Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
гулина ислед.doc
Скачиваний:
2
Добавлен:
08.09.2019
Размер:
2.06 Mб
Скачать

2.6Фин-угыр теленнән кергән атамалар.

1.Кичкутан“--хәзерге удмурт галимнәре (М.Г.Атаманов, В.Е.Владыкин)әйтүе буенча бу сүз Кеч”(куян) һәм “кутон”(тотам), куян аулау урыны дип аңлатыла

2.Ефрим чокыры – Авылдан төньяк-көнбатышта, чишмәсе бар, Кичкутан авыл җирен Удмуртиядән аерып тора, чокырның бер ягы Удмуртиянең Алнаш районыныкы, ә икенче ягы – Әгерҗенеке. Хәзер дә Ефрим чокыры дип йөртелә, авыл халкы печән әзерли торган урын. Ефрим исемле удмурт кешесенең җире булгандыр, күрәсең. 3.Тирәншур – (глубокий овраг), тирән – татар сүзе, шур- удмурт сүзе(чокыр,елга дигән сүз).Удмуртиянең Алнаш районы Куҗабай авылы белән безнең Әгерҗе районын аерып тора. 4. Удмуртлар теләклеге Авылның төньяк-көнбатышында. В. Ятчә кешеләренең дини йолалар уздыра торган урыны. Чисна чокырыннан түбәнрәк, Кичкутан җире беткән урында агачлык эчендә.

2.7.Географик атамалар буенча килеп чыккан топонимика. 1.Бәләкәй болын – (45 га чамасы) Авылның көньяк-көнчыгышында, Кичкутан урманы буенда. Хәзер авыл көтүе йөри торган урын.

2.Чибәртау – Авылдан төньякта, ерактан бик матур булып күренеп торучы яшь каен агачлары белән капланган калкулык җир. Анда матур чәчәкләр үсә, җиләккә бик бай. Кичкетаң халкының яратып йөри торган урыны.

3.Ташлы елга - авылдан көньяк-көнбатышта Әмәт буасыннан ерак түгел, тирәсендә дә, төбендә дә ак ташлар булганга шулай атала. З.Фәррахов китабында бу елга турында атамасы гына калган диелә. Ә чынлыкта, хәзер дә суы бар. Ташларын авыл халкы төзелеш өчен куллана.

4.Төбәк өсте – авылның көнчыгышында кайчандыр тау булган, җир сөргән вакытта атлар белән менә алмыйча, әйләнеп йөргәннәр. Ул урын хәзер сөзәкләнгән. Анда хәзер иген басуы

5.Алтын тавы – Кичкутан авылына ел саен җәй айларында чегәннәр килеп, айлап тора торган булалар. 1917 елларны, алтыннарын күмеп киткәннәр, ә икенче елны килгәндә тапмыйлар. Авылның Таҗи Фәсәйләре исемле кешеләре бу урыннан алтын тапкан һәм кеше белмәсен өчен вакытлыча Барҗының чәләкә Гарифулласына биреп торган дип сөйли авыл аксакаллары. Чегәннар торган урын хәзер дә “Алтын тавы” диеп йөртелә.

2.8.Рус теленнән кергән атамалар. 1.Парник җире - авылның көньяк-көнчыгышында, 3 км. чамасы ераклыктагы урын. “Парлау” сүзеннән алынган булырга тиеш. Парник тирәсендә чана табаны бөгәләр, ат арбасы тәгәрмәче өчен тугымнарын ясыйлар Авылыбыз ат арбасы, ат чанасы ясаучы осталары белән дан тоткан. Минзәлә базарында бу товарны бик теләп, яратып алганнар.

2.Чисна чокыры – колхоз маллары йөри торган, авыл халкы печән чаба торган болын.”Чисна” атамасы “честный” - хәрәмсез җир бүлү дигән сүздән килеп чыккан дигән фаразлар бар. 3.Луч болыны – Иж елгасының сул як ярында, авылдан 3 км тирәсе ераклыкта көнчыгышта урнашкан. 1774 елларда Пугачев армиясенең бер отряды безнең якларга килеп чыга. Луч болынында алар Тирсә һәм Шаршада авыллларыннан килгән баш күтәрүчеләр белән кушылып, Салагыш авылы аркылы Казанга юл тоталар.Безнең тирәдән дә алар белән унбишләп кеше китә. Бәлки, Луч болынында бәрелешләр дә булгандыр. Чөнки, пенсиядәге тарих укытучысы Әхмәтҗанова Сәүдә апа сөйләвенчә, аннан сөнге башлары, ыргаклар, тимер корал кыйпылчыклары табып кайталар. Тирәнрәк казыгач, күп кенә сөякләргә юлыгалар. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Луч болыныннан ерак түгел Салагыш авылы тирәсенә 1918 елда Колчак армиясе килә. Атлар, азык-төлек сорыйлар, үзләренә кушылырга өндиләр, аларга буйсынмаган кешеләрне юк итәләр. Акларны куып,Әгерҗе ягыннан Азин дивизиясе дә Салагышка килә, бу вакытта инде дошман качкан була. Азинчылар, Колчак армиясен эзәрлекләп, Казан ягына юнәләләр.