Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Morfologia-_1175_avaplar.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
92.41 Кб
Скачать

6. Татар телендә килеш системасы.

Килеш категориясе исемнәрне башка сүз төркемнәре б/н бәйли, алар арасында төрле грамматик мәгънәләре барлыкка китерә һәм аларны төрле җөмлә кисәкләре итеп формалаштыра: Суык аяк бармакларын тешләде, җилкә чокырына үрмәләде, ниһаять, җелеккә төште. Килеш – морфология б/н синтаксисны бәйләп торган грамматик категория.

Килеш кушымчаларының уртак (универсаль) үзенчәлекләре бар:

а)исемнәрне башка сүз төркемнәренә бәйли: урамга чыгу, эшкә оста, ахырдан өченче, өйдән биек;

ә)барлык исемнәргә дә ялгана ала;

б)исемнәрдә һәрвакыт берәр генә була;

в)исемнең исем булуын ягъни предметлыкны үзгәртми;

г)гадәттә, татар теленең үз сүзләрендә һәрвакыт басымлы була: кызлар-н’ың, шәһәр-г’ә.

Татар телендә 6 килештән торган килешләр системасы бар. Төрләнешнең гадәттә 2 төре аерылып карала: тартымсыз төрләнеш һәм тартымлы төрләнеш. Тартымсыз төрләнештә (именное склонение) килеш кушымчалары турыдан-туры исемнең нигезенә ялгана: урам, урам-ның, урам-га, ә тартымлы төрләнештә (посессивное склонение) исә килеш кушымчалары тартым кушымчаларыннан соң ялгана: урам-ың-ның, урам-ың-а.

Тартымсыз төрләнештә исем түбәндәге килеш кушымчаларын ала:

Баш килеш -

Иялек килеше -ның/-нең

Юнәлеш килеше -га/гә, -ка/-кә

Төшем килеше -ны/-не

Чыгыш килеше -дан/-дән, -тан/-тән, -нан/-нән

Урын вакыт килеше -да/-дә, -та/-тә

Баш килеш – исемнәрнең төп формасы. Аның кушымчалары юк, нуль формада кулланыла. Бу килештәге исемнәр функцияләренең күп төрле булулары белән аерылып тора:

1)Эшне үтәүче (субъект) мәгънәсен белдереп, җөмләдә ия була: Дөнья мине үзгәртте.

2)Җөмләдә хәбәр булып килә: Кзан – Татарстан Республикасының башкаласы.

3)Икенче бер исемне ачыклап алар арасында билгесез иялек мөнәсәбәтен белдерә, җөмләдә аергыч була: Мәктәп бакчасында эшләүче балаларның шат тавышлары көн буе яңгырап торды.

4)Эш юнәлгән туры объект мәгънәсендә тәмамлык була, тик төшем килешендә килгән исемнең билгесезлек төсмере б/н аерылып тора: Китап укып утыру малайларны тиз ялыктырды.

5)Бәйлекләр б/н кулланыла һәм бу вакытта ияртүче сүз б/н иярүче арасында корал (карандаш б/н язу); охшату-чагыштыру (абый кебек) мәгънәләре барлыкка килә.

6)Сөйләм төбәлгән затны белдереп, эндәш сүз була: И сабыйлар, эшләгез сез!

Иялек килеше – исемнәрне башка бер исемгә, исем фигыльгә яки исемләшкән сүз төркемнәренә бәйли. Грамматик мәгънәләре:

1)Предметлар арасында иялек мөнәсәбәтен белдереп, җөмләдә аергыч була: Гөлсемнең күңеле тынычланырга чамалый иде.

2)Иялек килешендәге исем, фигыльне ачыклап килгәндә, тәмамлык була һәм объект мәгънәсендә кулланыла: Тәгәрмәчнең дөбердәве егетләргә комачау итмәде.

Юнәлеш килеше – исемнәрне фигыльгә һәм башка сүз төркемнәренә бәйли, җөмләдә төрле хәлләр һәм тәмамлык булып килә. Грамматик мәгънәләре:

1)Эш-хәл, хәрәкәт юнәлгән урынны белдереп, урын хәле була: Гөлшаһидә аны үз больницаларына урнаштырды.

2)Эш-хәрәкәтнең үтәлү вакытын белдереп, вакыт хәле булып килә: Җәйгә ул курсларга укырга китте.

3)Эш юнәлгән зат яки предмет мәгънәсендә объект булып, җөмләдә тәмамлык була: Әбүзәр Мансурга карап куйды.

4)Эш-хәлнең үтәлү сәбәбен яки максатын белдереп, җөмләдә хәл булып килә: Балачактагы җиләккә йөрүләр берн дә онытылмый.

5)Әйбернең бәясен белдереп килә: Китапны биш меңгә сатып алды.

6)Тотрыклы сүзтезмәләрдә очрый: сүзгә килү, авыруга сабышу.

7)Бәйлекләр б/н кулланыла һәм иярүче сүз б/н ияртүче арасында урын һәм вакыт мәгънәләре барлыкка килә: шәһәргә кадәр бару.

Төшем килеше – әлеге килештәге исем, гадәттә, эшнең туры объектын белдереп, җөмләдә туры тәмамлык була: Ул моңарчы халыкны үзе күзәтеп утырды. Вакыт мәгънәсен белдергән сүзләр янында кулланылганда, төшем килешендәге исемнәр вакыт хәле составында килә: Шимбә көнне укучылар өмәгә чыкты. Төшем килеше кушымчалары исемнәрне фигыльләргә ияртә.

Чыгыш килешенең грамматик мәгънәләре:

1)Эш-хәлнең башлану яки чыгу урынын белдереп, җөмләдә урын хәле була: Хәлим аның авылдан кайтканын бәйрәмне көткән кебек көтте.

2)Эш-хәлнең үтәлү вакытын белдереп, җөмләдә вакыт хәле булып килә: Сентябрьдән көннәр кинәт бозылып китте.

3)Эш-хәлнең объектнын белдереп, җөмләдә тәмамлык була: Кафиядән хат алу Хәлим өчен әйтеп бетерә алмаслык сөенеч иде.

4)Эш-хәлнең үтәлү сәбәбен белдереп, сәбәп хәле булып килә: Аның йөзе куанычтан балкып китте.

5)Чыгыш килешендәге исемнәр тотрыклы сүзтезмәләрдә очрый: Акъәби балалар күздән югалганчы карап торды.

6)Чыгыш килешендәгне исемнәр элек, бирле, соң, тыш, башка бәйлекләре б/н кулланыла: Мансурдан соң Айнур йөгереп килеп җитте.

Урын-вакыт килешенең грамматик мәгънәләре:

1)Эш-хәлнең үтәлү урынын белдереп, җөмләдә урын хәле була: Хәзер базда пычрак.

2)Эш-хәлнең үтәлү вакытын белдереп, җөмләдә вакыт хәле булып килә: Сентябрьдә укулар башланып китә алмады.

3)Эш-хәлнең объектын белдереп, җөмләдә тәмамлык була: Җизниләрдә кунак булуыбыз әнә шулайрак булып истә калган.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]