Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Morfologia-_1175_avaplar.docx
Скачиваний:
3
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
92 Кб
Скачать
☆

41. Модаль сүзләр, аларның стилистик кулланылышы.

Бу сүзләр җөмләдә сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдереп килә. Алар еш кына кереш сүзләр буларак та кулланыла. Ахры, бугай, бәлки, хәер, янәсе, дөрес, әлбәттә, ихтимал, әйтерсең, шаять, мөгаен, соң, күрәсең һ.б. сүзләр сөйләмдәге эш-хәлнең мөмкинлеген икеләнү, шөбһәләнү яки ихтималлык төсмере белән белдерә: Бәлки, өендә аны повестка көтәдер. (М.Әмир)Күп кенә модаль сүзләр сөйләмнең булуын раслый: Әлбәттә, укучылар авылдашларына зур ярдәм күрсәтте.

Модаль сүзләр җөмләдә кереш сүз булып килсә дә, һәр кереш сүз модаль сүз дип билгеләнә алмый. Җөмлә эчендә барлыкка килеп, фикер чыганагын (минемчә, синеңчә) яки фикер тәртибен (беренчедән, икенчедән) белдергән сүзләр, ниһаять, кыскасы кебек сүзләр дә модаль сүзләр дип билгеләнми.

Телебездәге модаль сүзләр төрләнмиләр. Килеп чыгышы буенча алар сыйфатка (билгеле), фигыльгә (күрәсең, әйтерсең) бәйле.

Бу сүз төркеме бөтен җөмләгә карый, сөйләмебезгә төрлелек бирә һәм шактый актив кулланыла торган сүз төркемнәреннән санала.

42. Татар телендә сүз төркемнәренең үзара мөнәсәбәте.

Телебездәге сүз төркемнәре үзара тыгыз бәйләнештә яши. Бу түбәндәгеләрдә күренә.

1. Төрле ысуллар белән сүз төркемнәре ясалышында очрый: матурлык, тизлек, утырыш, бишлек; ыгы-зыгы, Өчиле, ял итү, искиткеч һ.б.

2. Конверсия ысулы белән бер сүз төркеменнән икенчесенә күчүдә күренә: исем фигыльләрдән (белдерү, уку, язу, буяу), сыйфат фигыльләрдән (укытучы, сатучы, очучы, төзүче) һәм сыйфатлардан исемнәргә (җылы, карт, салкын) күчкән сүзләр – моның ачык мисалы.

3. Үзлегеннән төрләнми торган сүз төркемнәре җөмлә эчендә ачыклап килгән исемнәре төшеп калып яки аергыч белән аерылмыш мөнәсәбәтендә булган әлеге сүз төркемнәренең урыннары алышынып исемләшүдә дә сүз төркемнәренең үзара мөнәсәбәте күренә: Дәү әти үз гомерендә күпне күргән. Студентларның беренчесе олимпиадада катнашты.

4. Алмашлыкларның, төрле сүз төркемнәрен алыштырып, грамматик төркемчәләр барлыкка китерүе сүз төркемнәренең үзара мөнәсәбәтен күрсәтә: кем? нәрсә? мин, син, ул һ.б. – исем алмашлыклары.

5. Телебездәге сыйфатлар белән рәвешләрнең уртак билгеләре күп булу (билгене белдереп килүләре, төрләнмәүләре, дәрәҗә формалары булу, исемләшә алулары, бер үк төрле җөмлә кисәкләре булып килә алулары һ.б.) алар арасындагы тыгыз бәйләнеш турында сөйли.

6. Затланышсыз сыйфат фигыльләрдә, исем фигыльләрдә, рәвеш (хәл) фигыльләрдә икешәр сүз төркеме билгеләре булу әлеге сүз төркемнәренең үзара мөнәсәбәте хакында белдерә.

43. Татар теле морфологиясен өйрәнүдә зур хезмәт куйган галимнәр.

С.Хәлфиннең 1778 нче елда Мәскәү университеты типографиясендә басылган “Азбука татарского языка с обстоятельным описанием букв и складов” дигән китабы татар телен өйрәнү тарихы юнәлешенең беренче фәнни хезмәте. И.Гиганов “Грамматика татарского языка” (1801), И.Хәлфин “Азбука и грамматика татарского языка” (1809), А.Троянский “Краткая татарская грамматика” (1814).

Рус телендә русларга татар теле өйрәтү өчен язылган бу грамматик хезмәтләр Казан гимназиясендә, Казан рухани академиясендә һәм соңрак Казан университетының Көнчыгышны өйрәнү бүлемендә (разрядында) укучы студентлар өчен дәреслек-кулланма рәвешендә төзелгәннәр. Соңрак шулар рәтендә М.Ивановның “Татарская грамматика”сы (1842), М.Мәхмүдовның “Практическое руководство к изучению татарского языка” (1857) хезмәтләре дөнья күрә.

Г.Фәезхановның 1887 нче елда чыккан “Татар телигә кыскача гыйльме сарыф” исемле грамматика китабы хронологик яктан татарча язылган грамматикаларның беренчесе булып санала. 1895 нче елда исә татар теленең беренче фәнни грамматикасы – К.Насыйриның “Әнмүзәҗ”е басыла.

“Әнмүзәҗ” (Үрнәк) грамматикасы дүрт бүлектән тора. I бүлек татар теленең авазларын һәм исем сүз төркемен өйрәнүгә багышланган. Калган өч бүлектә морфология мәсьәләләре һәм синтаксис буенча мәгълүмат бирелә.

“Морфология” бүлегендә автор гарәп грамматикалары үрнәгендә сүз төркемнәрен өчкә бүлә: исем, фигыль һәм хәреф.

Исем бүлегендә исем, сыйфат, алмашлык, сан сүз төркемнәре берләштерелеп бирелә, фигыль сүз төркеме аерым тикшерелә, галим юнәлеш категориясенә аерым игътибар юнәлтә. Хәреф сүз төркеменә ярдәмлек сүз төркемнәре һәм рәвеш кертелә. Бу бүлектә шулай ук исем сүз төркемнәренең төрләнеш үзенчәлекләре дә китерелә.

1900–1905 нче елларда мәдрәсәләрдә татар теле дәресләре керү уңаеннан: Тәүфикъ бине Мөхәммәтҗанның һәм Г.Начизның “Сарфы төрки” (1900) китаплары, Мостафа Ә. һәм Ә.Мөхәммәтрәхимнең “Төрки сарыф” (1905) дәреслекләре.

1911–1915 нче еллар: Г.Ибраһимовның “Татар сарфы” һәм “Татар нәхүе”, Г.Нугайбәкнең “Төрлек” китаплары дөнья күрә.

1919 нчы елда: Җ.Вәлидинең “Татар грамматикасы” дигән капиталь хезмәте.

1925 нче елда: Г.Алапаровның “Шәкли нигездә татар грамматикасы”.

1950–1980 нче елларда татар теленең морфологиясен өйрәнүгә яңача нигез салына. Төп хезмәтләр: В.Н.Хангилдин “Татар теле грамматикасы. Морфология буенча очерклар” (1954, синтаксис бүлеге өстәлә (1959)); Д.Г.Тумашева “Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе” (1964, 1978).

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]