Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Morfologia-_1175_avaplar.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
92.41 Кб
Скачать

28. Теләк/ният фигыльләрнең грамматик формалары һәм үзенчәлекләре.

Бу фиг-р сөйләүченең эшне үтәүгә булган теләген, ниятен белдерә. Алар да төркемчәгә керә. Гомумән алганда, бу фиг-нең синтетик һәм аналитик форм-н билгеләп була.

1)Синтетик формалар төрле-төрле кушым-р бн белдерелә: барыйм, килим; Сузыкка беткән фиг-дә 1нче зат б.с.да хәзерге заман хикәя фиг.бн тәңгәллек күзәтелә: җырлыйм (әле). Боерык фигыль еш кына әле кисәкчәсе бн кулланыла һәм бу аны хикәя фиг-дән аерырга ярдәм итә. Шуңа да теләк фиг-не дөрес билгеләү өчен, аларны контекстта карарга кирәк. –ыйк, -ик формалы теләк фиг-р өндәмәләрдә, плакатларда кулланыла: Имтиханнарны вакытында тапшырып бетерик! Синтетик форма буларак тат.т-дә –макчы, -мәкче кушымчалы фиг-р дә бар: бармакчы, килмәкче.

2)Аналитик формалы теләк фигыль мәгънәсендә иде һәм килә ярдәмче фигыле бн кулланылган төрле фиг-р бар: кайтасы иде, кайтасы килә. Алар җөмләдә хәбәр булып килә: Бу чәчәкләрне таптамыйча гына узарга иде.

29.Татар телендә ярдәмче фигыльлләр.

Татар телендә ярдәмче фигыльләр шактый күп һәм алар бик актив кулланылалар.Без аларны берничә төркемчәгә бүлеп карый алабыз.

1.Фигыльләр ясый торган ярдәмче фигыльләр-тамактан калу,ярдәм итү, һ.б. сүзләр.

2.фигыль дәрәҗәләренең аналитик формаларын барлыкка китерә торган ярдәмче фигыльләр:укый башлау,укып яту,эйтеп ташлау һ.б.Бу фигыльләр мөстәкыйль мәгьнәле сүзләр буларак та кулланыла.

3. мөстәкыйль мәгьнәсе булмаган,ярдәмче буларак кына кулланыла торган фигыльләр.Алар арасында И тамырыннан ясалган иде,ит, икән, имеш сүзләре актив кулланыла.

Иде ярдәмче фигыле исем, сыйфат, сан, әвеш, алмашлык бн белдерелгән хәбәр янында килеп, аңа үткән заман төсмере өсти.Син яшәргә җирдә хаклы идең.

Морфологик анализ вакытында хәбәр булып килгән сүзләр аерым-аерым тикшерелә.

Иде ярдәмче фигыле, 2нче бер фигыль янында килеп, үткән һәм киләчәк заман хикәя фигыльләрнең аналитик формаларын барлыкка китерә.килә иде, килгән иде. Морфологик анализ ясаганда, алар бергә карала.

Бу ярдәмче фигыль аналитик теләк\ният фигыльлләр составында модаль мәгънәләрне белдерү өчен хезмәт итә:барыр иде, барырга иде.Морф. анализ вакытында ул сүзләр бергә карала.

Ит ярдәмче фигылы төрле сүз төркемнәре бн кулланыла һәм нинди сүз төркемнәәре янәшәсендә килә, шуны фигыльләштерә ягъни фигыль итеп формалаштыра һәм нәтиҗәдә тезмә фигыльлләр барлыкка килә:дус итү, юк итү.

Имеш сүзе, ярдәмче ярдәмче фигыль буларак ,сөйәмгә җиңелчә ирония, мыскыллау мәгънәсе өсти:Ул барысын да белә, имеш.

Бул ярдәмче фигыле татар телендә бик үзенчәлекле сүз һәм сөйләмдә дә актив кулланыла.

1.башка фигыльлләрдән аермалы буларак ,бу сүз үзе генә дә мөстәкыйль кулланыла ала:Бүген җыелыш була.

2.төрле сүз төркемнәреннән фигыль ясый:Ул укып кеше булды.

3.Ярдәмче фигыль буларак, хикәя фигыльләрнең үткән заман төсмерләрен баета. Күп төрле тасвирламалар ясый.

30.Сыйфат фигыльлләрдә заман категориясе

Затланышсыз фигыльләрдән бары тик сыйфат фигыльләрнең генә заманнары бар.Аның 3 заманы 6 формада кулланыла.

Хәзерге заман сыйфат фигыль сөйләм вакытында туры килгән эш-хәлне билге итеп белдерә.Хәзерге татар телендә аның синтетик һәм аналитик төрләре бар.

Синтетик форма –учы, -үче кушымчалары бн формалаша.Бу заман затны белдергән исемнәр янында кулланыла, аларны ачыклап килә.Печән чабучы кешеләр, ял итәр өчен күләгәле урын таптылар.Кайбер хәзерге заман сыйфат фигыльлләрнең синтетик формасы, фигыль билгеләрен югалтып, исемнәргә күчә, нәтиҗәдә конверсия ысулы бн һөнәр атамаларын белдерә торган сүзләр-исемнәр барлыкка китерә:очучы, тегүче һ.б.

Хәзерге заман сыйфат фигыльнең аналитик формасы –а,-ә,-ый, -и +торган ярдәмче фигыле бн формалаша.Ул затка да, предметка да,бәйле эшне билге итеп белдерә,даимилек мәгънәсе торган сүзендә сизелә.Бу форма сирәк кенә исемләшеп килегә мөмкин, ә исемнәргә күчүе бөтенләй күзәтелми:Бер җирдә юк камыш сабаклары андагыдай шаулый торганнар.

Шулай итеп,сыйфат фигыльлләрнең аналитик формасы сирәк кенә исемләшә,исемнәргә күчми.Бу фигыль формасы хикәя фигыльлләрнең кабатлаулы үткән заманына нигез булып тора:Шәрифҗан алага еш килә торган иде.

Үткән заман сыйфат фигыль сөйләм вакытына кадә башкарылган(яки башкарылмаган)эшне билге итеп белдерә.Аның бары тик синтетик формасы гына бар,кушымчалары :-ган,-гән,-кан,-кән.

Бу фигыльләр сөйләмдә бик актив кулланыла.Үз мәгънәсендә исемне ачыклап,аергыч булып килә.Зөфәр вокзалда калган артистлар турында уйлап торды.

Үткән заман сыйфат фигыль тарафыннан ачыкланып килгән исем төшеп калганда, бу фигыльәр исемләшә һәм килеш, тартым бн төрләнә, берлектә яки күплектә килә.Мондый сыйфат фигыльләр мәкаль-әйтемнәрдә бик күп очрый:Тырышкан табар,ташка кадак кагар.

Үткән заман сыйфат фигыль формасы берәү генә булса да,телебездә ул еш кына килеш һәм тартым кушымчалары бн кулланыла:

1.Исемләшкшндә:Авызың әйткәнне колагың ишетсен.

2.Исем фигыль мәгънәсендә кулланылганда:Илсөяр ике солдатның кара-каршы йөреп торганнарын күрде.

3.Иярчен хәл җөмләнең хәбәре,төрле килеш формаларында бөйлеклә бн кулланылып, хәл булу очраклары вакытында да еш күзетелә:Гыйбаш абыйдан алып кайтканнан соң,мин күршеләргә кереп киттем.

4.Үткән заман сыйфат фигыльлләр татым кушымчасы бн юк,бар сүзләре янында хикәя җөмләнең хәбәре составында килә.Бу очракта тартым кушымчалары эшне үтәүче затуа күрсәтә:Аның бу юлдан кайтканы бар иде.

Киләчәк заман сыйфат фигыль сөйләм вакытыннан соң үтәләчәк эш-хәлне билге итеп белдерә.Хәзерге татар әдәби телендә аның 3 формасы бар.

Киләчәк заман сыйфат фигыльнең беренче формасы –ар,-әр,-ыр,-р кушымчалары бн формалаша.Гадәттә,ул даими яки һәрвакытта булачак эшне билге итеп белдерә:Аның сөйләр сүзе бетте.

Киләчәк заман сыйфат фигыльләрнең икенче формасы –асы,-әсе,-ыйсы,-исе кушымчаары бн кулланыла.Үз мәгънәсендә,исемне ачыклап,аергыч була:Әйтәсе сүзләре күп иде, әмма телен әйләндерә амыйча иза чикте.

Өченче форма киләчәк заман сыйфат фигыльләр –ачак, -әчәк,-ячак кушымчалары бн кулланыла,үз мәгънәсендә,исемне ачыклап,аергыч була:Иртән киләчәк поезд берничә сәгатькә соңга калды.

Конверсия ысулы бн кайбер сүзләр,мәсәлән,киләчәк,алачак,бирәчәк,күрәчәк сүзләре, фигыль билгеләрен галтып,исемнәргә дә күчә ала:Алмагачымны алып бетердем.

Сыйфат фигыльләр хикәя фигыльләрнең заман формалары өчен нигез булып торалар.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]