Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
загидуллина.docx
Скачиваний:
33
Добавлен:
21.11.2019
Размер:
831.88 Кб
Скачать

4. Йомгаклау

Мәктәптә әдәби әсәр аерым өлешләргә, дәресләргә тарка-Т1.Ш өйрәнелә. Шуңа күрә төрле дәресләрдә күҙәткән өлеш-ГОрне бергә жыю, гомумиләштерү баскычы да бик мөһим. Текст өстендә эшләү һәм анализлаудан соң синтез — йомгак килә. Ул аерым дәресләрдә чыгарган нәтижәләрне бер жепкә Гвзә, шулар аркылы зуррак гомумиләштерүләр ясый.

Йомгаклау дәресләре төрлечә оештырыла, уздырыла ала. V VIII сыйныфларда аерым әдәби әсәр, язучы ижаты белән ■тиышканда йомгак әлеге әсәрнең, язучы иждтының үзенчә-ш'клэрен барлый һәм әдәби әсәр, ижат төшенчәләренә карый торган яңа мәгълүматларны иҫкә төшерә, аларның әдәбият-•гпгы әһәмиятен билгели. Мәҫәлән, VI сыйныфта И. Гази хикәя-дврен өйрәнүгә йомгак аларга хас сыйфатларны һәм хикәядә пнтор позициясе, автор мөнәсәбәте дигән теоретик төшенчә тирәсенә жыела. Йомгакта әлеге әсәрдә күтәрелгән мәсьәлә-ЙӨрнең элек өйрәнгән әсәрләрдә ничек яктыртылышы, әсәрне башка әсәрләр белән чагыштыру рәвешендә эшләргә мөмкин.

Урта һәм югары сыйныфларда йомгакны әдипнең мәктәп программасына кертелмәгән әсәрләре турында сөйләшеп тә, әлеге әсәр белән әдәбиятка алып килгән яңалыгын күрсәтеп тә, ижат үзенчәлекләрен аерып та, чор әдәбиятындагы урынын билгеләп тә уздырырга була.

Зур әсәрләр өйрәнгәндә, бу этап тулы бер дәресне алып торырга мөмкин. Кечкенә, мәҫәлән, лирик шигырьләр укы-ганда, дәреснең бер әлеше дә нәтижәләр чыгару өчен житә. Кайчак йомгак вазифасын сочинение язу, мөстәкыйль эшләр, биремнәр дә үти ала.

Йомгак этабы, алган белемнәрне гомумиләп1терү, тәртипкә салудан тыш, укучыларда әдәби әсәр хакында бөтенлекле караш булдыруга хеҙмәт итә. Ул әсәрнең тирәнлеген һәм киңлеген тагын бер кат иҫкәртергә тиеш. Шуңа күрә яңадан текстка әйләнеп кайту, аның аерым өлөшләрен кабатлап уку, катлаулырак сораулар ярдәмендә әңгәмә уздыру кирәк була. Бу дәрестә әсәрне өйрәнү барышында куелган сорауларга зкдвап табылып бетә.

Йомгакта төрле ысуллар һәм эш төрләре: уку, әңгәмә, иллюстрациялар карау, мемуар әдәбиятка, тәнкыйтькә мөрә-зк,әгать итү, укытучы сөйләве, укучыларның чыгышлары, эзләнү, тикшерүе урын таба.

5Ңыеп кына әйткәндә, йомгак берничә максатка хеҙмәт итә:

  1. өйрәнелгән әҫәр буенча нәтижәләр чыгару;

  2. укучыларның анализ вакытында әҫәргә карата туган бәясен тагын бер кат тикшереп карау;

  3. әҫәргә бәя биреп, аның язучы гокатында, чор әдәбиятын-да урынын, әһәмиятен билгеләү;

4) укучыларның фикер йөртүенә, бәя бирүенә ирешү. Әдәби әсәрнең ахыры, гадәттә, беренче мотивка әйләнеп

кайту кебек аңлашыла. Шуңа күрә анализны йомгаклау да кереш дәрес белән бәйләнештә, шуның дәвамы кебек узды-рылса, яхшырак нәтижә бирә. Мәҫәлән, әгәр без Ә. Еникинең «Әйтелмәгән васыять» хикәясенә кереш дәрестә язучының төрле әсәрләреннән өзекләр укып һәм шулар ярдәмендә стиль-язу рәвеше хакында гомумиләштерүләр ясап башлеганбыҙ икән, йомгаклау дәресендә әле генә анализланган хикәя материалында яңадан авторның тел үзенчәлекләренә кагы-лып, инде ышанычлы нәтижәләр ясап, шуларны дәфтәргә яздырып куябыз. Яки VII сыйныфтагы Ф. Кәрим игңатын өйрәнүнең беренче дәресен «Илең турында уйласаң, гомерең озын була» дигән эпиграф белән башлап жибәрәбез икән, йомгак вакытында да шул ук сүзләр язылган плакатны элеп, өйрәнелгән шигырьләр һәм поэма ярдәмендә Ф. Кәримнең иле турында уйлавы һәм жырлавы, тормышта эзе, ж,ыры, батыр исеме калу игътибар үҙәгенә куела, Ф. Кәримнең су-гыш чоры иж,атын сызып үткән лейтмотив буларак каралып, аңа хас сыйфатларны билгеләргә ярдәм итә.

Йомгакта нәтиж,әләрнең төгәл чыгарылуы яхшы. Әсәрнең сыйфатлары, язучы ижатының бер этабы-чоры яки гомумән үзенчәлекләре хакында сәйләү никадәр конкрет булса, укучы өчен әдипнең үз йөзе — үз сүзе, яңалыгы һәм осталыгы шулкадәр ачык күренеп, әдәбиятны аңлау һәм бәяләве дә тирәнрәк, мәгънәлерәк төс ала. Йомгакта ясалган нәтиж,әләрне дәфтәргә яздырырга тәкъдим итәр идек. Чөнки бу вакытта телгә алынган материал, нигездә, укучының хәтерендә каласы, ул белергә тиеш мәгълүмат һәм күнекмәләрне колачлый.