Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
XIX ГАСЫРНЫҢ ИКЕНЧЕ ЯРТЫСЫНДА МӘГЪРИФӘТЧЕЛЕК ХӘ...docx
Скачиваний:
13
Добавлен:
24.09.2019
Размер:
80.19 Кб
Скачать

РФ фән һәм мәгариф министрлыгы

ФГАОУ ВПО “Казан (Идел буе) федераль университеты”

Филология һәм сәнгать институты

Реферат

Тема: XIX гасырның икенче яртысында мәгърифәтчелек хәрәкәте формалашу.

Башкарды: татар филологиясе бүлегенең

05.07-10.02 төркем студенты Хисамова С.А.

Тикшерде: профессор Сафиуллина Ф.С.

Казан, 2012

План:

  • XIX гасыр татар әдәбияты;

  • XIX гасырның икенче яртысында әдәбият.

  • ТАТАР ДРАМАТУРГИЯСЕНЕҢ БЕРЕНЧЕ АДЫМНАРЫ.

XIX гасыр татар әдәбияты.

XIX гасыр әдәбияты турында кыскача белешмә. Татар халкы рухына, мәдәниятенә, сүз сәнгатенә уңай йогынты ясаган иҗтимагый тарихи факторлар: 1812 елгы Ватан сугышы, 1825 елгы Декабристлар восстаниесе, гасыр башында ук татарча китаплар басыла башлау, 1804 елда Казан университеты ачылу.

Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте формалашу һәм аның тарихи җирлеге, формалашу сәбәпләре. Мәгърифәтчелекнең әдәбиятны үзенә үтемле корал итүе, шуның нәтиҗәсе буларак татар әдәбиятының тормышка якынаюы, мәгърифәтчелек идеяләре гәүдәләнгән реалистик юнәлеше туу.

XIX гасырның 1-яртысы татар әдәбиятының урта гасырлар әдәбияты белән дә, капиталистик үсеш, яңарыш белән дә бәйле булуы. Бу чор поэзиясендә ике юнәлеш. Иҗтимагый-сәяси, гадәт-әхлак мәсьәләләрен суфичылык идеяләре ярдәмендә хәл итәргә омтылган Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов, Шәмседдин Зәки иҗатлары. Алар иҗатында жанрлар төрлелеге: хикәятләр, шигырьләр, сәяхәтнамәләр, лирик мөнәҗәтләр, мәдхия, назыйрәләр h.6. Социаль яктан гадел җәмгыять турында уйланулар, шуңа бәйле классик суфичылык идеяләренең яңаруы.

Җәмгыятьтәге гаделсезлекләр һәм кешеләрнең бозык эш-гамәлләре нәтиҗәсендә туган ризасызлык һәм борчылу хисләре кичергән, дини һәм дөньяви тойгылар конфликты гәүдәләнгән, шәхес буларак уянган лирик герой. Шагыйрьләр тарафыннан уңышлы файдаланылган шигъри бизәкләр, синтаксик чаралар.

ГАБДЕЛҖӘББАР КАНДАЛЫЙ. Шагыйрьнең тормыш юлы. Аның үзенчәлекле шәхси сыйфатлары, шуның нәтиҗәсе буларак та һәм язмышка бәйле рәвештә ул кичергән авыр хәлләр, фаҗигале вакыйгалар. Г. Кандалый иҗaт эшчәнлегенең башлангыч чоры. Дини-әхлакый юнәлештә үгет-нәсыйхәт бирүче "Рисаләи-л-иршад" ("Тугры юлга күндерүче китап") поэмасы. Әсәрнең төзелеше. Бәхетка ирешу юлы буларак укымышлылык, гыйлeмлeлeк. Поэмада дини-суфичыл карашларның, дини дидактиканың дөньяви рух белән сугарылып бирелүе. "Мулла белән абыстай" шигырендә халык җилкәсендә яшәүче дин әһеленең сатирик образы.

Шагыйрь иҗатында төп тема буларак дөньяви мөхәббәтнең сурәтләнүе. "Фәрхи", "Шәфгый", "Сахибҗәмал" h.6. әсәрләре. Бу поэмаларында шагыйрьнең мәхәббәт җырчысы буларак танылуы. "Сахибҗәмал" поэмасында гади авыл кызы образы һәм чын йөрәктән, ихлас күңелдән сөюче лирик герой, ягъни шагыйрь үзе ("мин"). Мәхәббәтне олы, изге хис һәм яшәү мәгънәсе дәрәҗәсенә күтәрү. Лирик геройның ләззәтле, шул ук вакытта газаплы, сагышлы тирән кичерешләренең чагылышы. Хатын-кыз гүзәллегенә мәдхия уку.

Г. Кандалыйның классик поэзиядәге традицион сурәтләү чараларыннан киң файдалануы: халык авыз инҗатындагы образлы гыйбарәләрне мул куллануы. Г. Кандалый инҗатының татар шигьриятенә йогынтысы.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]