Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Morfologia-_1175_avaplar.docx
Скачиваний:
3
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
92 Кб
Скачать
☆

12. Рәвешләргә тулы характеристика бирү.

Җөмләдә эш яки хәлнең билгесен белдереп, ничек? кая? кайда? кайдан? кайчан? күпме? никадәр? кебек сорауларның берсенә җавап булган сүз төркеме рәвеш дип атала. Шактый рәвешләр лексик эчтәлеге буенча билге мәгънәсен үзләрендә күбрәк туплаган була. Алар эш хәлнең билгесен белдергәндә хәл булалар. Әмма еш кына билгенең билгесен белдерә алалар.(кояштай ачык көләч йөз) һәм билгенең күләмен, яки дәрәҗәсен интенсивлыгын да күрсәтә ала. Рәвеш җөмләдә күбрәк фигыльне (озак яшәү), сирәгрәк сыйфатны (көмештәй ак) һәм рәвешне дә (шактый озак) ачыклап килә. Рәвешне башка мөстәкыйль сүз төркемнәреннән аера торган билге бар: ул — төрләнми торган сүз төркеме. Телебездәге рәвешләр 2 зур төркемгә бүленәләр: Билге рәвешләре һәм Хәл рәвешләре.

13.Рәвешләрнең төркемчәләре.

Хәзерге татар әдәби телендә рәвешләрне ике зур төркемгә-билге һәм хэл рәвешләренә бүлеп карыйлар.

Билге рәвешләре эшнең нинди дә булса билгесен белдерү мәгънәсе көчлерәк чагыла. Алар үз өч төркемчәгә -сыйфатлау яки саф,охшату-чагыштыру һәм күләм-чама рәвешләренә бүленәләр.

Сыйфатлау яки саф рәвешләр эшнең саф билгесен-сыйфатларын белдерә: тиз,акрын,кинәт...Бу рәвешләр гадәттә,фигыльне ачыклый һәм һәм рәвеш хәле булып килә.

Охшату-чагыштыру рәвешләре -ча,-чә,-дай,-дәй,-тай,-тәй кушымчалары белән ясала. Алар эш-хәлне яки билгене нәрсә белән дә булса чагыштыру яки аңа озшату аша ачыклыйлар:татарча,дусларча,кояштай...

Күләм-чама рәвешләре эш-хәл үтәлүнең яки билгенең күләмен яки дәрәҗәсен белдерә:бик,тәмам,күп,аз,уртача... Бу рәвешләр фигыльне,сыйфатны һәм рәвешләрне ачыклап килш һәм хәл була. Исемне ачаклаган рәвешләр аергыч булып килә.Күләм-чама рәвешләре сыйфат яки рәвешнең арыклык дәрәҗәсен белдереп килә.

Хәл рәвешләре эш-хәлнең нинди хәлләрдә,кайда,кайчан,ни сәбәпле һәм нинди максат белән үтәлүен белдереп килә,шуүа карап,алар урын,ваекыт,сәбәп-максат рәвешләренә бүленә.

Урын рәвешләре эш-хәл,процессның үтәлү урыны буенча билгесен белдерә:ары,бире,югары,түбән...

Вакыт рәвешләре эш-хәл яки процессның үтәлү вакыты буенча билгесен белдерә,җөмләдә ваыт хәле була:бүген,иртәгә,язын,берсекөнгә...

Сәбәп-максат рәвешләре эш-хәлнең үтәлү сәбәбе яки максаты буенча билгесен белдерә:юкка,юри,тиктомалга...Башка төркемчәләрдән аермалы буларак,сәбәп-максат рәвешләре исем белән бәйләнешкә керми,исемләшү яки җймләдә аергыч булу мөмкинлекләре дә юк. Алар арасында бшка сүз төөркемнәреннән рәвеләргә конверсия юлы белән күчкән сүзләр шактый еш очрый.

Шулай итеп,рәвешләр телебездәге үзенчәлекле сүз төркеме:алар сыйфатлар белән бик охшаш,төрләнмиләр,кайберләрнең дәрәҗә формаары бар,исемнәрне ачыклап килгәндә,аергыч була,исемләшү сирәгрәк очрый.

14.Саннарга тулы характеристика бирү.

Лексик-грамматик мәгънәсе уенча саннар предметның микдарын,исәбе буеча җилгесен белдерә:биш(китап),ун(ай)...Саннар предметның саналу тәртибен,чамалап санауны яки төгәл булмаган якынча исәбен һ.б мәгънәләрен белдерә.

Саннар абстракт мәгънәдә дә кулланыла ала. Бу вакытта алрның саналмышы ягъни алар ачыклап килгән исеме булмый. Мондый саннар математик гамәлләр эшләгәндә кулланыла: җиде ңидең-кырык тугыз.

Морфологик яктан телебездәге саннар исемне ачыклап килгәндә төрләнми. Әгәр саналмышы төшеп калса яки сан белән саналмышның урыннары алышынса,исемләшә һәм килеш,тартымбелән төрләнеп,берлек яки күплек сан формаларында кулланыла: Кырык бернең җәе искә төшә.

Татар телендә саналмышның гадәти кулланылу формасы-берлек сан. Мәсәлән :шушы авылдан чыгып киткән унике ир-егет кире әйләнеп кайтмады. Саналмышның күплек санда кулланылуы чама мәгънәсен белдерә: Ул кырык яшьләрдә иде.

Синтаксик яктан караганда,саннар төрле-төрле җөмлә кисәкләре булып килә:исемне ачыкласа аергыч(Язуны ул беренче класста ук яратмады) фигылҗне ачыклап,хәл(Бер карадым күзләреңә). Абстракт саннар буларак,ия яки хәбәр составында да килә: Биш бишең-егерме биш.

Телебездә еш кына саннар саналмыш белән бер җөмлә кисәге итеп тә карала. Бу вакытта сөйләүченең әйтелгән җөмләдән белергә теләгән яңалыгы зур рол уйный: Г.Тукай 1886 нчы елда (кайчан?) туган җймләсендә билгеләнгән сүзләр (сан белән саналмыш) вакыт хәле дип күрсәтелә. Кайсы елда туган? Соравы белән сан аергыч итеп билгеләнә.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]