Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
гулина ислед.doc
Скачиваний:
2
Добавлен:
08.09.2019
Размер:
2.06 Mб
Скачать

Министерство образования и науки Республики Татарстан

РЕСПУБЛИКАНСКАЯ НАУЧНО-ПРАКТИЧЕСКАЯ КОНФЕРЕНЦИЯ

“МОЛОДЕЖЬ В НАУЧНОМ ПОИСКЕ”

История и мировая культура

Кичкетаң авылы һәм аның тирәсендәге атамаларның килеп чыгышы һәм әһәмияте.

Яппарова Гулина Талгатовна.

11 класс

МОУ Кичкетанская СОШ Агрызского района РТ

Научный руководитель:

Гарифуллина Насима Мехаматнуровна, учитель истории.

Эчтәлек

I. Кереш……………………………………………………………………. …...3

II. Төп өлеш……………………………………..... ...........………………...…...5

2.1.Географик урнашуы……………….........………………….…..…...5

2.2.Авылның килеп чыгу тарихы.……………………………………..5

2.3.Терминология………………………………………………. ……...6

2.4. Авыл тирәсендәге су чыганаклары гидронимия …………. .… ..7

2.5.Кеше исеме белән бәйле атамалар (антропонимика)……….…....7

2.6.Фин-угыр теленнән кергән атамалар.…................................… …9

2.7 Географик атамалар буенча килеп чыккан топонимика....... .......9

2.8 Рус теленнән кергән атмалар............................................... ..........10

III. Йомгак………………………………………………………………..…....12

Кулланылган әдәбият............................................................................... .........13

Кушымта..............................................................................................................14

I. Кереш.

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк.

Ш.Мәрҗәни.

Мин - гүзәл табигатьле Әгерҗе районы Кичкетаң авылы кызы. Өебез янәшәсендә генә барлык шатлык-кайгыларымны, эч-серләремне сөйләрдәй дустым “Изге чишмә”булуы белән үземне бик бәхетле дип саныйм. Ә ни өчен “Изге чишмә” икән соң ул? Мин бу сорауга җавап табар өчен тарих укытучыма мөрәҗәгать иттем. Икебез дә шушы авылныкы, шуңа күрә без авылыбыз тирәсендәге чишмәләр, болын һәм урманнарның, тауларның, кырларның исемнәренең килеп чыгышын өйрәнү максаты белән эзләнү эшенә алындык. Әлеге эштә без авылдашыбыз Зәки Фәрраховның “Кичкетаңым – гүзәл ягым” , якташыбыз Р.Ф.Мәрдановның “Әгерҗе төбәге тарихы” китапларын кулландык, авылыбызның өлкән буын кешеләре – Зарипов Шәех бабай, Яппаров Зөфәр бабай, Муллануров Вәгыйзь абый, Әхмәҗанова Сәүдә апалар белән очрашып әңгәмәләр үкәрдек. Мәктәптәге туган якны өйрәнү музеенда булып, күп кенә мәгълүматлар алдык. Бу эзләнү эшен башлауның сәбәбе: авылдашыбыз Зәки Фәррәховның һәм якташыбыз Раиф Мәрдәновның китапларында тулы булмаган мәгълүматларга өстәмәләр һәм төгәллекләр кертү. Әлеге эзләнү эшен башлап җибәргәндә без узебезгә түбәндәге максатларны куйдык:

  1. Туган җирбезнең топонимикасын өйрәнү.

  2. Авылыбыз тирәсендәге атамаларны барлау, өлкән буын кешеләре белән очрашып атамаларның килеп чыгышын, ни өчен шулай аталуларын ачыклау

  3. Авыл тарихының ил тарихы белән бәйләнешен һәм аның әһәмиятен ачыклау

  4. Атамаларның килеп чыгышы буенча төркемнәргә бүлү һәм нәтиҗәләр чыгару.

Эзләнү эшен алып барганда без түбәндәге методларны кулландык:

1.Тикшерү-күзәтү методы;

2.Чагыштыру методы;

3. Нәтиҗәләр чыгару методы.

II Төп өлеш.

    1. Географик урыны.

Елга-күлләргә, урманнарга бай Әгерҗе районы Татарстан Республикасынының төньяк-көнбатышында урнашкан. Көньяктан Кама елгасы буйлап Минзәлә районы белән чиктәш, ә калган өлеше – Удмуртия республикасы белән чикләнә. Район үзәге Әгерҗе - Казан шәһәреннән 380 км төньякта . Районның көньягында Кама елгасы ага, ә төньяктан көньякка таба – Иж елгасы сузылган. Кичкетан авылы Әгерҗедән көньякта, 65 км ераклыкта урнашкан.

    1. Авылның килеп чыгу тарихы.

Туган авылым Кичкетан XVII йөзләрдә барлыкка килгән дип фаразлана. Аксакаллар әйтүенчә, 1641 елда Шүбәк улы Бәчек һәм тагын алты кеше Коры Барҗы, Гали сазы дип йөртелә торган урыннарга килеп урнашканнар. Коры Барҗы чокырыннан шаулап су аккан,картлар ул елга урыны булган дип сөйлиләр. Барҗы авылы кешеләре , елгадан авылларына таба сукалап су юлы ясаганнар,. Көрәкләр белән тирәнәйтеп, суны үзләренә борганнар һәм елгалы булып калганнар.Кичкетан кешеләре су эзләп хәзерге авыл урынына күчеп утырганнар. Күченү өчен нәкъ менә Изге чишмәне сайлаганнар. Чөнки ул бөтен авылны тәэмин итүче дүрт җирдән тибеп чыккан көчле чишмәләре булган бердән-бер су чыганагы булган.

Авылыбыз исеменең килеп чыгышы турында дүрт төрле версия бар. Беренчесе: Изге чишмә тирәсендә куе урманнар үскән, анда кыр кәҗәләре күп булган. Бу тирәдә яшәгән удмурт кабиләләре ”Кеч котум” , ягъни “кәҗәне тот” дип кәҗә аулаганнар да, Кичкутан исеме килеп чыккан. Бу Зәки абый Фәррәхов китабындагы версия. Ә икенче версия: филогия фәннәре докторы,КДУ профессоры Фирдәвес Гарипова әйтүенчә, Кичкутан ике сүздән ясалган: берсе “Кечик”(кечкенә), ә икенчесе “котан”- бер кыпчак кабиләсенең исеме белән бәйле. Өченче фаразлау, тел белгече Әнисә Шәрәфетдинова аңлатуынча, фарсы телендә “Кичиктан” ялгыз йорт, аерым хуҗалык дигән сүз. Ә дүртенче версия: хәзерге удмурт галимнәре (М.Г.Атаманов, В.Е.Владыкин)әйтүе буенча бу сүз “Кеч”(куян) һәм “кутон”(тотам), куян аулау урыны дип аңлатыла.Без соңгы версия чынбарлыкка туры килә дип уйлыйбыз. Кечкутон атамасы ассимиляция нәтиҗәседә Кичкутанга әйләнгән, күрәсең. Аның фин-угыр теленнән булуы белән без килешәбез. 1979 елда Кичкутан исеме Кичкетаң дип үзгәртелә. Туган ягым киң болыннарга, урман-суларга, саф сулы чишмәләргә бик тә бай. Кем генә яратмый икән челтер-челтер аккан чишмәләрнең көмеш чыңын тыңларга, шифалы суыннан авыз итеп тәнгә сихәт алырга?! Чишмә тавышы җанга тынычлык иңдерә, күңелгә рәхәтлек өсти, борчу-кайгыларны оныттыра. Авылыбыз тирәсендә чишмәләр бик күп. Һәрберсенең үз язмышы, үз тарихы бар.