казан: Татар.кит.нҽшр., 2001. – Б.17-27.
4. Галимуллин Ф. Х.Туфанның «Ант» поэмасына бер караш / Ф.
Галимуллин // Мҽгариф. – 1998. - №9. – Б.20-23.
33
5. Мостафин Р. Бер зарарлы ҽсҽр тарихы / Р.Мостафин // Казан
утлары. – 1991- № 5.
6. Сабиров Р. «Шигырьлҽрдҽ - минем йҿрҽгем» (Хҽсҽн Туфан
поэзиясендҽ автор образы) / Р.Сабиров. – Казан: «Школа», 2006.
Мҽхмүт Галҽү
(1886-1938)
Мҽхмүт Галҽветдин улы Мҽрҗани Казан губернасының Арча ҿязе (хҽзерге Татарстан Республикасының Арча районы) Ташкичү авылыңда укытучылар гаилҽсендҽ туган. Ул күренекле галим һҽм мҽгърифҽтче Ш. Мҽрҗани нҽселеннҽн. Ҽтисендҽ башлангыч белем алгач, 1897 елдан Казанда мҽдрҽсҽдҽ укый, 1904 елда Ҽстерханга юл тота һҽм шундагы бер татар мҽктҽбенҽ мҿгаллим булып урнаша. Шҽһҽр татар яшьлҽренең мҽдҽни-сҽнгать эшлҽрендҽ актив катнаша, Бакуда чыга торган «Шҽркый рус» һҽм Ҽстерхандагы «Борһане тҽрҽкъкый» газеталарында кечкенҽ мҽкалҽлҽрен, язмаларын, фельетоннарын бастыра, ҽ 1907 елның 2 мартыннан, Ҽстерханда татар телендҽ чыга башлаган рҽсемле кҿлке журналы «Туп»ны оештыручылардан берсе булып, журналның кыска гомерендҽ (ул ҿч саны чыккач туктатыла) анда секретарь вазифасын үти.
1907 елда М. Галҽү шҽһҽрдҽге революцион хҽрҽкҽттҽ катнашканы һҽм Ҽстерхандагы большевистик оешмалар белҽн бҽйлҽнештҽ торганы ҿчен полиция күзҽтүе астына алына. Бу эзҽрлеклҽүлҽрдҽн котылу максаты белҽн, ул 1907 елның ахырында Оренбургка барып, «Кҽримев ­Хҿсҽеневлҽр» ширкҽтенең типографиясенҽ хҽреф җыючы һҽм корректор булып эшкҽ керҽ. 1909 - 1913 елларда шул ук ширкҽтнең китап кибетендҽ сатучы булып эшли, ҽ 1914 елда «Белек» исемендҽ кечкенҽ генҽ үз нҽшриятын ачып, 1918 елга кадҽр аның эше белҽн җитҽкчелек итҽ.
1917 ел инкыйлабын М. Галҽү Оренбургта каршылый һҽм беренче кҿннҽрдҽн үк Совет властена хезмҽткҽ күчҽ. Мҽгариф-нҽшрият органнарында эшли, 1921 елда, нҽшрият белгече буларак Мҽскҽүгҽ чакырылып, анда «Шҽрык» («Восток») бүлегенҽ ҽдҽбият бастыру эшлҽре җитҽкчесе итеп билгелҽнҽ. 1922 - 1924 елларда М. Галҽү Оренбургта ҽдҽби иҗат эше белҽн шҿгыльлҽнҽ, ҽ 1925 елда аны яңадан Мҽскҽүгҽ чакыралар. Ул Үзҽк нҽшрият (Центриздат) каршындагы
34
наборщиклар мҽктҽбен оештыруда катнаша һҽм соңыннан аның мҿдир урынбасары булып эшли.
Шҽхес культы афҽтенҽ элҽгеп, М. Галҽү 1937 елда кулга алына. 1938 елның 12 ноябрендҽ атып үтерелҽ. Бу афҽт аның бҿтен иҗатын татар ҽдҽби барышыннан сызып ташлый. Бары тик 1960 елларда гына ҽдипнең русча тҽрҗемҽдҽ сакланып калган ҽсҽрлҽре кабат матбугатта пҽйда була.
Публицистик, педагогик һҽм тҽрҗемҽи эшчҽнлеге. Октябрь революциясен уңай каршылавы.
Иҗаты турында мҽгълүмат. Илдҽге үзгҽрешлҽрне чагылдырган «Салам торханнар» (1926) пьесасы, «Куяу» (1927), «Тҿеннҽр» (1928) исемле хикҽя җыентыклары. Алардагы тема тҿрлелеге һҽм психологизм.
«Канлы тамгалар» дилогиясенең тҿзелеше һҽм катлаулы язымышы, тҽрҗемҽлҽре. «Болганчык еллар» (1931) һҽм «Мҿһаҗирлҽр» (1934) романнарында тарихилык. Образлар системасы. Саҗидҽ һҽм Сафа, Вафа, Таҗи белҽн бҽйле сюжет сызыклары. Романда миллҽт язмышына бҽйле күтҽрелгҽн проблемалар. Символлар. Этнографик бизҽклҽрнең муллыгы. Авторның Тҿркия тормышына мҿнҽсҽбҽте.
М. Галҽүнең репрессиялҽр корбаны булуы белҽн бҽйле ҽсҽрлҽрнең катлаулы язмышы
Ҽдҽбият
1. Ганиева Ф. Язмыш җырчысы / Ф.Ганиева // Галҽү М. Сайланма
ҽсҽрлҽр. – Казан: «Хҽтер» нҽшр. (ТаРИХ), 2002. – Б.5-11.
2. Татар ҽдҽбияты тарихы. Алты томда: Т.IV. – Казан:
Татар.кит.нҽшр., 1989. – Б.200-213.
3. Яхин А. 10 сыйныфта татар ҽдҽбиятын укыту. Укытучылар ҿчен
кулланма / А.Яхин. – Казан: Мҽгариф, 1995.
Гадел Кутуй
(1903-1945)
Гадел Кутуй 1903 елның 28 нояберенда хҽзерге Саратов ҿлкҽсендҽге Татар Кынадысы авылында крестьян гаилҽсендҽ туа.Башлангыч белемне дҽ шунда ала.
Һҽрбер язучының таланты ачылып китүгҽ сҽбҽпче хҽллҽр була. Гадел Кутуй тормышында да бар алар. Аның ҽнисе Динҽ апа шагыйрь
35
җанлы хатын булган. Бҽетлҽр, җырлар чыгарган. Кечкенҽ Гаделша, ҽлбҽттҽ, боларны күреп-ишетеп үскҽн. Аннары мҽктҽплҽр: Татар Кынадысы мҽктҽбендҽ туган телне һҽм ҽдҽбиятны ҿйрҽнү, 1912 елда ҽти- ҽнилҽре белҽн Алексеевски авылына күчкҽн, андагы рус мҽктҽбендҽ Пушкиннар, Лермонтовлар белҽн танышу. Һҽм, ниһаять, 1917 елда аларның гаилҽлҽре Самарага күчеп клҽ. Биредҽ үсмер егет Кутуй ҽдҽби атмосфераның эченҽ үк керҽ. Рус язучысы А. Неверов җитҽкчелегендҽге түгҽрҽккҽ йҿри башлый.
Менҽ шушы хҽллҽр Гадел Кутуйның табигать биргҽн сҽлҽтенҽ юл ачалар. 1922 елның башында самара газетлараында унтугыз яшьлек Кутуйның беренче шигырьлҽре басылып чыга. Ҽдҽбиятка омтылыш яшь егетне Казанга алып килҽ.Ата- анасы кушуы буенча политехник институтка укырга керҽ. Лҽкин тиздҽн аны ташлый. Чҿнки аның күңелен ҽдҽбият, гуманитар фҽннҽр тарта. Соңыннан ул бу турыда «Минем фаҗигам» исемле мҽкалҽ дҽ яза.
Ҽдҽби мохитта кайнавы. Яңа ҽдҽбият булдыру максатыннан «Сулф» түгҽрҽге оештыруы. 1923-1925 елларда формализм белҽн мавыгуы («Шагыйрьлҽрнең колак базына», «Мин шҽһҽрлҽр кияве», «Портфель» һ.б.). Драматургия ҿлкҽсендҽ эшчҽнлеге. Эзлҽнүлҽре. Табышлары һҽм уңышсыз яклары. «Казан», «Балдызкай», «Күк күгҽрчен» пьесаларының сҽхнҽдҽ куелуы.
Бер тҿркем язучылар белҽн «Җидегҽн»челектҽ гаеплҽнүе. Бу вакыйганың тормышына һҽм иҗатына тҽэсире.
30 еллар иҗатында яңа кеше образын үзҽккҽ алуы. «Шатлык җыры» (1935) драмасы, «Җыр», «Кызыл мҽйданда» (1935) шигырьлҽре, «Солтанның бер кҿне» (1938) хикҽясе, «Тапшырылмаган хатлар» (1935) повесте. Аларда тормышны бизҽп күрсҽтү тенденциясенең кҿчле булуы. «Тапшырылмаган хатлар» повестенең жанр хасиятлҽре. Проблемасы. Галиянең эчке каршылыгы. Иҗат методы. Ҽсҽрдҽге психологик, идеологик катламнар. Сҽнгатьчҽ эшлҽнеше. Стиле. Повестьнең һҽр чорда яңача яңгыравы.
Ҽдҽбият
1. Гҽрҽпшина Л. «Тапшырылмаган хатлар» язылмыйча кала: Г.Кутуй
прозасында заман һҽм герой концепциясе / Л.Гҽрҽпшина // Идел. – 2003
- № 11.
2. Кутуева Г. Лядской бакчасындагы эскҽмия / Г.Кутуева //Казан. –
1994. - №3-4.
36
3. Нуруллина Р. Ул ант итте җыры белҽн ... / Р.Нуруллина // Кутуй Г.
Сайланма ҽсҽрлҽр. – Казан: Татар.кит.нҽшр., 2003. – Б.6-18.
4. Татар ҽдҽбияты тарихы. Алты томда: Т.IV. – Казан:
Татар.кит.нҽшр., 1989. – Б.416-430.
Мирсҽй Ҽмир
(1907-1980)
Ул 1907 елның 6 гыйнварында Башкортстанның Мҽлҽвез районы Җиргҽн авылында игенче гаилҽсендҽ туа. Яшьли ятим калып, башта туганнан-туган абыйсы гаилҽсендҽ, аннары балалар йортында һҽм Эстҽрлетамак шҽһҽрендҽге җидееллык үрнҽк-тҽҗрибҽ мҽктҽбе интернатында тҽрбиялҽнҽ. 1925 елда Яңа Карамалы волость башкарма комитеты хезмҽткҽре, бер үк вакыт та авыл комсомол ячейкасы секретаре вазифаларын башкара. Башкортстандагы «Яшь юксыл« гҽзитенең селькоры да була. 1926 елда Казандагы сҽнгать техникумына укырга керҽ. Ике ел укыганнан соң «Кызыл яшьлҽр» газетасы һҽм «Авыл яшьлҽре» журналы редакциясенҽ җаваплы сҽркатип булып күче.
1929—1931 елларда Мирсҽй Ҽмир Кызыл Армия сафында хезмҽт итҽ, аннан кайткач, берникадҽр вакыт «Чаян» журналында ҽдҽби хезмҽткҽр, аннары 1934 елга кадҽр Татарстан китап нҽшриятының матур ҽдҽбият бүлегендҽ мҿхҽррир булып эшли.
1934—1936 елларда югары уку йортына керергҽ телҽүчелҽр ҿчен марксизм-ленинизм институты каршында оештырылган хҽзерлек курсында укый. 1937 елда Мҽскҽүдҽ Максим Горький исемендҽге ҽдҽбият институтында читтҽн торып укый башлый. Сугыш чорында Мирсҽй Ҽмир Татарстан радиокомитетында редактор булып эшли, 1943 ел башында ул Тҿньяк-кҿнбатыш фронтка китҽ, ҿч ай чамасы «Ватан ҿчен« исемле татарча фронт газетасы редакциясендҽ эшли. 1937, 1961­1968 елларда Татарстан Язучылар берлеге рҽисе вазифасын башкара.
Мирсҽй Ҽмир 1980 елның 1 июнендҽ вафат булды.
«Хикмҽтуллинның маневрда күргҽннҽре». Юмор ҽсҽрлҽренҽ анализ ясау үзенчҽлеген искҽ тҿшерү.
М.Ҽмирнең үткен фикерле ҽдип булуын раслаучы хикҽялҽр: «Фаҗигале мҽхҽббҽт», «Тыр-тыр Зариф бригадасы».
1926 елда Казанга килҽ һҽм сҽнгать техникумына укырга керҽ. Шул елда «Авыл яшьлҽре» журналының ноябрь санында аның «Дуслар һҽм дошманнар» исемле беренче хикҽясе, аннары, күп тҽ үтми, үз
37
рҽсемнҽре белҽн бизҽлеп, «Сҽйфулла», «Ҽби васыяте» дигҽн хикҽялҽре басыла.
Техникумның ике курсын тҽмамлаганнан соң, М.Ҽмир, ҽдҽбият дҿньясына якынрак тору ҿчен, «Кызыл яшьлҽр» газетасы һҽм «Авыл яшьлҽре» редакциялҽренҽ җаваплы сҽркҽтип булып эшкҽ урнаша. Бу чорда яшь ҽдипнең кҿндҽлек матбугатта авыл тормышына багышланган күп кенҽ хикҽялҽре («Үткҽннҽр», «Замана үзенекен итте», «Куркыныч урыннар», «Хафиз бармагы», «Җанлы бүкҽн», «Ҽбелгата күпере», «Бҽхет порошогы» һ.б.) басыла, ҽ 1929 елда аерым китап булып «Пар күгҽрчен» исемле хикҽялҽр җыентыгы дҿнья күрҽ. Шушы беренче ҽсҽрлҽрендҽ үк М.Ҽмир үзен тормыштагы үзгҽреш-яңалыкларга сизгер һҽм халыкчан юмор белҽн сугарылган үткен-җор телле калҽм иясе итеп таныта.
1929–1931 елларда М.Ҽмир Кызыл Армия сафында хезмҽт итҽ: башта полк мҽктҽбендҽ укый, соңрак Идел буе хҽрби округының Казан горнизонында татарча чыга торган «Кызылармеец» газетасында журналист булып эшли, газетаның күчмҽ редакциясе белҽн Урта Азиягҽ барып, татар-башкорт солдатлары арасында ЛОКАФның (Кызыл Армия һҽм Кызыл флот язучылары берлҽшмҽсе) татар ҽдҽбияты түгҽрҽклҽре оештыру эшен башкара. Армия хезмҽте аның иҗатына яңа темалар алып килҽ. 1930–1933 еллар арасында ҽдип тыныч дҽвердҽге хҽрби тормыш күренешлҽрен, ил сагына чакырылган авыл егетлҽренең сугыш һҿнҽренҽ ҿйрҽнүлҽрен кызыклы, кҿлкеле ситуациялҽргҽ куеп тасвирлаган «Хикмҽтуллинның маневрда күргҽннҽре» исемле повестен һҽм «Аяк», «Сугыш сере», «Клим малайлары» кебек хикҽялҽрен иҗат итҽ. Хҽрби темага «Командир» («Карамалы егете») исемле зур роман язарга да керешҽ, лҽкин ҽсҽр тҽмамланмыйча кала (беренче кисҽге 1934 елда аерым китап булып басылып чыга).
Армиядҽн соң, 1931–1932 елларда, М.Ҽмир ТатЛОКАФның идарҽ сҽркҽтибе булып эшли. 1932 елда ул Татарстан Язучылар берлеген оештыру комитетына сҽркҽтип итеп билгелҽнҽ. 1933–1935 елларда «Чаян»журналы редакциясендҽ ҽдҽби хезмҽткҽр, җаваплы сҽркҽтип эшен башкара. 1934–1936 елларда марксизм-ленинизм институтының аспирантурага хҽзерлек бүлегендҽ укый. 1936–1937 елларда Татарстан дҽүлҽт нҽшриятының (Татгосиздат) матур ҽдҽбият бүлегендҽ мҿхҽррир булып эшли.
1937 елда М.Ҽмир яшерен тавыш бирү нҽтиҗҽсендҽ Татарстан Язучылар берлеге идарҽсе рҽисе итеп сайлана. Лҽкин тоталитар режимның шул елда махсус оештырган репрессиялҽр шаукымы
38
М.Ҽмирне дҽ читлҽтеп үтми: ҽле ике ай элек кенҽ Татарстан Язучылар берлегенҽ рҽис итеп сайланган ҽдипне миллҽтчелектҽ гаеплҽп, НКВД органнары кулга ала һҽм Казандагы Плҽтҽн тҿрмҽсенҽ яба. Суд тикшерүе барышында М.Ҽмир үзен батырларча тота, ялган гаеплҽүлҽрне кире кага һҽм 1939 елда, гаебе расланмыйча, суд тарафыннан акланып, иреккҽ чыгарыла. 1939 елда М.Ҽмир Мҽскҽүдҽге Ҽдҽбият институтының читтҽн торып уку бүлегенҽ укырга керҽ. Башта ук ҽдҽби иҗатын яңа чынбарлык белҽн тыгыз бҽйлҽгҽн М.Ҽмир утызынчы елларда үзенең игътибарын авылда барган үзгҽрешлҽрне яктыртуга юнҽлтҽ. Колхозлашу хҽрҽкҽтенең башлангыч чорында авылдагы сыйнфый кҿрҽш күренешлҽрен публицистик пафос белҽн сурҽтлҽгҽн һҽм колхоз җитҽкчесенең үзенчҽлекле образын гҽүдҽлҽндергҽн «Безнең авыл кешесе» (1933) исемле повестеннан соң, 1935 елда ҽдип шул ук темага «Агыйдел» дигҽн атаклы ҽсҽрен яза. Күп планлы, күп геройлы, драматик вакыйгаларга бай, шул ук вакытта яшьлеккҽ хас якты, романтик хис, тирҽн җылылык белҽн сугарылган бу повесть тиз арада укучыларның тирҽн мҽхҽббҽтен яулап ала һҽм ҽдҽби тҽнкыйтьтҽ утызынчы еллар татар прозасының күренекле казанышларыннан берсе итеп бҽялҽнҽ. Соңыннан, җитмешенче еллларда, М.Ҽмир «Агыйдел» повестен пьеса итеп тҽ эшли, һҽм шул пьеса ҿчен язучы 1974 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендҽге Дҽүлҽт премиясенҽ лаек була.
Фҽтхи Бурнаш
(1898-1942)
Фҽтхи Бурнаш (Фҽтхелислам Закир улы Бурнашев) 1898 елның 13 гыйнварыңда элекке Сембер губернасының Буа ҿязе (хҽзерге Чуаш Республикасының Батыр районы) Кыр-Бикшик авылында мулла гаилҽсендҽ туа. Авыл мҽктҽбендҽ башлангыч белемне алганнан соң, 1907 елда ҽтисе аны Казанның атаклы «Мҿхҽммҽдия» мҽдрҽсҽсенҽ илтеп урнаштыра. 1916 елда ул, мҽдрҽсҽдҽ алган гыйлеме ҿстенҽ, үзлегеннҽн хҽзерлҽнеп, Казандагы Татар укытучылар мҽктҽбе программасы буенча экстерн тҽртибендҽ имтихан тота һҽм татар мҽктҽплҽрендҽ рус теле укытучысы булып эшлҽү хокукы биргҽн таныклык ала.
1917 елгы Февраль инкыйлабыннан алып Октябрь вакыйгаларына кадҽр дҽвам иткҽн демократик үзгҽрешлҽр, милли хҽрҽкҽтлҽр белҽн
39
тамгаланган тарихи кҿннҽрдҽ Ф.Бурнаш аеруча бер дҽрт белҽн, илһамланып иҗат итҽ. 1917 елның маенда аны солдат хезмҽтенҽ чакыралар. Сентябрьгҽ кадҽр Сембер шҽһҽрендҽге пехота полкында хезмҽт иткҽннҽн соң, укытучы буларак, ул хҽрби хезмҽттҽн азат ителҽ һҽм, шул тҿбҽктҽ калып, берникадҽр вакыт Буа, Сембер шҽһҽрлҽрендҽ мҿгаллим, аннары тҿбҽк шҽкертлҽре җҽмгыяте идарҽсендҽ сҽркҽтип булып эшли.
1918 елның апрелендҽ аны РКП(б)ның Сембер губерна комитеты карамагында чыга торган «Кҿн» исемле татарча газетага мҿхҽррир итеп билгелилҽр. Шунда эшлҽгҽндҽ ул, баш күтҽргҽн чех-словак, акгвардияче гаскҽрилҽр кулына элҽгеп, тарихта «үлем эшелоны» исеме белҽн мҽгълүм тоткыннар поездында Себер якларына озатыла. Фҽкать үзенең кыюлыгы аркасында гына ул, юлда барганда поезддан качып, үлемнҽн котыла һҽм ак гаскҽрилҽрдҽн азат ителгҽн Сембер шҽһҽренҽ кабат ҿйлҽнеп кайтып, «Таң» (элеккеге «Кҿн») газетасы ида-ресендҽ эшлҽвен дҽвам иттерҽ. Халыкларга, миллҽтлҽргҽ хҿр тормыш, тигез хокуклар вҽгъдҽ иткҽн яңа хакимиятнең алдагы эш-гамҿллҿрен ҽле күз алдына да китермҽгҽн егерме бер яшьлек шагыйрь-драматург 1919 елның апрелендҽ бик шатланып большевиклар партиясенҽ ҽгъза булып языла.
1920 елда Ф.Бурнаш Казанга килеп тҿплҽнҽ һҽм 1924 елга кадҽр башта Мҽркҽз мҿселман хҽрби коллегиясе органы «Кызыл Армия», 1921 елдан «Татарстан» газеталарының җаваплы мҿхҽррире булып эшли; бер үк ва-кытта «Безнең байрак» газетасын, «Чаян», «Безнең юл» журналларын оештыруда һҽм чыгаруда якыннан катнаша. Бу елларда ул актив җҽмҽгать эшлеклесе дҽ: ачларга ярдҽм итү буенча республика комитетының шефлык комиссиясенҽ җитҽкчелек итҽ, ачлар файдасына махсус ҽдҽби җыен- тыклар («Чаткылар», 1920; «Ҽдҽби ярдҽм мҽҗмугасы», 1921,1922; «Кҿрҽш җырлары», 1929) тҿзеп чыгарыша. 1922 елда аны Татарстан Үзҽк Башкарма Комитетына (ТҮБК) ҽгъза итеп сайлыйлар. 1924 – 1928 елларда исҽ Ф.Бурнаш Казанда партия шҽһҽр комитетында, аннан соң шҽһҽрнең Суконный бистҽсе комитетында агитация һҽм пропаганда бүлеге мҿдире, «Икътисади тормыш» нҽшриятының эшчелҽр матбугаты секциясе рҽисе (1925-
1926), Татар дҽүлҽт академия театры директоры (1927-1928) булып эшли.
1924 елда Татарстан хҿкүмҽте һҽм партия ҿлкҽ комитетының җитҽкче даирҽлҽреннҽн утыз тугыз кеше, Татарстандагы икътисади һҽм сҽяси хҽллҽрне аңлатып һҽм җитешсезлеклҿрне тҿзҽтү ҿчен конкрет
40
Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]