- •1.Грамматика, аның бүлекләре. Аларның өйрәнү предметлары. Грамматик мәгънә, грамматик форма, грамматик категория.
- •Татар телендә сүз төркемнәрен өйрәнү тарихы.
- •Хәзерге татар әдәби телендә сүз төркемнәре мәсьәләсе. Сүзләрне төркемләү принциплары.
- •4. Исемнәргә тулы характеристика.
- •5. Сан категориясенең грамматик үзенчәлекләре.
- •6. Татар телендә килеш системасы.
- •7. Исемнән башка сүз төркемнәренең килеш һәм тартым белән төрләнүе.
- •8. Тартым категориясенең лексик-гамматик үзенчәлекләре.
- •10. Сыйфатларга характеристика бирү. Сыйфат дәрәҗәләре.
- •11.Сыйфатланың семантик (мәгънә) төркемчәләре.
- •9. Татар телендә исемләшүнең ( субстантивизация) төп шартлары.
- •12. Рәвешләргә тулы характеристика бирү.
- •13.Рәвешләрнең төркемчәләре.
- •14.Саннарга тулы характеристика бирү.
- •15.Сан төркемчәләре.
- •16.Алмашлыкларның грамматик төркемчәләре.
- •17) Фигыльләргә тулы характеристика бирү.
- •18)Фигыльләрнең лексик-грамматик һәм грамматик категорияләре
- •19) Юнәлеш категориясе
- •20)Дәрәжә категориясе.
- •21. Барлык – юклык категориясе
- •22. Заман категориясе
- •24. Төркемчә категориясе
- •25. Хикәя фигыльләрнең грамматик үзенчәлекләре.
- •26. Боерык фигыльләрнең лексик-грамматик үзенчәлекләре.
- •27. Шарт фигыльләрнең грамматик үзенчәлекләре.
- •28. Теләк/ният фигыльләрнең грамматик формалары һәм үзенчәлекләре.
- •29.Татар телендә ярдәмче фигыльлләр.
- •30.Сыйфат фигыльлләрдә заман категориясе
- •31.Сыйфат фигыльлләрнең исемләшүе һәм исемгә күчү шартлары
- •32.Рәвеш(Хәл) фигыльлләрең грамматик категорияләре.
- •33. Татар телендә исем фигыль формасы.
- •34. Инфинитив фигыль: исем фигыль белән уртаклыгы һәм аермасы.
- •35. Татар телендә аваз ияртемнәре.
- •36. Хәбәрлек сүзләрнең лексик-грамматик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре.
- •39. Модаль мәгънәле сүз төркемнәреннән кисәкчәләр һәм аларның төркемчәләре.
- •40. Ымлыклар, аларның семантик төркемчәләре.
- •41. Модаль сүзләр, аларның стилистик кулланылышы.
- •42. Татар телендә сүз төркемнәренең үзара мөнәсәбәте.
- •43. Татар теле морфологиясен өйрәнүдә зур хезмәт куйган галимнәр.
9. Татар телендә исемләшүнең ( субстантивизация) төп шартлары.
Тат.телендә сүз төркемнәренең кайберләре- исем б.н фигыльлэрдән калганары төрләнми, ягъни грамматик категорияләре булмавы б.н аерылып тора: сыйфат, рәвеш, сан һәм аларны алмаштыра торган алмашлыклар, сыйфат фигыль сөйләмдә, ягъни җөмлә эчендә алар еш кына исемнәрне ачыклап киләләр һәм аергыч функциясен үтиләр.( яңгырлы, салкын көзге һава) Еш кына бу сүз төркемнәре контекстта исемләшеп кулланыла. Бу очракның 2 шарты бар:
Исемләшкән сүз төркемнәре : сыйфат, сан, кайбер рәвешләр һәм алмашлыклар, сыйфат фигыльләр) җөмлә эчендә вакытлыча кулланылмаган исемнең морфологик күрсәткечләрен кабул итә.(1) бүлмәгә җылы бирделәр. 2) сеңлем өченчедә укый 3) дәрескә килүчеләрне укытучы каршы алды.)
Аергыч б.н аерылмыш мөнәсәбәтендәге сүзләрнең ( сан б.н саналмышның, сыйф. Б.н сыйфатланмышның һ.б.) җөмлә эчендә урыннары алышыну да тел белемендә исемләшү дип карала: 1) студентларның берничәсе дәрестә катнашмадылар 2) июльнең җидесендә Мәскәүдән чыгып киткән идек.
10. Сыйфатларга характеристика бирү. Сыйфат дәрәҗәләре.
Сыйфат предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? кебек сорауларга җавап булган сүз төркеме сыйфат дип атала.
Сыйфат исемне ачыклап килә. Сыйфат ачыклап килгән исем сыйфатланмыш була.
Сыйфатлар җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр булып килә.
Татар телендә сыйфатларның дүрт дәрәҗәсе аерып өйрәнелә: төп дәрәҗә, чагыштыру дәрәҗәсе, артыклык дәрәҗәсе, кимлек дәрәҗәсе. Гади дәрәҗәдән башкалары махсус кушымча яки кисәкчәләр ярдәмендә белдерелә. Гади дәрәҗәдәге сыйфат әйбернең гадәти билгесен белдерә: салкын чишмә, зур йорт, кызыл алма. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфат бер әйбердәге билгенең, башка әйбергә караганда, чагыштырмача артык булуын белдерә. Чагыштыру дәрәҗәсе –рак/-рәккушымчасы ярдәмендә формалаша. Мәсәлән: каен яфрагы яшел, ә имән яфрагы яшелрәк. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат бер әйбердәге билгенең башка шундый ук әйбердәге билгедән бик күпкә артык икәнлеген белдерә. Мәсәлән: Тордым. Аяктагы читек кап-кара булып, җем-җем итеп тора. Артыклык дәрәҗәсе төрлечә формалаша: 1) билгенең артыклыклыгы сыйфат алдындагы 1-2 аваз кабатлану юлы белән белдерелә. Мәсәлән: түм-түгәрәк, кып-кызыл, кап-кара; 2) иң, җете, үтә, дөм кебек кисәкчәләр ярдәмендә: иң зур, дөм караңгы, җете кызыл. Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфат әйбердәге билгенең гадәттәгедән бераз ким булуын белдерә. Кимлек дәрәҗәсе –гылт/-гелт, -кылт/-келт, -сыл/-сел, -су кушымчалары ярдәмендә формалаша: кызгылт, аксыл, зәңгәрсу, яшькелт.
11.Сыйфатланың семантик (мәгънә) төркемчәләре.
Тат. Телендә сыйф-ны 2 төркемчәгә- асыл һәм нисби сыйфатларга бүлеп карыйлар: Асыл сыйф. Предметның саф билгесен белдерә; аларның дәрәҗә формалары бар: куерак, тәмлерәк. Төрле җөмлә кисәкләре- аергыч, хәл, хәбәр була. Абстракт исемнәр ясый: матурлык, юмартлык. Нисби сыйфатлар предметның башка предметка яки төшенчәгә мөнәсәбәтеннән килеп чыккан билгесен белдерә: тарихи(вакыйга), соңгы(көн), дәрәҗә формалары булмый, гадәттә ясалма була: көндәлек (эш), өске(кат); җөмләдә аергыч, кайберләре генә хәбәр була( ишек ябык, тәрәзә ачык)
