Добавил:
ivanov666
Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз:
Предмет:
Файл:Татар әдәбияты (1920-1930 еллар). Татарская литература (1920-1930 годы). 44.03.05 «Педагогик белем бирү» (ике профиль), «Туган тел һәм әдәбият, рус те
.pdf
тҽкъдимнҽрен бҽян итеп, И.Сталин һҽм Үзҽк Комитет исеменҽ күмҽк
хат җибҽрҽлҽр. Хат Үзҽк Комитет тарафыннан кискен тҽнкыйтьлҽнҽ,
«оппортунизм» күренеше, хатка кул куючылар «партиягҽ каршы
тҿркем» дип тамгалана. Имза куючылар арасында язучылардан Фҽтхи
Бурнаш белҽн Шамил Усманов та була. Хатка кул куючыларны
эзҽрлеклҽүлҽр, эш урыннарыннан алулар, партиядҽн чыгарулар
башлана. Соңга таба аларның барысы да «солтанга-лиевчелҿр» дип
аталып, 1937 еллардагы «олы террор» вакытында күпчелеге совет
ГУЛАГында һҽлак була.
Ф.Бурнаш – шагыйрь һҽм драматург. Тормыш юлы, иҗтимагыйсҽяси эшчҽнлеге. Иҗатындагы романтик рух. Поэма жанрын үстерүдҽге
эшчҽнлеге. Аларның тематикасында һҽм сҽнгатьчҽ эшлҽнешендҽге
үзенчҽлеклҽр. «Чҽчҽктҽн һҽйкҽл», «Гҿлчҽчҽк», «Сахра каны», «Ак
каен», «Ҽҗҽл» поэмалары. Шигырьлҽре.
Ф.Бурнашның вакытлы матбугатны оештырудагы эшчҽнлеге.
«Кҿн» («Таң»), «Кызыл Армия», «Татарстан» газеталарында
мҿхҽррирлек итүе. «Безнең юл», «Чаян» журналларын нигезлҽүдҽ
катнашуы.
«Таһир-Зҿһрҽ» трагедиясе һҽм «Яшь йҿрҽклҽр» драмасының
Ф.Бурнашны талантлы драматург итеп танытуы. «Шҽмсия» романтик
драмасында инкыйлаби аскетизм идеясен үткҽрүе. Халыкның фаҗигале
язмышын күрсҽтү ягыннан «Хҿсҽен мирза» драмасы. «Оҗмах кошы»
ҽсҽренең проблематикасы, ҽсҽрнең кискен тҽнкыйтькҽ очравының
сҽбҽплҽре. «Камали карт», «Ялгыз Ярулла» комедиялҽренең
җҽмгыятьтҽ барган үзгҽрешлҽргҽ бҽйле рҽвештҽ кеше язмышының
драмасын ачулары. Типлар сурҽтлҽнеше «Адашкан кыз», «Лачыннар»,
«Таң», «Тукучы Ҽсма», «Олы юл буйлап» пьесалары. Җҽмгыятьнең
тҿрле катламнарындагы тормышны эстетик үзлҽштерүгҽ омтылыш, бу
юлдагы уңышлыклар һҽм кыенлыклар.
Ф.Бурнашның шигърияттҽ сатирик юнҽлешне үстерүгҽ керткҽн
ҿлеше. Мондый ҽсҽрлҽрнең тематикасы, проблематикасы, кулланылган
сҽнгатьчҽ алымнар. Опера либреттолары иҗат итү, тҽрҗемҽ,
публицистика, ҽдҽбият-сҽнгать тҽнкыйте ҿлкҽлҽрендҽге эшчҽнлеге.
Талантлы шагыйрь һҽм драматургның фаҗигале язмышы
турындагы мҽкалҽлҽр. Ф.Бурнаш иҗаты турында күренекле
шҽхеслҽрнең фикерлҽре.
41

Таҗи Гыйззҽт
(1895-1955)
1910 елга кадҽр авыл мҽдрҽсҽсендҽ укый. 1913-1919 да Ижевск
корал заводында эшли. 1919-1920 дҽ Кызыл Армиядҽ хезмҽт итҽ, анда
үзешчҽн сҽнгатьтҽ катнаша, беренче шигырьлҽрен һҽм пьесаларын яза.
Самара хҽрби округы Сҽяси идарҽсе каршындагы татар драма
студиясенҽ укырга җибҽрелҽ. Аны тҽмамлагач, 1921-1929 да Оренбург, Казан, Ульянов, Алабуга, Мҽскҽү театрларында һҽм
труппаларында актѐр һҽм режиссѐр. 1920-1950 дҽ Татар академия
театрында эшли, 1930 еллар уртасыннан - театрның сҽнгать советы
ҽгъзасы. 1942-1944 тҽ - ТАССР Язучылар берлегенең җаваплы
сҽркҽтибе. Татар театрлары сҽхнҽлҽрендҽ 30 еллык артистлык
эшчҽнлеге дҽверендҽ ул, татар, рус һҽм чит ил классик драматургия
ҽсҽрлҽре буенча куелган спектакльлҽрдҽ күп рольлҽр башкарып,
шактый уңышлы образлар иҗат итҽ. Татар театры тарихында Гыйззҽт
беренче чиратта драматург буларак билгеле.
Сҽхнҽ ҽсҽрлҽре язу остасы буларак, иҗатының үсеш этаплары,
пьесаларда ул яктырткан темалар. Инкыйлабка кадҽрге татар авылы,
шул заман тҽртиплҽренҽ халыкның ризасызлыгын күрсҽтү. Татар
крестьяннары хҽл-ҽхвҽлен тарихи дҽвамлылыкта күрсҽтү ягыннан
«Наемщик», «Чаткылар», «Ялкын», «Ташкыннар», «Бишбүлҽк»
ҽсҽрлҽре. Ҽлеге ҽсҽрлҽрдҽ тарихи дҿреслек һҽм кайбер ясалмалыклар.
Аерым ҽсҽрлҽрен вариантлары белҽн чагыштырып ҿйрҽнү.
«Ташкыннар» трилогиясе. Ҿлешлҽренең аерым һҽм трилогиянең
тулаем проблематикасы. Конфликтның асылы, шуннан чыгып
Биктимер һҽм Аюханов гаилҽлҽрендҽге кешелҽрнең образларын
сурҽтлҽү алымнары. Ҽсҽрнең сҽхнҽ тормышы.
Авторның утызынчы еллар чынбарлыгын тҿрле яклап
чагылдыруы. Колхоз тҿзелеше хҽрҽкҽтен күрсҽтү ягыннан «Бҿек
борылыш», «Акбаш вакыйгасы» ҽсҽрплҽре, яңа хакимиятлҽрнең
крестьяннарга карата гаделсезлеген ачып бирү җҽһҽтеннҽн «Икмҽк»
пьесасы. Колхоз тормышының эстенлеклҽрен сурҽтлҽү максаты белҽн
иҗат ителгҽн «Җиңү бҽйрҽме», «Фамилиясез тимерче», «Мактаулы
заман», «Алсу таң» ҽсҽрлҽре, аларда сурҽтлҽнгҽн вакыйгаларның
тенденциозлыгы, моның крестьян психологиясен бирүгҽ ясаган тискҽре
йогынтысы. Авыл хуҗалыгында лаып барылган сҽясҽтне хуплап
язылган «Үрнҽк адымнар» пьесасы. Бу ҽсҽрнең сҽнгатьчҽ эшлҽнеше.
42

Халкыбызның ватанпҽрвҽрлеген, Бҿек Ватан сугышы
елларындагы каһарманлыгын сурҽтлҽгҽн «Таймасовлар», «Тҿнге
сигнал», «Изге ҽманҽт», «Чын мҽхҽббҽт» ҽсҽрлҽре.
Т.Гыйззҽт пьесалары буенча куелган спектакльлҽр, аларның сҽхнҽ
язмышы.
Драматург, артист Т.Гыйззҽтнең үз иҗатына һҽм тормышына
багышланган язмалары: «Тҽрҗемҽи хҽлем», «Мин ничек артист һҽм
драматург булдым?» Ҽдҽбият-сҽнгать мҽсьҽлҽлҽренҽ багышланган
мҽкалҽлҽре.
Ҽдҽби иҗатының үсеш этаплары. Тарихи-революцион эчтҽлекле
ҽсҽрлҽр язуы. «Чаткылар», «Наемщик», «Ташкыннар» пьесаларында
сыйнфый кҿрҽшнең чагылышы. Иҗтимагый тигезсезлеккҽ корылган
конфликт. Тыгыз вакыйгалылык. Ҽсҽрлҽрдҽге тарихи дҿреслек һҽм
уйдырма. Пьеса исемнҽренҽ салынган мҽгънҽ.
Заман рухы белҽн сугарылган ҽсҽрлҽре: «Мактаулы заман», «Бҿек
борылыш», «Кҿрҽш» һ.б. пьесаларның сҽнгатьчҽ йомшаклыгы.
«Чаткылар» (зурлап ҿйрҽнелҽ). Байлар белҽн ярлылар конфликты.
Тормыш авырлыгын кат-кат күрсҽткҽн вакыйгалар. Үзен илнең хуҗасы
дип исҽплҽгҽн Сабир образы. Баш крестьян кызы Маһины бунтарькҿрҽшче дҽрҽҗҽсенҽ җиткергҽн вакыйгалар. Т.Гыйззҽтнең «Наемщик»,
«Ташкыннар», «Мактаулы заман» пьесаларына гомуми күзҽтү.
Ҽдҽбият
1. Ҽхмҽдуллин А. Т.Гыйззҽт драматургиясенең татар драматургиясе
тарихында тоткан урыны / А.Ҽхмҽдуллин // Офыклар киңҽйгҽндҽ. –
Казан. Татар.кит.нҽшр., 2002. – Б.59-66.
2. Гыйззҽт Б. Драматург Таҗи Гыйззҽт / Б.Гыйззҽт. – Казан:
Таткнигоиздат., 1957. – 310 б.
3. Татар ҽдҽбияты тарихы. Алты тода: Т.V. – Казан: Татар.кит.нҽшр.,
1989. – Б.416-432.
Нҽкый Исҽнбҽт
(1899-1992)
Ул 1899 елның 29 декабрендҽ (яңа стиль белҽн 1900 елның 10
гыйнвары) Башкортстанның Салават районы Малаязавылында мулла
гаилҽсендҽ туган. Аның туган авылы мҽңге яшел чыршылар, наратлар
белҽн бизҽлгҽн Урал итҽгенҽ урнашкан. Шунда ул башлангыч белемне
43

ала. 1910 елдан Уфада «Хҿсҽения» һҽм «Галия» мҽдрҽсҽлҽрендҽ укый.
Балачакта дикъкать белҽн кат-кат укылган ҽсҽрлҽр аның зиһенендҽ яңа
матур уйлар тудыра. Озакламый Нҽкый үзе дҽ шигырьлҽр яза башлый.
«Шүрҽле» исемле беренче шигырен язганда, аңа ун гына яшь була.
Озакламый аның шактый калын шигырь дҽфтҽре шҽкертлҽр арасында
тарала. Тҽүге шигырьлҽренҽ Шҽехзадҽ Бабич фатиха бирҽ. 1914-1916
елларда, Казанда «Мҿхҽммҽдия» мҽдрҽсҽсендҽ укыганда, «Аң» һҽм
«Сҿембикҽ» журналларында поэма һҽм драма ҽсҽрлҽре басылып чыга.
Нҽкый Исҽнбҽт туган якларындагы Атау, Тастүбҽ, Үрге Кыйгы
мҽктҽплҽрендҽ татар телен укыта (1917 елныңкҿзеннҽн, 1920 елның
җҽенҽ кадҽр), халык авыз иҗатын җыю белҽн мавыга. Унике яшеннҽн
башлап, ул дҽфтҽренҽ мҽкальлҽр, ҽйтемнҽр, табышмаклар җыя башлый.
Гомере буе туплаган халык авыз иҗаты ҽсҽрлҽрен аерым җыентыклар
рҽвешендҽ бастырып чыгара («Татар халык мҽкальлҽре» (ҿч томда),
«Табышмаклар», «Балалар фольклоры»).
1920-1922 елларда, укытучылык эшеннҽн аерылмыйча, Уфа халык
мҽгарифе институтында һҽм Харьков университетының халык
мҽгарифе факультетында укый.
Нҽкый Исҽнбҽт – тел галиме дҽ. Күп еллар дҽвамында татар
теленең фразеологик байлыгын җыйнап сүзлек итеп бастырды.
Аның «Уракчы кыз», «Бормалы су», «Гармунчы егет», «Син
сазыңны уйнадың» кебек күп кенҽ шигырлҽре җыр булып яңгырый.
Яңа тормыш корырга тотынган хезмҽт кешелҽренең образларын
гҽүдҽлҽндергҽн романтик-оптимистик рухлы шигырьлҽр, сҽхнҽ
жанрында иҗат ителгҽн «Һиҗрҽт» (1923), «Культур Шҽңгҽрҽй» (1927),
«Пикүлҽй Шҽрҽфи» (1929), «Портфель» (1929) кебек сатирик
комедиялҽр, кҿндҽлек матбугатта басыла килгҽн публицистик
мҽкалҽлҽр, фельетоннар — болар һҽммҽсе Н. Исҽнбҽтне 1920 еллар
татар ҽдҽбиятының күренекле вҽкиле итеп таныталар.
1930 елның февралендҽ Казанга күченгҽн Исҽнбҽтне каты
эзҽрлеклҽү башлана. Матбугатта аның «Җидегҽн» дигҽн оешмада
торуын «фаш иткҽн» нахак мҽкалҽлҽр басыла. Бу вакыйгалардан соң
Исҽнбҽт ун ел буе матбугаттан, ҽдҽбияттан читлҽтелеп яши. Ишле
гаилҽне туйдыру ҿчен «Спартак» аяк киемнҽре фабрикасында, Ҽтнҽ
ягында китеп эшли.
1941 елның июнендҽ Мҽскҽүдҽ узасы Татар ҽдҽбияты һҽм сҽнгате
декадасына ҽзерлек барган вакытта Исҽнбҽтне искҽ тҿшерҽлҽр. Декада
программасына Татар дҽүлҽт академия театры «Хуҗа Насретдин» һҽм
«Идегҽй» спектакльлҽре премьерасын ҽзерли. «Идегҽй» трагедиясе
44

Коммунистлар партиясе Үзҽк Комитетының 1944 елда Татарстанда
идеология эшенең торышына, ҽдҽбиятка һҽм сҽнгатькҽ багышланган
махсус карарында бу ҽсҽргҽ «зарарлы» дигҽн мҿһер сугыла, һҽм ул
куярга да, бастырып чыгаруга да яраксыз табыла.
Нҽкый Исҽнбҽт күпсанлы драма ҽсҽрлҽрендҽ теге яисҽ бу чорга
караган вакыйгалар яктылыгында халыкның тарихын, гореф-гадҽтлҽрен
тирҽннҽн сурҽтли: «Хуҗа Насретдин», «Җирҽн Чичҽн һҽм Карачҽч
сылу», «Миркҽй белҽн Айсылу», «Гҿлҗамал», «Мулланур Вахитов»,
«Муса Җҽлил» ҽсҽрлҽре шундыйлар. Ул оста тҽрҗемҽче буларак та
танылды, А.С. Пушкин, Мольер, Низами, Шекспир ҽсҽрлҽрен татарчага
тҽрҗемҽ итте.
Туган ҽдҽбияты, мҽдҽнияте һҽм сҽнгате ҿлкҽсендҽге игелекле
хезмҽтлҽре ҿчен Нҽкый Исҽнбҽткҽ Г. Тукай исемендҽге Дҽүлҽт бүлҽге
һҽм Татарстанның Халык язучысы дигҽн исем бирелде.
Татар халкының рухи тормышында, сҽнгать һҽм ҽдҽбиятында
Нҽкый Исҽнбҽт иҗаты күренекле урын алып тора.
Нҽкый Исҽнбҽт 1992 елның 12 сентябрендҽ Казанда вафат була.
Н.Исҽнбҽт – шагыйрь, драматург, фольклорчы, галим, тҽрҗемҽче,
лингвист. Ҽдҽби иҗатының башлангыч чорында революция җырчысы
булуы. «Туган ил», «Инкыйлаб» (1917), «Күңелебезнең кҿзгесе» (1919),
«Коммуна тимерлегендҽ» (1920) һ.б. шигырьлҽрендҽ революцион
кҿрҽш романтикасы. «Портфель», «Пикүлҽй Шҽрҽфи», «Культур
Шҽңгҽрҽй» комедиялҽрендҽ сатирик типлар. Ҽсҽрлҽрдҽге традиция һҽм
яңачалык.
Фҽндҽ тиешле бҽясен алмаган мҽхҽббҽт шигырьлҽре: «Мҽхҽббҽт»,
«Шҽрекъ кызы», «Гыйшык исереклегендҽ», «Ҽй, сҿеклем», «Уракчы
кыз», «Сҿю», «Син сазыңны уйнадың» һ.б.
«Бер пейзаж». Кара болыт метафорасының мҽгънҽсе – сугыш
куркынычы. «Аккош». Ил тынычлыгының матурлыгы.
1930 елларда халык авыз иҗатына якынаюы: «Спартак» (1932),
«Миркҽй белҽн Айсылу» (1935), «Хуҗа Насретдин» (1939), «Болак
арты республикасы»(1939) һ.б. ҽсҽрлҽре.
«Хуҗа Насретдин» комедиясендҽ конфликтның тарихи җирлектҽ
корылуы. Халыкчан персонажлар, аларга хас патриотик рух. Фольклор
һҽм этнография элементларының бердҽмлеге. Образлы фикерлҽү.
Субъектив эчтҽлек, авторның үз чорына бҽясе.
Ҽдҽбият
45

1. Ҽхмҽдуллин А. Гасырны үзенҽ сыйдырган иҗат: Н.Исҽнбҽтнең
тууына 100 ел / А.Ҽхмҽдуллин // Мҽгариф. – 1999, - № 12.
2. Галиуллин Т. Егерменче еллар татар шигърияте / Т.Галиуллин //
Шигърият баскычлары. – Казан: Мҽгариф, 2002. – Б.47-91.
3. Татар ҽдҽбияты тарихы. Алты томда: Т.V. – Казан:
Татар.кит.нҽшр., 1989. – Б.432-458.
4. Ханзафаров Н. Н.Исҽнбҽт драматургиясе / Н.Ханзафаров. – Казан.
Тат.кит.нҽшр., 1982.
5. Яхин А. 10 сыйныфта татар ҽдҽбиятын укыту: Укытучылар ҿчен
кулланма / А.Яхин. – Казан: Мҽгариф, 1995.
Кави Нҽҗми
(1901-1957)
Язучы 1901 елның 15 декабрендҽ элекке Сембер губернасы
(хҽзерге Горький ҿлкҽсе) Петрякс районы Красный Остров (хҽзерге
исеме — Кызыл Октябрь) авылында дҿньяга килҽ. Кавига ике яшь
чагында аның ҽтисе, нужадан качып, бҿтен гаилҽсе белҽн читкҽ чыгып
китҽ. Идел буе, Кырым, Урал шҽһҽрлҽрендҽ, Алтай далаларында
сезонлы эшче сыйфатында алты-җиде ел каң-гырап йҿргҽннҽн соң, ул,
ниһаять, 1910 елда Актүбҽ шҽһҽрендҽ тҿплҽнеп кала.
Монда Кави 6 еллык рус-татар мҽктҽбенҽ укырга йҿри. Җҽйге
айларда тамак ялына тҿрле эшлҽрдҽ эшли.
Кави Нҽҗми яшьтҽн үк Габдулла Тукай, Мҽҗит Гафури, Шҽриф
Камал кебек күренекле язучыларның ҽсҽрлҽре белҽн таныша. Шулар
йогынтысында 1912 елны «Кҿз» исемле беренче шигырен яза, рус
шагыйре А. О. Кольцовның «Урман» шигырен татарчага тҽрҗемҽ итҽ.
1917 елның башында бер-бер артлы ҽтисе һҽм ҽнисе вафат булгач,
ҽле уналты яше дҽ тулмаган Кави ике энесен һҽм сеңлесен ияртеп туган
авылына кайта. Бҿек Октябрь революциясен ул шунда каршы ала,
аннары, озак та үтми, Казанга юл тотып, бер ел чамасы тҿрле эшлҽрдҽ
эшлҽп кҿн күрҽ. 1918 елны «Эшче» газетасында берничҽ шигыре
басылган Кави, белем дҽрҽҗҽсен күтҽрү телҽге белҽн, 1919 елның
башында Кави Сембердҽге педагогия курсларына укырга керҽ.
Курсларны тҽмамлагач, матбугат эшлҽрендҽ катнаша башлый. Тиздҽн
гражданнар сугышына китҽ һҽм ак интервентларга каршы кҿрҽшҽ.
1923 елда Мҽскҽү Югары хҽрби педагогия институтын тҽмамлый.
Казандагы татар-башкорт хҽрби мҽктҽбендҽ сҽяси фҽннҽр укыта,
46

соңрак комиссар була. 1927 елда Казанда чыга торган «Кызылармеец»
газетасында редактор булып эшли башлый.
Бу елларда язучы күп кенҽ хикҽялҽр, повестьлар яза. Аның
ҽсҽрлҽре Октябрь борылышына кадҽрге тормышны һҽм революцион
хҽрҽкҽтне («Миңлебикҽ кодагыйның кайгысы», «Кайтты»), гражданнар
сугышы чоры вакыйгаларын («Чыныгу», «Иң соңгысы», «Шобага», «Яр
буенда учаклар»), крестьяннарның колхозларга берлҽшүен («Якты
сукмак», «Кояшлы яңгыр») чагылдыралар.
1932 елда Кави Нҽҗми Татарстан Язучылар берлеген оештыру
комитетына сайлана. «Совет ҽдҽбияты» («Казан утлары») журналы
редакторы булып эшли. Бҿтенсоюз совет язучыларының Беренче
съездында катнаша һҽм татар матур ҽдҽбияты турында доклад ясый.
Съездда анны СССР Язучылар берлеге идарҽсенҽ ҽгъза итеп сайлыйлар.
1941–1945 елларда ул Татарстан радиокомитетында эшли. Бҿтен
иҗат сҽлҽтен фашизмны җиңү эшенҽ багышлый.
1949 елда Кави Нҽҗми Казан эшчелҽренең революцион кҿрҽшкҽ
катнашуларын сурҽтлҽгҽн «Язгы җиллҽр» романын бастырып чыгара.
Бу китап, шул чор татар прозасының күренекле ҽсҽрлҽреннҽн берсе
буларак, Дҽүлҽт премиясенҽ лаек була.
Кави Нҽҗми 1957 елның 24 мартында Казанда вафат була.
Ҽдҽбиятка килү юлы. Бу гаилҽнең язмышында, гомумҽн, татар
халкына хас хҽл-ҽхвҽлнең чагылыш табуы. К. Нҽҗминең 1917 елдан
соңгы вакыйгаларга мҿнҽсҽбҽте, иҗатында чагылдыруы.
Яшь калҽм ҽһеленең идея-эстетик эзлҽнүлҽре. Ҽдҽби мираска, сүз
сҽнгатендҽ тупланган мҽгълүм тҽҗрибҽгҽ мҿнҽсҽбҽте. Шигърияттҽ
имажинизмны хуплавы, бу хактагы карашлары чагылдырылган
язмалары. Шагыйрь буларак, иҗади юнҽлеш–лҽрендҽге хҽрҽкҽтне
күзҽтү.
Шигърияттҽге иҗади эзлҽнүлҽренең чҽчмҽ ҽсҽрлҽрендҽ
чагылышы. Бу яктан «Шобага» хикҽясенең язылу тарихы.
Чынбарлыкны табигый сурҽтлҽү юнҽлешенең ҿстенлек алуы. «Яр
буендагы учаклар» ҽсҽрендҽ язучы калҽменең үзенчҽлекле яклары
ачылу. Кеше образларын тудырудагы сҽнгатьчҽ чаралар. К. Нҽҗми һҽм
М. Горький.
Сыйнфый кҿрҽшне тасвирлауның К. Нҽҗми иҗатында тҿп тема
булып ҽверелүе. «Кояшлы яңгыр», «Якты сукмак» ҽсҽрлҽрендҽ
чынбарлыкның сурҽтлҽнеше, образлар тудыруда язучы кулланган
алымнар. Бу ҽсҽрлҽренең танып-белү ҽһҽмияте.
47

Татарстанда утызынчы еллар ҽдҽбият тормышында К. Нҽҗминең
эшчҽнлеге. Татар ҽдҽбиятын ил күлҽмендҽ таныту юнҽлешендҽ ул
керткҽн ҿлеш. Ватан сугышы елларындагы иҗаты.
«Язгы җиллҽр» тарихи-инкыйлабый романының, язылу тарихы.
Ҽсҽрнең темасы, язучы ҽйтергҽ телҽгҽн тҿп фикер. Романда тормыш
дҿреслеге белҽн сҽнгатьчҽ дҿреслек арасындагы мҿнҽсҽбҽт.
Образларның гомуми һҽм индивидуаль сыйфатлары. Тҿзелешендҽге
үзенчҽлекле яклар, сҽнгатьчҽ эшлҽнешендҽге кимчелеклҽр.
Авторның мҽгълүм идеологик талҽплҽр тҽэсирендҽ булуы, моның
«Язгы җиллҽр» романында чагылыш табуы. Ҽсҽргҽ ул елларга бирелгҽн
бҽя. Язучының алга таба ҽсҽрнең дҽвамын язу ҿстендҽге эше. Бүгенге
ҽдҽбият белемендҽ һҽм тҽнкыйтендҽ «Язгы җиллҽр» романы хакындагы
каршылыклы фикерлҽр.
Мөһаҗирлек ҽдҽбияты
1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң чит илгҽ китҽргҽ мҽҗбүр
булган ҽдиплҽр һҽм сҽясҽтчелҽр: Г.Исхакый, С.Максуди, Й.Акчура,
М.Бигиев, Ф.Туктаров, С.Гыйффҽт һ.б. Тормыш һҽм иҗатларының
ҿйрҽнелү дҽрҽҗҽсе. Чит иллҽрдҽ чыккан татар газета-журналлары:
«Kazan», «Яңа милли юл», «Яңа япун мҿхбире», «Бедермеш», «Азат
Ватан» һ.б.
Чит иллҽрдҽ татар ҽдҽбияты. Андагы тҿп темалар һҽм
проблемалар, туган илне сагыну темасының актуальлеге.
Мҿһаҗирлектҽге сүз сҽнгатенең күпгасырлык рухи мирас белҽн
аерылгысыз бҽйлҽнештҽ булуы. Ҽсҽрлҽрне жанры, идея-тематикасы
ягыннан «сагыну-сагыш ҽдҽбияты» бергҽлегендҽ карау һҽм тикшерү.
Йосыф Акчура, Хҽсҽн Хҽмидулла, Хҿсҽен Габдүш, Шаһвҽли Келҽүле
һ.б. иҗатлары турында кыскача мҽгълүмат бирү.
Сания Гыйффҽт
(1899-1957)
Шагыйрҽ, прозаик, педагог, драматург, публицист һҽм ҽдҽбиятчы.
Октябрь инкыйлабына кадҽрге поэзиясе («Син булмасаң», «Мин сҿям»,
«Алданган», «Ҿмидсезлҽнгҽндҽ», «Табигатькҽ карап» һ.б.).
Мҿһаҗирлек дҽверендҽ тҿрле жанрларда эшлҽве. Мҽдхия-мҽрсиялҽре
48

(«Исмҽгыйль бабага», «Кара кҿчкҽ»). «Тормыш кҿзгесе» драмасының
символик исеме. «Васыятем» «Кҿз», «Ил агаларына», «Тҽңрем тавына
карап», «Илем», «Ирек җыры», «Ис», «Актык телҽк», «Углымның
җыры» шигырьлҽре.
Ҽдҽбият
1. Гайнутдинов Р. Тюрко-татарская политическая эмиграция н. ХХ в.
– 20-30 гг. – Казань, 1997.
2. Миңнегулов Х. «Аһ, бу язмыш ...ник шулай?»: Шагыйрҽ Сания
Гыйффҽтнең иҗат портреты / Х.Миңнегулов // Мирас. – 2004.-№3.
3. Миңнегулов Х. Чит иллҽрдҽ татар ҽдҽбияты / Х.Миңнегулов. –
Казан: Мҽгариф, 2007.
4. Рҽмиев З. Сания Гыйффҽт Кадыйрия. Шигырьлҽр / З.Рҽмиев //
Мирас. – 1998. - №9.
Гаяз Исхакый
(1878-1954)
Г.Исхакыйның 1917 елгы инкыйлабларга мҿнҽсҽбҽте. Мҿһаҗирлек
дҽверендҽге тормышы, сҽяси-иҗтимагый эшчҽнлеге, «Милли юл»,
«Милли байрак» исемле газета һҽм журнал чыгаруы. Татарларның
милли-азатлык хҽрҽкҽте турында «Идел-Урал» (1933) хезмҽтен язуы.
Ҽдҽби иҗаты. Хикҽялҽре. «Дулкын эчендҽ», «Ике ут арасында»,
«Җан Баевич» пъесалары. «Дулкын эчендҽ» драмасында Россиянең чит
җирлҽрне яулап алу сҽясҽтенҽ ризасызлык белдерүе. Ҽсҽрнең символик
исеме.
«Локман Хҽким» ҽкият-антиутопиясе, «Олуг Мҿхҽммҽд» тарихи
драмасы, алардагы тҿп фикерлҽр, тарихи-фҽлсҽфи эчтҽлекнең
мҿһимлеге, татар ҽдҽбияты ҿчен яңалыгы.
«Ҿйгҽ таба» повестенда тарихи вакыт һҽм урын. Милли
тигезсезлек проблемасы, тҿрки бердҽмлек идеясе. Повестьтагы
психологик алымнар һҽм импрессионистик стиль. «Кҿз» повесте
исеменҽ салынган фҽлсҽфи мҽгънҽ, сҽнгатьчҽ детальлҽрнең роле,
символик образлар.
Г.Исхакый иҗатының ХХ татар ҽдҽбияты һҽм сҽнгате тарихында
тоткан урыны.
Ҽдҽбият
49

1. Ганиева Р. Гаяз Исхакый иҗаты: Махсус программа / Р.Ганиева //
Мирас. - 1998.- №5.
2. Миңнегулов Х. Исхакый мҿһаҗирлектҽ / Х.Миңнегулов. – Казан:
«Таң-Заря», 1999.
3. Мусин Ф. Гаяз Исхакый / Ф.Мусин. – Казан: Татар.кит.нҽшр.,
1998.
4. Сҽхҽпов Ҽ. Исхакый һҽм ХХ гасыр татар ҽдҽбияты / Ҽ.Сҽхҽпов. –
Казан: Татар.кит.нҽшр., 1997.
Ҽдҽби текстлар
Ҽмир М. Хикмҽтуллинның маневрда күргҽннҽре. Агыйдел.
Ҽмирхан Ф. Тҽгъзия. Шҽфигулла агай. Чҽчҽклҽр китерегез миңа!
Бҽширов Г. Сиваш.
Бурнаш Ф. Чҽчҽктҽн һҽйкҽл. Ак каен. Таһир-Зҿһрҽ, Хҿсҽен мирза.
Галҽү М. Болганчык еллар. Мҿһаҗирлҽр.
Гафури М. Кызыл байрак. Кара йҿзлҽр. Шагыйрьнең алтын
приискасында. Кеше ашаучылар.
Гыйззҽт Т. Наемщик. Чаткылар. Ташкыннар.
Ибраһимов Г. Яңа кешелҽр. Алмачуар. Адҽмнҽр. Кызыл
чҽчҽклҽр. Тирҽн тамырлар. Татар хатыны нилҽр күрми. Казакъ кызы.
Исҽнбҽт Н. Син сазыңны уйнадың. Хуҗа Насретдин. Идегҽй.
Исхакый Г. Дулкын эчендҽ. Ҿйгҽ таба. Локман Хҽким. Кҿз. Җан
Баевич. Олуг Мҿхҽммҽд.
Камал Ш. Таң атканда. Матур туганда. Габбас Галин.
Кутуй Г. Тапшырылмаган хатлар.
Рҽхим Г. Идел.
Такташ Һ. Газраиллҽр. Караңгы тҿннҽрдҽ. Күктҽн сҿрелгҽннҽр.
Җир уллары трагедиясе. Таң кызы. Урман кызы. Зҽңгҽр күзлҽр.
Гыйсъян. Кояш күктҽ шулай мҽңге йҿзҽр. Такташ үлде. А, партия....
Сыркыды авылы. Ҽйдҽ, энем! Мҽхҽббҽт тҽүбҽсе. Ертык бүрек. Болай...
гади җыр гына. Ак чҽчҽклҽр. Мокамай. Алсу. Килҽчҽккҽ хатлар. Камил.
Күмелгҽн кораллар. Югалган матурлык.
Тинчурин К. Американ. Җилкҽнсезлҽр. Сүнгҽн йолдызлар. Зҽңгҽр
шҽл. Мҽрҗҽннҽр.
Туфан Х. Барабыз. Ташла, кызый. Тегелҽрнең кызы. Зҽңгҽр Бүре.
Урал эскизлары. Ике чор арасында. Башлана башлады. Бибиевлҽр.
Луиза. Ак каен. Озату. Узып барышлый. Ант. Сүзсез генҽ. Ҽ йолдызлар
50
Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]
