Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Morfologia-_1175_avaplar.docx
Скачиваний:
3
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
92 Кб
Скачать
☆

7. Исемнән башка сүз төркемнәренең килеш һәм тартым белән төрләнүе.

Башка сүз төркемнәрендә килеш кушымчалары:

1) исемләшкән сыйфат (кызылга буяу), сан (икенчегә күчү), рәвеш (азга да риза булу), алмашлык (тегеләргә бару), сыйфат фигыльләрдә (килүчеләрне тану).

2) кайбер рәвеш формаларында очрый һәм аларның мәгънә төркемчәсен үзгәртә: күп (күләм-чкама рәвеше) – күптән (вакыт рәвеше).

3) конверсия юлы б/н ясалган рәвешләрдә була: бергә утыру, эчтән сызлану.

4) исем алмашлыкларында була: кемгә, нәрсәгә.

5) исем фигыльләрдә килеш б/н төрләнә: Шәһәргә килүебезнең икенче көнендә шаулап яңгыр яуды.

6) хәбәрлек сүзләрдә дә килеш кушымчалары очрый: юкны сөйләү, кирәген әйтү.

7) кайбер бәйлекләр дә килеш кушымчалары б/н кулланыла: Аның кебекләрне очратканым юк иде әле.

Исемнәрдән башка тартым кушымчалары тагын исемләшкән сүз төркемнәрендә һәм исем фигыльләрдә дә еш очрый: Безнең өйдә без җидәү: безнең песи – җиденчесе. Араларында бик сөйкемлеләре дә аз түгел. Иртән торуына әнисе самавыр кайнаткан иде.

8. Тартым категориясенең лексик-гамматик үзенчәлекләре.

Тартым – предметның кайсы затка караганлыгын белдерә.

Калын һәм нечкә сузыкларга тәмамланган сүзләрнең тартым б/н төрләнеше:

Берлек санда

Күплек санда

I зат

Апа-м тәрәзә-м

Апа-быз тәрәзә-без

II зат

Апа-ң тәрәзә-ң

Апа-гыз тәрәзә-гез

III зат

Апа-сы тәрәзә-се

Апа-лары тәрәзә-ләре

Тартыкка тәмамланган калын һәм нечкә сүзләрнең тартым б/н төрләнеше:

Берлек санда

Күплек санда

I зат

Йорт-ым ил-ем

Йорт-ыбыз ил-ебез

II зат

Йорт-ың ил-ең

Йорт-ыгыз ил-егез

III зат

Йорт-ы ил-е

Йорт-лары ил-ләре

Телебездәге I һәм II зат тартым формалары предметның нинди дә булса затка караганлыгын, ә III зат тартым предметның башка бер затка яки предметка караганлыгын белдереп килә. Мәсәлән: Әлфиянең китабы, аның китабы.

Татар телендә тартымны белдерү юллары берничә төрле:

а) синтетик юл кушымчалар ярдәмендә күрсәтелә: укытучы-м;

ә) аналитик юл иялек килешендәге зат алмашлыклары б/н белдерелә: минем китап;

б) тартымны зат алмашлыгы һәм кушымча б/н белдерү аналитик-синтетик юл була: минем укытучы-м.

Тартым категориясенең мәгънәсе иялек килеше мәгънәсенә бик тыгыз бәйләнгән: алар икесе дә нәрсәгә дә булса ия булу яки иялек мәгънәсен белдерү өчен хезмәт итә. Тартым б/н төрләнгән исем алдыннан иялек килешендәге исем (изафәнең III төре) яки алмашлык килә: укытучының сүзе, аның сүзе. I һәм II затны белдергән тартым кушымчалары төшеп тә калырга мөмкин (аналитик форма): минем китап, синең китап. III зат тартым формасы кушымчаларсыз кулланылмый, ул синтетик (әнисе) һәм аналитик-синтетик (аның әнисе) юллар б/н күрсәтелә.

Татар телендә тартымны –ныкы, -неке кушымчалары б/н белдерү дә еш очрый. Бу кушымчаларны алган исем нинди дә булса предметка яки затка хуҗа була һәм бу форма предметка ия булган зат яки исем турында логик басым б/н хәбәр иткәндә кулланыла: китап апаныкы.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]