Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
XIX ГАСЫРНЫҢ ИКЕНЧЕ ЯРТЫСЫНДА МӘГЪРИФӘТЧЕЛЕК ХӘ...docx
Скачиваний:
14
Добавлен:
24.09.2019
Размер:
80.19 Кб
Скачать

XIX гасырның икенче яртысында әдәбият. (яңа әдәбиятка күчеш чоры)

Икътисади һәм иҗтимагый-сәяси үсешне, җитештерү көчләренең алга китешен тоткарлаган феодаль-крепостной тәртипләрне бетерүгә бәйле реформалар. Татарлар оешып яшәгән төбәкләрдә капиталистик мөнәсәбәтләр формалаша башлау. Иске тәртипләрдән ризасызлык, демократик уй-фикерләр, аң-белемгә, һөнәр үзләштерүгә омтылыш көчәюнең иҗтимагый хәрәкәтне активлаштыруы.

Татар халкының милләт буларак уянуы, яңару процессы белән бәйле рәвештә мәгърифәтчелек хәрәкәте җәелү. Мәгърифәтче әдип, педагог, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе ИСМӘГЫЙЛЬ ГАСПРАЛЫның татарларда беренче буларак "Тәрҗеман" гәзитен чыгаруга ирешүе. Гәзитнең төрки-татар дөньясында тоткан урыны.

Мәгърифәтче галим, педагог, тарихчы, философ ШИҺАБЕТДИН МӘРҖАНИ. Аның тормыш юлы, фәлсәфи, гыйльми эшчәнлеге. Тарихка караган хезмәтләрендә татар халкының килеп чыгышы, үткән юлы, буын-нәселләре, гореф-гадәтләре, рухи тормышы, сәнгате, эстетик һәм фәлсәфи фикер үсеше кебек мәсьәләләрнең чагылышы. Гыйлем-мәгариф, мәктәп мәдрәсәләрне үзгәртеп кору идеясе. Ш. Мәрҗанинең татар әдәбиятындә тоткан урыны. Г. Чокрый, М. Акмулла, Г. Ибраһимов, Г.Тукай һ.б. әдипләрнең aңа хөрмәте, мөнәсәбәте.

ХӨСӘЕН ФӘЕЗХАНОВның тормыш юлы; фәнни, гыйльми эшчәнлегенә бәя, Казан университетының күренекле педагогы, киң колачлы галим булуы. Х. Фәезхановның татар укыту системасына реформа ясавы.

Гасырның соңгы чирегендә яңа типтагы мәдрәсәләр ачылу: "Хөсәения", "Буби", "Мөхәммәдия", "Галия" h.6.

КАЮМ НАСЫЙРИның гомер юлы. Аның күп тармаклы эшчәнлеге: тел гыйлеме, география, анатомия, математика, медицина, юриспруденция h.6. фәннәр буенча китаплары. Татар журналистикасының беренче тәҗрибәсе сыйфатында татар календарьлары чыгаруы. Халык авыз иҗатын җыю, туплау һәм гыйльми нигездә аңлату өлкәсендәге эшчәнлеге. Тарихчы буларак татар халкы һәм Казан тарихын, риваять-легендаларны, татар этнографиясен өйрәнүе. "Кырык бакча", "Фәвакиһел-җөләса фил-әдәбият" ("Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимешләре") китапларына кыскача күзәтү.

К. Насыйриның әдәби эшчәнлеге: тәрҗемә әсәрләреннән "Кырык вәзир кыйссасы"; "Әбүгалисина кыйссасы"ның эчтәлеге, төп каһарманнарыннан Әбүгалисина һәм Әбелхарис. Язучы үткәргән төп фикерләр. Кыйссада урта гасыр Көнчыгыш әдәбиятыннан килә торган һәм яңа татар әдәбиятының билгеләре, үзлекләре үрелеп бирелү.

XIX ГАСЫРНЫҢ ИКЕНЧЕ ЯРТЫСЫНДА ӘДӘБИЯТ.Реализм нигезендә татар прозасының җитлегүе: мәгърифәтчелек идеяләре белән сугарылып, татар тормышына заман куйган мәсьәләләргә йөз белән борылуы. Татар әдәбиятында проза активлашу. Мәгърифәтче язучылар иҗатында зур күләмле жанрларга игътибар арту. Матур әдәбиятның үзәгендә җир кешесе, милләт язмышы тору, халыкны агарту, милләтне мәгърифәтле, мәдәниятле итү мәсьәләсенең әдәби әсәр үзәгенә куелуы. Реализм принципларын үзләштерә барган әдәбиятның яңа тасвирый алымнар, чараларга мөрәҗәгать итүе: җанлы сөйләм, тасвирлап язу, пейзаж күренешләре, портрет, образ-күренеш, сатирик чаралардан ирония h.6.

МУСА АКЪЕГЕТ - реалистик прозага нигез салучыларның берсе. Белемле, күп телләр белүче, дворян нәселеннән чыккан әдипнең тормыш юлы һәм күпкырлы эшчәнлеге. Татар милләтен мәгърифәтле итү, алга җибәрү идеяләре белән сугарылган "Хисаметдин менла" романы. Әсәрнең жанры, сюжеты, андагы вакыйгалар. Авторның идеалын чагылдырган геройлар. Гимназист Әбүзәр Дәүләтгилдиев, мастерской хуҗасы Гайса Зурколаков, Мохтар образлары аша язучының милләтне алга илтү юлларын гәүдәләндерүе; мәгърифәтчелек, капитал туплау; көч, хезмәт куеп табылган байлыкны милләт файдасына тоту идеясе... Хисаметдин менла белән иске карашлы, надан Бикбулат арасындагы бәрелеш. Хисаметдин менла белән Хәнифә мөнәсәбәте. Авторның идеалы булган укымышлы, ирекле хатын-кыз образы. "Хисаметдин менла" романының әһәмияте.

РИЗА ФӘХРЕТДИНОВ мөгаллим, тирән белемле галим, журналист, әдип, дин әһеле. Аның иҗтимагый фәлсәфи фикер, әдәбият, мәдәният, мәгарифне үстерүгә керткән өлеше. "Әсма (яки гамәл вә жәза)" романы турында мәгьлүмат. Әсәрнең композицион төзелеше, сюжеты, геройлары. Үзәк героиня Әсманың маҗаралы язмышы ярдәмендә яхшылык һәм явызлык, укымышлылык һәм наданлык, әдәплелек һәм әдәпсезлекнең бәрелешен күрсәтү. Романда гомумкешелек кыйммәтләрен раслау.

Мәгърифәтчелек әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән Ф. КӘРИМИ. Аның журналистика, публицистика өлкәсендәге эшчәнлеге. Ф. Кәрими - күп санлы хикәяләр авторы "Җиһангир мәхдүмнең авыл мәктәбендә укуы" хикәясендә иске тип мәктәп-мәдрәсәләр тәртибен, дөньяви ихтыяҗларга җавап бирмәгән уку программаларын, укыту алымнарын кире кагу. "Салих бабайның өйләнүе", "Мирза кызы Фатыйма" хикәяләрендә мәхәббәт һәм гаилә мәсьәләләрен гуманлы ноктадан торып яклау. Геройларның үз бәхетләре өчен көрештә ныклыгын хуплау. Хикәяләрнең халыкчан теле һәм сурәтләү чаралары.

Әдип һәм педагог ЗАКИР ҺАДИның тәрҗемәи хәле. Аның әдәби иҗаты турында белешмә. "Бәхетле кыз", "Бәхетсез кыз" повестьларында хатын кыз бәхете мәсьәләсен гаиләви һәм тәрбияви тирәлек, мохиткә бәйләп xәл итү. "Җиһанша хәзрәт" повестеның жанр үзенчәлекләре: вакыйгалар киңлеге, тормышчанлык, әсәрдә кешене, аның яшәү рәвешен тәнкыйди планда тасвирлавы. Шәхес һәм тирәлек мәсьәләсенең тагын да киңрәк хәл ителеше. Җиһанша хәзрәт образы аркылы халык җилкәсендә яшәүче сорыкорт ишаннарның җитлегү процессын күрсәтү. Закир Һади иҗатында сатирик башлангычның көчәюе.

ЗАҺИР БИГИЕВ. Тирән белемле, киң карашлы, шәрык телләре белән беррәттән рус, француз телләрен һәм әдәбиятларын белгән Заһир Бигиевның тормыш сукмаклары. Яшьли роман язып танылуы. Иҗат биографиясе хакында белешмә.

"Өлуф яки гүзәл кыз Хәдичә". Әсәрдә детектив жанрга хас геройлар һәм детальләр. Әсәрнең композицион төзелеше, сюжет элементларының үзенчәлекле урнаштырылуы. Романда маҗараларның реаль вакыйгалар, хәлләр һәм детальләр ярдәмендә күрсәтелеше; образлар системасы, геройларның язмышы, авторның аларга мөнәсәбәте. Муса Салихов һәм Габденнасыйрны берләштергән сыйфатлар, алар арасындагы мораль һәм әхлакый яссылыктагы аерма. Тугрылыклы, саф күңелле, керсез, беркатлы, чибәр, кыю кыз Зөләйханың фаҗигасе. Әсәрдә автор үткәргән төп фикерләр һәм объектив равештә кильп чыккан нәтиҗәләр.

"Гөнаһе кәбаир" романында гомумкешелек кыйммәтләренә каршы булган күренеш һәм бозыклыкларның кире кагылуы. Образларның реаль мөнәсәбәтләрдә, тормышчан күрсәтелүләре. Геройларны сурәтләгәндә, авторның төрле буяулардаы, алым-чаралардан, аларның эш-гамәлләренә мөнәсәбәт белдергәндә, публицистик чигенешләрне оста файдалануы.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]