Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Morfologia-_1175_avaplar.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
92.41 Кб
Скачать

1.Грамматика, аның бүлекләре. Аларның өйрәнү предметлары. Грамматик мәгънә, грамматик форма, грамматик категория.

Грамматика термины 2 мәгънәдә кулланыла:

  • Телне грамматик төзелешен белдерә

  • Фән атамасы буларак кулланыла (фәнни дәрәҗәдә өйрән-н телләргә карата кулланыла).

Граммати-н төп 3 төшенчәләре бар:ГМ, ГФ, ГК.

ГМ-ул җөмләдәге сүз-ң бер-берсе бн бәйләнешкә керүеннән барлыкка килә торган өстәмә мәгънә. Бу мәгънә җөмлә эчендә,сүзләр бәйләнешендә күренә(студентлар дәрестә утыра. “Студентлар” сүзе утыра фигыленә карата эш-хәлнең үтәүчесен –S-субъектын белдерә. Бу аның гармматик мәгънәсе. “Дәрестә” сүзе утыра фигыле бн белдерелгән эш-хәрәкәтнең үтәлү урынын белдерә. Студент китап укый. Студент-үтәүче, китап-эш-хәлнең объектын белдерә.

Грамматик форма

Тат.телендә ГМ-ны белдерү юллары берничә:

  • Мөнәсәбәт белдерүче

  • Бәйлекләр

  • Сүз тәртибе

Еш кына тат.тел-дә куш-ң форма-ң булмавы да ГМ белдерә ала. Андый форма-ноль форма дип атала. Алар түбәндәгеләр:

  • Б.к. 1сандагы исемнәр

  • 2заттагы боерык фиг-ь(эшлә)

  • 3заттагы б.с.башка затланышлы фиг-р(йөри)-0 форма

ГМны белдергәндә:

  • Синтетик юл(кушымчалау бн белдер-ү)-дәресем-1зат

  • Аналитик юл(минем дәрес)

  • Аналитик-синтетик

ГМне тат.тел-дә бәйлекләр бн күрсәтә ала( мәктәпкә бару-мәктәпкә таба атлау(урын мәгънәсе))-кә –юн кил.анал-синт юл,урын мәгънәсе.

ГК-ГМ бн ГФның бердәмлегеннән килеп чыга торган катлаулырак төшенчә. Тат.тел-дә исемнәр һәм фигыл-дә ГК бар. Исемнәрдә алар 3: сан,тартым,килеш; фиг-дә:юнәлеш,дәрәҗә,төркемчә, зат-сан,заман.

Кайбер ГК төрле телләрдә була,аларның ГМ да охшаш:әнием эштән кайтты, папа пришел с работы.(заманнары төрле). Һәр телнең үзенчәлеге ГК булып тора.исемнәрдә тартым катег-се,фиг-дә барлык-юклык,дәрәҗә катгория-е үзенчәлекле.

  1. Татар телендә сүз төркемнәрен өйрәнү тарихы.

Бай һәм кызыклы тарихы бар. Беренче татар грамматикалары рус телендә языла(18гасыр ахырында). Бу хезмәтләр арасында С.Хәлфин, И.Гиганов, И.Хәлфин, А.Троянский, М.Иванов һ.б. тараф-н язылганнары бүген дә әһәмиятле. 19 һәм 20нче гас-да язылган татар грамматик-ы дөнья күрә. Г.Фаезханов, К.Насыйри, М.Өметбаев, Һ.Максуди, Җ.Вәлиди, Г.Сәгъди, Г.Х.Алпаров,Д,Г,Думашева һ.б.язган хезмәтләр телебездәге сүз төркемнәрен барлау һәм өйрәнүдә кыйммәтле чыганак булып тора. Сүз төрк-н өйрәнү бн ТДГПУ ның тат тел белеме кафедрасы доценты фил-я фәннәре кандидаты З,М,Вәлиуллина тараф-н язылган “К истории изучения частей речи в тат-м языкознании” мәкаләсендә яктыртыла(1976елда).

  1. Хәзерге татар әдәби телендә сүз төркемнәре мәсьәләсе. Сүзләрне төркемләү принциплары.

Сүз төркемнәре ул-Уртак лексик-грамматик мәгънәләре, морфологик категорияләре, синтаксик функцияләре буенча берләшкән сүзләр җыелмасы. Сүзләрне төркемләүне 3 принцибы яши:

  • Сүзнең лексик-грамматик мәгънәләре бергә берьюлы исәпкә алына. Мәсәлән: исемнәр предметны белдерә дибез, тик исем дип саналган сүзләр арасында төп мәгънәсе буенча предметны бедермәгәннәре дә еш очрый(яшеллек,тизлек). Шуңа күрә, лексик-грамматик прицип мәгънә дип билг-ә, чөнки 2 мәгънә бергә истә тотыла.

  • Төрләнүе-төрләнмәве, грамматик катег-ң булу-булмавыннан чыгып, морфологик принцип дип атала. Мисал өчен: ис.килеш, тартым бн төрләнә, б.с,к.с. була ала. Бу принцип 2 сүз төркемендә (исем,фигыл-дә) чагылыш таба. Калган сүз төрк-дә күзәтелми.

  • Синтаксик принцип( кайсы җөмлә кисәге булуы).

Сүз төркемнәре түбәндәгечә бүленә:

  1. Мөстәкыйль сүз төркемнәре-чынбарлыктагы предмет һәм күренешләрне атый:исем,сыйф,рәвеш,сан,алмашлык.

  2. Модаль сүз төркем-е –с өйләү-ң чынбар-а мөнәсәб-н белдерә: ымлык, кисәкчә, модаль сүзләр.

  3. Хәбәрлек сүзләр.

  4. Бәйләгеч сүз төркемн-е-сүз-р һәм җөмлә –не бәйлиләр:бәйлек һәм теркәгеч.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]