Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Morfologia-_1175_avaplar.docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
92.41 Кб
Скачать

4. Исемнәргә тулы характеристика.

Лексик-грамматик мәгънәсе буенча предметлыкны белдерә. Морфологик яктан, исемнәр килеш, тартым бн төрләнә, б.с һәм к.с килә(авылыбызның ямен, суын, тәмен беләм). Синтаксик яктан исемнәр, беренче чиратта, ия яки тәмамлык була,шулай ук башка кис.булып та килә алалар(абыем-студент). Исемнәр барлык мөстәкыйль сүз төрк-е бн дә бәйләнешкә керә алалар(мәктәпкә бару). Исемнәр башка исем бн синтаксик бәйләнешкә керә һәм 3 төрле изафә сүзтезмә б.к.:

  1. Б.к. 2 исме бәйләнеп килә(агач өстәл).

  2. Б.к. исем 3 зат тартымлы исемне ачыклап килсә, аңа ияреп килә(тәрәзә тоткасы).

  3. Иял.к. исем 3 зат тартымлы исемне ачыклый(шәһәребезнең урамнары).

Исем-ң синтетик төркемчәләре:

  • Конкрет исемнәр(такта).

  • Абстракт исемнәр(уй,фикер).

  • Җыйма исем-р(утынлык- сыйф+лык/лек).

  • Матдә исем-р(үлчәп була торган предмет атамалары:май,бензин).

Уртаклык(шәһәр) һәм ялгызлык(Казан) исемнәр бар.

Исемнәрне грамматик катег-гә бүленеше:

  1. Сан

  2. Тартым

  3. Килеш.

5. Сан категориясенең грамматик үзенчәлекләре.

Сан категориясе предметларның бер яки бердән артык, күп булуын белдерә. Татар телендәге исемнәрнең берле һәм күплек сан формалары кулланыла. Берлек санның махсус кушымчасы юк, бу – ноль формада кулланыла. Берлек сан, гадәттә предметның бер икәнлеген белдерә: чәчәк, дәфтәр, кеше. Моннан башка берлек сан формасы предметларның җыйма күплек мәгънәсен дә белдереп килергә мөмкин. Мәсәлән: Балалар урманда гөмбә җыйдылар җөмләсендәге билгеләнгән сүз берлек санда кулланылса да, ул җыйма күплек мәгънәсен белдереп килгән. Телебездәге барлык исемнәр дә берлек сан формасында очрый. Күплек сан татар телендәге исемнәрнең бердән күп булуын белдерә, аның кушымчалары – грамматик күрсәткечләре – татар теленең төп фонетик законнары нигезендә төрле вариантларда килә: -лар, -ләр; -нар, -нәр: ел-лар, күл-ләр; таң-нар, көн-нәр. Күплек сан формалары предметның билгесез күплеген белдерә: китап-лар.

Татар телендәге конкрет исемнәрнең, гадәттә, берлек һәм күплек сан формалары үз мәгънәләрендә кулланыла. Абстракт һәм җыйма исемнәрнең гадәти формасы – берлек сан. Стилистик максаттан чыгып, аерым оракларда алар да күплек сан формасында килергә мөмкин. Бу вакытта абстракт исемнәрнең мәгънәләрен җөмлә эчендә конкретлаштыру таләп ителә: Аның әтисе туганнарына төрле яхшылыклар эшләде: балаларын эшкә урнаштырды, укуларында да ярдәм итте җөмләсендәге яхшылыклар сүзе күлек санда килгән абстракт исем һәм аның эчтәлегенә аңлатма бирелгән.

Җыйма исемнәрнең күплек сан формасы сирәгрәк очрый һәм ул предметның берничә урынга таралып урнашканлыгын күрсәтә. Мәсәлән: Урманда йөргәндә, юлыбызда гөмбәлекләр очрады җөмләсендәге билгеләнгән сүз гөмбә үсә торган урынның берничә булуын аңлата. Матдә исемнәре дә ешрак берлек сан формасында кулланыла. Аерым очракларда аларның күплек санда килүе күзәтелә: Базарла ярмалар сатыла җөмләсендәге билгеләнгән сүз аның төрле сорты яки төре мәгънәсен аңлата. Уртаклык исемнәре берлектә дә, күплектә дә килергә мөмкин. Ялгызлык исемнәренең гадәти формасы – берлек сан. Стилистик максаттан чыгып, күплек сан формасында кулланылганда, аларда билгесезлек төсмере барлыкка килә. Мондый исемнәрнең күплек сан формасы бер һөнәр ияләрен яисә гаилә-туганлык мөнәсәбәтләре белән бәйләнгән кешеләр төркемен дә белдерергә мөмкин. Мәсәлән: Әдәбият дәресендә укучылар Такташлар чоры поэзиясен өйрәнде җөмләсендәге Такташлар сүзендә билгесезлек төсмере бар.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]