Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
загидуллина.docx
Скачиваний:
32
Добавлен:
21.11.2019
Размер:
831.88 Кб
Скачать

Кереш.

Мәктәптә әҙәбиәт- иң әһәмиәтле, кәрәкле, файҙалы предметларҙың береһе. Әҙәбиәтте өйрәнеү, - барыһынандам элек, әҙәби әҫәрҙең, яҙыусы ижадының, осор әҙәьиәтенең асылын аңлау, тикшерә анализлай, төгәл бәяли белеү тигән һүҙ ул. Ә инде әҙәбиәт үҙе барлыҡ элементтары ла үҙ-ара бәйләнештәгетөҙөк система булып йәшәй. Тимәк, уны (әҙәби әҫәрҙе, яҙыусы ижадын, осор әҙәбиәтен) өйрәнеү вакытында ҡулланыла торған төшөнсәләрҙә билдәле бер тәртиптәге бөтөнлөк хасил итә . беҙ әҙәбиәтте уҡытыу методикаһында ошо- мәктәп өсөн ҡулайлаштрылған нәзари (теоретик) системаны үҙәккә ҡуйҙыҡ.

Беҙҙең фекеребеҙсә, бындай тәртип, әҙәбиәтте (әҫәрҙе, яҙыусы ижадын, билдәле бер осор әҙәбиәтен) анализлау юлы, варианты дәреслектә үк күрһәтелгән, һорау-биремнәр ваҡлап, етәрлек күләмдә һайланған, нәтижәләр сығарылған булырға тейеш. Ҡыҙғанысҡа ҡаршы, программа дәреслектәрҙеңяңы быуыны яҙылмаған әле. Улар укытыусыға тәҡьдим ителеүгә, әҙәбиәт уҡытыу методикаһы ла үҙгәрәсәк, камиллашасак. Сөнки был фән- уҡыу-уҡытыу барышы менән туранан тура бәйләнештә.

Был китапты эшләү барышында бөгөн мәктәптә әҙәбиәт уҡытыу методикаһындағы киң таралған кәмселектәр күҙ уңында тотолдо. Былар: әҙәби әҫәр менән тәрәндәән эшләмәү, уның хакында укыусыла дойом күҙаллау булдырыу менән сикләнә; әҙәбиәт теорияһының практиканан айырылыуы; анализ вакытынданәзари төшөнсәләргә мөрәжәғәт итмау; әҙәби әҫәргә, яҙыусы ижадына, осорға хас сифатларҙың теүәл билдәләмәһе, дөйөм характеры булыуы. Дәреслектәрҙән үк килә торған бындай тенденция укытыусы көсө менән генә юк ителә алмай.методик ҡулланма ла- һәр дәрес өсөн кәңәшләр бирә торған китап түгел. Шулай ҙа ҡулланма ла тикшереү варианттары, үрнәктәре күрһәтелде. Шулай ук бөгөнгө мәктәптә үҙләштерелергә тейешле нәзари төшөнсәләр иғтибар үҙәгенә ҡуйылды.

Мәктәптә укыу – укытыу предиеты булараҡ әҙәбиәт

1.Предметтың асылы, максаты һәм бурыстары

Матур әдәбият элек-электән кеше күңелендә иң жылы, нечкә хисләр, матурлык-нәфислек, яхшылык, яктылык уяту-чы, дөньяны күрә белергә, кеше булырга өйрәтүче көчләрнең берсе булган. Бүген мәктәптә әдәбият укыту турында сүз алып барганда да, без аның үзенчәлекләрен, закончалыкларын үҙәккә куябыз.

Әдәбият предметын укыту бала мәктәпне тәмамлап чыккач та әдәбиятны укый, аңлый, анализлый, бәяли белсен, шуның ярдәмендә рухи камилләшсен өчен кирәк. Ул аерым әдәби әсәрләр, язучыларның тормыш юлы һәм ижаты белән таныш­тыра, әдәбиятның үҫеш тарихын, язучының стиль үзенчәлек­ләрен билгели, әдәби атамалар тәкъдим итә, әдәби әсәрләрне тоярга, аңларга, анализларга, бәяләргә өйрәтә, сәнгатьне мөстәкыйль аңлау, аннан жан жылысы алу, бәяли белүгә юл ача. Бу исә баланың сәнгать өлкәсендә генә түгел, гомумән, һәр нәрҫәгә карата үз фикерен, үз карашын, мөнәсәбәтен булдырырга, аны исбатлый һәм яклый алырга күнектерә, ижади һәм логик фикерләүне үҫтерә. Сәнгать белән таныш­тырып, аны аңларга һәм кичерә белергә өйрәтү аша баланың дөньяга карашы тирәнәя, тормышны кабул итүе баерак һәм хислерәк була башлый, яшәешкә мөнәсәбәте үҙгәрә.

Бу предметны укыту максаты — балага әдәби белем һәм мәгълүмат бирү, анда әдәби әсәрне аңлау, тикшерү, бәяләү күнекмәләре булдыру. Кызганычка каршы, татар әдәбиятыннан норматив документларда, программа һәм дәреслекләрдә белем һәм мәгълүмат, күнекмә төшенчәләре аерып күрсәтелмәгән. Әдәбият дәресен тыңлаганнан соң, кайчакта «Бу дәрестә бала нинди белем алып китте соң?» дигән гажәпләнү туа икән, бу нәкъ менә әлеге житешсезлеккә барып тоташа.

Сүзлекләргә мөрәжәгать итсәк, «Белем — аң һәм фикер-ләүдә ныгытылган фактлар һәм мәгълүматлар жыелмасы» (Лопатин В.В., Лопатина Л.Е. Малый толковый словарь русского языка.— М.: Рус. яз., 1993.— С. 170). «Мәгълүмат — нәрҫәнеңдер хәл-халәте, торышы хакында хәбәр итү» (шул сүзлектә үк, 185 б.). «Күнекмә — белем һәм тәжрибәгә нигеҙләнеп, нәрсәнедер эшли, башкара белү» (шул сүзлектә үк, 629 б.). Әдәбият укыту предметына бәйле кулланылганда, бу төшенчәләрне болайрак шәрехләргә мөмкин: «Мәгълү­мат— әдәбият тарихына яки теориясенә караган фактлар». Алар әдәби белемне тулыландыра, кызыклырак, баерак ясый, укучыга мөстәкыйль эзләнү юллары сыҙа. «Белем — укучы иҫендә калдырырга, хәтерендә тотарга, киләчәктә яңа мәгълү-матларны үзләштерү өчен нигеҙ итеп файдаланырга тиеш

мәгълүматлар». Ул мәктәптәге әдәби белем минимумы белән тәңгәл булырга тиеш. Белем дигәндә, әлбәттә, әдәби-тарихи фактлар да, әсәрләргә бәя һәм анализ да күздә тотыла. * Күнекмәләр — укучы белемнәрне үзләштерү өчен мөстәкыйль куллана ала торган эш алымнары». Әдәбият предметында күнекмәләр, нигездә, теоретик материал төсен ала һәм әдәби әсәрне, язучы ижатын, чор әдәбиятын аңлау, тикшерү, бәяләү ;иненә өйрәнү өчен кирәк.

Белем һәм мәгълүматлар бирү, күнекмәләр булдыру аң һәм фикерләүне үстерү өчен хеҙмәт итә, һәм мәктәпне тә-мамлагач, кеше анда ишеткәннәрне, укыганнарны, өйрән-гәннәрне онытса да, аның аң һәм фикерләү үҫеше әлеге мптериалларны үзләштерү нәтижәсендә ирешкән биеклектә, дәрәжәдә кала. Әдәбиятны өйрәнгәндә дә шулай. Әҫәр уку һәм анализлау, әдәбияттан белем алу дәвамында кешенең п кылы, интеллекты үсә, фикерләү дәрәжәсе күтәрелә, хыялы, хәтере, хисләр дөньясы байый.

Максат әдәбият укытуның бурычларын ачыкларга ярдәм итә, бу мәсьәлә бүген методиканың үткер проблемаларыннан Ьанала. Әлеге бурычларны билгеләү, тәгаенләүнең әһәмияте шунда: ул укытучылар, методистлар, галимнәр, программа-мреслек авторлары өчен бердәм таләпләр жыелмасы ролен үт и, әдәбият укыту эшен планлаштыру, оештыру, башкару ипкытында юл күрсәтә, юнәлеш бирә.

Без әдәбият укытуның алты бурычын билгелибез:

1. Әдәбиятка мөхәббәт уяту, китап белән кызыксындыру. 1>у бурыч балаларны китап укырга өйрәтү, күнектерү дигәнне Гюлдерә. Сәнгатьне аңлау өчен аны яратырга, даими танышып торырга, кызыксынырга кирәк. Китап укымыйча гына әдә-Пиятны тоеп, кичереп, бәяләп булмый, һәр укыган китап Гшланы әдәбиятка якынайта, димәк, укучының эчке дөнья­сы на тәэсир итә. Шулай итеп, әдәби әҫәр, китап кешенең рухи доньясына, эчке культурасына, тормышта үз урынын табуга 1ь>м башка кеш:еләр белән мөнәсәбәтләрен урнаштыруына, икыл һәм фикерләвен үстерүгә ярдәм итүче көчләрнең ис|)сенә әверелә. Мәктәптә әдәбият укыту — китапка мәхәббәт гөрбияләү ул.

2. Тормышка әҙерләү. Мәктәптә баланы яшәргә, кешеләр ("мелән аралашырга, теге йә бу ситуациядә үз-үзен ничек (ОТарга өйрәткән башка фән юк. Нәкъ менә әдәбият тормыш--илнбарлыкны, кешеләргә очрый торган вакыйга-каршы-Ныкны, кешенең психологиясен һәм төрле шартларда үз-үзен тотышын күрсәтә, әдәби геройларның күңел матурлыгы

турында сәйләп, әйләнә-тирәдәге кешеләрнең үз жаннарында ничек итеп матурлык һәм яхшылык йөртүен аңлата. Әдәбият аша укучы башкаларга игътибарлы булырга, кеше күңелен яраламаска, жәмгыятьтә үз урынын табарга өйрәнә. Әсәрләр ничек яшәргә һәм нинди булырга юл күрсәтә. Аларда ке-шелекнең тормыш тәжрибәсе, рухи әзләнүләре, фикер, акыл байлыгы саклана. Мәктәптә әдәбият шушы тәжрибәне бүгенге яшьләргә житкерергә, аны хәҙерге яшәеш белән берләш­терергә, файдаланырга өйрәтергә тиеш.

Ләкин шунысы бар: әдәбият тормыш-чынбарлыкны ничек бар — шулай күчереп куймый. Әдәби әҫәр дөньяны ижатчы-авторның карашы аша, автор күргәнчә һәм кичергәнчә, аның бәяләвендә чагылдыра. Мәктәптә әдәби әсәрне балаларга язу-чының тормышны күрү-аңлау яки аңлату, сурәтләү рәвеше бу-ларак ждткерү, авторның образлы фикерләү рәвеше, фәлсәфәсе итеп аңлату — аны сәнгать тәре буларак кабул итү дигән сүз.

3. Әхлак тәрбиясе бирү. Әдәбият дәресләре балада әхлак тәжрибәсе булдыру очен иң туры юл булып санала. Чөнки әдәбиятның эчтәлеге әхлакый кыйммәтләрне күрсәтү һәм раҫлау белән бәйләнгән. Мәктәптә әхлак тәрбиясе — бүгенге тормыш-көнитеш өчен кирәк булган кешелек сыйфатлары тәрбияләү, бүгенге яшәеш өчен мөһим кагыйдәләргә таянып яшәү хакында мәгълүмат бирү ул. Бу эш әдәби әҫәр өйрәнү-анализлау барышында алып барыла.

Әдәби әсәрләр кеше тормышында әхлак законнарының урынын ачыклау, әхлакый караш булдыру, кешенең үз-үзен тотышын-тәртибен, аерым характер сыйфатларын ачып бирү сәләтенә ия. Вакыйгаларда тормыш-көнитештә кешегә очрый торган аерым ситуациялар һәм шулардан чыгу юллары, мөм-кинлекләре күрсәтелә. Алар исә укучыга алдагы, ҙурлар тормышында үз-үзен тоту, үҙендә нинди шәхси сыйфатлар булдыру кирәклеге хакында мәгълүмат бирә. Уку дәвамында бала геройның тәртибенә соклана йә кире кага, аклый йә нәфрәтләнә, аерым төшенчәләр: мәрхәмәт л елек, намуслылык, дәреслек, яхшылык, явызлык, игелеклелек, дуслык һ.б. белән таныша. Боларга махсус игътибар итү бала аңында билгеле бер мөнәсәбәт булдыруга гына түгел, бәлки һәр әхлакый төшенчәне-сыйфатны ирекле бәяли, сайлап ала белүгә, эш-гамәлләрендә, тәртибендә билгеле бер кыйммәтләргә таянып эш итүгә китерә.

Дәресләрдә бу эш төп ике юнәлештә алып барыла. Бер яктан, шәхеснең әхлак ягы аның тәртибендә һәм гамәл­ләрендә күренә. Әдәби әҫәр кешене эш-гамәлләрендә сурәтли, аларга автор бәясен гәүдәләндерә. Гамәлләрнең әхлак ягын бәяләү балаларда әхлаклылык турында гомуми төшенчә булдыруга, жәмгыятьтәге әхлак кагыйдәләре белән таныш­ты руга хеҙмәт итә.

Икенче яктан, әдәбият һәрвакыт яхшылыкка омтыла. Явызлыкны кире кагып, ул жәмгыятьне, аерым шәхесне чистарынырга чакыра, миһербанлырак, игътибарлырак, гуман-лырак булырга өнди. Дәресләр дә бала күңелендә, аңында, тәртибендә билгеле бер максат, омтылыш һәм теләкләр системасы формалаштыруга йөз тотарга тиеш.

4. Эстетик культура, зәвык тәрбияләү. Эстетик культура төшенчәсе үз эченә тормыштагы, сәнгатьтәге, табигатьтәге, көнкүрештәге, хеҙмәттәге, эш-гамәлләрдәге матурлыкка һәм ямьсезлеккә билгеле бер мөнәсәбәт булуны һәм үзеңнең хисләрең белән идарә итә алуны, сәнгатьнең һәм чынбарлык-ның камиллеген, матурлыгын аңлауны һәм белүне, сәнгать әсәрләрен бәяли алуны, тормышны матурлык законнарына таянып кору теләген ала.

Әдәбият эстетик тәрбиянең төп чарасы булып тора. Ул кешедә ләззәтләнү, соклану уята, аны матурлыкка якынайта, аның рухи халәтен матурлыкны аңлау дәрәжәсенә күтәрә. Әдәбият дәресләрендә гүзәллекне һәм ямьсезлекне, югары һәм түбән хисләрне, камиллекне һәм житешсезлекне аера һәм аларга карата үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтү сәнгать әҫәренең асылына үтеп керергә ярдәм итә, югары әдәби зәвык тәрбияли. Бу, үз чиратында, тормышка, кешеләргә карата, хеҙмәт эшчәнлегендә, гомумән, һәр адымда эстетик мөнә-сәбәтләр булдыруга ярдәм итәргә тиеш.

Мәктәптә эстетик культура өстендә эшләү төрле күренеш-ләрне — матурлыкны булсын, ямьсезлекне булсын — күзә-түдән башлана. Күренешләргә баланың игътибарын юнәлтү, аны башка шундый күренешләр белән чагыштыру, үзенчә-лекләрен билгеләү эстетик тәжрибәне баетуга хеҙмәт итә, матурлыкны кичерә, тоя, ләззәтләнә белүгә китерә. Аннары, әдәби әҫәр — авторның тормышны эстетик бәяләве-аңлавы да. Ул укучыга да дөньяны тоеп, хисси, рациональ бәяләп танып белү өчен хеҙмәт итә.

Эстетик хисләр, тәжрибә ярдәмендә зәвык формалаша. Зәвык әдәбиятны аңлау, тоюда яңа баскычны аңлата. Ул балага, мәктәпне тәмамлап чыккач та, әдәби әсәрләрне мөстә-кыйль сайлый, бәяли, аларны кичерә, үз күңеле аша үткәрә алу өчен ачкыч хеҙмәтен үти, шулай итеп, мәктәптә әдәбият укытуның ахыргы максаты белән үрелеп китә.

5. Укучыларның сөйләм һәм яҙма телен үстерү. Мәктәптә бу бурыч өстендә һәр дәрестә эшләнә. Барлык фән укытучылары да баланың сөйләмен күҙәтә, яңа сүзләр аңлата, жавапны төҙәтә, бәяли. Шулай да бары тик әдәбият дәресләрендә генә сөйләм үстерү бурычы сәнгать законнарына таянып башкарыла.

Әдәбиятның төзү материалы — тел. Без аны икенче төрле сүз сәнгате дип тә атыйбыз. Әдәбият сүзне, телне сәнгать дәрәжәсенә күтәреп файдалана. Димәк, әдәбият дәресләре укучыларның да тел, сүз белән сәнгатьле эш йөртә алу, сүзнең бөтен төсмерләрен-нечкәлекләрен тоеп куллануына ирешү юнәлешендә эшләргә тиешләр. Телне үстерү һәм камилләштерү, үз чиратында, әдәбиятны дәрес, төгәл аңларга ярдәм итә, әсәрнең эмоциональ тәэсир көчен бөтен тулы-лыгында тою мөмкинлеге бирә, әсәрдәге яшерен мәгънәләрне, ассоциацияләрне, образлылыкны да тел аша гына төшенеп була. Шул ук вакытта телне яхшы белү аң һәм фикерләү үҫешенә уңай тәэсир итә.

6. Укучыларда милли рух, үз халкының әдәбиятына ихтирам хисләре тәрбияләү. Әдәбият — милләтнең иждт хәзинәсе, ул үзенә халыкның зирәк акылын, тәжрибәсен, сәләтен, хисен, хыял-өметләрен, дөньяга карашын һәм тор-мышны аңлавын, яшәү рәвешен — барысын да щыйнап кил­гән. Шушы байлыкны күрсәтә белү балаларда үз милләтенең әдәбияты белән горурлану, аңа соклану аркылы алып бары-лырга тиеш. Әдәбият дәресләрендә бу бурычның алга чы-гуы — туган телгә, милли тарихка, сәнгатькә, милләткә мәхәббәт тәрбияләү дигән сүз дә. Ул әдәби әсәрләрдә чагыл-ган милли үзенчәлекләргә, сыйфатларга, милләткә хас йола-гадәтләргә, яшәү рәвеше белән бәйле төшенчәләргә баланың игътибарын юнәлтүдән башлана. Милли әдәбиятның үзенчә-лекле сыйфатларын таба белүгә, татар әдәбиятын яратуга китерергә тиеш.

2. Әдәбият укыту принциплары

Теләсә нинди мәсьәләне хәл иткәндә, укытучы дидактика белән методика тарафыннан эшләнгән принципларга таяна. «Принциплар — фәнни-педагогик закончалыкларга нигеҙләнә һәм билгеле бер төрдәге педагогик мәсьәләләрне чишүдә юнәлеш бирә, педагогик эшнең нәтижәлелеген күтәрүдә берләштерүче фактор булып хеҙмәт итә торган педагогик категориялар ул» (Андреев В. И. Педагогика. Учебный курс для творческого саморазвития.— Казань: Центр иннова­ционных технологий, 2000.— С. 176).

Билгеле бер фәнне укыту турында сәйләгәндә, без укытучы үз эшендә таяна ала торган нигеҙ кагыйдәләрне күздә тотабыҙ. Алар — әдәбият дәресләрендә һәм әдәбият белән бәйле дә­рестән тыш эшләр вакытында тормышка ашырыла торган укыту, тәрбия кануннарының чагылышы, бүгенге мәктәптә шулар әдәби белем бирү барышына юл күрсәтәләр, аны көйлиләр.

Методик принциплар заман таләпләре төзәтә-үзгәртә ала торган бердәм система тәшкил итә. Алар укытучы һәм укучы өчен дә, программа, дәреслек язучылар өчен дә бердәй мөһим. ЭҢәмгыяви-икътисади шартлар үҙгәргәндә, аларның эчтәлеге һәм рәвеше үҙгәрә бара. Шуңа күрә без бүген жәмгыятьнең әдәбият фәне алдына куйган бурычларыннан үҫеп чыга торган, аның үзенчәлекләрен иҫәпкә алып теҙелгән укыту принцип­лары тәртибен тәкъдим итәбеҙ. Алар:

1. Фәннилек (тарихилык, тәртиплелек).

2. Оптимальлек.

3. Уку-укыту һәм тәрбиянең берлеге.

4. Әдәбиятны сүз сәнгате буларак өйрәну.

5. Әдәби әсәрне шәхсән (субъектив) кабул иту.

6. Кешелеклелек (гуманлылык).

Хәҙер шуларның эчтәлеген карап үтик.

1. Фәннилек (тарихилык, тәртиплелек) әдәбият пред­метын укытуда бер-берсен тулыландырып, дәвам итеп килә­ләр. Фәннилек — уку-укыту эшендә әдәбият белеме һәм тарихы фәннәренә таяну дигән сүз. Әдәби белемнең эчтәлегенә дореслеге исбатланган фәнни фактлар һәм закончалыклар, .(дәбият белемендә сынау үткән төшенчәләр генә керү зарур.

Дәрес, эчтәлек ягыннан әдәбият белеме мәктәптә әдәбият курсына тәңгәл түгел. Чөнки мәктәптә әдәбият укучыларның шмь һәм әдәби үҫеш үзенчәлекләрен иҫәпкә алып тәкъдим ителә, курс эчтәлегендә әдәби әҫәрлән сәнгать тәре буларак |Йрәнелә. Ә фәннилек артык гадиләштерүне, кыскартуны, || |.н иш төшенчәләрне бозу, атамалар да буталчыклыкны, вуль-I прлаштыруны киҫәтә. Фәннилек принцибы методиканың бетен әлкәләренә үтеп керә. Программа һәм дәреслекләр дә шуңа нигеҙләнеп тәзелә, уку-укыту процессында укучыларда ф. ш ни эзләнү күнекмәләре булдыру күздә тотыла, әдәби әҫәр КНнлизы гыйльми тикшеренү алымнарына таяна һ.б.

Тарихилык — әдәбиятны, бер яктан, билгеле бер чор жи-М»ше итеп карарга ярдәм итсә, икенче яктан, аны бүген яши, . . .<ир итә, тәрбияли, сокландыра... торган сәнгать әҫәре итеп

күрсәтә. Әдәбиятның өйрәнү объекты һәм тудыручысы — кеше, шәхес дибез. Кеше теге яки бу заманда яши, шатлана, кайгыра, уйлана. Бүгенге кеше башка заман шәхесеннән, әйтик, XX йөз башы кешеләреннән үҙенең уй-кичерешләре, дөньяга карашы һәм мөнәсәбәте белән аерылып тора. Һәр әдәби әсәрдә шәхес һәм халык тормышы билгеле бер заман, вакыт аралыгында күрсәтелә, язучының тоемы-сиземләве һәм карашы аша сурәтләнә. Шул ук әсәрне башка чор кеше­ләренең аңлавы-кичерүе үз заманы укучыларының бәясе белән тәңгәл килә алмый. Шуңа күрә дә әсәрләрне бәяләүдә беҙгә тарихилык принцибы ярдәм итә. «Сурәтләнгән вакыт, әҫәр туган вакыт һәм үҙенең кануннары, әҫәргә бәяне кую рәвеше белән хәҙерге вакыт — әсәрне анализлаганда тарихи­лык принцибын таләп иткән әсәрне анализлау диапазоны менә шул» (Курдюмова Т. Ф. Историзм школьного курса лите­ратуры.— М.: Просвещение, 1974.— С. 4) дип билгеләнә.

Тарихилык әдәбият курсын тулы системага әверелдерә: түбән сыйныфларда әдәби әҫәр бөтенлеге белән танышу, урта сыйныфларда язучы тудырган сәнгать әҫәре итеп өйрәнү югары сыйныфларда әдәбият тарихына күзәтү ясау белән йомгаклана. Әлеге принцип мәктәптә язучы белән таныштыру, аның тормыш һәм иж,ат юлын өйрәтү кебек мөмкинлекләрне ача, әсәрнең туу тарихына караган мәгълүматларның мөһим­леген бәяләүдә алга чыга. Шуңа күрә тарихилык әдәбиятның үз сыйфатлары, үз үзенчәлекләре таләп иткән дәрәжә дә (без югарыда карап үткәнчә) фәннилек белән янәшә яши.

Тәртиплелек тә шуңа килеп ялгана: ул — балага уку материалын билгеле бер төгәл тәртиптә аңлату, бирү дигән сүз. Ягъни уку-укыту материалының һәр кисәкчәсе үзара тыгыз бәйләнештә, һәрберсе алдагысына таянып үсә, яңасы өчен ждрлек әзерли, фактлардан нәтижәләр чыгарыла, миҫал­дар кагыйдәләргә берләшә, үҫеш юнәлеше ж,иңелдән авырга таба бара.Тәртиплелек аша башка дидактик принциплар: бөтенлек, предметара бәйләнеш, укыту һәм тәрбиягә ком­плекслы якын килү тормышка ашырыла.

Тәртиплелек принцибы укытуда билгеле бер эзлеклелек саклауны таләп итә: өйрәнелә торган материал эчендә төп төшенчәләр аерып чыгарыла, аларның башка төшенчәләр белән бәйләнеше, үҫеш юлы, гомуми закончалыклары күҙәтелә, нәтижәләр ясала. Мәҫәлән, түбән сыйныфларда әдәби әҫәр өстендә эшләү вакытында укучы аның үзенчәлекләрен билгели, ум үзенчәлекләрне геройларны сурәтләүдә, сюжет-корылышта, тол-курәтләү чараларын куллануда һ.б. таба. Урта сыйныфларда

I ■■

әлеге үзенчәлекләрнең бер язучы ижатына хас булганнары, берләштерелеп, стиль төшенчәсенә жьгела. Югары сыйныфларда исә чор әдәбиятына хас сыйфатлар рәвешендә төркөмләнә.

2. Оптимальлек принцибы уку-укыту эшендә иң нәти­жәле метод һәм алымнарга, чаралар һәм материалларга, эш төрләре һәм формаларына мөрәжәгать итү белән билгеләнә. Ул түбәндәге принципларны тормышка ашыруда күренә: теория һәм практиканы оптималь чиратлаштыру; рациональ һәм эмоциональ башлангычларга алмаш-тилмәш мөрәжәгать итү; конкрет һәм абстракт күрсәтмәлелек белән эшләү; эшчәнлекнең логик һәм интуитив (эвристик) төрләреннән файдалану; укыту, белем бирү шартларын оптимальләштерү.

3. Уку-укыту һәм тәрбиянең берлеге әдәбият мето-дикасында иң мөһимнәрдән санала. Чөнки мәктәптәге күп предметлардан аермалы буларак, әдәбият үзе дә тәрбия вазифасын башкара. Әдәби әсәрдә билгеле бер этик күзал-лаулар, дөньяга караш, өмет-ышанулар, омтылыш-максатлар, мөнәсәбәтләр чагылыш таба. Шуңа күрә укыту белән тәрбия арасында уртак элемтә яши: укыту әдәбияттагы аерым карашлар, ышанулар, шәхси сыйфатлар, идеаллар аша тәр-бияли; әдәбиятның тәрбияви мөмкинлекләрен үҙәккә кую исә бер үк вакытта аны аңларга, анализларга, кичерергә өйрәтә, димәк, сүз сәнгате турында белем бирә.

4. Әдэбиятны сүз сәнгате буларак өйрәнү әдәбият курсын башка предметлардан аерып куя, аның сәнгать тәре булуына басым ясый, мәктәптә әдәбият сәнгать кануннарына буйсынып, алар ярдәмендә өйрәтелергә тиешлекне белдерә (Щербина В. Р. Проблемы литературного образования в сред­ней школе.— М.: Просвещение, 1982.— С. 112—113).

Әдәбият — образлы фикерләү төрө. Әдип никадәр образлы сойләсә, ул тудырган әдәби дөнья шулкадәр ачыграк, калкурак пула, әҫәр шулкадәр камилрәк һәм матуррак тоела. Язу­чының образлы фикерләве никадәр көчле булса, ул тудырган донья — чынбарлыкка, геройлар тере кешеләргә охшаш. Алар ышандыра, дулкынландыра, елата, шатландыра.

Мәктәптә әдәбият сәнгать төрө буларак, төгәлрәк әйткәндә, һүҙ сәнгате буларак өйрәнелсә, димәк, методика һәр адымда, һәр олкәдә аның сәнгатьлелегенә, сәнгати үзлекләренә-үҙенчәлекләренә, образлылык тудыру мөмкинлекләренә игътибар итеп, аларны уку-укытуның үҙәгенә куя алса, әдәби әсәрне эчтәлек һәм форма берлегендә кабул итәргә әзерли алса гына, был фән үҙенең бөтен тулылыгында укучыга тәэсир итә, аны үҙгәртә, тәрбияли, күңел матурлыгы бирә.

5. Әдәби әсәрне шәхсән (субъектив) кабул итү сәнгатьне кабул итү үзенчәлекләреннән килеп чыга. Әлеге принцип ике яссылыкта хәрәкәт итә. Беренчедән, һәр сәнгать әҫәре автор-ның дөньяга мөнәсәбәте, яшәеш һәм дөнья, кешеләр хакын-дагы уйланулары нәтиж,әсендә туа, әдип тормышны үз күңеле, үз ждны аша уздырып, үзе күргәнчә һәм аңлаганча сурәтли. Шуңа күрә аны аңлау да укучының халәтенә, хисси мөмкин-лекләренә, акыл дәрәж,әсенә һәм башка бик күп шәхси сыйфатларга бәйле, әҫәр укучы тарафыннан үзенчәлекле кабул ителә. Ике бертөсле кеше булмаган кебек, сәнгать әҫәрен тулысынча бертөрле кабул итүче укучылар да юк. Кызга-нычка каршы, моңа кадәр әдәбият дәресләре әсәрне барлык укучылар тарафыннан бертөрле кабул итәргә әзерләде, әҫәр хакында бер уртак фикергә китерергә тырышты. Шуның нәтижәсе буларак, укучыларның күбесе мәктәп тәмамлаганда әсәрне мөстәкыйль аңлап, анализ л арга өйрәнеп чыга алмады. Шунлыктан әлеге принципны әдәбият укытуның, методика­ның чын мәгънәсендә нигеҙенә салганда гына, бу кимче-лекләрдән котылырга мөмкин.

Нәтижә ясасак, әсәрне шәхсән кабул итү кагыйдәсе — укучыларның әсәрдән алган беренчел тәэсире анализда катнашу мәжбүри, әҫәргә шәхси бәя бирергә, караш, фикерне укытучы белән уртаклашырга, уйлаганыңны, тойганыңны ачыктан-ачык әйтеп бирергә мөмкин дигән сүз. Әлеге прин­ципны алга чыгару әдәбият методикасын үҙгәртеп коруны сорый, укыту эшенең барлык әлкәләренә үтеп керә. Мәҫәлән, кечкенә генә миҫал. Хәҙергә кадәр, ятларга, иҫтә калдырырга кирәк булган фәнни өйрәтмәләрдәге кебек үк, әдәбият дә­ресләре һәм әҫәргә бәя, нигездә, монологка, бер кеше сөйлә-менә генә корылып килде. Укытучы сөйләве, дәреслек моно­логы һәм шуны кабатлап әйтә белү уңай билге алу өчен бик ж,итә иде. Бүген дәреслекләр дә, укытучы үзе дә бер моно-логны икенчесе белән алыштыра башлады. Тик бу гына әдәбиятка карашны үҙгәртә алмый әле. Әдәбият предме­тының асылын диалог, укучы белән укытучы арасында, әдәби әҫәр белән укучы арасында үзара сөйләшү-аңлашу тәңгәлләге тәшкил итә. Методикага яңа төшенчәләр: уйларга, үз фике-реңне әйтергә өйрәтү, уйлап уку, кичерү, күҙаллау, ачыктан-ачык щавап бирергә күнектерү үтеп кергәндә генә, эш нәти­жәле булачак.

Әдәби әсәрне шәхсән кабул итү принцибы, моннан тыш, әдәбият укытуда укучыларның яшь үзенчәлекләрен, әдәби үҫеш дәрәж,әсен иҫәпкә алуны да сорый.

6. Кешелеклелек (гуманлылык) уку-укыту барышында кешене, шәхесне иң бөек кыйммәт итеп тануга нигеҙләнә. Әдәбият кешенең рухи дөньясы һәм гомумкешелек кыйм-мәтләре турында сүз алып бара. Болар укучы өчен үз-үзен танып белү, аңлау, үстерү-камилләштерү чарасы хеҙмәтен дә үтиләр. Сәнгать тәре буларак, әдәбияттагы гомумкешелек кыйммәтләренә хөрмәт тәрбияләү, халыкның әхлак сыйфат-ларын, гуманлылык традицияләрен күрсәтү, милли һәм гомумкешелек мәдәнияте белән таныштыру,— ахыр чиктә, гуманлы кеше тәрбияләүгә илтә торган юл да. Мәктәптә әдәбият шушы нигеҙгә — гуманлы фикерләү рәвеше, кеше­лекле кеше тәрбияләүгә йөз белән борылырга тиеш.

Уку-укытуны гуманлаштыру әлеге эшне оештыруда да, укучы белән укытучы арасындагы мөнәсәбәтләрдә дә чагы-лырга хаклы. Укучыларда мөстәкыйльлек, горурлык, үз-үзенә ышаныч, ижади фикерләү ихтыяжы булдыру, үз фикерен әйтә һәм исбатлый алу өчен шартлар тудыру да, һәр укучыда талантлы, үзенчәлекле шәхес күрә белү, укучы шәхесен хөрмәт итү, аны ярату һәм гадел булу да кешелеклелек принцибы-ның бер чагылышы булып тора.

Без югарыда карап үткән принциплар — бөтен әдәбият методикасын колачлап алган, әдәбият уку-укыту эшенең барлык өлешләрендә, баскычларында кулланыла торган кагыйдәләр, төп фикерләр, мәктәптә әдәбият фәненең нигеҙе алар. Шушы 6 принцип әдәбият укыту методикасын билгеле бер юлдан читкә тайпылдырмыйча, саклап алып баручы маяк хеҙмәтен үти, бер-берсе белән һәрвакыт тыгыз бәйләнештә тора. Мәҫәлән, әдәбиятны шәхсән кабул итү белән артык мавыкканда, шәрехләүгә кереп китү, әдәбиятны артык гади-ләштереп аңлау куркынычы бар, шуңа күрә фәннилек прин­цибы, үз чиратында, шушы куркынычны булдырмау вази-фасын да үти. Әдәбиятны сүз сәнгате буларак өйрәнү принци-бының күләгәдә калуы әдәбият курсында танып белү ягының алга чыгуына китерә, димәк, сәнгать әҫәренең тәэсир көче кими, эстетик як аксый. Танып белү юнәлеше белән бергә мәктәпкә күп мәгълүмат, төшенчәләр, фактлар килеп керә, әдәбият фәне материалы катлаулана. Укытучының тукталып укучылар белән бергә уйланырга, баланың фикер үҫешен күҙәтергә, аны тыңлап бетерергә вакыты калмый башлый. Ә һәр нәрҫәне күрү, гажәпләнү, соклану, эстетик ләззәт, тәьсир алу һәм бәяләү өчен тукталышлар ясарга, күҙәтергә, Щаннан уздырырга кирәк. Йөгереп барган вакытта матурлык, нәфислек күҙгә тулы күренми. Әдәби әҫәр белән дә шулай.

Безнең күп мәгълүмат бирәсебез, барысын да балага күр-сәтәсебез, милли әдәбиятыбызның баилыгын, киңлеген ж^т-керәсебез килә. Методика белән иҫәпләшмәгәндә, алар берсе дә иҫтә калмый, тәэсир ясамый булып чыга. Димәк, әлеге алты принципның берлеге генә уку-укыту бурычларын нәтижәле башкару, укытуның эчтәлеген, ысул, алымнарын сайлауда уңышка китерә. Аерым принципларны калкытып кую йә булмаса күләгәдә калдыру укытуның сыйфатына тиҫкәре йогынты ясый.

Югарыда күздән кичерелгән бурычлар һәм принциплар милли мәктәпнең үзгәрешләр баскычында торуын иҫәпкә алып сайланды. Мәктәпкә милләт буларак сакланып калу учагы итеп карау, белем бирү белән бергә шәхес сыйфатларын үстерү, баланы рухи камилләштерү өчен шартлар булдыру, уку-укыту өлкәсендә сыйфат үзгәреше-сикереше ясауга ирешү, шушы баскычта игътибар үҙәгенә куелырга тиешле әлкәләр буларак, күз уңында тотылды. Белем бирүнең дөньякүләм стандартына күз текәгән хәлдә, әдәбиятка милли культура һәм милли үҙаң формалаштыру чарасы, юлы итеп карау алгы планга чыкты.

Икенче бүлек

ӘДӘБИЯТНЫ УКЫТУ ЫСУЛЛАРЫ, АЛЫМНАРЫ ҺӘМ ЧАРАЛАРЫ