Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
XIX ГАСЫРНЫҢ ИКЕНЧЕ ЯРТЫСЫНДА МӘГЪРИФӘТЧЕЛЕК ХӘ...docx
Скачиваний:
13
Добавлен:
24.09.2019
Размер:
80.19 Кб
Скачать

XIX йөзнең икенче яртысында поэзия.

Халык тормышындагы Цм үзаңындагы үзгәрешләр: татар халкының үткәнe, бүгенге хәле һәм киләчәге, аның башка халыклар арасында урыны турында уйланулар. Милләт һәм шәхес, шәхесне тәрбияләп, халыкны үстерү, аның уй-кичерешләре, иҗтимагый багланышлары мәсьәләренең үзәккә куелуы. Гаилә, бала тәрбияләү, ата-ана һәм бала мөнәсәбәтләрен яңача яктырту; социаль мотивлар, тормышка тәнкыйди караш, публицистик аһәң көчәю. Реаль тормыш, иҗтимагый-сәяси мәсьәләләрне үзәккә куйган шигъри әсәрлар белән беррәттән, әкияти, романтик рухлы жанрларның активлашуы.

Бу дәвер шигъриятенең идея-тематик, жанр җәһәтеннән баюы, төрлеләнүе. Лирикада мөнәжәт, робагый, фәрд, хат, мәдхия, мәрсия формаларының иркен кулланылуы. Тел-стиль, сурәтлелек, поэтик яктан Урта гасыр әдәбиятына хас сыйфатларның чагылышы.

ГАЛИ ЧОКРЫЙ - үз чорының, күренекле шагыйре, педагогы һәм рухание. Әдип иҗатында тематик һәм поэтик яктан традицион pyx hәм шул ук вакытта аның чынбарлык, татар иҗтимагый тормышы, тарихы, заман белән бәйләнеше. Мәдхия һәм мәрсияләре. Аларда авторның укымышлы, гыйлемле затларны мактавы, белемне, мәгърифәтне яклавы. Ислам үзәге буларак Казанга дан җырлау: "Шәм нуры" ("Шәмгыз зыя"), "Казанны мактау"("Мәдхе Казан"). Фән-техника казанышлары, кеше хезмәте, иминлек, туган ил газизлеге, якынлыгы, яшәеш турында уйланулар: "Хаҗнамә", "Елның дүрт фасылы" ("Фөсүле әрбага").

Татар халкының керәшен төркеменнән чыккан куренекле шагыйре - ЯКОВ ЕМЕЛЬЯНОВ. Аның биографиясе һәм иҗаты турында белешмә бирү. Шигырьләрендә иҗтимагый гаделсезлеккә ризасызлык хисләре, ярлы халык тормышының реалистик детальләрдә сурәтләнеше ("Ярлы тормыш"). Шәфкатьлелек, ярдәмлелек, юмартлык, гаделлек, теләктәшлек, ата-ана, олыларга хөрмәт кебек матур әхлакый сыйфатларны, күркәм эш-гамәлләрне мактау ("Улым","Балам"). Усаллык, оятсызлык, саранлык кебекләрне тәнкыйтьләү рухы ("Саран"). Иҗатының татар чынбарлыгы, татар фольклоры һәм язма мәдәнияте белән бәйләнеше.

Татар, башкорт, казах халыкларының уртак шагыйре МИФТАХЕТДИН АКМУЛЛА иҗаты. Авыр, михнәтле тормыш юлы, язмышы. Мирасы һәм аны тематик төркемләү:

укымышлы кешеләргә мөнәсәбәтле һәм мәгърифәтчелекне яклап язган әсәрләре ("Дамелла Шиһабетдин хәзрәт..." h.6.)

тоткынлыкта иҗат ителгән һәм иҗтимагый гаделсезлеккә ризасызлык белдергән әсәрләре;

фәлсәфи, әхлакый, дини мәсьәләләр хакында уйлануларны өченә алган парчалары.

Фикердә, эш-гамәлдә хөрлек, мөстәкыйльлек тарафдары, укымышлы олуг затларга дан җырлау; матур әхлакый сыйфатларны, кешелекле эш-гамәлләрне мактау, аларның капма-каршыларын кискен тәнкыйтьләү. Авторның кешене, халыкны җәмгыятьне имин, бәхетле иту турында, шуның юллары хакында карашлары. Акмулла - чичән шагыйрь; поэзиясендә фикер тирәнлеге, кыскалык, тапкырлык, сурәтлелек, яңа бизәкләр. Образлы фикерләү төрлелеге: сатирик башлангыч, романтик рух һәм реалистик стиль.

Татар драматургиясенең беренче адымнары.

XIX гасырның соңгы чирегендә матур әдәбиятның яңа төре - драма формалаша башлау. Драма һәм комедия жанрларының мәйданга чыгуы. Бу төрнең соңлап формалашу сәбәпләре: сәхнә өчен язылу; диалогка корылу, геройларның автор сөйләменнән башка, үзләренең сөйләме, хәрәкәтләре белән ачылу, ягъни иҗат итү өчен кыенрак төр булуы; театрның тууы өчен зарур булган тарихи, иҗтимагый мәдәни шартларның чагыштармача соң өлгерүе h.6.

Татар әдәбиятының бу чорында беренче драматурглар Г. Ильяcи, Ф. Халиди, Г. Камал, Г. Исхакый h.6. әсәрләре. Г. Ильяси - "Бичара кыз", Ф. Халиди - "Рәддә бичара кыз" драмаларының идея-эчтәлеге, геройлары, алар менәзенең төп сыйфатлары. Хатын-кыз азатлыгы, шәхес иреге, гаилә, бала тәрбияләү кебек мәсьәләләрнең мәгърифәтчелек әдәбияты рухында хәл ителеше. Әсәрләрнең сәнгатьчәлек ягыннан йомшак яклары.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]