Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Morfologia-_1175_avaplar.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
92.41 Кб
Скачать

15.Сан төркемчәләре.

Микъдар саны предметның төгәл исәбен,микъдарын белдерә. Аның махсус кушымчалары юк, нуль формада кулланыла һәм башка төркемчәләрне ясау өчен нигез булып тора.

Бу саннар предметларны микъдары ягыннан ачыклый һәм аергыч була:Бер әйтүгә,балалар карады.

Җөмләдә хәбәр булып килгән фигыльнең юнәлешенә бәйле рәвештә,сан белән саналмыш бер җймлә кисәге була: Ике кыз төне буе сөйләшеп чыкты.

Саналмышсыз кулланганда,микъдар саннары исемләшергә- исемнәрнең грамматик күрсәткечләрен кабул итәргә мөмкин:Унысы ун төштә.

Математик саннар да микъдар саннары,абстракт саннар буларак,саналмышсыз кулланыла. Гадәттә,математик гамәләрне эшләгәндә, килеш кушымчалары белән кулланыла:Тугызга тугызны кушсаң,унсигез була.

Татар телендәге өлеш саннары яки вакланмалы саннар да микъдар саннарына кертеп өйрәнелә. Телебездә вакланмал санның санаучысы баш килеш,ә ваклаучысы чыгыш килеше формасында әйтелә:биштән бер,өчтән ике һ.б.Бу саннар өлеш,кисәк,чрым,ярты һ.б сүзләр белән бер бөтен тәшкил итә: Халыкның бер өлеше өйләренә таралырга ашыкмады.

Тәртип саны предметның саналу тәртибе буенча билгесен белдерә,махсус кушымчалары бар:-ынчы,-енче,-нчы,-нчы.

Тәртп саннары башка төркемчәләр арасында саналмышсыз килеп,җайлы гына исемләешә алулары белән аерылып торалар:Мин группада беренче(алдынгы) студент.

Гадәти очракларда бу саннар исемне ачклап,аергыч була: Тарих мең дә тугыз йөз дә җитмешенче санәдә.

Бүлем саны предметларны тигез төркемгәргә яи кисәкләргә бүлүне белдерә. Алар -ар,-әр,-р,-шар,-шәр кушымчалары белән формалаша.

Бу саннар да,исемне ачаклап,аергыч,фигыльләрне ачыклаганда хәл була.Саналмышы төшеп калганда,эчендә исемләшә дә ала:Безгә дә икешәрне бирделәр.

Чама саны предметларның чама белән әйтелгән яки якынча исәбен белдерә. Саннарның башка төркемчәләреннән аермалы буларак,алар формаларының күп төрле булуы белән аерылып тора. Телебездә чама саннары синтетик һәм аналитк формаларда кулланыла:

а)синтетик формалар -лап,-ләп,-лаган,-ләгән;зур саннарда -ларча,-ләрчә,-нарчә,-нәрчә кушымчалары белшн белдерелә.

ә)аналитик формалар сан яки саналмышның күплектә кулланылуы( Бишләрдә кайтам) белдерелә.

б)якын,тирәсе,чамасы,артык сүзләре белән килгән саннар да предметның чамалап әйтелгән исәбен белдерә: Ул көннән соң инде егерме елдан артык гомер узды.

в)янәшә торган саннарның кабатланып килүе дә чама мәгънәсен белдерә( Дәрестә алты-җиде укучы җавап бирде).

Җыю саны предметларның җыйма исәбен белдерә.Ул -ау,-әү кушымчалары белән формалаша. Гадәттә җыю саннары дистә эчендәге саннарда ясала һәм кулланыла.

Башка сан төркемчәләреннән аермалы буларак,татар телендә җыю саннарының саналмышы булмый,чөнки лар бер төрдән булган предметларның исәбе буенча җыелмасын-җыйма исәбен белдерә. Бу саннар еш кына килеш һәм тартым кушымчалары белән кулланыла.

16.Алмашлыкларның грамматик төркемчәләре.

Кайсы сүз төркеме урынында кулланылуына карап,икенче төрле әйткәндә,нинди сүз төркеме белән мөнәсәбәттәш булулары ягыннан чыгып,алмашлаклар түбәндәге грамматик төркемчәләргә бүленәләр:

1.Исем алмашлыклары:мин,син,ул,без,сез,бернәрсә,әллә кем,һичкем һ.б

Бу алмашлыклар предметка гомуми планда ишарә итә. Морфологик яктан килеш һәм кайберләре тартым белән төрләнелә,берлек яки күплек санда куллланыла. Исем алмашлыклары-ныкы,- неке кушымчалары белән тартым кушымчалары барлыкка китерә (китап минеке)

2.Сыйфат алмашлыклары:ул,бу,шул,теге,андый,мондый,шундый,кайсы,бөтен,һәр,нинди..

Алар предметның билгесенә ишарә итә,исемне ачыклаганда,төрләнми,ләкин сыйфат кебек кайберләре чагыштыру дәрәҗәсендә килә.,исемләшергә дә мөмкин,гадәттә сыйфат алмашлыклары аергыч була.

3.Рәвеш алмашлыклары:кайчан?кайчандыр,ничек,алай,болай,шулай һ.б.Алар рәвешләрнең гомуми мәгънәсенә ишарә итә,төрләнми,кайберләре чагыштыру дәрәҗәсендә килә,җөмләдә трле хәлләр була.

Сыйфат алмашлыклары дип йөртелә торган кайбер сүзләр,мәсәлән,андый,мондый,шундый алмашлыклары җөмләдә еш кына рәвеш алмашлыклары буларак очрый,җөмләдә билгенең билгесен яки эш-хәлнең билгесен белдереп,хәл була:Тик утыруы шундый рәхәт.

4.Сан алмашлыклары:ничә?ничәнче?әллә ничә,әллә ничәнче һ.б. Алар предметның микдаренә ишарә итә,төрләнми,җөмлә эчендә ачыклаган исеме төшеп калганда,исемләшергә дә мөмкин: Быел ничәнчене тәмамалыйсыз?

Шулай итеп,сыйфат,рәвеш һәм сан алмашлыклары гомуми планда предметның,эш-хәлнең яки билгенең билгесенә яисә предметның исәбе буенча билгесенә ишарә итә торган грамматик төркемчәләр. Морфологик яктан бу алмашлыклар төрләнмәүләре белән аерылып тора;сыйфат һәм сан алмашлыклары исемләшергә мөмкин; сыйфат һәм рәвеш алмашлыклары исә чагыштыру дәрәбәсендә кулланыла.

5.Фигыль алмашлыклары:нишли?нишләде?әллә нишли,нишләде? һ.б Бу алмашлыклар зат яки предметның эшенә ишарә итә,фигыльләргә хас булган морфологик күрсәткечләрне,ягъни заман,зат-сан,барлык-юклык һ.б категорияләрнең кушымчаларын кабул итә,җөмләдә еш кына хәбәр яки башка җөмлә кисәге булып килә.

Шулай итеп,алмашлыклар нинди сүз төркеме белән мөнәсәбәттәш булса,шул сүз төркеменең мәгънәсенә ишарә итә,аның грамматик билгеләрен алып,җймләдә шул сүз төркеменә хас булган вазыйфаларны үти.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]